Химия биология укытучылары

Гыйбадуллина Фәридә Гайсә кызы 1981 елнын 23 гыйнварында Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1987 елда Мөслим башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1991 елда 1нче номерлы Мөслим урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1998 елда, мәктәпне тәмамлагач, Мари Бүләр урта мәктәбендә укыта башлый. Бер ел эшләгәннән соң, Казан дәүләт педагогика университетына укырга керә. 2004 елда Биология факультетын тәмамлап, «Биология, химия укытучысы» дигән белгечлек ала. 2005 елда узенен педагогик эшчәнлеген Мәллә Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология, химия укытучысы булып дәвам итә. 2006 елда инде 2нче номерлы Мөслим топ гомуми белем мәктәбенә кучә. Хәм узенен педагогик юлын биология, химия укытучысы булып шул мәктәптә дәвам итә. Мөслим мәктәбендә эшләгән дәвердә, үзен, бик куп район, республика хәм Россия куләм конкурслар хәм олимпиадалар җиңүчеләре, призерлары әзерләгән педагог буларак күрсәтә. Шул нәтиҗәләрен исәпкә алып 2015 елда район администрация башлыгы грамотасы белән буләкләнә.

Деникаева (Әhлиева) Гөлназ Расих кызы 1976 елны Мөслим районы, Мөслим авылында дөньяга килә.

1982 нче елда Мөслим районы, Мөслим урта мәктәбенең мәктәпкә хәзерлек төркеменә,1983 нче елда шул ук мәктәпнең 1 нче сыйныфына укырга керә.Үзенең хезмәт юлын мәктәптә укыганда ук башлап җибәрә.1991-1993 нче елларда Пионерлар йортында пионервожатый хезмәтен башкара.1993 нче елны Мөслим урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлый. Балалар белән әшләүгә мәхәббәт Гөлназ Расих кызын Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына илтэ,1993-1997 нче елларда шунда белем ала. Кечкенәдән рәсем ясарга ярата, даими рәсем конкурсларында катнашып призлы урыннар ала. Мөслим районы, Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган кыз институтта да яраткан хезмәтен ташламый,төрле стендлар, укытучыларга күргәзмә материаллар ясый.

Институтны уңышлы гына тәмамлап,туган якларына әйләнеп кайткан яшь белгеч 1997 нче елның август аенда Мөслим районы, 2нче номерлы Мөслим урта мәктәбенә рәсем укытучысы итеп билгеләнә.Компьютер,принтер булмаган ул заманнарда барлык язу, рәсем кулдан ясалып,мәктәп стеналарына урнаштырыла. Мәктәпне эстетика тәлапләренә туры китереп бизәү,стендлар ясау,урнаштыру эшләре белән Гөлназ Расих кызы бик теләп шөгыльләнә. Үзгәртеп кору җилләре мәктәпне генә читләтеп узмый билгеле. Өстәмә белем алу теләге туа, 2009 нчы елда Яр Чаллы шәhәрендә укып, биология укытучысы дипломын алып кайта. 2009 нчы елдан башлап, шул ук мәктәптә биология хәм рәсем укытучысы буларак хезмәт куя.

Сәфәргалина Илмира Мөбәрәкша кызы 1967 нче елның 2 нче апрелендә Мөслим районы Иске Чакмак авылында туа. 1978 нче елда Иске Чакмак башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Салауз—Мухан сигезьеллык мәктәбендә белем ала. 1982—1983 нче елларда Метрәй урта мәктәбендә укый. 1985 елда Казан Дәүләт педагогия институтының биология—химия бүлегенә укырга керә. 1990 нчы елда институтны тәмамлап, Метрәй урта мәктәбенә биология—химия укытучысы булып эшкә билгеләнә. Ул республика олимпиадаларының район турларында һәм республика күләмендә үткәрелгән конкурслар, олимпиадаларда призерлар әзерләгән укытучы. 2014 нче елда “Наш лучший учитель” грантына лаек була.

Илмира Мөбәрәкша кызы 2015 нче елда, Метрәй төп мәктәбе башлангыч мәктәп булып калу сәбәпле, педагогик эшчәнлен Г.Тукай исемендәге Мөслим мәктәбендә биология—химия укытучысы булып дәвам итә.