Истәлекләр - хатирәләр

Бөтен гомерен мәгариф эшенә багышлаган сугыш һәм хезмәт ветераны Мансур Зиннур улы Зиннуров истәлекләреннән:

“...1933 нче елның 1нче сентяберендә Катмыш авылыннан 15 бала Мөслим мәктәбенең 3 нче сыйныфына укырга килдек. Ул вакытта башлангыч сыйныфлар хәзерге Кооператив урамы белән М. Гафури урамы кушылган урында иде (хәзер анда хуҗалыклар). Мәктәпкә каршы якта манаралы зур мәчет тора, ә янында һәр атнаның бер көнендә (җомга булса кирәк) эшли торган базар иде.

Сыйныфларда укучыларның яшь буенча аермалары зур һәм минем шулар арасында иң кечкенәсе булуым хәтердә калган.

Мәктәпкә йөрү, чана юлы төшкәнче, җәяүләп булды. Кыш көне исә колхоз безгә ат биргәләп куя торган иде. Салкын, буранлы көннәрдә әти-әниләр безне , чиратлашып , мәктәпкә илтәләр һәм алып та кайталар. Уку елы дәвамына Катмыш балаларына кайнар аш әзерләнде. Азык-төлекне колхоз бирде.

5 – 7 нче сыйныф укучылары агач мәктәптә (хәзерге лицей урыны) укыдылар. Мәктәп директоры Ишмаков абый булды. Ул башлангыч мәктәптә сирәк күренә иде. Шулай да аның белән күзгә-күз очрашу бик истә калган. 3 нче сыйныфны алдынгы укучы булып тәмамлау хөрмәтенә мин куян белән бүләкләндем. Куянны алырга дип, ШКМга киттем. Директор янына кердем. Пычрак вакыт. Аякта тишек чабата. Шулай да ул мине бик җылы каршы алды. Күп кенә сораулар яудырды. Бер апаны чакырып, миңа куян бирергә кушты (Ул вакытта мәктәпнең ярдәмче хуҗалыгы бай иде. Ишек алдында – куян һәм дуңгыз фермалары. Бүгенге җирле үзидарә бинасыннан Пушкин урамына кадәрге җирдә мәктәпнең яшелчә бакчасы сузылган. Анда бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә үстерелде. Алар укучыларга кайнар аш эзерләү һәм мәктәп хуҗалыгына кирәк- яраклар алу өчен тотылды).

1935 нче ел безнең өчен аеруча истәлекле булды. Мөслим ШКМы Мөслим үрнәк мәктәбе итеп үзгәртелде. Яңа тип мәктәп бинасы файдалануга тапшырылды. Без 5 нче сыйныфка шул мәктәпкә укырга килдек. Мондый мәһабәт бинаны үз гомеребездә күргән булмаганга, исебез китеп йөрдек. Класс бүлмәләре зур, якты. Хезмәт мастерское, спортзал иркен. Һәр бүлмәдә яңа мебельләр, күрсәтмә әсбаплар, приборлар, лаборатор эшләр өчен җиһазлар тупланган. Барлык укучыга җитәрлек спорт инвентарьлары. Хезмәт мастерскоен әйткән дә юк инде... Һәр укучыга – эш урыны. Һәр урында – тулы комплект инструментлар. Тулы тәртип. Безне хезмәттән Шадрин дигән укытучы укыта иде. Республика районнарында башка мондый мәктәп булды микән, белмим.

Яңа мәктәп югары белемле яшь укытучылар белән тәэмин ителде: Исхаков А.И., Шакурова К., Мутин, Новиков, Нуриева. Безне укытккан укытучылар: Григорьев А.Г. (рус теле һәм әдәбияты), Бустеряков А.Г. (немец теле, рус теле), Хрисанов (зоология), Мифтахов Г. (физика), Шәймарданов Я.Б. (химия), Хәсән Гали (татар теле һәм әдәбияты, ул күпмедер күләмдә галим кеше дә булып, китаплары да бар иде), Кәрамуллин (татар теле һәм әдәбияты), Идрис Туктар (татар теле һәм әдәбияты), Шәйдуллин (математика), Егоров (физкультура), Камалова (физика), Галиева Н.Г. (тарих), Әминов (тарих), Абдуллин (биология), Халитов (мәктәп директоры).

1936 нчы елда мәктәпләрдә ярдәмче хуҗалыкларны бетерделәр. Терлекне укучыларга кайнар аш өчен файдаландылар, ә бакча эшкәртелми, каралмый башлады.

Без 10 нчы сыйныфны (40лап укучы) 1941 нче елда тәмамладык. Бу латин графикасыннан рус графикасына (кириллицага) күчкән уку елы булды...”

Мөслим мәктәбе укытучысы Җәмилә апа Шәймөхәммәтова истәлекләреннән:

“...Мин мәктәптә укыганда пионер эшен юлга салу башланды. Уку әсбаплары, пионерларның быргы-барабаннары, галстуклары җитмәде, өс киемнәре дә шәптән түгел иде. Шулай булуга да карамастан, без, утызынчы еллар пионерлары, тапшырылган эшне намус белән башкардык. Кышын укыдык, төрле җәмәгать эшләрендә актив катнаштык, колхозга булыштык: көл, кош тизәге тупладык. Ә җәйләрен печән эшләренә йөрдек, басуларда башак җыйдык, иген кырларын чүп үләннәреннән чистарттык. Революционер бәйрәмнәр алдыннан шигырьләр, җырлар өйрәнә, концертлар куя идек.

...1941-1945 еллар. Ирләр – фронтта. Ә колхозда – картлар, балалар, хатын-кызлар. Менә шул елларда миңа, яшь укытучыга, ару-талуны белмичә, көнне төнгә ялгап эшләргә туры килде. Кояшның алсу нурлары күк йөзен яктырта, сызылып таң ата. Мин эш киеменнән кырга, сабанчылар янына ашыгам. Бу көннәрдә бездән, укытучылардан, агитмасса эшләре алып бару белән бергә, физик хезмәт тә таләп ителде. Иртән иртүк басуда эшләп, сәгать сигезгә мәктәпкә кайтуга, мине өч класс көтеп тора (башлангычта өч класс бергә укыды). Мәшәкать муеннан, болар өстенә күп төрле җәмәгать эшләре: авыл комсомол оешмасы секретаре, агитатор... ”

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фиалка Мөхәммәт кызы Хәйруллина истәлекләреннән:

“...Без Мөслимгә 1935 нче елда кайттык. Бер иске генә алама читән өйалдылы өйгә кердек. Ул Зифа Басыйрованың төп йорты булган. Зифа апа ул вакытта балалар йортына укырга киткән икән. Күпмедер еллар үткәч, без ул йортны сатып алдык.

Беркөнне әнкәй карчыкларны ашка җыйган иде. Ни күзебез белән күрик, Зифа апа кайтып кермәсенме! Авылдашлары белән рәхәтләнеп гапләште. Шушы өйне ничек салганлыгын өй тоткаларын тотып карый-карый, стеналарны сөя-сөя сөйләде. Авылдашларының сүзен искә алып, җырлар башкарды. Бигрәк тә аның “Мөслим”дигән җырны бик моңлы итеп җырлавы истә калган. Зифа апаның баянчысы Оркыя Ибраһимова бер теплоходта ишетеп алган көйгә язылган икән ул. Ә сүзләрен Зифа апа үзе иҗат иткән.

Әткәй сугышка киткәч, әнкәй белән Мөслим мәктәбе директоры Артем Григорьев янына эш сорап кердек. Ул әнкәйгә мичкә ягарга, миңа – 14 яше генә тулып киткәт кызга – китапханәче булырга тәкъдим итте. Эшли башладык. Кинәт әнкәй чирләп китте. Таң атканчы торып, 16 мичкә ягу, класс бүлмәләрен укучылар килгәнче җылыту минем җилкәгә калды. Шушы эштә 3 ел буе – 8, 9, 10 нчы сыйныфларда эшләдем.

