Тарих, җәмгыять белеме һәм география укытучылары

Йолдыз Рәис кызы Әсадуллина, Мөслим районы Иске Вәрәш кызы. Мөслим урта мәктәбен 1993нче елда көмеш медальга тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына юл тота. Тарих укытучысы булу теләгенә сыйныф җитәкчесе Әхматгалиева Р.А. бик зур өлеш керткән, фәнгә мәхәббәт тәрбияләгән. 1998 нче елны институтны бетереп юллама белән Мөслим районы Ташлыяр авылына укытучы итеп билгеләнә. 8нче сыйныф җитәкчесе, тарих, география, җәмгыять белеме укытучысы булып бик теләп үзенең педагогик юлын башлый яшь белгеч. 2001 нче елны Мөслим урта мәктәбенә тарих укытучысы вазыйфаларына эшкә алына. Институтны бетереп эшкә кайтканнан башлап бер генә көнне дә сыйныфсыз тормый укытучы. 2008нче һәм 2018нче елларда ике сыйныф тәрбияләп чыгара Йолдыз Раисовна. Укытучы буларак “Ел укытучысы”, “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгеләрендә, төрле олимпиада, конкурсларда җиңүләргә ирешә. Тарих, җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре дә чагыштырмача югары була укытучының.

Әхмәтҗанова Раушания Нариман кызы 1965 нче елда Мөслим авылында туа.

1972 нче елда Мөслим урта мәктәбенә укырга керә.

1982 нче елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан дәүләт университетының тарих факультетына юл тота. Студент елларында галим Госманов Миркасыйм Гәбделәхәт улы җитэкчелегендә илебезнең күп төбәкләрендә археографик экспедицияләрдә катнаша.

Педагог хезмэт юлын Мөслим районы Рус Шуган урта мәктәбендә башлый.

1988 нче -1999 нчы елларда 1 нче Мослим урта мәктәбендә, үзен укыткан мөгаллимнәр ярдәмендә тәҗрибә туплый, кызыклы мәктәп дөньясына кереп китә.

1999нчы елдан башлап, бүгенге көнгә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук фәннәрен укыта, аларның нечкәлекләрен балаларга җиткерә.

Мөгаллимәнең хезмәт юлындагы төп бурычы- эш – гамәлләре белән юл күрсәтеп, яшь буында халкыбызга, туган җиребезгә хөрмәт, мәхәббәт , бөек милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Хаҗиев Ренат Риф улы, 1968 елның 7 гыйнварында ТАССРның Мөслим районы Салауз-Мухан авылында колхозчылар гаиләсендә туган.

1975 елда ТАССР Мөслим районы Салауз-Мухан сигезьеллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга керә . Мәктәптә укыганда төрле иҗтимагый эш башкара: отряд командиры, комсомол комитеты секретаре, сыйныф стенгазетасы редакторы була, мәктәп үзешчәннәре, Рус теле, математика, физика буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнаша. Мәктәптә укыганда спорт, йөгерү, чаңгы узышлары белән шөгыльләнгән, футбол һәм хоккей уйнаган, 2 ел Мөслим районында узган «Алтын алка» ярышларында хоккей командасының «иң яхшы капкачысы» булган, берничә ел хоккей командасы составында республикада хоккей буенча зона ярышларында катнашкан. 1983 елда Салауз-Мухан сигезьеллык мәктәбен тәмамлый.

1986 елдан алып 1987 елга кадәр Казан шәһәре училищесында рәссам-декоратор булырга укый.

1988 елдан 1989 елга кадәр КУВО Түбән Серги-3 шәһәрендә ПВО гаскәрләрендә хәрби кораллы көчләрдә хезмәт итә.

1989-1991 елларда ТР Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы Эчке эшләр бүлегендә вакытлыча тоту изоляторы старшинасы булып хезмәт итә.

1990-1993 елларда Салауз-Мухан урта мәктәбендә физкультура һәм НВП укытучысы булып эшли.

1993 елда Игошева Эльмира Протолионовнага өйләнә һәм Яңа Усы урта мәктәбенә хезмәт укытучысы булып күчә, тормыш иминлеге нигезләре һәм география укыта.

«Туризм», «Оста куллар», «Карандаш» кебек төрле түгәрәкләр алып барды.

1999 елда производствога ойрэту мастер -техник белгечлеге буенча БГППК, 2015 елда география укытучысы белгечлеге буенча НИСПТР тэмамлый, география укыта башлый

2018 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Г. Тукай исемендэге «Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә» география укытучысы булып эшли.

Педагогик эшчәнлек дәверендә берничә тапкыр уку һәм түгәрәк эшчәнлеге өчен рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнде. 2015 елда «50 ел ОИР» күкрәк билгесе, ә 2018 елда "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе алды.