Яшь буынга әйтер сүзем бар...

Флүс Латыйфи – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев исемендәге бүләк иясе:

“...Бүген без гаҗәеп бер чор кичерәбез. Бер дә какшамас кебек тоелган империяләр ишелеп төшә, дөнья картасында яңа дәүләтләр барлыкка килә. Көтмәгәндә азатлык алган халыклар, аның белән ни эшләргә белмәгәндәй, аптырап калдылар, хәтта сугышырга тотындылар. Иң уйландырганы шул – азатлык, хөрлек, мөстәкиллек хисен бик яшьли тәрбияләргә кирәк икән бит. Кол булып, колларча буйсынырга өйрәнеп яшәгән кеше азатлык белән нишләргә белми, ул аны “ни теләсәм – шуны эшлим” дип аңлый башлый. Чын азат кеше исә ул үзен дә кимсеттерми, башкаларны да кимсетми, рәнҗеттерми. Чын азатлык шунда гына була ала торгандыр да. Мин монда шәхес белән дәүләтчелекне тәңгәл куеп карыйм.

Шөкер, Татарстан басуларында игеннәр каерылып уңа, терлекләребез күп, халкыбыз эшчән. Ачка үлмәбез.

Иң мөһиме – мораль тазалык, чисталык, кешелегебезне югалтмау. Моның өчен ата-бабаларыбыз йолаларын кадерләп сакларга , гореф – гадәтләребезне кайтарырга, алар буенча яшәргә кирәк. Татарның бер генә йоласында да рухи пычраклык, кешенең горурлыгын изә, кимсетә торган нәрсә юк.

Ә балаларга шуны басым ясап әйтәсем килә: ата-ана йоласын саклау белән бергә, тырышып укырга, белем җыярга кирәк. “Дөнья малы – дуңгыз каны” дигәннәр борынгылар. Теләсә нинди байлык чери, искерә, таркала. Ә белем байлыгы беркайчан да югалмый, бәясен, яһәмиятен югалтмый. Чын белемле кеше генә рухи яктан бай һәм матур була. Иш янына куш килә дигәндәй, белем байлыгы үз чиратында матди байлык та тудыра. Алга киткән цивилизацияле илләр – шуның ачык мисалы.

Ә безгә, бик тә яшь буынга, туган илебезне – Татарстаныбызны киләчәктә гөлбакча итү өчен, чын белемле кешеләр кирәк булачак.

***

...Безнең мәктәптә нәшрият бар иде. Ул даими рәвештә “Күңел энҗеләре” исемле айлык журнал, атналык гәзит һәм хәтта аерым кешеләрнең шигырь, хикәя, әкият җыентыкларын да “бастырып” чыгара. Аның үзенең идарәсе, мөхәррирләле һәм хәреф җыючылары, рәссамнары бар иде. Ул гына да түгел, мәктәптә “Йолдыз” курчак театры гөрләп эшләп тора. Ул якын–тирә районнарга гастрольләргә чыга, бала-чага яшь артистлар тамашасын карап кинәнә. Пьесаларны исә шушы нәшрият әгъзалары үзләре яза, үзләре сәхнәдә куя да иде...

***

...Мин дәхшәтле 1943 нче елның июнендә дөньяга килгәнмен. Туган җирем гүзәл Ык буе, Мөслим төбәге. Шул елларда биш баланы исән-имн килеш саклап калган әниемә әле хаман да шаккатам. Җиңүне Кенигсбергта каршылаган, аывыл мәдрәсәсендә укып та, югары белемлеләрне өйрәтеп яшәгән әтием белән горурланам. Мин матурлыкка, кешеләргә гашыйк. Иң сөймәгәнем – тормыштагы ваклык, кешеләр арасында була торган дошманлык.”

Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов Мөслим урта мәктәбен 1975 нче елда алтын медальгә тәмамлый. Казан дәүләт университетының юридик факультетында укып, 1980 – 2002 нче елларда прокуратура органнарында эшли. Әлмәт, Казан шәһәренең прокуроры, Татарстан Республикасы прокурорының урынбасары була. 2002 – 2004 нче елларда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшли, дәүләт хезмәткәрләре эшләре Департаментын җитәкли. Бүгенге көндә Республика Конституция судының судьясы, юридик фәннәр докторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы: “...Мөслим урта мәктәбе һәрвакыт үзенең укытучылары белән аерылып торды. Һәрбер укытучы югары белемле, сәләтле, күпкырлы талант иясе, оста тәрбияче һәм зур шәхес иде. Үземне укыткан укытучыларны гел зур игътирам һәм рәхмәт сүзе белән генә искә төшерәм. Класс җитәкчебез Диләрә Салих кызы Шадрина безне һәрвакыт ачык йөз, елмаю белән каршы алды. Аның указкасына ияреп география дәресләрендә әллә кайларга “сәяхәткә” китә идек.

Диләрә апаның матурлыгына, буй-сынына, оста итеп җырлавына соклану әле хаман да хәтерләребездә яши.

Иске Вәрәш башлангыч мәктәбеннән Мөслим урта мәктәбенә килгәндә урысча бер сүз дә белми идем диярлек. Зөлфия Фатыйх кызы Измайлованың өйрәтүе нәтиҗәсендә мәктәпне бетергәндә рус телен рус балаларына караганда да яхшырак белә башладым. Һәм гомер буе рус телен үз югарылыгында белү миңа ярдәм итеп килде: университетта яхшы укыдым, хокук органнарында, дәүләт эшендә уңышлы хезмәт иттем.

Тарих укытучысы Фәхранур Габделхак улы Хаков – кабатланмас характерлы, искиткеч башлы, онытылмас шәхес. Аның кадәр иренмичә, һәрбер дәрескә әллә ничә метрга сузылган рәсемнәр, схемалар ясап килүче укытучыны хәтерләмим. Ул җитәкләгән курчак театрына эләккән укучылардан да бәхетле бала булмагандыр. Аларның җәй көне авылларда куеп йоргән спектакльләре турында ишетеп, без бик кызыга торган идек. Күпме дөнья күреп һәм әзрәк акча да эшләп кайталар иде Хаков абыйның бәләкәй артистлары.

Химия укытучысы, һәрвакыт төгәл, пөхтә, эчендә ниндидер пружинасы булган кебек хәрәкәтчән, җитез Фаил абый Ханов, бөтен баланы спортка, ярышка тартучы Дофак абый Фәттахов, математика укытучысы Тәзкирә Ханиповна, биология укытучысы Клавдия Тихоновна һәм башкалар һич тә онытылмый. Искә алынмаганнар үпкәләмәсен – Мөслим урта мәктәбендә укытучыларның иң көчлеләре, иң асыллары, иң булганнары җыелган иде.

Укырга теләк бик көчле булды. Ә укытучылар, аларның дәресләре ошамаса, андый теләк каян чыксын ул?! Мөслим урта мәктәбендә ошамаган укытучылар юк иде. Теләп, ашыгып килә идек без дәресләргә. Безнең класста үзенә күрә бер ярыш кебек әйбер дә бар иде: кем беренче булып класска килә? Караңгы таңнана Иске Авылдан чыгып китеп, күп кенә очракларда мин класска беренче булып килә идем.

Нәрсә белән генә шөгыльләнмәдек без мәктәптә, нинди генә мөмкинлекләр бирмәделәр алар безгә анда! Мәсәлән, музыка, сәнгать белән шөгыльләним дисәң, әллә нинди уен кораллары бар иде. Спартак абый Әхмәтов укытучы да, җырчы да, композитор да булды. Мин үзем баян, мандолина түгәрәкләренә йөрдем, тынлы оркестрда уйнадым. Әле дә истә: безнең мәктәп оркестры район мәдәният йортында төрле талантлы җыелышларда катнашып, Советлар Союзы Гимнын, туш һәм башка шундый әйберләрне башкара иде. Мондый вакытларда инде үзеңне бик мөһим эштә катнашкан кебек хис итәсең!..