Мәктәпнең 2 аты бар иде. Ул атлар белән мәктәпнең хуҗалык эшләрен башкардык. Нигездә, алар утын ташыр өчен файдаланылдылар. Һәр техничкага 30ар кубометр утын әзерләү нормасы бирелеп, без аны намус белән үти идек. Ык елгасы каткач, шул атлар белән Нарат Асты урманыннан мәктәп ишек алдына әзерләнгән утыннарны ташу да безнең өстә булды.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Гәрәй кызы Шәйдуллина истәлекләреннән:

Мин Мөслим мәктәбенә 1943 нче елда килдем. Миңа кадәр югары белемле татар теле укытучысы юк иде. Беренче елда бөтен фәннәрне дә укытырга насыйп булды. Дәрестән тыш вакытларда драмтүгәрәк занятиеларын оештырып җибәрдем. Балалар да, укытучылар да бик теләп тартылдылар театрга. Күрше-тирә авылларга барып, “Асылъяр”, “Бишбүләк”, “Ташкыннар” спектакльләрен куеп йөрдек. Билет сатудан кергән акча авыр хәлдәге балаларга сырган бишмәт, чабаталар алып бирә идек...

Сугыш чорында бөтен авыр эш безнең җилкәдә булды. Мәктәпне җылыту өчен урман кисүләр, аны урманда саклап яту, утын ташу, кисү – барысын да һичбер сыкранусыз башкарып чыктык.

Сугыш дәверендә һәм аннан соң да әле дәүләт имтиханнарын Пучы авылы мәктәбеннән, хәтта Казаннан ук килеп алган очраклар булган.

Безнең укытучылар коллективы һәрвакыт Күбәк урта мәктәбе белән ярышып эшләде”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Каюм кызы Нәбиева истәлекләреннән:

“...1960 – 1970 нче елларда районыбызда әдәбият-сәнгать әхелләре белән очрашулар бик еш була иде. Мондый чаралар бигрәк тә райкомның беренче секретаре Рәис Хисам улы Хәбибуллин һәм идеология секретаре Вәлитов Марсель Галиәкбәр улы эшләгән чорларда оештырылды. Күренекле композиторобыз Сара апа Садыйкованы махсус чакырып, район халкын аның иҗаты белән таныштыру онытылмаслык хатирә булып истә калган.

1967 нче елның июнь аенда Мөслимгә бертөркем язучылар, композиторлар “Әдәбият һәм сәнгать атналыгы”на килде. Алар арасында язучылардан Әмирхан Еники, Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Рәйсә Ишморатова, Риза Ишморат, Илдар Юзеев, Марс Шабаев, Абдулла Сәләхетдинов, Касыйм Фәссахов, композиторлардан Заһит Хәбибуллин, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов һәм башкалар бар иде. Алар, төркемнәргә бүленеп, районыбыз мәктәпләрендә, мәдәният йортларында очрашулар үткәрделәр. Халык аларны бик җылы каршылады. Күренекле композитор З. Хәбибуллин халык көйләрен, үзенең әсәрләрен скрипкада, пианинода оста башкарып, халык күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды.

Бу атналыкта Мөслим мәктәбенә Х. Туфан, А. Расих, И. Юзеев, М. Яруллин, Ф. Әхмәтов, А.Сәләхетдинов, К.Фәссахов килделәр. Бик күңелле очрашу булды. Композиторлар үз көйләрен уйнадылар, шагыйрҗләр шигырьләрен сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. Алар белән бергә фотога да төштек. М.Яруллин, М.Шабаев сүзләренә Мөслим турында көй язды. Бу җыр бик популярлашты, сәхнәләрдә аны бүген дә җырлыйлар.

Марс Шабаев Мөслимдә алган җылы тәэсирләрен “Салда сәяхәт” дигән әсәрендә яктыртты...”

Укытучы Сәгыйдә Сәет кызы Мөхетдинова истәлекләреннән:

“...Еш кына миннән: Сәгыйдә апа, сез Вәрәшбаш авылыныкымы?” – дип сорыйлар.

“Юк, мин - Мәскәү кызы!”- дигәч, шикле генә елмаеп куялар...

Әйе, мин чыннан да, Мәскәү кызы. Әтием Мәскәү өлкәсендәге “Пролетариатская победа” фабрикасында өлкән кочегар булып эшләгән. Колхозлаштыру елларында аны, 25 меңче итеп, Татарстанга, аннан Мөслим районына җибәрәләр. Мөслимнән Ташлыяр авылында коллектив хуҗалык төзү бурычы куела. Теләнче авылындагы колхоз рәисе Рәхмәтулланы кулаклар үтергәч, әтине шунда билгелиләр. Ул анда колхозны төзеп кенә калмыйча, аны иң алдынгылар рәтенә бастыра. Шуннан соң аны Мөслимгә җир эшләре бүлеге җитәкчесе итеп куйдылар. Мин, Мөслимгә килгәндә, 3 нче сыйныфта укый идем инде.

1945 нче елда әтиебезне Вәрәшбашка колхоз рәисе итеп җибәрделәр. Ул анда 18 елдан артык эшләде. Әти колхоз белән җитәкчелек иткән чорда зур-зур фермалар, су башнялары, ашлык киптерү җайланмалары, тегермән, кирпеч заводына кадәр төзетте. Терлекчелек, игенчелек өлкәсендә дә югары казанышларга иреште.

1973 нче елда (әти үлгәннән соң) Мөслимгә күчеп килдек. Озайтылган көн группасында, башлангыч сыйныфлар өлешендә директор урынбасары вазыйфаларын үтәргә туры килде. Алдынгы сыйныфлар рәтендә булганга күрә, укучыларым белән Ульяновскига, Ленинградка, Мәскәүгә туристик путевкалар белән бүләкләндек.

Мөслим мәктәбендә бераз тәҗрибә туплагач, мәктәп директоры М. Ш. Йосыпов мине ата-аналар университеты ректоры итеп билгеләде. Һәр уку елы саен университетның алдан төзелгән план нигезендә 4әр – 5әр заседаниесы булды. Ата –аналар белән мәдәният йорты шыгрым тулы була торган иде. Һәр занятиедан соң аерым бер оешма яки мәктәп коллективы концерт яки спектакль куйды. Бу – халыкны, укучы балаларны сәнгатькә тартуда, аларга эстетик тәрбия бирүдә зур этәргеч булды. Һәр занятиеда КПСС райкомының икенче секретаре Диктат Галиев катнашты һәм чыгыш ясады. Район күләмендә, барлык университет җитәкчеләрен чакырып , семинар да үткәрде.

Бүгенге көнгә кадәр истә калган бер вакыйганы сөйләп китәсем килә:

...Математика дәресе бара иде. Арттагы партада утыручы бер малай безнең язу карасына манып яза башлады. Шулвакыт күршем Рәйсә:

- Җитте инде сина, Скелет! Бер чирек манчыттык бит, үзең кара йөрт! – диде.

Шунда теге “Скелет” (ул аның кушаматы иде) безнең кара савытын алды да идәнгә бәрде. Бөтен идән шәмәхә кара белән тулды. Бу күңелсез хәлнең сәбәпчесе без булдык та калдык. Укытучы шулай диде. “Скелет”ка сүз әйтергә курыкты. Безне беренче партадан иң арткы партага күчереп утыртты һәм дәрестән соң идәнне чистартырга кушты. Караңгы төшеп тә кайтмагач, Рәйсәнең әтисе Билал абзый, безне эзләп, мәктәпкә килде. “Бүген моны бетерә алмыйсыз, иртәгә үзем дә килермен, бергә бетерербез”, - дип, безне алып кайтып китте...

Шуннан укытучыбызга булган хөрмәт бетте. Без аны яратмый башладык. Фәненнән дә әзерләнмәдек, өй эшен дә эшләмәдек. Менә бер гаделсезлек аркасында күңелләребездә никадәр юшкын калды. Әле хаман да оныта алмыйм шул хәлне...”

