Туган якны өйрәнү музеена нигез...

Районның крайны өйрәнү музеена нигез мәктәптә салынды

1966 нчы елда мәктәптә РСФСР ның атказанган укытучысы Галиева Нурдидә Гали кызы һәм мәктәп директоры Виктор Александрович Иванов тарафыннан “Туган якны өйрәнү музее”на нигез салына.

РСФСРның атказанган укытучысы Нурдидә Гали кызы Галиева истәлекләреннән:

“...Туган Ватанга мәхәббәт үз ягыңны белүдән һәм аны яратудан башлана. Шуңа күрә без 1966 – 1967 уку елында крайны өйрәнү музее оештырырга булдык. 17 кешедән торган музей составы төзелде. Экскурсоводлар итеп тарих фәнен яхшы белүче, экспонатларга тулы аңлатма бирә алырлык укучылар билгеләнде. Кыска гына вакыт эчендә 1800гә якын экспонат тупладык:

Музей түбәндәге бүлекләрдән тора:

1. Борынгы заманнан алып Октябрь революциясенә кадәр безнең як.

2. Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында безнең як.

3. Авыл хуҗалыгы коллективлаштыру еллары.

4. Ленин һәм Татарстан.

5. Бөек Ватан сугышы чорларында безнең як.

6. Безнең колхоз.

7. Безнең мәктәп.

Музей советы членнары Гражданнар сугышы елларында безнең якларда яшәгән һәм хәзер илебезнең төрле шәһәрләрендә торучылар белән хатлар алышалар, очрашалар, мәгълүматлар туплыйлар”.

1973 нче елның 30 нчы гыйнварында “Татарстан яшьләре” гәзитендә Мөслим урта мәктәбенең музее турында С.Хәйретдиновның “Гыйбрәтле еллар хәтердә” исемле мәкаләсе дөнья күрә. шуннан кайбер өзекләр тәкдим итәбез:

“...Музейны карагач, мөхтәрәм укытучыларны, тынгысыз йөрәкле комсомолларны тыңлагач, бүгенге рәхәт яшәвебезгә китергән юллар, еллар хәтердә яңарды...

Шунысы куанычлы, музейда экскурсовод вазыйфаларын Рамил Шәмсиев, Фәрүзә Шәйхиева, Ильдар Максутов кебек өлкән класс укучылары башкара.

Зиннәтле рамнар эченә куелган бихисап документ – истәлекләр, рәсем- сурәтләр шул онытылмас елларның телсез шаһитлары. Аларны дулкынланмый гына карау, аларга битараф булып узып китү һич мөмкин түгел.

1929 нчы елда Мөслимдә артель оешкач та, колхозчылар беренче продукцияне революция бишеге – “Путиловец” заводы эшчеләренә – Ленинградка озаталар. Эшчеләр дә бурычлы булып калмыйлар – хуҗалыкка “Фордзон” маркалы трактор бүләк итәләр. Аны авылга Әмирҗан Әгъләмов алып кайткан. Ул елларны авыл халкы хәзер дә якты истәлек итеп сөйли”.

Әйе, музейдагы экспонатларның һәркайсы – үзе бер тарих. Менә мәктәпнең элекке бер укучысы Зиннур Хәбировның хәрби билеты. Аны дошман пулясы тишкән. Билетта кан эзләре... янәшәдә батыр сугышчының соңгы хаты урнаштырылган. Әнисенә язган хаттан кайбер юллар:

“Безнең эшләр бик яхшы. Һәр көн, һәр сәгать саен алга барабыз. Сугыш бетәр көннәр якынлашты. Алга бару бик күңелле. Көлеп, елап каршы алалар. Шулай итеп, Кубаньда немецларны кырып бетерәбез инде. Тормышым бик яхшы, исән-сау. Мин шушы көннәрдә капитан чинын алырмын. Тагын орденга җибәрделәр. Сезне бик сагындым, бик күрәсем килә. Эшем бик кызыклы, үзем разведка начальнигы. Немецларга һич тынгылык бирмибез. Без тагын да алга киттек.

