Администрация вәкилләре

Мәктәбебез директоры

Мадьяров Илзир Илгиз улы ТАССР, Мөслим районы Мөслим авылында 1981 елның 27 нче июнендә туа.

1987 нче елда Мөслим башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә, 1998 елда 1 нче Мөслим урта мәктәбен(лицей) тәмамлый. Шул ук елны Алабуга дәүләт педагогия институтының тарих—география факультетына укырга керә һәм 2003 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлый.

2003—2005 нче елларда 3 нче Мөслим урта мәктәбендә (хәзерге вакытта гимназия) тарих фәне укытучысы булып эшли

2009 –2010 нчы елларда Төйгелде коррекция мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

2010—2011 нче елларда Мөслим лицеенда тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм тарих укытучысы булып эшли. 2011—2015 елларда Мөслим лицеенда директор вазифасын үти.

2015—2019 елларда Михайловка урта мәктәбе директоры, 2019 елдан бүгенге көнгә кадәр Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә директор вазифаларын үти һәм укучыларга тарих фәненнән белем бирә.

Бүгенге көндә тормыш иптәше Айсылу белән өч бала тәрбиялиләр.

Директор урынбасарлары

Галеева (Хафизова) Гөлшат Мөхтәр кызы 1981 нче елда Иске Вәрәш авылында туа. 1987 нче елда Мөслим башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенә (хәзер Г. Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе) 1 нче сыйныфка укырга керә. 1991 нче елда Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенең (хәзер Мөслим лицее) 5 нче сыйныфына укырга килә. Урта мәктәпне 1998 нче елда алтын медальга тәмамлый. Чыгарылыш сыйныф җитәкчесе Муртазина Солтания Махмудовна.

Бәләкәйдән үк курчакларын укытып уйнаган кыз шул ук елны Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Аны 2003 нче елда тәмамлап, Мөслим лицеена эшкэ кайта. Белгечлеге буенча математика, информатика фәннәрен укыта. Яшь белгеч шушы мәктәпне тәмамлаучы буларак, коллективның ихтирамын яулый, аның белән горурланалар.

2010 нчы елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Җитәкчелек итәргә, ә кайвакыт үзенең элекке укытучыларына һәм остазларына кисәтүләр ясарга туры килә. Әмма эш шундый бит инде, Гөлшат Мухтаровна аларның һәркайсына үзенчә якын килә, укыту эшен дөрес оештыра ала.

“Бу елларда мәктәпләр электрон журнал һәм көндәлекләр белән эшли башлады. Әлеге система гамәлгә кергән чорда бик үк камил булмыйча - интернет начар эшләп, язган мәгълүмат югала торган иде. Өстәвенә, ике журналны бергә алып барабыз. Эштә һәм укуда ярдәм итәрлек файдалы мәгълүмат табарга, укытучыларга өстәмә белем алу мөмкинлеге дә тудырырга кирәк булды”, - ди Гөлшат Мухтаровна.

2017 нче елда ул Г. Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә укыту-тәрбия эшлэре буенча директор урынбасары булып килә.

Гөлшат Мухтаровнаның вазыйфасы өзлексез уку барышын тәэмин итүне күз уңында тоткан оештыру үзәгеннән гыйбарәт. Ул мәктәп расписаниесендә дәресләрне дөрес кую өчен җавап бирә, бу уңайдан сәгатьләр нормасын һәм гомуми белем бирү стандартларын исәпкә ала. Аның иртәләре һәрвакыт теләгәнчә җайлы гына башланып китми, вакыты белән көтелмәгән хәлләрне чишәргә туры килә. Укытучылар булмаган очракта, расписаниегә тиз генә үзгәреш кертергә яки аңа алмаш табарга кирәк. Замана укучыларына белем бирүне оештыруда югары таләпләр куеп, заманча мәгълүмати технологияләрдән артта калмыйча эшли ул.

2020 нчы елда Гөлшат Мухтаровна фидакарь хезмәте өчен район Башлыгының грамотасы белән бүләкләнде.

Кыяларга сукмак салу читенрәк,

Тик күңелгә юл салудан җиңелрәк.

Галеева Римма Мирзаян кызы, 1971 елда Мөслим авылында туа. 1988 елда Мөслим гомуми урта мәктәбен тәмамлый.

