Татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы 1968 нче елда туа. 1975 нче елда Бүләк башлангыч мәктәбенә укырга керә. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә 2 нче сыйныфка укырга килә. Класс җитәкчесе Иванова Люция Ситдыйк кызы була. Урта мәктәпне 1985 нче елда тәмамлый.Сыйныф җитәкчесе Галиева Гөлсинә Галиевна олы юлга озатып кала. Шул ук елны Алабуга дәүләт институтының филология факультетына укырга керә. Аны 1990 нчы елны тәмамлап, “Ләйсән” балалар бакчасына эшкә кайта. 1996 нчы елдан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә белгечлеге буенча балаларга белем бирә. Ул үзе укыган мәктәптә эшләве белән чиксез горурлана.

Гайнетдинова Гөлназ Фәнис кызы - теоретик һәм методик яктан югары әзерлекле, тәҗрибәле белгеч, укыту формаларын, метод һәм алымнарын сайлауда иҗади якын килеп, яңалыкка омтылып эшләүче мөгаллимә. 30 ел эш тәҗрибәсе булган югары квалификацион категорияле укытучы педагогик эшчәнлегендә балаларның фикерләү сәләтен үстерүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга, белем алуга мотивацияне үстерүгә, укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыруга, һәр бала белән индивидуаль шөгыльләнүгә зур әһәмият бирә.

Эшенең нәтиҗәсе буларак, Гөлназ Фәнисовнаның укучылары республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, иҗади һәм интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып, югары нәтиҗә күрсәтәләр.

2015 нчы елда укытучыга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2010-2015 нче елларда Гайнетдинова Г.Ф.– 4 мәртәбә Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучы” Гранты иясе.

Даутова Гөлчәчәк Минсалих кызы

1988 нче елда, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Мәлләтамак урта мәктәбендә башлап җибәргән. Беренче көннән үк сыйныф җитәкчесе, мәктәпнең комсомол секретаре, профсоюз әгъзасы.

1995 нче елдан Мөслим башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Бу вакытта башлангыч сыйныфлар гына әллә ничә параллель була. Сыйныфларда укучылар күп. Яңа ел бәйрәмнәре атна буена сузыла , мәктәпнең зур казаны кайнап тора иде”, -дип искә ала ул. Урта мәктәпкә күчеш чоры, аның баштагы авырлыклары. Чөнки Гөлчәчәк Минсалих кызы үзенең укучылары белән әкренләп бер сыйныфтан икенчесенә күчә бара. Ул башлангыч сыйныф укытучысыннан татар теле әдәбияты укытучысына әверелә. Читтән торып Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Эшләү дәверендэ берөзлексез педагогик белемен күтәреп тора.

Бүгенге көндә Гөлчәчәк Минсалих кызы-татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул укучыларның да, укытучыларның да остазы. Аның укучылары фәнни-эзләнү конференцияләрендә, төрле конкурсларда, республикакүләм олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Ул -“Мәгарифтәге казанышлар өчен” дигән күкрәк билгесенә, Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының республикакүләм йомгаклау этабы олимпиада призёры әзерләгән өчен Мактау грамотасына, ТР Мөслим муниципаль район башлыгының, Бөтендөнья яшьләр форумының Татар телен саклау һәм үстерүгә керткән лаелы өлеш өчен Рәхмәт хатына, Халыкара олимпиада призёры әзерләгән өчен Мактау грамотасына лаек булды.