Математика укытучысы Әнвәрә Хәким кызы Галимова истәлекләреннән:

“...Безнең мәктәп хәзерге Кооператив урамы белән М.Гафури урамнары кисешкән җирнең уң ягындагы агач йортка урнашкан иде. Шул йорт тирәсендә базар кайнап торды. Тәрәзәдән күзне алмый идек. Мәктәпкә чүпрәктән тегелгән конверт формасындагы букчага китап – дәфтәрләрне салып, букчаны култык астына кыстырып йөрдек. 2 – 3- 4 нче классларда Банк урамына урнашкан агач мәктәптә укыдык. 2 нче классны бетергәч, 5 сум акча белән бүләкләгәннәре истә калган. Бу гаҗәп зур сумма кебек тоелды. Чөнки бер пот он 3 сум иде. 3 нче классны тәмамлагач, 2 метр бәз материал бирделәр. 4- 5 – 6 нчы классларны тәмамлагач, төрле авылдагы лагерьларга путевкалар белән бүләкләделәр.

1940 – 1943 нче елларда колхоз бригадасында бригадир ярдәмчесе вазифасын үтәдем. 1944 нче елның ноябереннән 10 нчы класста укый башладым.

1944 нче елда септик ангина дигән авыру килеп чыкты. Штатта булган медперсонал җитмәгәнлектән, безнең класстан 6 кызны авырулар янына җибәрделәр. Без Мөслим авылында йорт саен кереп, авыруларны барлый һәм төннәрен больницада дежур тора идек.

1944 нче елда, имтиханнар тәмамлангач, урман кисү өчен мобилизациягә эләктем. Бер ат, 6 кыз составында Саба районының Шәмәрдән поселогы янындагы урманга утын әзерләргә киттек. Шундагы шалашларда йокладык. Көнгә 500 әр грамм ипи бирәләр иде. Түзәрлек чама беткәч, август ае ахырында урманнан качтык. Мөслимгә кайткач, безне “дестрофик”дип таптылар, шуңамы, бернинди хөкем җәзасына тартмадылар...”

Математика укытучысы Гамбәрия Миргарифан кызы Галиева истәлекләреннән:

“...1941 нче елда Мөслим урта мәктәбенә 8 нче сыйныфка килдем. Ял вакытларында колхозга эшкә йордек: ат җигеп сабан сөрдек, печән, борчак чаптык, урак урдык, көлтә бәйләдек, бәрәңге алдык, каучук әзерләү өчен зелпе тамыры җыеп, аны каезладык. Мәктәп суык, аякта чабата. Шундый хәлдә 1943 нче елда мәктәпне тәмамладым...

Югары белем алып, Түбән Табын, Метрәй мәктәпләрендә укытканнан соң, 1951 нче елда Мөслим урта мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә килдем.

Мәктәптә 2 смена. Урын җитмәгәнлектән, балалар белән өстәмә шөгыльләнү өчен, өйгә чакыра идем. Мин татар классларында укыттым. Дәрескә кергән директор, завучлар миңа: “Нигә рус сүзләре, терминнары кыстырып сөйләмисең?” – дип теңкәгә тияләр иде.

Үз балаларымны рус классына кертү өчен 15әр көн ялынып йөррергә туры килде. Кайвакытларда мәҗбүри рәвештә рус классына кертеп утырта идем. Шулай итеп, 5 баламны да рус классында укыттым.

Кайвакытта педагогик киңәшмәләр төнге бергә кадәр дәвам итә иде. Бөтен сәләтле бала рус классына керә иде. Татар класслары елдан-ел кыскара килде. Безгә киләчәктә эшсезлек янап торды. Йөз кара, тел кыска булып, нык кыерсытылып эшләдек.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чәчкә Фазлый кызы Галиева истәлекләреннән:

“...1950 нче елның 1 нче сентябере көнне Мөслим мәктәбенә 8 нче сыйныфка килдек. Мәктәпнең төп бинасы, янгыннан соң, ремонтланмаган. Барлык укучыларны беренчедән унынчыга кадәр – сменалап классларга бүлделәр. Ул чорда мәктәп директоры Виктор Александрович Иванов, завуч Мирза Мәйлүн улы Мәйлүнов иде. 9 – 10 нчы класс укучылары Пушкин урамындагы тулай торакның ике катында, 8 нчеләр Банк урамындагы агач бинада (хәзерге лицей урынында) укырга тиеш булдык. 8 нчеләрне башта 4 класска бүлделәр. Аларда 40 – 45әр укучы иде. Ә “Б” классына, иң зур класс булганлыктан, 65 укучы урнаштырдылар. Башлангычлар өчен булган партада 4әр укучы утыра, ә калган 30 лап укучы аяк өсте басып дәрес тыңлый. Соңга табарак эскәмияләр куйдылар. Бер атна – ун көн укыгач, математикадан контроль эшләр, татар һәм рус телләреннән диктантлар яздыру башланды. “2”ле алучыларны ничек тә класска кертмәскә тырыштылар. Мәктәптә әтиләре сугышта үлгәннәрнең фронтовикларның һәм укытучыларның балалары гына түләүсез укый. Калганнар елына 150 сум акча түләргә тиеш булдылар. Елына бер сум да акча күрмәгән, “коры таяк”ка колхозга бил бөккән, бөтен төр түләүләр өчен сөтен, маен, йомыркасын, йонын хөкүмәткә тапшырып барган колхозчы балалары каян алып түләсен соң аны?!.

Шулай кыса торгач укучылар саны кими төште.

Без укыган чорда дәреслекләр дә, дәфтәрләр дә булмады. Укытучы сөйләгәнне язып җитешмибез. Шуңа күрә укытучылар үзләренең план-конспектларын биреп күчертәләр иде.

Аякта үзебез ясаган чабата, өстебездә кырык ямаулы пиджак, телогрейкалар булса да, без тырышып укыдык.

Барлык укучыларны бердәм туплап, моң-зарларын белеп торучы учком эшләде. Председателе Павел Иванов булды. Учком утырышына чакырылу укучылар өчен иң куркынычлысы, чөнки, үзең кебекләрнең үгет-нәсихәтләрен, ачулануларын тыңлау зур хурлык иде.

Җәмәгать эшләрендә, класстан тыш чараларда актив катнаштык. Нинди генә конференцияләр, концерт-спектакльләрдә чыгыш ясамый калдык микән? Наилә апаның (Наилә Гәрәй кызының) киемнәре безнең театр костюмы булды.

8 нче класста укучылар фатирларда яшәде. 9 – 10 нчылар – мәктәп интернатында торды. Класслар салкын, һәр класста укытучы өстәлендәге урындыкта сукыр лампа. Ләкин ник бер генә укучы дәрес ташлап китсә дә, ник берсе дәрес калдырсын!

Мөслимдәге урта мәктәп – татар телендә укучылар, ә Шугандагысы руслар өчен иде. Мөслимгә Актаныш, Ворошилов һәм Сарман районнары белән чиктәш авыллардан килеп укыдылар.

Укытучылар коллективына килгәндә, 3 укытучы – югары белемле, калганнары читтән торып югары уку йортларында, училищеларда укучылар иде.

Шулай итеп, 1953 нче елда 10 нчы сыйныфны 150 ләп укучы тәмамладык. Бары тик 3 – 4 укучы гына югары уку йортларына керү бәхетенә иреште...”

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары өчен, районда беренчеләрдән булып, “Укытучы методист” исеменә лаек булган рус теле һәм әдәдбияты укытучысы Роза Шакир кызы Хабибуллина истәлекләре:

“...Мин Мөслим урта мәктәбенә 1951 нче елда 8 нче сыйныфка укырга килдем. Янган мәктәпне төзү буенча гаҗәп күп эшләр башкарырга туры килде. Физкультура дәресләрендә носилкалар белән янган таш калдыкларын, күмер, чуп-чар түктек, стеналарга дранка кактык.