Укуын Алабуга дәүләт педагогия институтында дәвам итә, рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый. Кемнәр микән соң ул Римма Мирзаян кызын үз хезмәтләренә гашыйк итүчеләр? Менә алар: Шакирова Рәйсә Сабир кызы, Мусина Руфия Кирам кызы, Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы, Әхмәтҗанова Бания Тимерхан кызы, Галиева Гөлсинә Гали кызы, Каюмова Әнисә Каюм кызы, Зарипова Асия Габделбари кызы, Галиева Лилия Диктат кызы. “Минем беренче укытучым Шакирова Рәйсә Сабировна үтә дә сабыр холыклы. Мин моңа яши-яши ышынам. Хезмәтемдә генә түгел, тормышымда да аның сабырлыгын үземә маяк итеп куярга тырыштым” дип искә ала Римма Мирзаян кызы мәктәптә укыган елларын.

1996 елдан Мөслим башлангыч мәктәптән урта мәктәп статусы алды. Шушы елда 5 нче сыйныфта укучылар мәктәбебездә калды. Ул елны 5 нче а классының сыйныф җитәкчесе итеп билгеләнә, рус теле һәм әдәбияты укыта, шушы вазифаларга өстәп, 1997 елдан 2006 елга кадәр педагог-оештыручы вазифасын башкара.

Римма Мирзаян кызы истәлекләреннән: “...Ул вакытта остазым, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кирамова Фәридә Хәмит кызы эшләде. Һәрбер кылган гамәлемдә, эшемдә мин дөрес фикерлимме, эшне дөрес оештыраммы микән дип борчыла идем. Аның төпле киңәшләре мине һәрчак турыга, матур эшләргә өндәде. Бу елларда укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Әглиева М., Марданшина Р. М. лар булдылар. Алар белән без кулга-кул тотынып, киңәшләшеп эшләдек. Классымдагы укучыларым белән дә горурланам. Һәркайсының үз тормышы корылган, күбесе, туган ягыбызга тугры булып, Мөслимебездә хезмәт итәләр. Галиахметова Г., Мавлиева Л., Мухаметзянов И., Гилязова Р., Минкин С., Латыпов Р., Ахметов Р. Айгильдин Э. М. Мөслим урта мәктәбендә укучыларга физик тәрбия бирә.

Өлкән укытучыларга карап алар кебек хөрмәткә лаеклы була алырмын микән дип уйлый идем. Ялгышмаганмын, укучыларымның хөрмәтен тоеп яшәү, чыннан да рәхәт, алар минем янәшәмдә, инде балалары да үзебезнең мәктәптә белем һәм тәрбия ала.

Һәр чорның үз мәшәкате, үз үзенчәлеге бар. Ул чорлар хезмәт биографиясендә якты эз калдырган. Әлбәттә, дистә еллардан соң кабат урта мәктәп булдыру, анда хезмәт кую җиңелләрдән булмады, чөнки янәшәдә генә бар уңайлыклары булган, яңа салынган мәктәп бар иде. Тынгысыз җитәкчебез Хайруллина Венера Кашап кызы коллективны бер йодрык итеп туплауда зур тырышлыгын куйды. Көн дә яңалыкка омтылу хас иде аңа. Яңа укыту, тәрбия алымнары белән эшләп, нәтиҗәгә ирешү, дәресләрне җанлы, эшлекле итеп уздыруны максат итеп куйды ул. Класстан тыш чараларның үз югарылыгында узуын тәлап итә иде. Класс белән әшләгәндә, паралель классны җитәкләгән Тимергалиева Эльмира Васыйл кызы белән эшләргә туры килде.

2006 елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли башладым, рус теле һәм әдәбияты укыттым, беренче категорияга ия булдым.

Сыйныф җитәкчеләренең һәркайсы белән уртак тел табу – эш барышының уңыш формуласы дип уйлыйм. Чөнки һәр шәхес үзенчә уникаль, үзләренә генә хас эш алымнары белән шаккатыра алалар. Тәрбия эшен җитәкләгән чорымдагы, хәзер инде лаеклы ялдагы сыйныф җитәкчеләрен искә алып үтәсем килә, алар: Хөснетдинова Р.Т., Арсланова А.Д., Сөләйманова М.И., Гизетдинова Э.Р., Мингазетдинова Р.Н., Ф.Г., Шабаева Л.З., һ.б.

