Читтән килеп Мөслимнеке булып калды...

1948 – 1959 нчы елларда Мөслим район партия комитетының беренче секретаре вазыйфасын Искәндәров Салих Искәндәр улы башкара. Сугыштан соңгы иң авыр, илне төзекләндерү елларында ул тиз арада халыкның ихтирамын казана. Бүгенге өлкән буын аны әле дә булса: “Ачлыктан коткаручы – туйганчы икмәк ашатучы булды!” – дип искә ала.

Аның кызы Изабелла Абдуллина истәлекләреннән:

“...1948 нче елда әтигә беренче секретарь булып Мөслимгә китәргә кушылгач, полуторка дигән машинаның арбасына алты баланы, сыер, сарык, вак – төякне дә бергә төяп, килеп төшкән идек. Ул чагында Мөслим Татарстан буенча иң арттагы районнарның берсе иде. Ихаталар читәннән, халык ач. Беренче, икенче секретарьлар да, башкарма комитеты рәисе дә – барысы да яңалар. Колхозлар бик хәерче, вак һәм күп. Һәрбер авыл үзенә бер колхоз. Араларында “Дусай”, “Электро”, “Якты юл”, “Кызыл көч”, “Лена”, “Кызыл сабанчы” кебек алдынгылары да бар иде.

1951 нче елга инде район шактый күтәрелешкә иреште. Әтиебез РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайланды. Игенчелек күрсәткечләрен үрнәк итеп алып, әтиебезгә СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе медале тапшырылды.

Халык икмәккә туенды. Сугыштан соңгы мөһим бурычларның беренчесе тормышка ашырылды. 1954 нче елда әтиебез икенче мәртәбә РСФСР Югары Советы депутаты итеп сайланып, “Хезмәт Кызыл Байрагы” ордены белән бүләкләнде.

Тормышның төбеннән, гадиләр арасыннан күтәрелгән әтиебез бик тә гадел, гади, җыр – моңга, сәнгатькә гашыйк иде. Күренекле композитор Салих Сәйдәшев, баянчы Вәли Галиев, җырчылар Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Мөслимдә яшәүче Фатыйма Һадиева аның яраткан якын дусларыннан санала иде...

Бик тә киң күңелле кеше иде әтиебез. Безгә, алты баласына, беркайчан да тавышын күтәрмәде.

Кешеләргә югарыдан карамагыз, әдәпле һәм ярдәмчел булыгыз, нәселгә тап төшермәгез! – дип өйрәтә иде ул безне.

1965 нче елда Мөслим туфрагы аны үз куенына алды. Тумышы белән Саба кешесе булса да, данлы эшләре белән ул Мөслимнеке булып калды”.

Салих ага Искәндәровның нәсел тармагы безнең Мөслимдә дә дәвам итә. Шунысы кызык: балалары да оныкларының күбесе үзләренең киләчәген яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаганнар. Аның бер кызы – Сания Салих кызы Искәндәрова – Мөслим урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 33 еллык педагогик стажы булган мөгаллимә “Мәгариф отличнигы” билгесенә ия. Сания апаның олы кызы Галиева Эльза Тимербай кызы да 30 ел буе мәктәптә инглиз һәм немец телләрен укыта. Аның да намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте югары бәяләнде: “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән билгегә лаек булды.

Икенче кызлары Галиева Әлфия Тимербай кызы, мәктәпне алтын медальга тәмамлап, Германиянең халыкара Лейпциг университетында укыды. Хәзерге вакытта Казан дәүләт педагогика университетының Чаллыдагы филиалы директоры, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы.

Уллары Галиев Илдус Тимербай улы – Чаллы шәһәрендәге 50 нче мәктәп директоры, югары категорияле физика һәм математика укытучысы...

***

1958 нче елда укучылар производство бригадасы оеша. Аның әгъзалары чеби, куян карау, колхоз басуында бәрәңге, шикәр чөгендере, кукуруз, борчак һәм башка төрле яшелчә устерү эшләрен башкаралар. 1962 нче елдагы укучылар производство бригадасы җире түбәндәгечә бүленгән була: кукуруз -18 га, шикәр чөгендере – 10 га, борчак – 6 га, бәрәңге – 6 га. Производство бригадасының эше колхоз һәм мәктәпнең берләштерелгән җыелышында расланган килешүе нигезендә башкарыла, төрле тәҗрибәләр үткәрелә.

