Районда беренче

таш мәктәп

30 нчы елларда Донбасс шахталарына районнан күп эшчеләр җибәрелә. Моңа бүләк йөзеннән, 1934 нче елда, немец архитекторы проекты белән, 450 урынлы ике катлы таш мәктәпкә нигез салына, 1935 нче елда ул үзенең ишекләрен ача. Аның директоры итеп Р. Н. Ишмаковны раслыйлар. Заман таләпләренә туры килүче ул мәктәптә укыту һәм тәрбия эше тиз арада үз югарылыгына куела. Татарстан халык мәгарифе комиссариаты республикадагы 71 үрнәк мәктәпнең 18ен РСФСР ның үрнәк мәктәпләре исемлегенә кертү өчен тәкъдим итә. Тәкъдим ителгән мәктәпләрнең 13е РСФСР Халык мәгарифе комиссары Бубновның 1935 нче елның 20 нче мартындагы 200 нче санлы фәрманы нигезендә, РСФСР үрнәк мәктәпләренең титул исемлегенә кертеп раслана. Шулар арасында Мөслим урта мәктәбе дә була һәм ул Мөслим үрнәк урта мәктәбе дип йөртелә башлый. Агач мәктәп исә башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә. Кызганычка каршы, оста оештыручы, талантлы җитәкче Ишмаков репрессия чорында кулга алына. Аны кабаттан укытучы эшенә кайтармыйлар.

Яңа мәчеткә нигез салуга актив катнашучыларның берсе – немец теле укытучысы Бустеряков Афанасий Петрович була. Аны, гражданнар сугышында катнашкан чын революционерны, укучылары хөрмәт белән искә ала. Ул 1933 нче елдан алып, 1955 нче елга кадәр (72 яше тулганчы) Мөслим мәктәбендә укыта. Шул елларда Салихова, Яруллина, Шәйдуллина, Халитова, Хайбрахманов, Мифтахов кебек укытучыларның уңышлы эшләве мәгълүм.

ТАССР Халык мәгарифе комиссариатының белешмәсендә (21 нче октябрь, 1935 нче ел) республиканың күренекле укытучылары арасында Мөслим урта мәктәбенең рус теле укытучысы Артем Григорьевич Григорьев исеме дә аталган. Һәм аның үрнәгендә яшь укытучы кадрлар үсә, дип тә күрсәтелгән.

1938 нче елда, районда беренчеләрдән булып, 7 кеше: Нуриева Мәдинә, Әхмәтов Әнвәр, Бакиров Мөнәвир, Егорова Евдокия, Бәдертдинова Банат, Шәрәфетдинова Тәзкирә, Исмәгыйлова Фәрхинурлар урта белем турында аттестат ала. Бу елларда мәктәп директоры булып Халитов Мансур эшли.

Репрессия, аннан соңгы сугыш елларында мәктәп директорлары һәм укытучылары алышынып тора. Ун ел эчендә генә дә укытучыларга җиде директор белән эшләргә туры килә: М.Халитов (1937 ел), Ә. Исхаков (1940 - 1941), А. Григорьев (1941 - 1945), И. Мутин, Кислов (1945 - 1946), Ә, Шакиров (1946 - 1947), Ә. Зәйдуллин (1947 - 1950).

Өлкән буын укучылар пионервожатый Карп Иванович Егоровны бик тә җылы итеп искә алалар. Ул ел саен пионер лагерьлары, концертлар, төрле конкурслар оештырган. Шулай ук комсомол оешмасы секретаре вазифасын да башкарган, физкультурадан укыткан.

Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1940 – 41нче елларда, мәктәп директоры булып Әхмәт Исхак улы Исхаков эшли. Ул чорларда укучылар җәмәгать эшләрендә бик теләп катнашканнар. Мөслим үзәгендә урнашкан “Путиловец” колхозына ярдәм итү, агитплакатлар ясап элү, “җанлы” газеталар чыгару кебек эшләр дә тынып тормаган. Кичләрен олы яшьтәге кешеләрне укырга – язарга өйрәткәннәр.

Бөек Ватан сугышы башлангач, барлык ир-ат укытучылыр сугышка чакырыла. Сугышка хатын – кыз укытучылар арасыннан үз теләге белән Егорова Евдокия Романовна да китә. Мәктәптә бары өч кенә ир-ат укытучы кала.