Бу чорда берничә мәктәп директоры белән эшләргә туры килде. Мөхәммәтдинов Дамир Заһит улы, Әгълиев Марсель Мофаздал улы, Закирова Гөлшат Әхсән кызы, Миргалимов Илнар Дөлфәрит улы. Шулай ук күп еллар мәктәп йөген бергәләп тартырга туры килгән урынбасарлардан: Заялова Л.Н., Шадрина Л.Ә., Сабитова Ч.Р. булдылар. Педогог-оештыручы вазифасын башкарган Харитонова И.М., Миннегалиева Л.Р., мәктәбебез психологы Измайлова Ә.Ә.-лар белән кулга-кул тотынып эшләдек. Мәктәбебезне яшәтү өчен күп көч куеп, фидакарь хезмәт иттек.

Тормыш бер урында гына тормый, мәктәп тарихында да яңа битләр барлыкка килә.

2016 елның май аенда мәктәпкә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелде. Максатыбыз үз халкының милли традицияләрен белүче һәм хөрмәт итүче культуралы, милләт вәкиле итеп танучы иҗади шәхес тәрбияләү. Моңа ирешү өчен укучыларның үз халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен, тарихын, культурасын белүе әһәмиятле.

Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Бүгенге көндә 29 сыйныфта 500 гә якын бала белем һәм тәрбия ала, аларга 52 педагог белем бирә. Сыйныф җитәкчеләре - үз эшләренең остасы, компетентлы белгечләр.

2018 елдан мәктәпне Мадьяров Илзир Илгиз улы җитәкли. Соңгы елларда мәктәп администрациясе, укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарлары булып эшлиләр: Галеева Г.М., Галеева Р.М., Сабитова Ч.Р., Җәлилова Г.И., Шыгаепова А.А.. Мәктәпнең социаль педагогы Хафизова А.И., педагог-психологы Халиуллина Л.М., педагог-китапханәче Миргалимова А.И.

Үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия биргән өчен күпсанлы муниципаль, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең грамоталары, Күкрәк билгесе (“За заслуги в образовании”) белән бүләкләндем...”

Сабитова (Баһауова) Чулпан Рәис кызы район үзәгеннән ерак булмаган матур табигатьле Иске Вәрәш авылында икенче бала булып дөньяга килә.Әтисе - Рәис, әнисе-Вәсимә гаиләдәге биш балага да хезмәтнең тәмен, икмәкнең кадерен, яратуның көчен аңлап үсәргә ярдәм итәләр. Балаларын шундый мохиттә тәрбиялиләр.Чулпан мәктәптә укыганда ук барлык класстан тыш чараларда актив катнаша, мәктәпкүләм оештырылган чараларны башлап йөри. Мәктәтә уку дәверендә М.Җәлил исемендәге пионер дружинасының председателе, комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын җиренә җиткереп башкара.1987 нче елнын җәендә Чулпан Баһауова “Артек” пионерлагеренда узган Бөтенрәсәйкүләм пионерлар слетында делегат булып катнаша. Өлкән әйдәман Ханова Т.М., сыйныф җитәкчесе Измайлова З.Ф., район комсомол секретаре Абдуллина Ф.Х. бәләкәй кызчыкта лидерлык сыйфатларын күреп, һәрдаим аны үзсендереп, мактап торалар.

Мәктәп еллары шундый вакыйгалар белән гөрләп узып китә.Чулпан, һөнәр сайлар вакыт җиткәч, бер дә шикләнмичә, балалар белән эшләүне - укытучылык һөнәрен сайлый. Ул чит тел укытучысы булырга хыяллана. Эльза Тимуровна, Резеда Әхмадулловна, Зөлфия Анваровналар –аның бу телгә мәхәббәт уяткан остазлары.

1990 нчы елны Мөслим урта мәктәбен тәмамлап, Алабуга Дәүләт педагогия институтындагы чит тел һәм тарих бүлегенә укырга керә. Төркемдәш кызлар белән тугры дусларга әйләнеп, күңелле студент еллары уза. Куркыныч, кырыс 90 нчы елларда дус кызлар белән бергәләп Мөслим –Алабуга араларын, студент тулай торагында яшәү рәвешен, олы шәһәр тормышын өйрәнәләр; берсе берсенә киңәшләр биреп, туры, дөрес юлдан атлыйлар. Ниһаять, Чулпан Рәис кызы,1995 нче елда кулына диплом алып, үзенең укыган мәктәбенә яшь укытучы булып кайта.Ул вакытта мәктәп директоры Руфия Кирамовна, роно мөдире Рушат Җәүдәтович була. Ул, шуларның хәер- фатихаларын алып, педагогик эшчәнлеккә аяк баса. Хезмәт юлының башыннан ук аны 5 нче б сыйныфының җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу вакытта Мөслимдә бер генә урта мәктәп була.Укучыларга класслар җитмәү сәбәпле, башлангыч һәм 5нче сыйныфлар иске таш мәктәптә укыйлар. “Әйе, минем өчен 1995 нче ел вакыйгаларга бай булды: һөнәри эшчәнлек юлын башладым, гаилә корып җибәрдем һәм иң күңелсезе безнең гаилә тоткасы булган әтиебез инсульт кичереп урын өстенә калды” дип искә төшерә Чулпан Рәис кызы.

