Инглиз теле укытучылары

Зарипова Зилә Вил кызы 1966 нчы елда Мөслим авылында туа. 1973 нче елда Мөслим урта мәктәбенә укырга керә. 1983 нче елда мәктәпне тәмамлаганнан сон Казан дәүләт педагогия институтынын тарих-филология факультетынын инглиз теле һәм тарих укытучылары әзерләү бүлегенә укырга керә. 1988 нче елда институтны тәмамлаганнан соң Мөслим урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгеләнә. 1992-2001 елларда Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих, инглиз телен укыта. 2002 елдан алып Мөслим урта мәктәбендә инглиз телен укыта.

Зарипова Эльвира Мансур кызы 1974 нче елда Мөслим районы Мәлләтамак авылында дөньяга килә. 1981 нче елны Мөслим урта мәктәбенә 1 класска укырга керә һәм урта белемне шушы мәктәптә ала. 1991 елны Казан дәүләт педагогия институтының филология факультеты инглиз һәм урыс теле укытучыларын әзерләү бүлегенә укырга керә. 1996 елда яшь белгеч Чаллы шәһәренең 42 нче номерлы урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгеләнә. 1997 елда, туган як үзенә тарту сәбәпле, Эльвира Мансур кызы Мөслим урта мәктәбенә кайта һәм бүгенге көнгә кадәр туган мәктәбендә хезмәт куя.

Зиятдинова Гүзәл Хәмзә кызы, 1971 елнын 25 февралендә Мөслим районының Мөслим авылында туа. 1977 елда Мөслим урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә. Беренче укытучысы, Исрафилова Нәкыя Исрафиловна була. 4 нче сыйныфка аларны Гафурова Энҗе Сабировна кабул итеп ала. 1986-87 нче уку елында мәктәпнең яна бинасы (хәзерге лицей) тозелеп бетеп ачыла. Шул яңа мәктәптә, 1987 нче елда урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, кулына аттестат ала.

Ул елларда, 10 нчы сыйныфны тәмамлаучылар 1 ел колхозда эшләргә кала торган була. Аның бер дә колхозда эшкә каласы килми, ә Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетына укырга керәсе килә. Ләкин, тормыш гел син дигәнчә генә бармый, сәламәтлек белән бәйле сәбәпләр аркасында, Гүзәл Хәмзә кызы ул елны укырга керә алмый кала. 1988 елның җәендә керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультеты студенты булу бәхетенә ирешә. 1993 елда инстиутны уңышлы гына тәмамлап, кулына диплом алып Мөслим районының Күбәк урта мәктәбенә немец теле укытучысы итеп билгеләнә. Анда 5 ел эшләгәннән соң, 1998 елда Мөслим урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып күчә. Бүгенгесе көнгә кадәр шул мәктәптә хезмәт юлын дәвам итә.

Мөхәммәтова Зилә Рафаэль кызы