Мәктәп тормышы матбугат битләрендә

“Ялкын” журналының 1985 нче елгы беренче санында басылып чыккан “Киләчәк мәктәбе нинди булыр?” дигән мәкаләдән кайбер өзекләр:

“...5 – 6 нчы класслар мәктәп яны тәҗрибә кишәрлегендә яшелчә үстрү белән шөгыльләнәләр. 708 килограмм кыяр, 487 килограмм суган, 700 килограмм чөгендер, 310 килограмм помидор, 343 килограмм кишер – болар пионерларның хезмәт җимеше...

“Сельхозтехника” беләшмәсендә 2 класс ачылды: берсе – миханизаторлар, икенчесе машина белән сыер савучылар әзерли. ДТ – 75 тракторының, тәгәрмәчле тракторларның, комбайннарның макетлары – иң кирәкле җиһазлар, механизмнар укучыларның күз алдында электроматор белән хәрәкәткә китерелә (Укытучылары – Сәлахов Ә.С. һәм Ганиев Р.М.).

Киров исемендәге колхозның Катмыш авылына караган мөгезле эре терлек комплексында исә кызлар практика үтә (Укытучылары – Мансурова Л.Ә.). алар бозаулар карыйлар, сыер савалар, лабораторияләрдә сөтнең сыөфатфн тикшерәләр.

Чыгарылыш класс укучыларын: “Мәктәптән соң кая китәргә?” – дигән сорау борчымый бездә. Кострома, Омск өлкәсе укучылары чакыруына кушылып, унынчы классны тәмамлаучылар менә ике ел рәттән инде авылда калалар. 1982 – 1983 нче уку елында алар чыгарылыш класс укучыларының 50 процентын тәшкил итсә, 1983 – 1984 нче уку елына ул сан 61 процентка җитте (1983 – 1984 нче уку елында чыгарылыш класс укучыларының 49ы колхозда калды). Аларның барысына да колхоз идарәсе бүләкләр тапшырды, саклык банкында счетлар ачылды, укучылар хәтта чит илләргә походларга барып кайттылар.

“Миллион – Ватанга!” операциясе буенча бер көн эчендә 1015 килограмм макулатура җыелды. Аннан килгән акчаны Тынычлык фондына күчердек...

БАМдагы Дипкун станциясе балаларына өч посылка әзерләп җибәрдек. 500 дән артык китап. Сыймый калган китапларны кая куярга?!”

“Авыл утлары” гәзитенең 1988 нче елгы 7 чне июнь санындагы язмадан өзек:

“...Җир тетерәүдән зыян күргән тугандаш Әрмәнстан халкына ярдәм күрсәтү өчен төзелгән район штабыннан бу көннәрдә халык ташкыны өзелеп тормый. Әрмән халкына ярдәм оештыру буенча район штабы члены Әхсән Әмир улы Шәрипов бу авыр фаҗиганең мәктәп балаларына аеруча нык тәэсир итүен әйтә.

Штабка иң беренчеләрдән булып мөслим урта мәктәбе укучылары килеп керде, - ди ул.”

Сез күрсәгез иде аларның нинди зур горурлык һәм олы хисләр белән шушында посылкаларын тутырганнарын! Әйтерсең, алар дөньядагы иң-иң якын кешеләренә бүләк әзерләделәр!.

Укучыларның зур –зур посылкалары бүлмәнең бер почмагына өеп куелган. Укытучылар коллективы 500 сум акча җыеп тапшырган. Ә балалар исеменнән якынча 1720 сумлык бүләк тутырылган. Ниләр генә юк посылкаларда! Җылы киемнәр, уенчыклар, әдәби китаплар... менә өсте ябылмаган бер посылка, аны 9 “Г” классы әзерләгән. Урман чикләвеге дә салганнар,ю уенчыклар арасында зур гына “Кыш бабай” да бар. Белмим, Мөслим укучыларының бу бүләген алгач, әрмән балалары ни уйлар. Әлбәттә, куанырлар! Әмма ерак Татарстан балаларының җан җылысын кушып җибәргән бүләкләре алар күңеленнән олы кайгыны аз гына булса да алып торыр, йөрәкләрендәге авыр яраны җиңеләйтергә ярдәм итәр. Чөнки укчылар үзләре дә нәк әнә шуны тели:

