Җыр, ТИН, хезмәт, физкультура укытучылары

Айгильдин Эльмир Мансур улы, 1986 нчы елның 24 нче гыйнварында Татарстан Республикасы Мөслим районының Мөслим авылында туган.

1994 – 2005 нче елларда Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алган. Эльмир уку чорында спортны бик яратты һәм үзенең тормышын физик тәрбия укытучысы һөнәре белән бәйләргә хыялланды.

Хыялларын тормышка ашырып, 2007 нче елны Әлмәт физик культура техникумын тәмамлады һәм туган мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә урнашты. Һөнәренә тугры калып, бүгенге көндә дә Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт куя. Ел саен яраткан укучылары белән түгәрәкләр үткәрә, дәрестән тыш эшчәнлекнең кызыклы формаларын кулланып, әти-әниләрне дә җәлеп итеп, чаралар уздыра. Мәктәптә 2010 нчы елдан “Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлар” отряды җитәкчесе итеп Элмир Мансур улы билгеләнде һәм инде нәтиҗәләре дә сөендерә.

2017 нче елда отряд Бөтенрәсәй “Яшь инспекторлар хәрәкәте” дип аталган тематик конкурста катнашты. Конкурска дәгъва кылучы командалар үзләренең портфолиоларын тәкъдим итәргә һәм конкурс биремнәрен эшләргә тиеш иде. Эльмир Айгильдин җитәкчелегендәге укучылар - Әсәдуллина Айсылу, Усманов Алмаз, Мингазов Шамил, Пискунова Алияләр барлык конкурс биремнәрен җиренә җиткереп эшләделәр. Ә нәтиҗәсе бик куанычлы булды. Аларны Бөтенрәсәй “Яшь инспекторлар хәрәкәте”дип исемләнгән слётта катнашырга чакырдылар. Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендә урнашкан ФГБОУ ВДЦ «Орленок» базасына караган “Звездный “ дип аталган балалар лагеренда үз белемнәрен ныгытып, шул ук вакытта күңелле ял итеп кайттылар.

2020 нче елны “Имин көпәк” Республика конкурсынын зона этабында Элмир Мансур улы җитәкләгән команда 3 нче урынны яуладылар, алар Татарстан мәгәриф министырлыгының хәм татарстан юл хәрәкәте иминлегенеи дипломы, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Мәктәптә эшләү дәверендә белем әм һөнәри осталыгын күтәрү өстендә даими эшли: 2015 нче елдан 1 квалификация категориясенә ия булды, 2017 нче елда Яр Чаллы педагогика университын тәмамлап, югары белем алды.

2019 нчы елдан малайлардан гына торган сыйныфны җитәкли.

Амирова Чулпан Рәеф кызы

Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә менә инде берничә ел рәттән Мөслим районы дәрестән тыш эшләр үзәгенең түгәрәкләре эшләп килә. Бүген сүзем – урта сыйныф укучылары өчен оештырылган "Оста куллар" түгәрәге хакында булыр. Түгәрәктә барысы 5-8 нче сыйныфларда укучы 15 бала шөгыльләнә. 4 авылдан җыелып укысалар да, дәресләр тәмамлангач балалар өйләренә кайтырга ашыкмыйлар. Чөнки аларны биредә тагын да мавыктыргыч дөнья көтеп тора.

Катлаулы тоелган дәресләрдән соң, ниһаять үзең яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкин бит! Ә күңелең теләгән эш белән шөгыльләнү инде ул беркайчан да ялыктырмый. Монда илһам килеп кенә тора: яңа идеяләрне тормышка ашырып кына өлгер. Укытучылар укучыны мавыктырырлык эшләрне табып кына торалар. Түгәрәктәге шөгыльләр беркайчан да бер-берсен кабатламый. Гел яңа идеяләрне кайдан алып бетерәләр диген! "Оста куллар" түгәрәгендә укучылар сәйләннән сувенирлар, алмаз мозаикасыннан картиналар, пластилиннан витражлар ясыйлар. Бәйләү, чигү белән дә эшлисе эшләре бар икән әле киләчәктә. Гомумән, түгәрәктә күптөрле эш белән шөгыльләнәләр. Урта яшьтәге мәктәп баласының психологиясен, яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итә белә педагог.

Әйдәгез әле, мин сезне "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе белән якыннан таныштырып үтим. Районыбыздагы кул эшләре күргәзмәләрендә булган кешеләр аны болай да яхшы белә торганнардыр. Гомумән, ул иҗат иткән чәчәкләр, теккән курчаклар, паннолар райондагы шактый күргәзмәләрдә катнашты һәм алдынгы урыннар яулады.