Тормышның үз законнары, үз кагыйдәләре бар шул.1996 нчы елда беренче уллары Фаил, 2002 нче елда кызлары Зәйнәп, 2011 нче елда төпчек уллары Наил туа... Һәр бала белән декрет ялында бер елдан да артык утырмыйча, бер яшьлек балаларын балалар бакчасына биреп, хезмәт юлын дәвам итә.

Чулпан Рәис кызы 1995 нче елдан алып 2003 нче елга кадәр инглиз теле укыта, сыйныф җитәкчесе булып эшли. Ә 2003 нче елдан башлап директор урынбасары вазыйфаларын да башкара.Ул үз белгечлегенә тугры кала. Бүгенге көндә югары категорияле инглиз теле укытучысы. Чулпан Рәис кызы укучыларына чит телнең үзенчәлекләрен өйрәтә, аларны фән бәйгеләренә әзерли, фәнни-эзләнү эшләре алып бара; сыйныфтан тыш чараларда, сәхнә әсәрләрен әзерләп, аларны куюны оештыра.

Мәгариф бүлеге методистлары Ләйлә Мирзануровна, Нурания Әзгамовналар коллектив белән эшләү, дәресне яңа методик алымнар белән дөрес оештыру, педагогик бәйгеләрдә уңышка ирешү, педсоветлар уздыру, мәктәпнең эчке контроль планнарын төзү буенча һәрдаим ярдәм итеп торалар. Шундый методистлар булганда барлык авырлыкларны да җиңеп була. Хәтер төпкелләрен актарып Чулпан Рәис кызы болай ди: “Мин башта директор урынбасары вазыйфаларын Ләйсән Әхсановна белән башлап җибәрдем.Ул елларда директорыбыз - Миргалимов И.Д. иде. 2006 нчы елның 18 нче февралендә мәктәп директоры итеп Әһлиев Марсель Мофаздал улы билгеләнде. 2006 нчы елның августында мәктәпкә Россия Президенты В.В.Путинның бер миллион сумлык гранты бирелде, 2006 нчы елда “Татарстанның иң яхшы мәктәбе” конкурсында җиңүче итеп танылды. Әлеге бәйгеләргә документлар әзерләгәндә мәктәптән төнге 12 ләрдә генә кайта идек. Мәгариф системасына грант, илкүләм проектларны тормышка ашыру эшчәнлеге ныклап кереп барган еллар иде ул. Бүгенгесе көндә мәктәп директорыбыз Мадьяров И.И., директор урынбасары Гөлшат Мухтаровна, Римма Мирзаяновна, педагог-оештыручы Гөлшан Факиловналар белән, иңгә иң куеп, хезмәт итүне дәвам итәбез. Бүленешле укыту үзенчәлекләрен өйрәнеп, туган (татар) телендә белем һәм тәрбия бирүне пропагандалыйбыз.

Чулпан Рәис кызының фидакарь хезмәте 2006 нчы елда район Башлыгының грамотасы белән бәяләнде. Ул 2009 нчы елда инглиз теле укытучысы буларак өстенлекле милли проект кысаларында Россия федерациясенең “Лучшие учителя РФ”бәйгесендә катнашып, 100 мен сумлык грантына ия булды. 2016 нчы елда “Мәгарифтәге казанышлары өчен” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ә инде аның укытучы эшчәнлеге 2020 нче елда РФ нең Мактау Грамотасы белән бәяләнде. “Мин, әлеге тарих битләрен язганда, кат-кат үземә кабатлыйм: 25 ел гомеремне районның мәгарифенә багышладым, ничә буын укучылар укытып тәрбияләдем, ничә чыгарылыш сыйныфны олы тормыш юлына чыгардым, никадәр яшь укытучыга эш тәҗрибәсен күрсәтеп, алдагы эшләренә юнәлеш бирдем; укытучылар коллективының тотрыклылыгы өчен җавап тоттым, районыбыздагы барган вазгыяттә активлык күрсәттем, ничаклы бәхетле мизгелләр кичердем”.