9 чны сыйныфта вакытта, ягъни 1952 нче елда, безнең мәктәпкә 12 яшь укытучы университет, институт тәмамлам кайтты. Киләчәктә, университет укытучысы – филология фәннәре кандидаты Сәгадәт Мөгаллим улы Ибраһимов безне татар теленнән укытты. Аеруча истә калганнары – рус теле укытучылары Сания Салих кызы Искәндәрова һәм Нәркәс Юсуп кызы Фазылҗанова булды. Нәркәс апа искиткеч кызык итеп рус әдәбияты дәресләре үткәрә, үз китапханәсеннән укып торырга китаплар бирә иде. Мин аның белән аеруча дуслаштым.

Алабуга педогогия институтын тәмамлап, 1959 нчы елда үзебезнең Мөслим урта мәктәбенә кайттым һәм шунда берөзлексез 31 ел эшләдем.

Укытучылар коллективы белән зур – зур спектакльләр кую хезмәт чорымның иң күңелле хатирәләре булып калган. “Шәмсекамәр”, “Чаткылар”, “Тамырлар” һ.б. сәхнә әсәрләре белән без күрше – тирә авылларда бик еш чыгыш ясый идек.

Соңрак укучыларым белән әдәби – драматик түгәрәкләр оештырдым. Зур –зур пьесалар куйдык. Г.Х.-Андерсенның “Снежная королева”, А. Толстойның “Золотой ключик или приключения Буратино” һ.б. сәхнә әсәрләрен укучылар яратып башкардылар.

Әхлак тәрбиясенә зур урын биререгә тырыштым. Шул уңайдан район, республика конференцияләрендә тәҗрибәмне уртаклашырга туры килде. “Система методов работы классного руководителя по нравственному воспитанию” дигән докладымны 1982 нче елда Ереванда үткән VI Бөтенсоюз педагогик укуларда сөйләдем...

Укучылар белән колхозда эшләгән акчаны даими рәвештә Тынычлык фондына тапшырып бардык. Фонд идарәсенең безне мактап килгән хатлары да байтак булды.

“Туган илем - СССР” дигән девиз астында эшләп, укучыларымны Чаллы, Казан, Мәскәү, Ленинград, Рига шәһәрләренә экскурсиягә дә алып бардым...”

1960 -1985 нче елларда Мөслим урта мәктәбендә физика укытучысы булып эшләгән Флера Таһир кызы Фаттахова истәлекләре:

“...Бу чорларда физика фәнен Мирза Шәрәфиев, Хәертдин Фәрхетдинов, Гөлсинә Галиевалар укытты. Дәрестән соң уза торган чараларга нык игътибар итә идек. “Яшь физиклар” түгәрәге даими эшләде, атналыклар үтте, стена газеталары, стендлар чыгарылды. Түгәрәк әгъзалары көче белән физика кабинеты җихазланды. Аны укучылар үзләре төзегән модельләр белән баеттылар.

Бу чорда космосны үзләштерә башлау чоры иде. Космонавтикага багышланган кичәләр, КВНнар бик күңелле үтте. Укучыларга үзләре әмәлләгән ракеталарны очыртудан да һәм үзләре ясаган телескоплардан йолдызларны күзәтүдән дә куанычлы коннәр булмагандыр...”

Мөслим мәктәбендә озак еллар химия укытучысы һәм директор урынбасары булып эшләгән Фаил Латип улы Ханов истәлекләреннән:

“...Педагогик киңәшмәләр бер кичтә генә тәмамлана алмыйча, алдагы көннәргә дә кичектерелә иде.

Мәктәп биналарын җылыту тулысы белән техничкалар җаваплыгында булды, ягънги һәр класс бүлмәсендә мич булып, шуларга иртәнге сәгать өчләрдән үк ягып, исе беткәч, томалана торган иде. Җәйге айларда укытучылар көче белән ягу сезоны өчен делянкаларда 1000 кубометор, хәтта аннан да күбрәк утын әзерләнде һәм ихатада штабельгә салынды.

Укытучыларга 5әр кубометр утын тиеш булып, район советы башкарма комитетының план идарәсе һәр елны мәгариф хезмәткәрләре өчен усак, юкә агачларыннан торган делянкалар бүлеп бирде. Каен, имән делянкалары исә дәрәҗәлерәк оешмаларга эләгә иде. Шуннан чыгып, Рәсәйдә мәктәп һәм мәгарифнең бәһасен күзалларга мөмкиндер.

Ел саен сентябрь, октябрь айларында колхоз басуларныда бәрәңге, шикәр чөгендере уңышын җыеп алу өчен укучыларны нык җәлеп итү нәтиҗәсендә укыту планы еш кына тупас рәвештә бозыла иде...”

“...1954 – 1956 нчы елларда мәктәптә колхоз өчен куяннар һәм яңа чыккан чебиләрне карап үстергәнне әле мин дә хәтерлим, дип искә ала мәктәп директоры В.К.Хәйруллина. – дәресләрдән соң, куян читлекләрен чистартырга килә идек. Кышын ял көннәрендә өй борынча көл җыеп, колхозга илттек, тавык фермасына шефлык та безнең өстә булды...”

Казан дәүләт университеты профессоры – филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты Марсель Хәернас улы Бакиров истәлекләреннән:

“...Һич арттыру түгел: Мөслим электән үк татарны татар итә торган телебезне, моңыбызны, гореф – гадәтләребезне бозмыйча саклавы һәм шунда туып – үскән кешене чын татар итеп тәрбияләве белән дан тоткан төбәк. Моңа ышану өчен бу төбәктән Зөлфәт, Факил Сафин, Флүс Латыйпов, Наис Гамбәр, Шәмсия Җиһангирова, Асия Минһаҗева кебек талантлы язучыларның чыгуын һәм “татар Шолоховы” Фоат Садриевның шунда торып иҗат итүен телгә алу да җитә торгандыр. Әгәр инде ошбу җирлектән чыккан кешеләр арасында милләтебезнең йөзек кашлары һәм алтын баганалары булырлык галимнәр, педагоглар, врачлар, инженерлар һәм дәүләт аппаратында эшләүчеләрнең шактый булуын да китереп кушсаң, Мөслимнең, чыннан да, талантлар әзерли торган төбәк булуына чып-чынлап ышанасың, сокланасың, горурланасың!

Мөслим без үскән, мәктәптә укыган сугыш дәвере һәм сугыштан соңгы елларда да үзенең кешеләре белән данлыклы иде һәм шул чакта ук милли тәрбия үзәге дә иде. Тамагыбыз ач, өстебез сәләмә булса да, без магнит кебек клубка тартыла идек, бәрәңге белән ертык билетлар ябыштырып яки өлгесе алынган тәрәзәдән ачып кереп, кинолар, концерт-спектакльләр карый идек. Үзешчәннәрне һәм үзебезне укыткан укытучыларның клубта “Галиябану”, “Асылъяр” пьесаларын куйганлыгы, Фаил Хановның (ул колхоз председателе малае иде) шул чакта яңа гына чыккан “Әтнә” көен өздереп уйнаганы хаман да күз алдымда тора.

“Сад” бакчасы мәйданында исә көндезләрен волейбол уйнау, кичләрен кызларның аякларына баса-баса танцыга өйрәнү , абына-сөртенә вальс әйләнү – безнең яраткан шөгылебез иде. Махсус спорт залы һәм спорт кирәк-яракларының ни икәнен белмәсәк тә, Мөслимебезнең “марка”сын дәрәҗәсен сакларга тырыштык: ара ерак дип тормыйча, велосипедларда барып, Тымытык, Пучы, Калинин һәм Бакалы (Башкортстан) районнарының җыелма волейбол командаларын бер-бер артлы “кыйратып” кайттык. Безнең команда әгъзаларының берсе, булачак фикультура укытучысы, шул чакта ук “ата спортчы” Фәттахов Дофак иде.

