Рус теле һәм әдәбияты укытучылары

Галиева Ләйсән Ирхәт кызы, 1973 елны Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1980 нче елда Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә.

1991 нче елны Казан дэүлэт педагогия университетынын чит теллэр факультетына укырга керэ һәм 1996 нчы елны укуын тэмамлый.

1996-1997 елны Мослим районы Мэллэтамак урта гомуми белем бирү мәктәбенә инглиз теле укытучысы итеп билгелэнэ.

1997-2003 нчы елларны Мослим районы, Мослим урта гомуми мэктэбенэ инглиз теле укытучысы итеп билгелэнэ.

2013-2019 нчы елларны Мослим районы Тойгелде урта гомуми мэктэбендэ рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

2019 нчы елдан алып хәзерге вакытка кадәр Мослимнен Г.Тукай исемесендәге топ гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Ногманова Роза Зиннур кызы Киров олкәсе Нократ аланы районынын Урта Шөн авылында туган.

1994 елда Казан дәүләт педагогика институтынын рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлап, Мөслим урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Үз фәне буенча укытып,сыйныф җитәкчесе буларак та эшли.

2011 елдан мәктәпнен әти-әниләр комитеты секретаре вазифасын үти.

2001 елдан башлап бугенге көнгәчә Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә хезмәт куюын дәвам итә.

Сарварова Винера Фирдавис кызы 1965 нче елда Самарканд шәхәрендә туа. 1972 нче елда 43 номерлы мәктәбенә укырга керә. Урта мәктәпне 1982 нче елда тәмамлый. Шул ук елны Самарканд дәүләт университетының чит тел факультетына кич булегенә укырга керә хэм анда деканатта эшли башлый. Университетны 1990 нчы елны тәмамлый. 1993 елдан башлап хәм бугенге конгэ кадәр Мослим районын мәктәбелэрдә эшли.

Сарварова Винера Фирдавис кызы - теоретик һәм методик яктан югары әзерлекле, тәҗрибәле белгеч, укыту формаларын, метод һәм алымнарын сайлауда иҗади якын килеп, яңалыкка омтылып эшләүче мөгаллимә. 26 ел эш тәҗрибәсе булган югары квалификацион категорияле укытучы педагогик эшчәнлегендә балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, белем алуга мотивацияне үстерүгә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыруга, һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнүгә зур әһәмият бирә.

Эшенең нәтиҗәсе буларак, Винера Фирдависовнаның укучылары муниципаль хэм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып, югары нәтиҗә күрсәтәләр.

2015 нчы елда укытучы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2011, 2013 нче елларда Сарварова В.Ф.– Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучы” Гранты иясе, 2019нче елда “Укытучы-наставник” Гранты иясе. 2020 нче елда “мәгарифтәге казанышлары очен” кукрәк билгесе белән буләкләнә.

