Белгечләребез

Мәүлиева(Садирова) Гөлшан Факил кызы 1974 нче елның 26 нчы гыйнварендә Мөслим районы Торыш авылында туа. Башлангыч белемне Торыш авылында ала. 1985 нче елдан- 1989 нчы елга кадәр Симәк урта мәктәбендә белем ала. 1989 ннчы елда Минзәлә педагогия училещасына укырга керә.1993 нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Яңа Сәет башлангыч мәктәбендә башлап җибәрә. Беренче көннән үк сыйныф җитәкчесе, профсоюз әгъзасы, авылда агитатор булып эшли башлый.

1995 нче елның 4 нче августында Яңа Сәет авылы егете белән тормыш кора. Ике ул тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары Фиргәт Г.Камал театрында хезмәт куя. Данил 7нче сыйныфта укый.

1998 нче елдан Мөслим урта мәктәбендә эшли башлый. Бу вакытта мәктәптә укулар ике сменада алып барыла. Сыйныфларда укучылар күп. Мәктәптә узган бәйрәмнәр дә атна буена сузыла иде,- дип искә ала . Башлангыч сыйныфларда татар теле һәм уку, өлкән сыйныфларда технология фәнен укыта, 2006 нчы елның гыйнвар аеннан педагог-оештыручы вазифаларын башкара башлый. Шул ук вакытта сыйныф җитәкчесе һәм татар теле дәресләре алып бара. Эшләү дәверендэ берөзлексез педагогик белемемне күтәреп тора.

Бүгенге көндә дә педагог-оештыручы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эшләү дәверендә укучылар белән республикакүләм күп төрле конкурс-фестивальләрдә катнашып призлы урыннар алды. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының рәхмәт хаты, ТР Мөслим муниципаль район башлыгының, Бөтендөнья яшьләр форумының Татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаелы өлеш өчен Рәхмәт хатына, яшьләр белән эшләү һәм культура министырлыгының рәхмәт хатларына лаек булды.

Миргалимова Айгөл Илшат кызы, 1984 елның 25 декаберендә Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган. 1991 елда Яңа Сәет башлангыч мәктәбендә укырга кергэн, 5 сыйныфны Тат.Бүләр, 6-7 сыйныфларны Мари-бүләр урта мәктәбендә укыган. 2002 елда Лениногорск шәһәрендәге АДПУ факультына укырга керә. 2007 елда уку йортын уңышлы тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты өстәмә инглиз теле белгечлеге алып чыга. 2008-2009 уку елында Мари-Бүләр урта мәктәбендә инглиз теле укыта. 2009-2014 елларда Үрәзмәт җирле үзидарәсендә сәркатип эшен башкара. 2014 елның 25 августыннан Мөслим урта мәктәбенең китапханәчесе булып эшли башлый. Ул үзенең эшчәнлегендә укучыларда әдәби китап укуга мәхәббәт тәрбияли.

Хәлиуллина Ләйсән Мәксүт кызы, 1982 нче елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Мөслим районы Тойгелде авылында дөньяга килә. 1988 нче елда Тойгелде урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 нче сыйныфка укырга керә. Урта мәктәпне 1999 нчы елда тәмамлый. Шул ук елны Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институтны 2004 нче елда тәмамлый һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының “Мәктәпкәчә педагогика һәм психология” кафедрасына эшкә урнаша. 2014 нче елдан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә үз белгечлеге буенча мәктәп психологы. 1 квалификацион категорияле педагог-психолог эшчәнлегендә балалар белән индивидуаль шөгыльләнүгә зур әһәмият бирә. Эшчәнлегендә кулланыла торган төрле педагогик һәм психологик ситуацияләрне һәм мәсъәләләрне дөрес чишәргә, укучыларда уңай эмоциональ халәт тудырырга, укучыларга дәрес юл сайларга, фикерләү сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.

Эшенең нәтиҗәсе буларак, Ләйсән Мәксүт кызының укучылары респуплика күләм үткәрелгән конкурсларда катнашып призлы урыннар яуладылар.

2018 елда Мөслим районы Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Хафизова Алисә Илфат кызы, 1990 елның 8 нче августында Татарстан Республикасы Мөслим районының Мөслим авылында дөньяга килә. 1997 нче елда Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә. Беренче сыйныфка Хөснетдинова Римма Тәлгать кызы каршы алса, 2008 нче елда Әсәдуллина Йолдыз Рәис кызы олы юлга озатып кала.

Алисә укыган елларда татар, рус һәм инглиз телләрен аеруча яратып укый. Мәктәптән тыш җыр-бию белән шөгыльләнә.

2008-2013 нче елларда Алабуга дәүләт институтының филология факультетында белем ала. Аны тәмамлаганнан соң Әмәкәй урта мәктәбендә 5-7 нче сыйныфларда инглиз телен укыта. 2017 нче елда Бөгелмә шәһәре икътисад һәм хокук университетында социаль педагог һөнәрен үзләштерә һәм Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге профессия буенча эшли башлый.

2018 нче елда 5 нчы сыйныф укучыларының класс җитәкчесе итеп билгеләнә. Хәзерге көндә 7 сыйныф кызларын җитәкли. Алар белән матур гына эшләп килә. 2019 нчы елда “Без бергә” конкурсының муниципаль турында уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урынга лаек булдылар, 2020 нче елда “Минем яраткан укытучым” видеоязма конкурсында 3 нче урынны яулыйлар.

2020 нчы елда “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республикакүләм конкурсының муниципаль турында катнашып, грамота белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә дә үз һөнәренә тугры калып, мәктәбебездә хезмәт куя.