Менә алар - фронтовик укытучылар:

1. Фәтхуллин Мидхәт Гомәрович;

2. Иванов Виктор Александрович;

3. Егорова Евдокия Романовна;

4. Софин Федор Никитович;

5. Ногманов Исмәгыйль Габдрахманович;

6. Шәрифуллин Миргаяз Шәрифуллович;

7. Хаков Фәхранур Габделхакович;

8. Мәйлунов Мирзаһит Мәйлунович;

9. Нуриев Сәет Әхмәтович;

10. Гәрәев Әмир Гәрәевич;

11. Шакиров Әкрәм Шакирович;

12. Шәймәрдәнов Ярулла Беляевич;

13. Михайлин Борис Беляевич;

14. Дувалов Иван Михайлович;

15. Корбанов Таһир (Муса Җәлилнең туганнан туганы);

16. Солтанов Нурмөхәммәт;

17. Исхаков Әхмәт Исмәгыйлович;

18. Гатауллин Миннәхмәт.

***

Мөхтәрәм якташыбыз – “Социалистик Татартан” газетасы редакциясе хезмәткәре Мөдәррис ага Мостафин истәлекләреннән:

“1941 елның 22 июне.

Тарих битләренә язылган, ташларга басылган, медальләргә төшерелгән, кешеләр күңелендә беркайчан да җуелмаслык тирән эз калдырган Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Кояшлы, ямьле җәйге көн иде. Игеннәрнең күкрәп үскән, болыннарның чәчәккә күмелгән, тургайларның дәртләнеп сайраган чагы. Кешеләр үзләренең гадәти эшләре белән мәшгуль иде.

Ил өстендә яшен тизлеге белән дәһшәтле хәбәр – фашистлар Германиясенең илебезгә сугыш белән бәреп керүе турындагы хәбәр таралды. Сугыш! Сугыш!! Бәхет балкыган йөзләрне минуты – сәгате белән кайгы басты. Шат һәм көләч авазлардан яңгырап торган болыннар кинәт тын калды, куакларда сандугач җыры басылды, тургайлар да иген арасына төшеп кунаклады. Кояш баш очында элеккечә торса да, аның яктысы күренмәде.

Басу капкалары янында, күз яшьләренә күмелеп, исән – сау әйләнеп кайтуларын теләп, сугышка алынучыларны ата –аналары, сөекле хатыннары, газиз балалары, сөйгән ярлары калды. Атлы олаулар күздән югалды, саубуллашып чөелгән кепкалар күренми. “Көтегез, без җиңеп кайтырбыз!” – дигән сүзләр дә ишетелми башлады, ә капка тирәсендәге халык хаман кузгалмады. Хатыннар, балаларын кочаклый – кочаклый, йөрәк ярсуын басканчы елап, фашистларны кәһәрләделәр, гражданнар сугышы чорында немец пулясын татып караган олырак яшьтәге агайлар һәм картлар илгә килгән афәт турында бераз гәп куертып, сугышның сузылу – сузылмавы турында юрамакчы булдылар.

Авылдашларымның бик азына гына туган авылларына әйләнеп кайту насыйп булды. Мәсегутов Шакир агайның биш улы сугышка алынды һәм бары берсе исән калды. Ул да гарипләнеп кайтты. Мөслимнең бары бер Кооператив урамыннан һәм аның тыкрыкларыннан гына да 144 кеше, арсландай 144 ир-ат сугыш кырында ятып калган. Шулар арасында үземнең яшьтәшләремнең, сабакташларымның, сугыш башланганда әле яңа гына мыек чыгарып килүче һәм тормыш турында матур хыяллар белән янучы якын авылдашларымның исемнәрен очратам. Кайчак аларны уйлап ятам, күз алдына китерәм, сөйләшәм... Искә төшерүе авыр. Алар да яшәргә хаклы иде бит!”

***

Мәктәбебездә сугыш чорында математика укытучысы булып эшләгән, Муса Җәлилнең туганнан туган энесе – Казан дәүләт педагогика институты доценты Таһир Корбановның крайны өйрәнү музее җитәкчесе Суфия Зәйнуллинага язган хаты:

“...Сезнең хатыгызны алдым. Мөслим мәктәбеннән хат алу минем өчен зур шатлык, чөнки 1941 – 1942 нче уку елында ярты ел чамасы мин ул мәктәптә укыттым. 1942 нче елның мартында шул авылдан армиягә киттем.

Сез кызыксынган сорауга түбәндәгечә җавап бирергә мөмкин. Моннан 10 ел чамасы элек сезнең мәктәптә булып, укучылар арасында мин Муса Җәлил турында истәлек сөйләдем. Шунда Муса Җәлилнең Мөслимдә булуын әйттем. Ул менә болай булды.

