Башлангыч сыйныф укытучылары

Асманова Гөлнара Исәнәй кызы, 1974 елның 19 маенда Мөслим районы Бикмәч авылында колхозчы гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга туа. Бикмәч башлангыч мәктәбендә башлангыч белемне алгач, урта белемне Яңа Усы урта гомуми белем бирү мәктәбендә дәвам итә. 1993 – 1997 нче елларда Казан дәүләт университетының филиалы булган Яр Чаллы педагогик көллиятендә укый. “ Татар теле, татар әдәбияты һәм Татарстан тарихы укытучысы” һөнәрен үзләштерә. 2009 нчы елда Яр Чаллы шәһәренең өзлексез белем бирү институтында кадрлар әзерләү булегендә укып, башлангыч сыйныф укытучысы һөнәренә ия була. 2011- 2014 елларда Бикмәч башлангыч белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. 2016 елның август аеннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Вахитова Лена Нил кызы 1971 нче елны Мөслим районы, Мөслим авылында туа. 1978 нчы елны Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә.

1987 нче елны Минзәлә педагогик училищесының башлангыч сыйныф укытучылары эзерләү факультетына укырга керә һәм 1991 ены укуын тәмамлый.

2007 елны Казан дәүләт социаль һәм гуманитар белем бирү институтына укырга керә һәм 2012 елны укуын тәмамлый.

1991-1992 нче елны Мөслим районы, Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә.

1992-1999 нчы елларны Мослим районы, Катмыш башлангыч мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм мәктәп директоры итеп билгеләнә.

2000 нче елдан алып хэзерге вакытка кадәр Мослимнен Г.Тукай исемендәге топ гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

2015 елдан куст методик оешмасы җитәкчесе.

Галимова Энҗе Фоат кызы 1965 нче елның 13 маенда туа. 1972-1982 нче елларда Мөслим урта мәктәбендә белем ала.1982-1986 Алабуга дәүләт педагогия институтында югары белем ала. 1986 нчы елдан эшли башлый. Педагогик эш стажы 35 ел. 1989 елдан Метрәй мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли.2018 нче елга кадәр 8 чыгарылыш баласына белем бирә. Шушы елларда мәктәпнең туризм түгәрәге җитәкли, ел саен район ярышларында укучылар командасы алдынгы урыннар ала.Нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен Энҗе Фоатовна мәгариф бүлегенең күп кенә грамоталарына лаек була.Мәктәп профсоюз оешмасын җитәкли, РТ профсоюз комитеты грамотасы белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә укыта.

Ганиева Айгөл Айрат кызы 1998нче елда Кайбыч районында туа. 2005нче елда Мөслим лицеена укырга керә. 2016нчы елда мәктәпне тәмамлап Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү факультетына укырга керә. 2020нче елда тәмамлап, Мөслим урта мәктәбендә эшли башлый.

Гыйлфанова Сәрия Мәкъсүт кызы 1967 нче елда Метрәй авылында туа.1975-1982 нче елларда Метрәй урта мәктәбендә белем ала. 1983–1987 нче елларда Минзәлә педагогия училищесының башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү булегенә укырга керә. 1987–1988 нче уку елында Мөслим районы Катмыш башлангыч мәктәбендә укыта. 1988–2003 нче елларда Мослим башлангыч мәктәбендә үз белгечлеге буенча эшли. 2009–2011 нче елларда Тойгелде коррекция мәктәбендә, 2012–2013 нче елда Иске Вәрәш балалар бакчасында тәрбияче вазыйфасын башкара. 2013 нче елдан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта.

Закирова Илиза Илфир кызы 1979 нчы елның 13 нче сентябрендә Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1986 нчы елда Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1 сыйныфка укырга керә. 1996 нчы елда 11 нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тамамлый. Шул ук елны Минзәлә шәһәренең педагогия көллиятенә башлангыч сыйныф сыйныф укытучылары әзерләү бүлегенә укырга керә. 1999елда Үрәзмәт авылындагы “Чишмәкәй” балалар бакчасына тәрбияче итеп билгеләнә. 2000 нче елда Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый. 2009 нчы елдан шул ук мәктәптә укыту – тәрбия буенча директор урынбасары вазыйфасын башкара. 2014- 2016 нчы елларда район үзәгендә эшләп килүче “Мәктәптән тыш эшләр үзәге”ндә экология буенча методист булып эшли. 2016 елдан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт куя.