Сагынып хат язучы улыгыз Зиннур.

30 нчы сентябрь, 1943 нче ел.”

Совет солдатының кыюлыгын, үлемсезлеген сөйләүче шушы хат янында Мөслим урта мәктәбенең элекеге укытучысы мәрхүм Я. Шәймәрдәновның фашистлар тоткынлыгында язган көндәлеге саклана. Еллар сынавын узган, фашист палачларының ничәмә-ничә тикшерүләреннән котылып калган бу телсез шаһит – шул гыйбрәтле еллар турында сөйләүче гаҗәеп истәлек.

“Кюстринда шундый хәл булды. Немец безнең баракка кереп, безне тезде дә үзенә ошаган кешеләрне җыйнап алды. Шулай берничә кеше сайлады да, аларны чишендереп, подвалга япты. Һәм өсләренә салкын су сибеп, катырып үтерделәр.

...Кич белән аяк киемнәрен һәм чалбарларны алып, икенче җиргә бикләделәр. Баракның ишек – тәрәзәләрен бикләп куйдылар. Ләкин моннан да качырга була икән...

- Иртәгә ял көне, господин комендант, одеялларны, матрасларны тышка чыгарырга кирәк, - дидек. Иртәгәсен шулай иттек. Чәнечкеле тимерчыбыктан бер метр ара калдырып, бау суздык та одеялларны, матрасларны чыгарып элдек. Качарга җыенган иптәшнең берсе одеяллар артына кереп, тимерчыбыкны кисеп, тишек ясады. Ә без шулвакыт ишек алды себерергә тотындык һәм күзәтеп тордык. Иптәшебез качты. Кич белән зур гауга купты. Көнозын машиналар, этләр белән эзләделәр. Комендант телефон яныннан китмәде. Таба алмадылар...

11 нче июнь, 1944 нче ел”

Экскурсовод сөйләвен дәвам итә. Шушы төбәктә канат ярып, фән докторлары, атказанган артистлар, укытучылар, язучылар, шагыйрьләр, агрономнар, врачлар, колхозчылар, эшчеләр, Социалистик Хезмәт Геройлары булып танылган якташлары белән горурлану аның сүзләрендә ачык чагыла. Ул безгә мәктәп укучыларының уртак фикерләрен җиткерә сыман.

Әйе, укучылар үзләре өчен дә, киләсе буын өчен дә зур эш башкарганнар. Андагы материалларга бәя биреп кенә бетерә торган түгел. Иң кыйммәтлесе шул: укучылар шуның нигезендә начарны яхшыдан, акны карадан, изгелекне явызлыктан аерырга, Ватан – Ананы яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәнәләр.

1992 нче елда 3500 экспонатлы мәктәп музее нигезендә районның “Крайны өйрәнү музее” барлыкка килә. Аның эчке бизәү өлешләрен Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Наис Гамбәр белән район рәссамы Рәйхан Хантимеровлар башкарып чыкты.

1970 – 1971 нче уку елында 9 – 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби әзерлек дәресләре кертелә башлый. Мәктәп коллективы 1970 нче елларда төрле хәрби - патриотик смотрларларда алдынгы урыннарны ала һәм бүләкләнә. Бу чорда районда “Аҗаган”, “Бөркеткәй” исемле хәрби – патриотик уеннар популяр иде. Алар белән 1946 нчы елдан ук үзенең тормышын Мөслим урта мәктәбе белән бәйләгән сугыш ветераны, ике Кызыл Йолдыз ордены, хәрби әзерлек һәм тарих укытучысы Мидхәт Гомәр улы Фәтхуллин җитәкчелек итте. Аның “Азимут” исемле яшь эзтабарлар экспедиция әгъзалары озак еллар буе илебезнең төрле почмакларындагы сугыш ветераннары, архивлар, музейлар белән элемтәдә торды. Хәбәрсез югалган авылдаш фронтовикларны, тарих битләрендәге ак тапларны ачыклауда зур эш башкарды. Мидхәд Гомәр улы һәм аның укучылары тарафыннан әзерләнгән хисапсыз күп альбомнар, төрле гәзит- җурналларда басылган материаллар, күренекле шәхесләрнең хатлары истәлек булып калды. Аның хәрби – патриотик тәрбия өлкәсендәге эш тәҗрибәсе республика күләмендә танылды. Укучыларны һәм ата-аналарны тәрбияләү өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләрен искә алып, Мөслим авылындагы бер урамга Мидхәт Фәтхуллин исеме бирелде.