1960 нчы елларда фронтовик, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Хаков Фәхранур Габделхак улы “Йолдыз” курчак театры оештыра. Укучы һәм укытучы тарафыннан ясалган курчаклар, декорацияләр белән театр җәйге гастрольләрдә бөтен күрше-тирә авылларны, шәһәрләрне, Башкортстан авылларын әйләнеп чыга. Билетлар сатудан кергән акча укучылар файдасына һәм газета – журналларга язылу өчен тотыла. Театр өчен кайбер сценарийларны бүгенге көндә танылган язучы Флүс Латыйфи белән берлектә Хаков Фәхранур үзе яза. Музыкаль бизәлешне Мари Бүләр авылыннан Николай скрипкада башкара. Театрның фотографы һәм төп оештыручысы мәктәбебездә озак еллар директор урынбасары вазыйфаларын алып барган Илгиз Закиров була. Курчак театры үз эшен Мәскәү, Ленинград шәһәрләренә сәяхәт белән бик күңелле итеп тәмамлый.

Яхшы укытучы үз һөнәрен яратырга, шул изге эшкә бөтен күңелен бирергә тиеш, - дип сөйли аның укучысы Константин Бустеряков. – Мөслим урта мәктәбе укытучысы Хаков Фәхранур Габделхакович нәкъ шундый кеше иде. Аның кебек укымышлы, киң эрудицияле кеше минем бүтән очратканым булмады. Ел саен ул 250 – 300 сумлык газета һәм журналларга языла иде. Союзда басылганнарыннан тыш, чит ил матбугатын да алдырды. Ә китапларның саны – исәбе юк иде. Ул ике тапкыр тарихчыларның Бөтенсоюз конкурсында җиңде һәм ГДРга, Польшага туристик путевкалар белән бүләкләнде... сугыштан да Фәхранур абый ике чемодан китап кына күтәреп кайта!..

Карап торуга усал гына кыяфәтле, тавышлы бу кеше укучыларны үз балаларыдай яратты һәм укучылар да аңа шундый ук эчкерсез мәхәббәт белән җавап бирделәр. Безнең өчен аның һәр дәресе олы бер вакыйгага әверелә иде. “Бу юлы абый нинди кызыклы әйбер әзерләде икән?” – дип, һәр дәресне түземсезлек белән көттек. Ә ул эшләгән күргәзмә әсбаплар!.. Фәхранур абый теманы аңлатканда, иң тәртипсез дип саналган хулиган малайлар да тынып калып, авызларын ачып тыңлап утыра иде. Ул сөйләгәннәрне игътибар белән тыңласаң, дәреслекне уку мәҗбүри түгел иде, чөнки Фәхранур абый теманы кызыклырак һәм аңлаешлырак итеп ачып бирә алды. Ул немец телен дә яхшы белә иде. Әгәр иң яхшы укытучыларга багышланган стенд булса, Фәхранур Хаков фотосы анда тиешле урын алыр иде, дип уйлыйм”.

(1986 – 1987 нче елларда курчак театры кабат тергезелде. Аның белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Хәйруллина җитәкчелек итте. Соңгы елларда бу эш белән Иванова С.Ә. шөгыльләнде.)

Мөслим районында 3 кенә урта мәктәп (Рус.Шуган, Күбәк, Мөслим) булган елларда күп кенә укучылар, үз авылларында тулы булмаган урта белем алганнан соң, укуларын Мөслим урта мәктәбендә дәвам итәләр.

1960 нчы елда 50 урынга исәпләнгән мәктәп яны интернаты төзелә. Анда Мәлләтамак, Салауз Мухан, Югары Табын, Түбән Табын, Мари Бүләр, Сөренчәк, Яңа Усы, Олы Чакмак, Вәрәшбаш, Симәк, Торыш, Шуран авылларыннан килеп укучылар торып укыйлар.

Интернатта тәрбиячеләр булып төрле елларда Гәрәева Саимә, Рәхимова Фәрхинур, Габдрахманова Зөләйха, Габидуллина Мәдинәләр эшли. Кичләрен график буенча укытучылар дежур тора.

Кичке мәктәп

1960-1961 нче елларга кадәр көндезге мәктәпләр каршында кичке сыйныфлар эшләп килә. Ул вакытта укучылар саны 15 -25 кеше чамасы була. 1960-1961 нче елдан кичке сыйныфлар махсус кичке урта мәктәп итеп үзгәртелә һәм укучылар 80нән артып китә. Башта директор булып Хаков Фәхранур Габделхак улы эшли. 1961 нче елдан мәктәп директоры хезмәтенә Гәрәев Әмир Гәрәй улы билгеләнә. Ул бу мәктәпне 1972 нче елга кадәр җитәкли. Соңгы елларда район буенча кичке мәктәп белән җитәкчелек эше Зиннуров Мансур Зиннур улына йөкләнә. Иске Вәрәш һәм Катмыш авылларында да кичке сыйныфлар ачыла. Киров исемендәге колхоз яшьләреннән Иске Вәрәш авылында 36, Катмышта 15 кеше – барысы 51 кеше урта белем алып чыга. Киров исемендәге колхозның 100гә якын кешесе кичке мәктәп аша урта белем алуга ирештеләр.

Мөслим кичке мәктәбе барлыгы 16 чыгарылыш ясап, шул чор эчендэ 391 кешегә урта белем бирде.