Шунысы һәрчак хәтердә: безнең барыбызга да Мөслим балаларының иң яраткан “кумиры” булып танылган бертуган абыем Марс зур йогынты ясады. Җәйләрен яшь-җилкенчәк күз алдында, су астында 2-3әр минут калып, Ыкның икенче ягына чумып чыгу дисеңме, трамплин булмагач, элекке агач күпернең иң биек корылмасына менеп баш белән суга сикерү дисеңме, кышларын балаларны узе артыннан ияртеп, Иске авыл һәм чаңгы күрмәгән тегермән тауларының иң текә урыннарыннан башлап үзе шуып төшү дисеңме – бар яктан ул безгә үрнәк булды. Мәктәп һәм район күләм үткәрелгән чаңгы ярышларында һәрчак беренче урынны ала иде. Казанга барып, төзүчеләр институтына кергәннән соң да, районыбызның данын яклады: Сабантуй бәйрәме көнне “Трудовые резервы” стадионында республика күләмендәге татарча көрәш ярышында, төрле районнардан җыелган көрәшчеләрне бер-бер артлы җиңеп, Минзәлә автоколоннасы начальнигы, танылган батыр Данил Двоеглазов белән беренче-икенче урыннарны бүлеште. Менә шундый иде безнең үзешчән “тренерыбыз”.

Барыбыз өчен дә хатирә булып иң истә калганы, - әлбәттә, мәктәп. Без башта агач мәктәптә, аннары ике катлы таш мәктәптә укыдык. Соңгысы безгә, Казанны ишетеп кенә белгән малайларга, хәтта шәһәр җирендәге иң зур бина кебек тоела иде. Шуңа күрә Казаннан кайткан кунакларга мәктәбебезне, сер бирмичә, һаваланып күрсәтүебез һәм, анда да йортлар шундый зурдыр инде? – дип сорганыбыз бер дә гаҗәп түгел. Бер кышкы төнне янгын чыгып, шул мәктәпнең күз алдыбызда януын без елый-елый карап тордык. Булган хәлдән соң укуыбызны Пушкин урамында урнашкан ике катлы тулай торакта дәвам иттек. Ул чакта мәктәп директоры, химия укытучысы Виктор Иванов иде.

Тарих укытучысы Нурдидә апа Галиева, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бриллиант апа Шакирова, безнең иң яраткан мөгаллимә-остазларыбыз булып, күңелләребезгә уелып калды. Шәхсән минем үземне, тарихыбызны чын-чынлап хөрмәт итәргә һәм әдәбиятыбызны мөкиббән китеп яратырга шулар өйрәтте. Бриллиант апаның үзе укыган кызыклы китапларының эчтәлеген үтә мавыктыргыч итеп сөйләвен авызларыбызны ачып тыңлый идек. Янә аның язучы Габдрахман Әпсәләмовны Казаннан мәктәпкә чакыруы, “Алтын йолдыз” романы буенча без – укучылар өчен конференция үткәрүе истә калган. Тере язучыны без беренче тапкыр шунда күрдек.

Ә инде мәктәп, хәтта район клубы сәхнәсендә артистларча кылана-кылана спектакль куюыбыз – үзе бер матур истәлек. Әзергә бәзер булып, башкалар тудырган-булдырганны гына “имеп” яки көтеп яшәү безнең өчен ят сыйфат иде. Казан артистларының сәхнәбезгә еллар буена диярлек аяк баса алмаган бер мәлендә, онытканда бер килгән кучак театрын карарга да атлыгып, бөтен район җәмәгатьчелеге җыелган заманда, халыкка үзебезчә ярдәм итәргә алынуыбыз, мөгаен, менә шуның белән аңлатыладыр. Моннан өч ел элек Мөслимгә кайткач, Бриллиант апа белән сөйләшеп утыруыбыз истә калган. Шунда ул: “Марсель, үзем җитәкләгән сыйныф укучылары Галиәскәр Камалның “Беренче театр”ын клубта күрсәткәндә, синең Хәмзә бай булып уйнаганыңны мин хаман хәтерлим бит әле”, дип әйтеп салмасынмы. Урыны җәннәттә булсын, шәп укытучы иде Бриллиант апа!..

Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсе чагыштырып караганда гына ачыла, диләр. Бүгенге көндә бөтен уңайлыклары да булган менә дигән мәктәптә белем алучы яшь якташларым чагыштырып гыйбрәт алсыннар һәм тиешле нәтиҗә ясасын дип, бер-ике хатирәмә аерым тукталып китү урынлы булыр дип уйлыйм.

Бераз сәләт яралгысы һәм һәвәслек булгангадырмы, бала чакта бик тә рәсем ясарга ярата идем. Ләкин сугыш чоры булганга, ул сәләтне үстерергә мөмкинлеге генә юк иде. Беркөнне Кооператив урамында урнашкан “Культмаг” кибетенә буяу карандашлары кайтты. Кабында язуы да юк, тышлары лакланмаган да алты төрле карандаш. Олыларның үз балаларына шуларны сатып алуларына кызыгып, селәгәйләремне агыза – агыза, кибет ябылганчы карап тордым. Өйгә кайткач, әбиемнең: “Балакаем, “йә Алла, йә Алла” дип мең тапкып әйтсәң теләсә нинди теләгең кабул була”, - дигән сүзләре исемә төште. Төн буена туктамыйча әби кушкан сүзләрне кабатладым, мин йокыдан уянуга, мендәр астына бер кап карандаш куйсаң иде, дип ялвардым. Һәм иртән торгач – нәүмиз чак диген! – әйләндереп, мендәр астын карадым...

Азмы-күпме йоккан шул рәссамлык сәләтемне эшкә җигеп, югары сыйныфта укыганда, төрле рәсми бәйрәмнәр алдыннан учреждениелар өчен лозунглар яза һәм плакатлар эшли идем. Шуның исәбенә юнәлткән беренче акчага, шул чакта кибеткә кайткан ефәк тукыма сатып алдым һәм үземә күлмәк тектердем. Шуны бик яратып кия идем. Хәтта Казан университетына да шул күлмәк белән укырга кердем. Гөнаһ шомлыгына каршы, беренче курсны тәмамлап кайткач, кибәргә дип бауга эленгән шул бердәнбер, карап торган күлмәгемне бозау чәйнәде. Бозау авызыннан алганда, арткы ягы өзгәләнеп, чүбеккә әйләнеп беткән иде. Аптыраган үрдәк суга арты белән чума дигәндәй, югалып калмадым: пиджәк эченнән күренми дип, шул артсыз күлмәгемне киеп, кызлар озатып йөрдем. Ә бер көнне очрашып йөргән кызым “нишләптер, туңыбрак киттем әле мин” дигәч (күрәсең, мин “уҗым бозавы”нан кочаклатасы килгәндер инде), джентельменлык күрсәтеп, пиджәгемне моның иңенә салдым. Үзем исә, ялангач арканы айга күрсәтеп, кыз тирәсендә алгы ягым белән генә йөрим. Янәсе, ошаткач, моның гел алдында гына биеп торам... соңыннан исә, “Нужа бабай” җәйге каникулга аз булса да өс-башны юнәтеп кайтырга өйрәтте: Казан елга портында баржалар һәм тимер юлында вагоннар бушатырга яллана идем. Аркага асылган “подушка”га иллешәр килолы икешәр цемент капчыгы салып яки тау кадәре утын пүләнәләре төяп, сыгылып-сыгылып йөк ташырга бик аз егетләр генә чыдый иде.

Г. Ибраһимов әйткәндәй, без менә шулай “тормышның төбеннән күтәрелдек”, өч-дүрт бәрәңге салынган “баба шулпасы” ашап, юньле кием күрмичә мәктәпне тәмамладык. Шулай интегеп белем алырга туры килгәнгәдер инде , университет дипломын ничек борчыла-борчыла һәм кадерләп алып кайтканым истә калган. Ул чакта Казан белән ике арада автобуслар йөрми иде. Бердәнбер юл – башта йөк төягән машинада барып, Чаллы аша пароходта китү һәм кайтканда шул ук юл белән кайту. Бездәй хәерче студент халкының утырып йөри торган урыны – пароходның иң аскы катындагы әчкелтем-төчкелтем исләр аңкып торган дүртенче классы. Шунда полкага кырын ятып, туган якка кайтып киләм. Агач чемоданымда кат-кат төреп салган зәңгәр тышлы диплом, шулай да күңел нигәдер тыныч түгел, шомландыра, борчылдыра. И Ходаем, мин әйтәм, янгын чыгып яки ул-бу булып, бу пароход бата гына күрмәсен иде, юкса дипломым харап була бит, дип мазасыланам. Башыма, шундый ук булмаса да, коткару планы да килә: пароход бата башласа, дипломымны югары күтәреп, ничек тә бер кул белән ярга йөзеп чыга алырмын әле, дим.