“Исәнмесез, кадерле Әрмәнстан балалары! Сезгә мөслим урта мәктәбенең 9 “Г” классы укучылары яза. Сезгә килгән олы фаҗига безне барыбызны да тетрәндерде. Бездән зур булмаган менә шушы бүләкне кабул итеп алыгыз. Ул аз гына булса да кайгыгызны җиңеләйтер. Төшенкелеккә бирелмәгез! Без һәрвакыт сезнең белән! Сезгә ярдәм кулыбызны сузарга һәрчак әзер торабыз.”

Һәр посылкада йөрәк җылысы белән язылган әнә шундый хат бар...”

Салих Бакиевның “Авыл утлары” гәзитендә дөнья күргән “Алдан кайгыртып” дигән мәкаләсеннән (3 нче апрель, 1990 нчы ел) өзекләр:

“...Бүген Мөслим урта мәктәбендә тирән үзгәрешләр бар. Инанып әйтергә мөмкин: мәктәптә бер генә тел дә үги түгел. Элек анда кичәләр, линейкалар әрчак русча алып барылса, хәзер күбрәк балаларның ана телендә үткәрелә. Татар теле һәм әдәбияты укытуның камилләштерелә, киңәя баруын да әйтеп тормастан, аңа мәхәббәт тәрбияләү максатыннан күп төрле чаралар тормышка ашырыла. Укучыларның ана телендә стена газетасы, төрле сәхифәләр, кулъязма журналлар чыгарыла. Даими эшлщп килъче щдщбият ёщм сщнгать сөючеләр, драма түгәрәкләре бар. Аларга йөрүчеләр укучылар коллективы алдында гына түгел, өлкәннәр алдында да берничә тапкыр чыгыш ясарга өлгергәннәр, шул исәптән авылларга, төрле коллективларга барып, мәдәни хезмәт күрсәткәннәр. Әдәбият сөючеләр, бигрәк тә 9 “а” классы укучылары, татар шагыйрьләре, язучылары белән тыгыз элемтә урнаштырып, хатлар алышып торалар.

Турыдан – туры элемтәләр дә ешаеп, соңгы вакытта гына язучылар Р. Мөхәммәдиев, Р.Миңнуллин, Җ.Дәрзаман, Ф.Сафин, А.Минһәҗева, А.Хәлим, Ф.Гыйльми, Г.Садә, К.Булатова, Л. Сабирова, Ф.Латыйфи, Ш.Җиһангирова, Ф.Садриев, Э.Шәрифуллина, Х.Гайнуллин, үзешчән композитор Р.Зарипов белән очрашулар, кичәләр уздырылган. Татарстанның халык артисты, җырчы Вафирә Гыйззәтуллинаның килүе, аның мәктәп сәхнәсндә бөтерелә-бөтерелә биеп җырлавы укучылар күңеленә тирән булып уелып калган. Татар әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнү максатыннан китапханәләр белән элемтә ныгыган. Аеруча мөһиме – мәктәптә татар теленең тормышыбыздагы ролен күтәрү, укучыларда татар теленә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү теләгеннән чыгып, ата-аналар белән эш сизелерлек активлаштырылган. Һәм моның нәтиҗәсе дә күз алдынада – башлангыч мәктәптә татар класслары арткан һәм киләчәктә 1 – 4нче классларда бары тик туган телләрендә укытку, югары классларда да фән нигезләрен ана телендә үзләштерү мөмкинлеген нык киңәйтү күздә тотыла. Моның өчен кадрлар бар, шартлар җитәрлек. Мәктәпнең “Татар теле”, “Татар әдәбияты” кабинетлары ныклы базага корылган һәм бүгенге таләпләргә тулы җавап бирерлек итеп җиһазланган. Мода бик яхшы дәлил – мөдире Ф.Йосыпова булган татар әдәбияты кабинеты республика конкурсында призлы урынны алган һәм видеомагнитофон белән бүләкләнгән.