Фазылова Светлана Виктор кызы, 1975нче елның 24нче ноябрендә Татарстан Республиасының Мөслим районы, Шуганка авылында туа. Балачактан җырларга ярата, бию, театр түгәрәкләренә йөри. 1982нче елда Шуганка урта мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә. Талантлы һәм иҗади мәктәп коллективын ул вакытта Шәйхетдинов Фердинанд Абдулла улы җитәкли торган була(хәзерге вакытта мәрһүм). Яраткан дәресләре – рус теле, рус әдәбияты, татар теле, татар әдәбияты, музыка. Иҗади сәләтләрен күреп, укытучылар Герасимова Рәмилә Мөхәммәт кызы (лаеклы ялда, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итә), Шәйхетдинова Мәйсәрә Газизҗан кызы ( лаеклы ялда, Шуганка авылында яши) Светлана Виктор кызын төрле олимпиада, фән бәйгеләрендә катнашуга тарта башлыйлар. Ел саен район күләмендә олимпиадалар җиңүчесе яисә призер исемен яулый. 1992нче елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, яраткан укытучыларының һөнәрен дәвам итү теләге белән Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының филология бүлегенә юл тота. “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча татар теле, әдәбияты, Татарстан тарихы фәннәреннән имтихан биреп, укырга керә. Ул вакытта укытучы һөнәре абруйлы, ихтирамга лаек, татар телен үстерүне популярлаштыру заманы иде. Родионова Светлана атлы кызның татар теле һәм әдәбиятын өйрәнергә килүе, әлбәттә, курсташларын шаккаттыра. 1997нче елда, диплом эшен уңышлы яклап, институтны тәмамлый һәм Рус Шуган авылы урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкэ кайта. “Рус телле балаларга татар телен укытуның бөтен авырлыгын һәм катлаулылыгын татырга туры килде ул елны. Чөнки алар татар телен үзләштерергә теләми иде. Нишләптер, махсус рус телле балалар өчен дәреслекләр дә юк иде. Шуңа күрә татар грамматикасын үзләштерү алар өчен мөмкин эш түгел иде. Бер ел эшләгәннән соң, туган авылым мәктәбенә эшләргә күчерелдем. Кечкенәдән укыткан остазларым белән эшләү бәхетенә ирештем. Монда мин татар теле дә, рус теле дә укыттым” – дип искә ала Светлана Виктор кызы. Сәләтле укучылары да шактый була. Беренче һөнәри уңышы – республикакүләм “Без булдырабыз!” иншалар бәйгесендә укучысы Шәгалиев Айзат җиңүче була. Имтихан нәтиҗәләре дә район күрсәткечләреннән югары булуга ирешә. Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасына лаек була. Грамоталы педагог буларак бәяләп, 2006нчы елда аны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр. Бу вазыйфаны ул 2011нче елның августына кадәр башкара.

2011нче елда тормыш китабында яңа сәхифә ачыла. Гаилә хәле белән бәйле Мөслим авылына күченә. Мөслим лицеена рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Ярты ел укытучылыкны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы белән бергә башкара.

Бу мәктәптә эшләү дәверендә педагогик эшчәнлегендә югары үрләр яуларга өлгерә. Рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән республикакүләм олимпиадаларда 7 призер әзерли. Педагогик хезмәттәге зур казанышлар өчен 2016, 2017, 2018, 2020нче елларда район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырыла. Укучыларны фәнни-эзләнү эшчәнлегенә җәлеп итүгә зур әһәмият биреп эшли Светлана Виктор кызы.

Фән иясе буларак, хезмәтенең иң зур казанышы итеп 2018нче елда рус теленнән БДИ нәтиҗәләре буенча 98, 91 балл җыючы укучылары булуны санарга кирәк.

2018нче елда Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2019, 2020нче уку елларында районкүләм фән олимпиадаларында 39 призер һәм җиңүче әзерли. “Татарстан укытучыларының һөнәри үсеше” грантында катнашып, ике ел “Укытучы-остаз” исеме алуга ирешә. Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Мәгариф” басмасы оештырган “Авыл укытучысы - 2018” бәйгесенең “Иҗади эшчәнлекне отышлы оештыру” буенча җиңү яулый.

2020 нче елның сентябрендә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә күчә. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә эшләвен дәвам итә.

Хужагалиева Лилия Мөнир кызы 1983 нче елда туа. 1990 нче елда Мослим башлангыч мәктәбенә укырга керә. Класс җитәкчесе Рәзинә Хөсниевна була. Урта мәктәпне 2001 нче елда тәмамлый.Сыйныф җитәкчесе Хафаева Раушания Мөхәммәт кызы олы юлга озата. Шул ук елны Алабуга дәүләт университетының рус филологиясе факультетына укырга керә. Аны 2006 нчы елны тәмамлап, Баек гомуми урта мәктәбенә эшкә керә. 2007 – 2010 нчы елларда Яр Чаллы шәхәрендә “Аленка” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2010 нчы елдан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы булып хезмәт итә.

2015 нчы елдан профсоюз председателе вазыйфасын башкара. 2017 нче елда Татарстан Республикасының Гранты иясе.