Диплом, билгеле, батмыйча исән калды. Шуннан соң күп сулар акты, күп вакытлар үтте һәм без фәкыйрегезгә берсеннән-берсе дәрәҗәле башка дипломнар һәм исемнәр алырга насыйп булды. Әмма беренче дипломым, барыбер, Мөслим белән Казанны бәйләүче иң кадерле ядкарь – әманәт булып калды. Мөслим үзе исә – безнең өчен һаман да бала һәм яшь чакның алтын бишеге, кендегебез киселгән һәм беренче башлап дөньяга аваз салган газиз җир, кояшка таба очар өчен иңнәребезгә канатлар куйган изге төбәк. Шуңа күрә, шагыйрь исемен кутәрмәсәк тә, күңелдә ирексездән шушы төбәккә багышланган шигырь юллары туа, аңа бәйле хис-тойгылар шигъри юлга салына:

Күпме каршы алдым

Туган якның таңнарын,

Көтә микән, таныр микән

Тамга салган талларым,

Яшьлегемә алып кайта

Күңел кыңгырауларым.

Туган якны сагынуым

Гомергә бетмәс инде

Алтын яуган җир булса да,

Мөслимгә җитмәс инде!..

Мөслим төбәге – ул әле барыбызны да бишектән үк кешеләрне һәм табигатьне яратырга өйрәткән һәм күпләребез өчен беренче мәхәббәтебез бөреләнгән иң кадерле як та. Беренче сөйгән ярларыбыз бик-бик якында да һәм еракта да кебек. Урам чатыннан каршыңа йөгереп чыгар да: “Мин бит сине хаман көтәм”, дип муеныңа сырылыр кебек!..

Әйе, еллар үтсә дә күңел картаймый; туып-үскән җирнең кабатланмас манзарасы, ямьле Ык буйлары һәм таныш сукмаклар сине һаман үзенә дәшә. Ә йөрәктә, яшьлек хатирәләре бүгенге кичерешләр белән үрелеп, шигырь булып агыла; тансыклаган һәм юксынган күңел канатлы сүзләр белән тула:

Ык буйларыннан эзләдем

Яшьлегемнең эзләрен,

Сөю-сагыну хисләремне

Дулкыннарга сөйләдем.

Сорадым мин дулкыннардан:

Сөйгән ярым кайларда,

Йөргәне бармы юксынып

Без учак яккан ярда?

Хәтереңдә сакланамы

Вәгъдә бирешкән чаклар,

Ятлар куйнына кердеме,

Тукталгач, көткән хатлар?

Нигә дәшмисез, дулкыннар,

Әллә инде мин ятмы,

Тергезергә соң дисезме

Күптән сүнгән учакны?

Дулкыннарның серле шавы

Сагышка сала икән,

Тәүге яр, татлы моң булып,

Күңелдә кала икән...

Таулардан мәһабәтрәк бары таулар гына булган кебек, кичәге Мөслимнең үзенә генә хас матурлыгы белән соңгы дәвердә тагын да гүзәлләнгән һәм гаҗәеп төзекләнгән бүгенге Мөслим генә чагыша ала торгандыр. Аны шулай күркәм сокландыргыч иткән һәм республикабызның иң төзек, иң мәртәбәле район үзәкләренең берсенә әверелдергән якташларыма ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә.”

Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор, 1990 – 1997 нче елларда Татарстан мәгариф министры булып эшләгән Васил Габдулла улы Гайфуллин истәлекләреннән:

“...институтны тәмамлаганда, кафедрада калдырырга бик тырышсалар да, мин эшкә үзебезнең районга кайтырга булдым. 1961 нче елның 15 нче августыннан Мөслим урта мәктәбендә эшли башладым.

Мәктәп директоры М.М. Мәйлүнов, укулар башланганчы, эшсез интегеп йөрмәсен дигәндер инде, мәктәпнең предмет кабинетларының җихазларына инвентаризация ясау комиссиясенә җибәрде. Физика кабинеты шактый бай. Кирәкле приборлар белән тәэмин ителгән.

Укулар башланды. Физиканы миннән тыш Флера Тахир кызы Фәттахова, Мирза Шәрәфи улы Фәхертдинов, район мәгариф бүлеге мөдире Гөлсинә Вәлиәхмәт кызы Вәлиәхмәтовалар укытты. Бер-беребезгә булышып, дус эшләдек. Соңрак физиклар Гөлсинә Гали кызы Галиева, Хәертдин Җәләй улы Фәрхетдинов килеп кушылды. Мин, физикадан тыш, астрономия дә укытам. Кичләрен телескоп белән күк йөзен, айны күзәтәбез. Физкультура укытучысы Дофак Мансур улы Фаттаховның телескопка күзе төшеп йөри. Беркөнне физкабинетка килеп керде бу, телескопны сорый. Бирдем. Тәрәзә төбенә телескопны урнаштырып карый да башлады.

- Нәрсә карыйсың? – дим.

- Менә 8 нче классларның 5 километрлы дистанциягә җибәргән идем, дистанцияне бозмыйлар микән, шуны карыйм, - ди.

Мин дә килеп карадым. Күренә икән шул. Ул елларда Мөслим больницасының таш биналары юк иде бит әле. Укучыларга Тойгелде ягындагы урман полосасына кадәр чаңгы юлы салынган. Полоса башына барып җитеп борыласы. Чаңгы юлы мәктәпнең икенче катыннан аерымачык күренә.

Д. М. Фәттахов һәр укучының кайдан борылганын язып бара. Аннары укучыларны каршыларга чыга.

Син – “бүре азыгы”на (шаяртып әйтә инде) 200 метр барып җитмичә борылдың, син исә 150 метрдан, - дип, укучыларның һушын ала. Ә алар, “Кайдан белә бу абый, югыйсә, ул бит безнең белән дә түгел иде”, - дип аптырашалар.

Ул елларда Мөслим мәктәбе гөрләп торды. 1300 гә якын укучы, 80нән артык укытучы. Укытучылар барысы да югары белемле. Һәркайсы үз эшенең остасы, район укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчеләре – барысы да мөслим урта мәктәбеннән. Мәктәптә фән, спорт, фото, кино-техника түгәрәкләре актив эшли. Мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе югары уку йорталарына керә. Завучлар Хаков, Хановлар – үз эшләренең чын белгечләре...

Дәресләр бирергә дә күнегеп киттем. Иванов Игорь,Гәлләмов Фәрит, Мусин Адлер, Габдрахманов Разит кебек укучылар белән уртак тел таптык.

Озак та үтмәде, минем дәрескә завуч Фәхранур Габделхак улы Хаков кереп утырды. Энциклопедик белемле, күп кырлы талант иясе, эш өчен җанын – тәнен бирүче кеше иде ул. Дәрес әйбәт кенә узды, фәннилек, методик алымнар, җихазлау, тәҗрибәләр, укучыларны активлаштыру һ.б. яклар дәрескә анализ вакытында уңай бәя алды. Бер тәкъдим әйтте:

Чи ит ашап караганың бармы? Минем ашаганым бар. Сугыш вакытында снаряд яки пуля тиеп, ат йөри алмас хәлгә килсә, аны тиз генә суеп, җылы килеш итен ашый идек, чи килеш. Тәмле була торган иде.

Минем дәреснең темасы “Җылылык” иде. Кешелек җәмгыяте өчен утның әһәмияте турында сөйләдем. Борынгы кешеләр ут булдыргач, итне пешереп ашый башлаганнар, пешкән ризык тәмле була һ.б. турында әйтелгән иде.