Каюмова Дилә Әхтәм кызы 1969 нчы елның 15 нче мартында Красноярск өлкәсе Озерное авылында туа. 1976 нчы елны С.М. Киров исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбенә укырга керә. 1986 нчы елны аны яхшы билгеләргә тәмамлый.

1986 нчы елны Ош педагогик институтының педагогика факультетына укырга керә һәм 1990 нчы елны аны тәмамлый.

1990 -2002 нчы елларда С.М.Киров исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.

2004-2007 нчы елларда Михайловка авылының урта белем бирү мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Адилә Зирәк кыз Кондратьева (Хәлимова) 1989нчы елның, 30 нчы гыйнварында Мөслим районы Салауз-Мухан авылында туа. Башлангыч белемне Мөслим 2 нче номерлы урта гомуми белем биру мәктәбендә (хәзерге Г.Тукай ис.мәктәп), ә югары сыйныфларны Салауз-Мухан мәктәбендә белем ала, 2006 нчы елда тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә,анда башлангыч сыйныфларга белем бирү һәм татар теле һәм әдәбияты белгечлеге төркемендә укый,2009 нчы елны тәмамлый.

2012 нче елда Яр Чаллы шәһәренең педагогия университетының психология бүлегенә кереп,читтән торып укый,2016 нчы елны тәмамлый.

2009 нчы елның,ноябрь аенда,Яңа Усы авылына балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнә.

2012 нче елны март аенда,Тойгелде мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. Шулук елның,август аенда Г.Тукай ис.мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп алына.

Хәзерге вакытта кияүдә,иптәше Руслан белән 3 ул үстерәләр.

Маннанова Алсу Илгиз кызы 1998 нче елда Мослим районы, Салауз-Мухан авылында туа. 2005нче елда Салауз-мухан урта гомуми белем биру мәктәбенә укырга керэ. 2009 нчы елда Мөслим урта мәктәбенә укырга күченә. 2014нче елда Яр Чаллы педагогия коллиятенә башлангыч сыйныф укытучылары эзерләу факультетына укырга керә. 2017 нче елда укуын бетермичә Яр чаллыдагы 29 гимназия мәктәбенә башлангыч сыйныф укучыларын укытырга эшкә керә. 2018 нче елда коллиятне тәмамлап, Яр Чаллыдагы югары белем алу институтына укырга керә. 2019нчы елда Мөслим урта мәктәбенә эшкә кайта. 2021 нче елда Яр Чаллыда югары белем алу институтын тәмамлый.

Мирсалихова Гөлнур Рәдил кызы 1973 нче елда Мөслим авылында туа. 1980 нче елда Мөслим урта мәктәбенә укырга керә. 1988 нче елда 8 нче классны тәмамлагач Минзәлә педагогия училищесенең башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү факультетына укырга керә. 1992 нче елда училищены уңышлы тәмамлап Мөслим районы Тат.Шуран авылына эшкэ кайта. 1994 елда Мөслим урта мәктәбендә үз белгечлеге буенча башлангыч классларда укыта башлый.

Нуриева Хәния Тимерхан кызы 1998 елның 4 гыйнварын да Мөслим районының Октябрь авылында дөньяга килә.

2003 елда Октябрь төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 9 нчы сыйныфтан соң, 10-11 класслар да Күбәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем ала.

2015 елда Башкорт Дәуләт университетының Бөре филиалында укырга керә. 2020 елда кызыл дипломга тәмамлый.

Хәзерге вакытта Габдулла Тукай исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Сәлахова Нурия Тимерхан кызы, 1984 елның 21 августында Татарстан Республикасы, Мөслим районы Октябрь авылында туа.