Бу чорларда укучыларга эстетик тәрбия бирү өлкәсендә мәктәптә байтак яңа үрләр яулана. Тарих укытучысы Спартак Мөхәт улы (ул тумышы белән Әмәкәй авылыннан) җыр дәресләре дә укыта. Киров исемендәге колхоз, укучыларның производство бригадасы яхшы эшләгәне өчен, мәктәпкә тынлы уен кораллары бүләк итә. Спартак Мөхәт улы шулардан тынлы оркестр оештыра. Бер үк вакытта укучылар хорын да җитәкли. Ул башкарган эшләр мәктәп тарихында шактый кызыклы һәм үзенчәлекле урын алып тора.

Ата –аналар университетының беренче ректоры – Мөхетдинова Сәгыйдә Сәет кызы булды. Ул җитәкчелек иткән чорда иске мәдәният йортында даими рәвештә ата – аналар университеты занятиеләре зур активлык белән барды. Мөслимдәге байтак оешмалар университет занятиеләре алдыннан үзләренең әзерлекле чыгышларын тәкъдим итәләр иде.

70 нче елларда мәктәп тулысынча ике сменада эшли. 1971 нче елда укучылар саны 1210 булып, аларның 521е – татар, 688е рус классларында укыган, 69 отличник, 1 медалист булган.

1971 нче елда мәктәп бинасының көньяк – көнчыгышына ялгап, 14 класска исәпләнгән 420 урынлык янкорма җиткерелә. Аның фундаментыннан башлап, бик күп төзү эшләрен укучылар башкара. (2004 – 2005 нче уку елында мәктәпнең бу өлешенә капиталь ремонт үткәрелде. Ремонт вакытында укучылар аның янындагы лицей бинасында укып тордылар).

1971 -1972 нче уку елында мәктәп китапханәсендә 8575 китап исәпләнгән, 800 укучы булган. Бер ел эчендэ 2007 китап укылган.

1975 нче елда мәктәпне 195 укучы тәмамлаган. Шулардан ВУЗларга – 26сы, техникумнарга – 31е, колхоз – совхозларга 46сы, учреждение һәм производствога 76сы киткән. Комсомол сафларында 400 укучы исәптә торган. 4 медалист чыккан. Педагогик кадрларның саны 82 булып, шуларның 54е югары белемле.

1976 нчы елда мәктәпнең ДТ-75, МТЗ -50 тракторлары, бер йөк машинасы өчен типовой гараж төзелә.

1977 – 1982 нче елларда, Иванов Виктор Александрович лаеклы ялга киткәч, мәктәп директоры вазыйфаларын тарих укытучысы Йосыпов Моряк Шәйхрахман улы башкара (моннан алдагы эш урыны – район партия комитеты инструкторы). Ул җитәкчелек иткән чорларда укчыларны класслары белән колхозда калдыру политикасы киң колач белән җәелеп китә. Төп мәктәпкә янкорма рәвешендә төньяк – көнбатыш яклап 120 урынга мәктәп интернаты (аны башлангыч сыйныфлар өчен уку класслары итеп файдаландылар), спорт-зал төзелеп файдалануга тапшырылды. Укучылар саны меңнән кимемәде, укулар исә ике сменада алып барылды. Пионер, комсомол оешмалары гөрләп эшләп торды. Җәйге хезмәт чирегендә укучылар яфрак азык әзерләү өмәләрендә, Киров исемендәге колхозның 50 – 60 гектарлык чөгендер плантациясендә актив шөгелләнделәр.