1974 елда Тойгелде авылында туган Җәлилова Гөлназ Илсур кызы 1996 елны Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Мөслим районына эшкә кайта. Бер ел Баланлы урта мәктәбендә эшләгәннән соң, тормыш корып, Мөслимгә килә. 1997 елдан бирле бер урында – Мөслим урта мәктәбендә хезмәт куя: татар теле һәм әдәбияты укыта. 2010 елдан югары квалификация категориясен раслап, бүгенге көнгә кадәр яшь укытучыларга, хезмәттәшләренә остаз булып, ярдәм итеп эшли.

Ул районыбызда беренчеләрдән булып укытучы тәҗрибәсен дөнья күләменә тарату өлкәсендә заманча технологияләрдән файдаланды: 2008 елда ук үз сайтын булдырды (gzalilova.ru), еллар дәвамында аны камилләштерде.

Укучыларына да сайт ясау серләрен төшендерде. Аның җитәкчелендә эзләнү эшләре белән шөгыльләнүче укучылар төркеме Мөслим төбәге фольклорына багышланган уникаль эчтәлекле сайт булдырдылар. Тагын бер укучысы шәхси сайты белән балкыды. Моннан тыш, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе сайтын да алып бара. Әлеге интернет-контент бүгенге көндә дә республика һәм төбәк мөгаллимнәренә методик яктан ярдәм күрсәтүче сыйфатлы мәгълүмат чыганагы булып тора. Гөлназ Илсуровнаның әлеге эшчәнлеге дөньякүләм бәйгедә бәяләнде. Ул – “Белем җәүһәрләе” дөньякүләм интернет-сайтлар бәйгесенең берничә тапкыр җиңүчесе.

2005-2011 һәм 2012-2019 елларда сыйныф җитәкләде. Укучыларына остаз да, киңәшче дә, сердәш тә була белде.

Гөлназ Илсур кызы күп еллар “Серле язу” (шәмаил) түгәрәге алып барды. Биредә мәктәбебез укучылары татарларда гына таралган уникаль технология ярдәмендә шәмаил ясарга өйрәнәләр, гарәп графикасы серләренә төшенәләр.

Бүгенге көндә Җәлилова Г.И., татар етел һәм әдәбияты укыту белән беррәттән, директорның милли эшләр буенча урынбасары вазифасын да башкара, мәктәбебезнең үз йөзен булдыруда өлеш кертә.

Куйган хезмәтләре өчен Гөлназ Илсур кызы 2010, 2013, 2017 елларда “Мәгариф” илкүләм проекты грантына, 2011 елда “Иң яхшы укытучы” Республика Грантына, 2017 елда “Остаз-укытучы” Республика Грантына, 2019 елда Муниципаль район башлыгы грантына лаек булды.

2017 елда “Ел укытучысы” һөнәри бәйгесендә җиңеп, районда 1 нче, “Иң яхшы татар теле укытучысы” бөтенроссия бәйгесендә 2 нче урынны яулады.

2009 елда Җәлилова Г.И. Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2010 елда Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты, 2014 елда Мәгариф хезмәткәрләренең Татарстан комитеты Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Шыгаепова Айгөл Айдар кызы 1995 елның 3 нче сентябрендә Мөслим районының матур табигатьле Метрәй авылында дөньяга килә. 2001 елда туган авылындагы Метрәй урта гомуми белем бирү мәктәбенә (хәзерге вакытта Метрәй башлангыч мәктәбе) 1 нче сыйныфка укырга керә. Мәктәп төп гомуми белем бирү мәктәбе булып кыскартылу сәбәпле, 9 нчы сыйныфны тәмамлап, 2011 елда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятенә “гамәли информатика” факультетына укырга керә. 2015 елда көллиятне кызыл дипломга тәмамлый, хезмәт юлын Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә(хәзерге вакытта Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе) информатика укытучысы булып башлый. 2017 елда "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятенең "Мөслим - информ"филиалына видео-оператор монтажчы булып эшкә урнаша, 2018 елның сентябренән Мөслим гимназиясында секретарь вазыйфасын башкара, 2020 елның февраль аеннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә информатика укытучы булып эшли башлый, 2020 елның сентябрь аеннан информатизация буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. Айгөл Айдар кызы, үз хезмәтен яратып, төгәл итеп башкара, яшь белгеч булуына карамастан, үзе дә, укучылар белән дә төрле конкурсларда актив катнаша.