1941 нче елның ноябре. Бик каты салкын бер көн иде. Мәктәптә миңа военкомат янына бер взвод чамасы солдатлар килеп туктаганлыгын әйттеләр.Мин алар янына бара алмадым. Икенче көнне мәктәпнең зур залында идәнгә бик күп салам түшәлгәнен күрдем Салам арасында берничә пилотка ята иде. Минем сорауга каршы: “Монда кичә Мөслимгә килгән солдатлар кундылар, алар, бик иртә торып, җәяү минзәлә ягына киттеләр”, - диделәр. Кичен авыл халкы кайберләренә җылы оек, бияләй һәм бүрекләр биргәннәр. Шунлыктан берничәсе, салкын пилоткаларын ташлап, җылы бүрекләрдән киткәннәр. Бу команда Бөгелмә шәһәреннән Минзәләгә үтеп бара икән. Шушы командада Муса Җәлил дә булган. Мин аларны күрмәдем. Әгәр Мусаның шул мәктәп залында кунганын белгән булсам, мин төне буе аның яныннан китмәгән булыр итем. Муса Җәлил минем якын туганым.(Таһир Мусадан 4 яшькә кечерәк. – М.Ә.) Безнең әниләр бертуган. Бәхетсезлеккә каршы, бу тарихи төндә без аның белән күрешә алмадык. Ләкин Мусаның шул залда кунуы хак. Соңыннан бу турыда миңа Минзәлә педучилищесы укытучысы Дәхләтьяров һәм башка берничә кеше сөйләде. Минзәләдәге хәрби-политик курсларны тәмамлаганнан соң, Муса Җәлил, политрук буларак, фронтка китә. Менә бу вакыйганың дөресе шул. Сезгә ихтирам белән,

Таһир Корбанов.

19 нчы февраль, 1983 нче ел.

Казан.

Дөньякүләм танылган күренекле шәхеснең исемен шушы мәктәптә мәңгеләштерү йөзеннән, 60 нчы елларда Мөслим урта мәктәбенең пионер дружинасына Герой – шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә. Мәктәп каршына аның бюсты урнаштырыла. 1983 нче елда мәктәп коридорына мемориаль такта эленә.

Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулып үтүне бәйрәм иткән көннәрдә мәктәпнең беренче каттагы коридорында Герой – шагыйрьгә багышланган стенд – почмак эшләнде. Аны зурлап ачу тантанасы да уздырылды.

***

Мәлләтамак авылының тарих укытучысы Мөхәммәтдин ага Закиров истәлекләреннән:

“...1941 нче елның көзе иде. Миңа ул чакта 17 яшь иде. Миңа бер төркем курсантны Мөслимнән Түбән Табынга ат белән илтергә куштылар. Ат яхшы булып чыкты. Инде юлның яртысын үтеп барабыз. Шулвакыт минем артта утыручы саф татарча:“Син татар язучыларын укыйсыңмы? Кемнәрне беләсең?” – дип сорады. Мин әдәбиятны яратуымны һәм үзем белгән, укыган язучыларны, аларның әсәрләрен әйтеп чыктым. Аннан соң ул: “Ә татар шагыйрьләреннән кемнәрне беләсең?” – диде. Мин шактый күп шагыйрьнең исемен атадым. Ә менә үзем бик яратып укый торган “Хат ташучы” поэмасының авторын әйтергә башыма килмәде. “Ә Муса Җәлилине укыганың бармы?” – дип сорады юлдашым, йомшак кына. Мин Муса Җәлилинең шигырьләрен бик яратып укуымны әйттем. Хәтта “Хат ташучы” поэмасын яттан сөйли башладым. Шунда ул мине акрын гына, тыйнак кына бүлдерде дә: “Укыгыз, укыгыз, сез әле аның турында ишетерсез”, - диде, “Сез”гә күчеп.

Менә шул вакытта гына мин борылып карыйсы иттем. Ул аякларын алга сузып утырган, солдат бүрегенең колакчыннарын төшереп, ияк астыннан бәйләп куйган. Шинель кигән, тар җилкәле, кечерәк буйлы, карасу-коңгырт йөзле. Суыктан бит очлары кызарып, бераз җыерчыкланып тора.

Ул, бераз уйланып барды да, тагын кабатлады: “Сез әле аның турыда ишетерсез. Укыгыз аны!” – диде. Тавышы бик тыныч һәм моңлы иде. Мин аңа тагын да зуррак игътибар белән карадым. Бәлки, ул үзенең язмышын алдан сизенгәндер? Кешеләрдә андый даһилык та була, диләр бит...

16 нчы февраль, 1989 нчы ел.”