Тәмле, тәмсез бәяләмәләрне субъектив карашлар гына, монда икенче яктан якын килергә кирәк иде. Кайсысы ашказанында яхшы эшкәртелә, физиологик йөк, эволюцион үсеш, цивилизация һ.б. турында сөйләргә кирәк иде, - дигән тәкъдим ясады Фәхранур Габделхак улы. – Сез беренче паровоз табучыларны бертуган рус галимнәре Черепановлар дидегез. Аларның исемнәрен нигә әйтмәдегез? Үзегез беләсезме? Алар бертуган түгел, аталы-уллы. Атасы – Ефим, малае – Мирон...

Болар минем өчен яңалык иде. Физика китапларының барсында да “Бертуган Черепановлар” дип кенә язылган.

Бу сөйләшү минем өчен зур тәрбия мәктәбе булды. Дәресләргә хәзерләнгәндә энциклопедияләргә мөрәҗәгать итү шушы сөйләшүдән башланды дисәм дә дөрес булыр.

Бу елларда Мөслим мәктәбендә үзешчән сәнгать бик абруйлы иде. Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, Юныс Әминевның “Тамырлар”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау” пьесаларын кую истә калган. Алар зур уңыш белән барды. Безнең спектакльләр барганда клубларга халык сыймый иде. Рус теле укытучылары Фиалка Мөхәммәт кызы Хәйруллина, роза Шакир кызы Хәбибуллина, Расих Акмал улы Кашапов, физкультура укытучылары Рәис Абдулла улы Назаров, Дофак Мансур улы Фәттахов, тарихчы Фәхранур Габделхак улы Хаков, хезмәт укытучысы Әкрәм Шәрәфетдинов, җыр укытучысы Фәнис Гыйлметдинов һ.б. укытучыларның уенын тамашачы яратып карый иде. Шулар арасында мин дә бар бит инде (ул елларда Васил Габдулла улы җырчы буларак бик популярлаша. – М.Ә.).

Без куйган концертлар зур уңыш белән барды. Хорның үзендә генә 100 гә якын кеше катнаша. Хор җитәкчесе буларак, мин репертуар сайлауга аеруча игътибар итәм. “Партия – наш рулевой”, “Рус халкына кайнар сәлам”, “Республикам минем” кебек патриотик җырлар яңгыраганда, партиянең идеологлары безнең эшкә уңай бәя бирәләр иде.

Концертларда барлык укытучылар диярлек катнаша: өлкән яшьтәгеләр Әмир Ахун улы Ахунов та, Наилә гәрәй кызы Гәрәева да, Борис Зәйнулла улы Михайлин да, Галина Ивановна Двоеглазова да, Гайнавал апа Сәгыйдуллина да...

Мәктәпнең укучылар производство бригадасы ул елларда бик нәтиҗәле эшләде. Производствога өйрәтү буенча завуч буларак, бу эш белән мин җитәкчелек иттем. Һәр елны Киров исемендәге колхоз җирендә 60 гектар чөгендер, 15 гектар бәрәңге утыртабыз, аларны җәй буе эшкәртәбез, көз көне җыеп алабыз. Республика производство бригадаларының эшенә йомгак ясаганда, безнең мәктәп ел саен беренчеләр арасында булды. Мәктәпнең производство бригадасы бригадиры Рифкать Закиров, комсорг Гөлзада Ганиева берничә ел республика бүләкләренә лаек булдылар.

Производство бригадасының алдынгылары ел саен Ленинград, Киев, Ульяновск шәһәрләренә сәяхәт ясадылар. Укучылар дөнья белән танышудан бик канәгать кайталар иде.

Кызганычка каршы, Мөслим урта мәктәбендә мин озак эшли алмадым. 1965 нчы елның март аенда мине район мәгариф мөдире итеп куйдылар. Барыбер мәктәп белән араны өзмәдем. 1971 нче елның көзендә Ленинградка аспирантурага киткәнче, мин, атнага бер көн килеп, үземнең яраткан укучыларыма физикадан дәресләр биреп йөрдем.

Ул еллар миндә матур хатирә булып калды, сагындыра да! Шагыйрь Марс Шабаев әйткәнчә:

Их, Мөслим, инде нишлим?

Сагынырмын ич мин.

Яхшылыкларыңны , Мөслим,

Оныталмам һич мин!”

Комсомол оешмасы секретаре, тәрбия эшләре буенча оештыручы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Суфия Зәйнулла кызы Зәйнуллина истәлекләреннән:

“...Мин 1966 нчы елда мәктәптә комсомол оешмасы секретаре булып эшли башладым. 2 елдан соң тәрбия эшләре буенча оештыру вазыйфасын йөкләделәр. Иң истә калганы – производство бригадасы белән җитәкчелек итү булгандыр. Киров исемендәге колхоз идарәсе безгә ел саен 80шәр гектар шикәр чөгендере бүлеп бирә иде. Аны бригада членнары белән 3 кат эшкәртеп, көз көне уңышын җыеп алып, колхозга тапшыра идек. Әлбәттә, бу эш җиңел генә бармады. Өстән яңгыр, бозлы кар ява, салкын җил, пычрак. Ә без ярым каткан җирдән чөгендер йолкыйбыз. Бөтен төр эш тә бары тик кул хезмәте белән генә башкарылды: алынган чөгендерне кисү дә, машиналарга төяү дә... Чистартылган чөгендерне төяргә машиналар җитсә ярый ла. Буш машиналар көтеп хәлең бетә.

Уңыш җыелып беткәч, бригада членнарының отчет-сайлау җыелышлары үткәрелә. Ул җыелышта отчет докладлары тыңлана, һәр класс укучысының эшенә бәя бирелә, алдынгылар бүләкләнә. Бригаданың яңа советына членнар сайлана. Һәр класстан берәр кеше Казанга экскурсиягә бару өчен тәкдим ителә.

2 сменалы мәктәптә тәрбия эше бөтен тулылыгы белән үтә алмагандыр, билгеле. Шулай да пионер сборлары, комсомол җыелышлары учком утырышлары укучыларның зур активлыгы шартларында уза иде. Укучыларның үзидарәсе көчле булды. Пионер дружинабыз Герой – шагыйрь Муса Җәлил исемен йөрткәнлектән, февраль ае хәрби-патриотик ай дип игълан ителә иде. Мәктәп каршындагы бюстка тантаналы төстә венок салабыз, дружина сборы үткәрәбез, Калинин исемендәге бакчадагы обелискка сбордан соң ук венок алып чыгып салына иде.

Ул елларда класстан тыш чаралар үткәрүдә иң актив эшләгән укытучыларның берсе Мидхәт Гомәр улы Фәтхуллин булды. “Кар десанты”, “Аҗаган”, “Бөркеткәй” уеннарын үткәрү матур традициягә әйләнде. “Аҗаган” уенын үткәрүгә әзерлек бер атна алдан башлана. Иске Вәрәш әрәмәлегендә һәр класс пионерлары үзләренә урын хәзерли, окоп казый. Уен булган көнне дружина быргы, барабан тавышлары астында шунда юнәлә. Барып җиткәч, дружина икегә бүленә. Һәр ике як бер – берсенә каршы “һөҗүм”гә күтәрелә. “әсирләр”, “яралылар” сугышта булмыйча калмый. Чүпрәктән ясалган “граната”лар оча. Алар тия икән, син үзеңне яралыга яки үлгәнгә чутла инде. Әгәр каршы яки разведчиклары эләктерә калсалар, әсирлеккә төштем дип уйла. Менә сигнал яңгырый. Хәрби уен тәмамлангач, аңа йомгак ясала. Һәр классны үзе билгеләгән урында кайнар аш көтеп тора. Комиссия пешекчеләр эшен дә читтә калдырмый, аларның эшенә дә бәя куела. “Сугышчан листок”лар да тиешенчә бәяләнә.

Һәрберебез уен ахырында шактый гына арыган булсак та, күңелләр көр, кәеф күтәренке була иде.