9 нчы классларның берсендә гарәп алфавиты нигезендә укырга-язарга өйрәтү дәресләре кертелгән. Һәм бу һәчтә “модага иярү” түгел, ул беренче чиратта, нәкъ менә татар телен тирәнрәк өйрәнү, яшь буынга халкыбызның күп гасырлар буена тупланган мирасын турыдан – туры төп чыганаклардан өйрәнү мөмкинлеге тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәҗияты укытучылар башлангычы белән практикага кертелгән. (Гарәп графикасын өйрәнү буенча М. Әхмәтҗановның “Күңел нуры” исемле методик ярдәмлеге һәм “Гарәм графикасы нигезендә элекке татар язуы” дигән видеофильмы дөнья күрде). Балалар әлеге дәресләрдә теләп катнаштылар. Аларның бу өлкәдә ирешкәннәре дә күз алдында: күпләре шактый катлаулы текстларны җиңел укй һәм матур итеп яза беләләр.

1989 нчы елда М.Әхмәтҗанов Мөслим урта мәктәбендә гарәп графикасы нигезендәукырга һәм язарга өйрәнү курсларын җитәкләде. Аңа 30дан артык кеше – укучылардан алып, пенсионерларга кадәр – җыелды һәм уңышлы гына тәмамалап чыктылар. Соңга таба бу эш мәчеттә һәм үзәк китапханәдә дәвам иттрелде.”

“Авыл утлары” гәзите (1990):

“...мөслим урта мәктәбе коллективы сәнгатькә бай тормыш белән яши. Аерым класслар буенча да, мәктәп күләмендә дә җыр һәм музыка яңгыраган кичәләр әледән-әле үтеп тора, укучылар көче белән спектакльләр куела. Шуңа күрә дә, Бөек Җиңүнең 45 еллыгы уңаеннан оештырылган конкурста мөслимлеләрнең беренче урынга чыгуы бик табигый.

Бүген сезне сәхнәне якын итүче үзешчәннәр белән таныштырабыз. Уңда – сигезенче класс укучысы Эльза Бәширова. Гитарачы кыз мәктәпнең инструменталь ансамбле составында концерт-кичәләрдә еш чыгыш ясый...”

1991 – 1992 нче уку елында мәктәптә 5 “Е” классы гимназия классы итеп ачылды. Аңа сәләтле укучылар сайлап алынды. Бу сыйныфта гуманитар фәннәр тирәнтен өйрәтелә башлады, укучылар бер ел эчендәгарәп һәм латин графикалары нигезендә уку һәм язу күнекмәләре алдылар, класс җитәкчесе Г. Мансурова хореография дәресләре дә бирде... гимназия сыйныфында укучы балалар актив рәвештә иҗат иттеләр: шигырьләр, әкиятләр, мәкаләләр яздылар, рәсемнәр ясадылар. Республика матбугаты, район гәзите гәзите белән тыгыз элемтәдә тордылар.”

1992 нче елда республика күләмендә чыга торган “Сабантуй” гәзитенә ябылу куркынычы янады. Шул уңайдан гәзиттә басылып чыккан мәкаләдән бер өзек тәкъдим итәбез:

“...Әле күптән түгел генә без, демонстрациялщргщ чыкканда, бөек юлбашчыбыз В. И. Ленинның “Бар яхшыны – баларга!” дигән сүзлзрен лозунг итеп күтәреп чыга идек. Билгеле, аңа карап балаларга булгаш караш үзгәрмәде. Ә бүген... татар балалары өчен чыга торган бердәнбер газета – бу балалардан җыелган иганә (хәер) акчасына чыга. Оят бит бу.

Бу кадәр түбәнлек тагы дөньяның кайсы гына илендә бар икән? Без газетаны ябу ягында түгел. Аны ничек тә чыгарырга ярдәм итәрбез. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй исемен йөртә бит безнең газета. Ә сабантуйларны йорттан йортка кереп, бүләк җыеп үткәргәннәр әле. Бәйрәм барыбербетмәгән, һаман яши. Әле ничек кенә! Алла боерса безнең газета да яшәр!”