Таш мәктәп тә яңа икән...

1950 нче елның үзәккә үтмәле салкын бер февраль төнендә, директор Әкрам Зәйдуллин катнашында педагогик киңәшмә уздырыла. Шактый озакка сузылган ул. Киңәшмә тәмамлангач, озак та үтми, мәктәп китапханәсендә ягылган мичтән көчле янгын чыга. Янгын белән 2 тәүлеккә якын көрәшкәннән соң, мәктәпнең кирпич стеналары гына утырып кала. Көнкүреш комбинаты янындагы ике катлы тулай торакта (анда яшәүче кешеләр чыгарылып тора), башлангыч мәктәптә һәм РКШдан бирелгән бүлмәләрдә укулар дәвам итә.

Шушы иң авыр чорда (1950 нче елның март аеннан) мәктәп директоры итеп химия укытучысы, фронтовик, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Виктор Александрович Иванов билгеләнә. “Партия оешмасы белән коммунист Шәрифуллин М.Ш. җитәчелек итте. Мәктәпкә бу чорда югары уку йортларыннан 12 укытучы кайтты. Коллектив нык үсте, укытучылар саны 70кә җитте. Укучылар саны 1200 – 1300 чамасы булды. Мәктәп бу елларда 5 урында эш итсә дә, коллектив үз алдына куелган бу бурычны намус белән үтәп чыкты. 2 елда мәктәп төзелеп бетте”, - дип искә ала Виктор Александрович. 1951 – 1952 нче уку елын мәктәп коллективы үз бинасында башлап җибәрә.

1955 нче ел азагында Мөслим җирлегендә нефть ятмаларын эзләү буенча “Татнефтеразведка” бораулау – эзләнү эшләрен башкарды. Геофизиклар Мөслимнең төньяк-көнбатышта үзләре бер поселок төзеп урнаштылар, шунда гаиләләре белән яшәделәр. Алар районның күп кенә авылларында бораулау эшләре үткәрделәр һәм районыбызда нефть ятмалары барлыгын ачтылар. КПССның XX съезды хөрмәтенә, буровой җитәкчелеге мәктәпкә ЗИС-5 автомашинасы бүләк итә. Укучыларга урманнан утын, мәктәпкә башка кирәк-яраклар ташу өчен бик уңайлы транспорт була ул.