Белмәгәннәр - белсеннәр: Амирова Чулпан Рәеф кызы 1966 елның 22 декаберендә Актаныш районы Югары Яхшый авылында туган. 1974елда Актаныш урта мәктәбенә укырга керә.1984нче елда Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә,аны унышлы тәмамлап үзе укыган мәктәпкә технология укытучысы булып эшкә кайта. 1996 елда ул үзенең яшьлек мәхәббәте Амиров Касим Заки улы белән кавыша һәм Мөслимгә килен булып тошә, Иске Вәрәш балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Шул арада Чулпан Рәеф кызы белем күтәрергә дә, уңган хуҗабикә, булган хатын булып танылырга да өлгерә. Тормыш иптәше белән өч бөркеттәй ул үстерәләр.

Хәзерге вакытта, Чулпан Рәеф кызы, 1999 елдан башлап, Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә технология укытучысы булып эшли.

Әсадуллин Илнур Рәдил улы 1976нчы елда Мөслим авылында дөньяга килә. Бәләкәйдән үк китапханәдәге күп кенә китапларны укып, яше җиткәнче мәктәпкә укырга да кереп китә. Мәктәптә укыганда алдынгылыкны бирми, актив катнаша. Спортта дисеңме, шигырь бәйгесеме, төрле ярышмы берсен дә калдырмый, булачак укытучы, математика фәненә аеруча хирыс була. 1994нче елны алтын медальга мәктәпне тәмамлый һәм юлын Алабуга дәүләт институтының физика -математика факультетына тота. Педагогик стажын Мөслим районы Ташлыяр авылында башлый. Мәктәптә эшләү дәверендә нинди фәннәр генә укытмый Илнур Рәдилевич. Физика, математика, хезмәт, физик культура, тормыш иминлеге нигезләре һәм башкалар... Яр Чаллы дәүләт педагогик институтының башлангыч сыйныфлар факультетын, аннан соң тормыш иминлеге нигезләре укытучысына әзерләү курсларын тәмамлый. Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертә. Аның укучысы Җәлилова Алсу республика олимпиадасы призеры булды.

Ибраһимова Энҗе Ирек кызы 1978 нче елның 30 нчы июлендә Мөслим районы Сикия авылында туа. 1985 нче елда Сикия урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә.1993 нче елда Урәзмәт гомуми белем бирү мәктәбенә укырга килә.1995 нче елда яхшы гына билгеләргә мэктэпне тәмамлый.Әлеге елны Алабуга мәдәният коллиятенэ укырга керә.1998 нче елда Башкортстан Республикасы Илеш районы мәдәният сараенда режиссёр булып эшли.1999 нчы елда Мөслим мәдәният йортында методист булып урнаша.2008 нче елда "Мәктэптэн тыш эшләр узэгендә өстәмә белем бирү буенча укытучы булып эшли. 2015 нче елда Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендэ җыр укытучысы булып хезмэт куя.

Миңнияров Ильдар Мирзаһит улы, 1974 нче елда Бөгелмә шәһәрендә туа.

1980-1991 нче елларда Мөслим урта мәктәбендә белем ала.

1991 нче елда Бөгелмә индустриал педагогия техникумына укырга керә. 1994 елда техникумны уңышлы тәмамлап, Мөслим районы Татбүләр урта мәктәбенә технология укытучысы итеп билгеләнә. 1999 нче елдан Мөслим урта мәктәбендә эшли.

2002-2007 нче елда Алабуга дәүләт педагогия университетының технология факультетында читтән торып югары белем ала. Бүгенге көнгә кадәр Мөслим урта мәктәбендә технология һәм физкультура фәннәрен укыта.

Талипов Инзил Дәниф улы 1980 нче елда туа. 1987 нче елда туган авылы Әмәкәйдә 11 еллык мәктәбпкә укырга керә. Башлангычта класс җитәкчесе Шамсова Илсөяр Расим кызы була. Урта мәктәпне 1997 елда тәмамлый. Шул ук елны Лениногорск шәһәренең музыка көллиятенә укырга керә.

Аны 2001 нче елда тәмамлап Мөслим районы Күбәк авылына музыка укытучысы булып эшкә кайта. Анда дүрт ел эшләү дәверендә тәҗрибә туплап, Мөслимнең үзендә булган мәктәптә эшен дәвам итә.

2006 нчы елда читтән торып физик культура бүлегенә укырга керә.

Талипов Инзил Дәниф улы – теоретик һәм методик яктан югары, тәҗрибәле белгеч. Үзе укыткан укучыларда бары тик алга омтылыш, аларга үсеш нәтиҗәленә ирешергә кулыннан килгәнчә ярдәм итә, булаган барлык мөмкинлекләрне кулыннан ычкындырмый. 18 ел эш тәҗрибәсе булган югары квалификацион категорияле укытучы.

Эшенең нәтиҗәсе буларак районда үткәрелгән барлык спорт чараларында укучылары белән актив чыгышлар ясап тора. Укчылар гына түгел үзен дә чын спортчы итеп күрсәтә һәм катнаша.