“Бөркеткәй” уенының финалы Җиңү бәйрәме көнендә Мөслим урамнары һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән обелиск яныннан парад үтү белән тәмамлана иде...”

1970 – 1971 нче уку елында 9 – 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби әзерлек дәресләре кертелә башлый. Мәктәп коллективы 1970 нче елларда төрле хәрби патриотик смотрларда, алдынгы урыннарны ала һәм бүләкләнә. Бу чода “Аҗаган”, “Бөркеткәй” исемле хәрби патриотик уеннар популяр иде. Алар белән 1946 нчы елдан ук үзенең тормышын Мөслим урта мәктәбе бәйләгән сугыш ветераны – ике “Кызыл Йолдыз”орденына, “Батырлык өчен” медаленә һәм күп сугышчан бүләкләргә, хәрби әзерлек һәм тарих укытучысы Мидхәд Гомәр улы Фәтхуллин җитәкчелек итте. Аның “Азимут” исемле яшь эзтабарлар экспедициясе әгъзалары озак еллар буе илебезнең төрле почмакларындагы сугыш ветераннары, архив-музейлар белән тыгыз элемтәдә торды. Хәбәрсез югалган авылдаш фронтовикларны, тарих битләрендәге ак тапларны ачыклауда зур эш башкарды. Мидхәд Гомәр улы һәм аның укучылар тарфыннан әзерләнгән хисапсыз күп альбомнар, төрле гәзит – журналларда басылган материаллар, күренекле шәхесләрнең хатлары истәлек булып калды. Аның хәрби – патриотик тәбия өлкәсендәге эш тәҗрибәсе республика буенча да кулланыла башлады.

Мәктәбебез укучыларына 10 нчы сыйныф укучыларыннан наказ хаты:

Мәктәп!

Бу сүз һәркем йөрәгендә тирән, дулкынландыргыч, һәм онытылмас истәлекләр калдыра. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына аяк басканда, синең телеңдә тик ике генә сүз: мәктәп һәм укытучы.

Мәктәп һәм укытучы – иң кадерле яшьлек елларында синең якты юлдашларың, чөнки бу изге ике сүз синең күңелеңә мәңге сүнмәслек нур һәм яктылык бирә.

Чәчләрен көмеш кырау сарган өлкән яшьтәге апалар һәм абыйлар, илебезгә зур эшләр күрсәткән галимнәр, халык байлыгы тудыручы хезмәт батырлары барысы да беренче укытучыларның образларын, газиз мәктәпләренең чагылышларын мәңге онытмыйлар.

Яшьлекнең иң матур чагы – уку. Сәгать саен, көн саен дөньяның тирән серләренә ныграк төшенәсең. Һәр дәрестә фән хәзинәсенең яңа сәхифәсен ачасың. Укыган саен күз алдың яктыра бара, син үзеңне урап алган тирәлекне таныйсың. Кешелек дөньясының, бөек акыл ияләренең гүзәл эшләре турында белеп, таң каласың.

Мөслим урта мәктәбе – районыбызның иң өлкән мәктәпләреннән берсе. Бездән укып чыккан техник фәннәр докторы Рәфкать Максутов, Татарсттанның атказанган артисты Зифа Басирова, фән кандидатлары Котдус Ганиев, Фәһимә Харрасова, Гегель Гәрәев, Флүс Газизов, Асия Касыймова һәм башка бик күпләр үзләренең хезмәтләре белән Совет фәнен үстерүдә гаять зур өлеш кертәләр. Югары хәрби белем алып, кулларына корал тотып, Ватаныбыз иминлеген саклауда озак еллар хезмәт итүче Флүс Рәхмәтуллин, Илкам Гыймаев, Факим исхаковларны совет патриотизмы рухында безнең мәктәп тәрбияләгән. Районыбызның алдынгы маяклары – Галиәскәр Валитов, Камил Максутов, Хәкимуллар Кәрамуллин, Әсләхетдин Галиев, Хәкимулла Абдуллин, Әнисә Исмәгыйлова һәм башка бик күпләр безнең мәктәптә белем алганнар. Аларга тормыш ишеген ачучы иң изге кешеләр - укытучылар.

Укытучы! Бу сүзне әйтү белән, бер кулына акбур тоткан, икенчесе белән өстәл кырыена таянган өлкән яшьтәге апа күз алдына килә. Ун ел буе укыттыгыз, күзләребезне ачтыгыз. Сезне борчыган, төн йокыларыгызны калдырган чакларыбыз да күп булгандыр. Ләкин әлегә тикле без балалар идек шул? Ә балалар, гадәттә, шук балалар. Моның өчен аларны гаепләп булмый.

Ә хәзер... Ә хәзер бөтенләй башкалар без. Үстек, ныгыдык, белем алдык, җитдиләндек. Сез, бары сез генә безнең олы юлыбызда якты маяк булып торасыз. Кешеләргә бәхет бирүче, аларның юлларын яктыртучы иң изге кешеләр сез! Шушы авыр, изге хезмәтегездә зур уңышлар, бәхет, ныклы сәламәтлек телибез.

Без мәктәптә укыган елларда күп файдалы хезмәтләр башкардык. Мәктәпнең “Туган як” музее эшендә булыштык, аны экспонатлар белән баеттык, сугыш, хезмәт ветераннары белән хатлар алыштык, очрашулар, тематик кичәләр үткәрдек. Татар язучыларының әсәрләрен сәхнәгә куйдык. Һәр елны мәктәп тәҗрибә участогыннан яхшы уңыш алдык. СССРга 50 ел тулу юбилеен зур тантана белән билгеләп үттек. Барлык союздаш республикалар белән хатлар, посылкалар алышабыз, элемтәдә торабыз. СССРның 50 еллыгына карата үткәрелгән фестивальләр күңелле үтте.

Кадерле укучылар! Сез дә, безнең кебек, туган ягыбызны өйрәнү эшен дәвам итегез!

Мәктәп музеена материалларны күбрәк туплап, уку процессында файдаланыгыз! Мәктәп музеен халык музее итү өчен тырышыгыз.

Әдәбият түгәрәге эшен яхшыртып, укучылар иҗатыннан кулдан журнал чыгарыгыз! Бу сезнең иҗат көчегезне тагын да үстерергә ярдәм итәр.

Без СССР төзелүнең 50 еллыгына багышланган паркка нигез салдык, утырткан алма агачлары, ак каенар, таллар, имәннәр, туган илебезне, үскән җиребезне гөл чәчәкле бакча итәрләр.

Иң әһәмиятлесе – тырышып укыгыз, үз – үзегезгә таләпчән булыгыз!

Хәзер безнең сөекле мәктәбебез белән саубуллашыр вакыт җитте. Шат, мәңге яшь булган мәктәп кабат очрашмаслык булып артта кала. 1 нче класска аяк баскан көнебез әле кайчан гына иде, инде менә 10 ел узып та киткән. Имтиханнардан соң сөекле мәктәбебез белән саубуллашабыз, зур тормышка аяк басабыз. Шушы ун ел эчендә мәктәп туган йортыбыз кебек якын һәм кадерле булып әверелде... Мәктәпнең үзенә генә хас булган традицияләрен дәвам итегез! Яңаларын, укучыларның игътибарын җәлеп итәрдәйләрен булдырыгыз! Алтын көз, Яңа ел, шигърият, җыр – бию кичәләрен оештырыгыз, безнең традицяләрне сүндермәскә тырышыгыз! Тагын да матуррак җихазландырылган кабинетлар булдыру эшенә өлеш кертегез! Спорт традицяләрен яхшыртыгыз! Аларда актив катнашыгыз! Бу мәктәп тормышын тагын да җанландырыр, укучыларны уңышка дәртләндерер.

Иң соңгысы: мәктәп исеменә тап төшермәгез! Шулай ук безне – чыгарылыш класс укучыларын да онытмагыз!

10 “А” сыйныфы укучылары.

1972 – 1973 нче уку елы.

Класс җитәкчебез – Нурдидә Галиева.

Класс комсоргы һәм музей директоры – Рамил Шәмсиев.”