Урта мәктәп аттестаты белән бергә укучылар 3нче класслы механизатор, “Машина белән сыер саву операторы” дигән таныклыклар алып чыктылар.

70 - 80 нче елларда Мөслим урта мәктәбе укучылары ел саен Киров исемендәге колхозда 50 – 55га күләмендә шикәр чөгендере, 15 – 20 азык чөгендере үстереп алып бирделәр (1983 нче елда 55 гектар җирдән 12000 центнер шикәр чөгендере алдылар). “Авангард” (Крәш. Шуран) колхозында өлкән сыйныф укчылары сентябрь ае дәвамында 40ар гектар җирдән бәрәңге җыю эшендә катнаштылр.

1982 нче елның июнь аенда мәктәпкә директор итеп Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы билгеләнде.

Мәктәп, аның ярдәмче хуҗалыгы иске, интернат, ашханә, мастерской авария хәлендә булганлыктан, аларны ремонтлауга, материаль – техник базаны ныгытуга күп көч сарыф ителде. Мастерскойга, интернатка капиталь ремонт ясалды. Ихатадагы җир асты торбалары, мәктәп эчендәге, мастерской, интернаттагы җылыту системасы алыштырылды. 50 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагыч төзелде. Мәктәп верандасына һәм беренче каттагы холлга мәрмәр идән җәелде. Мәктәп янына укучылар көче белән асфальт тротуар ясалды. Шул чорның бөтен таләпләренә туры килгән спорт мәйданчыгы барлыкка килде һәм хәрби шәһәрчеккә нигез салынды.

Мәктәп подвалында хәрби әзерлек укытучысы Дофак Мансур улы, физкультура укытучысы Альберт Виктор улы, өлкән сыйныф укучылары көче белән тир ясап куелды. Район күләм ату ярышлары шул тирда үтә башлады.

Мәктәптә класстан тыш чаралар үткәрергә урын булмаганлыктан, 1983 нче елда икенче каттагы пионер бүлмәсе холл арасындагы стенаны җимереп, сәхнәсе дә булган Ленин залы төзелде. Шулай итеп, Мөслим урта мәктәбендә клуб барлыкка килде. Спорт залында үтә торган культура – масса чаралары да Ленин залына күчте.

1988 нче елның 15 гыйнварыннан, бер – бер артлы булып торган реформаларны тормышка ашыра барып, мәктәпнең минифермасында 24 дуңгыз асрала башлады. Вакытлыча файдалану өчен, колхоздан бер ат алынды. Ул елда дуңгызчылыктан мәктәпкә 1156 сум саф табыш керде. Яңа алган Т – 25, ГАЗ – 53 машиналары мәктәп хуҗалыгындагы эшне җиңеләйтүгә бер этәргеч булды. Укучыларга авыл хуҗалыгы техникасын өйрәтә торган кабинет көн таләпләренә җавап бирерлек итеп җихазланды.

Мәктәп, класслар физика укытучылары көче белән радиолаштырылды. Тәнәфес вакытларында татар музыкасы, әдәби тапшырулар, яңалыклар, белдерүләр яңгырап торды. 2 телевизор, 2 баян һәм башка төрле инструментлар алынды.

Казанның “Яшьләр үзәге”ннән тавыш колонкалары белән “Венец” маркалы көчәйткеч, 2000 ваттлы прожектор, төрле төстәге яктылык пленкалары, микрофоннар алып кайтылды. Укучылар һәм укытучылар көче белән вокаль инструменталь ансамбль оештырылды. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” исемле викторина, “Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр!” кебек конкурслар, “Сердәш” клубы занятиеләре, әдәби-музыкаль, тематик кичәләр бик популярлашып китте. Фән атналыклары һәм айлыклары даими үткәрелде.

Бу чорда кичәләрнең барысы да диярлек профтехучилище укучылары, укытучылыры, ата-аналар катнаша иде.