Математика һәм физика укытучылары

Миңниярова Лилия Борис кызы 1971 нче елда Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1978 нче елда Үрәзмәт урта мәктәбенә укырга керә. 1984-1988 нче елларда Үрәзмәт урта мәктәбе комсомол оешмасы җитәкчесе вазыйфасын башкара. 1988 нче елда Үрәзмәт урта мәктәбен "5" ле билгеләренә генә тамамлый.

1989 нчы елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1994 нче елда Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Мөслим районы Татбүләр урта белем бирү мәктәбенә физика-информатика укытучысы итеп билгеләнә. Татбүләр урта мәктәбе коллективы яшь белгечне колач җәеп кабул итә һәм укытучы һөнәренең серләренә өйрәтә.

Мортазина Солтания Мәхмүт кызы 1957 нче елның 1нче апрелендә Биектау районы Өлә авылында туа. 1972 нче елда Казаклар сигезьеллык мәктәбен, 1974 нче елда Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлый. 1975-1976 нчы елда Биектау районы Яңавыл сигезьеллык мәктәбендә математика укытучысы булып эшли башлый. 1976 – 1980 нче елларда Казан Дәүләт Педагогия Институының физика-математика факультетында укый. 1980 нче елны институтны тәмамлаганнан соң Мослим районы Яңа Усы сигезьеллык мәктәбенә физика-математика укытучысы итеп билгеләнә. 1982-1992 нче елларда шул ук мэктэптэ уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары һәм математика укытучысы булып эшли. 1992-2002нче елларда Мөслим районы Мөслим урта мәктәбендә, 2003-2017нче елларда Мөслим гимназиясендә математика укыта. 2005-2011нче елларда математика укытучыларынын район берләшмәсен җитәкли. Хезмәттәге казанышлары очен 2002 нче елда “Почётный работник общего образования Российской федерации” билгесенә лаек була. 2011-2012, 2012-2013, 2013-2014, 2014-2015 нче уку елларында “Наш лучший учитель” грантына ия була. Бүгенге көндә лаеклы ялда.(2017 нче елдан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә математика укыта.)

Хаҗиева (Игошева) Эльмира Протолион кызы, 1970 елның 18 октябрендә Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Усы авылында туа. 1978 елда Яңа Усы сигезъеллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. Мәктәптә укыганда төрле иҗтимагый эшләр башкара: отряд командиры, мәктәпнең комсомол комитеты секретаре урынбасары, сыйныф стенгазетасы редакторы була, мәктәп үзешчәнлегендә, олимпиадаларда актив катнаша. 1988 елда бу мәктәпнең 10 сыйныфын уңышлы тәмамлый, 1987елда урта мәктәп дип үзгәртелә. Шул ук елны Алабуга педагогия институтына физика-математика факультетына, математика һәм физика бүлегенә укырга керә.

1993 елда әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, математика һәм физика укытучысы квалификациясе буенча югары белем турында диплом алгач, 1993 елның 16 августында туган Яңа Усы урта мәктәбенә физика укытучысы итеп билгеләнә. 1993 елның 20 августында кияүгә чыга, Игошева фамилиясен Хаҗиевкә алыштыра.

2009 елның 30 июнендә һөнәри әзерлек турында диплом ала. Яр Чаллы шәһәренең өзлексез педагогик белем бирү институтында «Информатика» квалификациясе буенча һөнәри әзерлек уза.

2020 нче елның 31 нче августына кадәр Яңа Усы төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика, математика, информатика укытучысы булып эшли, бер үк вакытта сыйныф җитәкчесе вазифасын, үз фәне буенча түгәрәк эшен алып бара, үз фәненә мәхәббәт тәрбияли. Укучылар еш кына муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге төрле фән ярышларында, олимпиадаларда призлы урыннар яулыйлар. Күп тапкырлар конкурсларда, «Ел укытучысы» һөнәри конкурста катнаша, яшь буынны тәрбияләү һәм укыту эшендә намуслы хезмәте, төрле һөнәри конкурсларда катнашканы өчен төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм грамоталар белән бүләкләнә.

2020 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Г. Тукай исемендэге «Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә» математика һәм физика укытучысы булып эшли.

Хәйретдинова Илгизә Разиф кызы, 1990 елның 12 декабрендә Мөслим районында, Салауз-Мухан авылында туа. Милләте буенча татар. 1998 елның сентябрендә Салауз - Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 2007 елда Мөслим лицеена укырга күчә, аны 2009 елда тәмамлый. 2009 елның сентябрендә Казан федераль университетына физика-математика факультетына укырга керә. 2015 елның июнендә математика укытучысы белгечлеге буенча югары белем ала. 2012 елның августыннан 2016 елның августына кадәр Симәк урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. 2016 елдан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли.

Хакимова Зөлфия Зәки кызы

Шәвәлиева Әлфия Зәйнулла кызы 1985 елда, Казан дәүләт педагогик институтын тәмамлап, Мөслим урта мәктәбенә математика укытучысы буларак эшкә кайта. 1999-2009 елларда эшли. Балаларны ярату, гомере буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Әлфия Зәйнулла кызы көчен кызганмый. Балалар аның янында бөтерелә, алар аны ярата, хөрмәт итә, ярдәм сорап килә. Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Ул бик белемле, күп эзләнә, барысыннан да хәбәрдар. Шуңа да Әлфия Зәйнулла кызы район, республика, Россия күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып, дәрәҗәле урыннарга лаек булган укытучы. Районда "Елның математика укытучысы " бәйгесендә дә лаеклы урын алып, зона турында катнашты. Аның укучыларының уңышларын санап бетергесез. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаулары, ОГЭ, ЕГЭ ны да яхшы нәтиҗәгә бирүләре дә аның тырыш хезмәте. Хөкүмәтебез дә аның хезмәтен бәяли. Татарстан Республикасы Мәгариф хәм Фән Министрлыгының “Яшь буынны укыту хәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары, мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен” мактау грамотасы белән бүләкләнә.