Белеме югары: 2001 елдан 2004 елга кадәр Яр Чаллы педагогия көллиятендә, белгечлеге: «Туган тел (татар) теле һәм әдәбияты», 2013 елдан 2018 елга кадәр Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында, белгечлеге: «педагогик белем».

Хезмәт эшчәнлеге: 2004 елдан 2010 елга кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Алсу» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, 2011 елдан бирле Яр Чаллы шәһәренең «Искорка» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, 2013 елдан 2017 елга кадәр Мөслим лицеенда Дәүләт янгынга каршы хезмәт инспекциясе секретаре һәм тәрбиячесе булып эшли, 2017 елдан 2018 елга кадәр «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль педагог вазыйфасында , 2018 елдан 2019 елга кадәр Мөслим районында балалар сәнгать мәктәбе китапханәчесе булып эшли. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән иңгә иң куеп өч бала үстерәләр, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучы булып эшләвен дәвам итә.

Солтанова Фәрихә Миндар кызы,

1961 нче елның 1 нче февралендә Чирмешән районы Яңа Кади авылында 8 нче -төпчек бала булып дөньяга килгән. Октябрятлы, пионерлы, комсомоллы елларда тәрбия алган шәхес. 1978 елда урта мәктәпне тәмамлап Казан шәһәрендә ГРДНТ курсларында укып, художник - оформитель һөнәрен үзләштереп, шул эштә эшли. 1980нче елдан Алабуга Дәүләт Педагогия Институтына укырга керә. 1985 елда башлангыч класслар укытучысы дипломы алып Яр Чаллы шәһәренең 11 мәктәбендә укыта башлый. Иптәше хәрби булу сәбәпле, 1986 Ерак көнчыгышта Приморье краенда Дальнереченск шәһәренең 5 нче номерлы мәктәбендә укыта башлый. Анда 12 ел хезмәт итә ул. Инде иптәше лаеклы ялга киткәч алар Мөслимгә кайтып төпләнәләр. 1996 елдан ул Мөслим лицеенда хезмәт куя.Ул сызым дәресәрен дә, рәсем дәресләрен дә алып бара. Шул ук вакытта башлангыч класслар укытучысы да ул. Шул дәвердә ул түгәрәккә йөргән балаларны төрле әйберләр ясарга өйрәтә. Инде пенсия яше җиткәч, 2017 елдан лаеклы ялга китә ул. Инде 2019 елдан Тукай исемендәге урта мәктәпкә тагын чакырып алалар үзен. Яңа технологияләрдән артта калмыйча эшли ул.Төрле чараларда катнаша, "Оста куллар" түгәрәген җитәкли. Балаларны төрле кул эшләренә өйрәтә.

Сөләйманова Мөнирэ Ирхәт кызы, 1962 нче елның 4 нче сентябрендэ Мөслим районы Мөслим авылында туган. 1969 нчы елда Мөслим урта мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кергән. 1977 нче елны, 8 нче сыйныфны тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга кергән. 1981 нче елны, училищены тәмамлап, Мөслим урта гомүми белем бирү мәктәбенә эшкә кайткан. Бер ел эшләгәч, районның ВЛКСМ комитетында эшли башлаган. Коммунистлар партиясе сафларына алынган. Гаилә кору сәбәпле, 1986 нчы елдан яңадан Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли. 1991 нче елда читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогика институтын башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча тәмамлаган.

Татарстанның халык мәгарифе министырлыгы Грамотасы – 1990 нчы елда, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы – 2001 нче елда, күпсанлы район мәгариф идәрсе грамоталары белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә 4 а сыйныфы җитәкчесе, 40 ел педагогик стажга ия.

Шәйхәйдарова Данилә Заһир кызы 1969 нчы елны Мөслим районы Вәрәшбаш авылында туа. 1976 нчы елны Вәрәшбаш сигезъеллык мәктәбенә укырга керә.

1987 нче елны Бөгелмә педагогик училищесына укырга керә.

1990 нчы елда училищены тәмамлап Мөслимнең хәзерге “Г. Тукай” исемендәге төп гөмуми белем бирү мәктәбендә хәзерге көнгә кадәр хезмәт куя