Тарихи истәлекләр

Мәчет, мәдрәсә, мәктәп...

... 18 нче гасыр урталарында Ык елгасының сул як ярына берничә рус кешесе килеп чыга да гаҗәеп тә гүзәл табигать кочагына багана кагып китә. Аларның уе шушы урынга нигез кору була. Иске Вәрәш авылыннан Ык елгасы аша бу якка чыккан Мөстәкыйм, Мөгълим, Мөслим атлы кешеләр таякларны күреп алалар да, аларны аударып, беренче йортны төзеп тә куялар. Шулай итеп, Яңа Вәрәш – бүгенге Мөслим авылына нигез салына. Зур базары булган өчен, аны Базарлы Вәрәш дип тә атаганнар. Кооператив урамында казан кешеләре яшәгән. Хәзерге почта бинасыннан башлап, 2 нче мәктәпкә кадәр аларның ындыры җәелеп яткан.

Татар халкына белем һәм тәрбия бирүдә мәчет-мәдрәсәләрнең роле гаять зур булган. Мөслим авылында Октябрь инкыйлабына (революциясенә) кадәр өч мәчет эшләгән: беренче үзәк җәмигъ мәчете хәзерге Кооператив һәм М. Гафури урамнары чатында, М. Гафури һәм Банк урамнары кисешкән почмакта (халыкта Яшел мәчет дип йөртелгән), ә өченче мәчет (манарасыз мәчет) Кооператив һәм Пушкин урамнары почмагында урнашкан. Беренче мәчет 1859 нчы елның 31 нче декаберендә ачыла. Ул вакытта авылда 412 ир кеше, 318 хатын-кыз яшәгән. Мәчеттә имам булып 71 яшьлек Әхмәтхатыйп Шәмгун улы торган. Калган ике мәчетнең төзелү вакытлары билгеле түгел.

Миргаләү исемле Мөслим мулласы Казандагы мәдрәсәләрнең берсендә укып йөргән вакытта Галикәев дигән бер бай белән таныша. Галикәев Мөслим авылына мәдрәсә салдырырга була. 1898 нче елда ташчы Гыйззатуллин Сафиулла җитәкчелегендә эшчеләр лом һәм көрәкләр белән таш чыгарып, мәдрәсә төзүне кызу темплар белән алып баралар. Ул 1901 елның көзенә әзер була. Укулар башлана. Ишек-тәрәзәләреннән пар чыгып торган, җиргә сеңгән, читән белән әйләндерелгән, сылап катырылган салам түбәле агач өйләр урынына мондый таш бина салыну халыкны гаҗәпкә калдыра. 18 тәрәзәле, кызыл калай түбәле, стена-түшәмнәре акшарланган, бүлмә саен 2шәр лампа эленгән бу мәһабәт бина авыл крестьяннарының гына түгел, байларның да игътибарын җәлеп итә. Ул Мөслим авылында беренче калай түбәле йорт була. Аның үрнәгендә Хәсәнша байлар да өй түбәләрен калай белән яптыралар (Хәсәнша малае Харис Хәсән дә дин сабагы укыта. 1908 нче елда ук Хаҗ кылырга бара).

Мәдрәсә ике башында ике зур бүлмәдән һәм урта “ачылык” дип йөртелгән өлештән тора. Анда укучыларның кием-салымы, урын-җирләре җыелып куела. Чөнки Мөслимдәге мәдрәсәгә Катмыш, Иске Вәрәш, Метрәй, Вәрәшбаш авылларыннан да ир балалар килеп укый. Барлыгы 100ләп бала йөргәнлеге мәгълүм. Алар ачылык стеналарының буеннан буена кагылган агач чөйләргә бавыннан бәйләнгән чабаталарын, тузып, шомарып беткән камзул, бишмәт, тула оекларын, мескен бүрек, киез эшләпәләрен элеп куя торган булалар.

Мәдрәсә салынып ике ел үтүгә, 1903 нче елның көзендә, Хисмәтуллин Гыймазетдин һәм Хәйруллин Насифулла исемле шәкертләр Нарат Асты авылыннан бәләкәй арба белән яшь наратлар алып кайтып утырталар. Ләкин аларның күбесе корый. Бүгенге көндә шуларның берничәсе генә исән.

Мәдрәсәдә бары тик дин сабаклары гына укытыла. Анда Ибәтулла Хәбибуллин, Сибгать Хәлиуллин һәм Бәкәбез авылыннан килгән Гариф мулла белем бирә. Шәкертләргә йоклау һәм утырып уку өчен стена буена урнаштырылган җәмәгать сәкесе хезмәт итә. Уку өчен парта һәм дәфтәрләр булмаганлыктан, балалар табаклы кәгазьгә язганнар. Шәкертләр баш хәрефләрне, матур булсын өчен, күркә каурые белән төшергәннәр. Мәдрәсә ачылган елны укырга кергән Галимов Шакир (рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Хәбибуллинаның әтисе) сөйләгәннәрдән:

...Мин үзем шул мәдрәсәдә 1905 елга кадәр укыдым. Аннан соң төрле фәннәрдән гыйлем бирә торган Олы Чакмак мәдрәсәсенә укырга киттем. 1912-13 нче елларда Мөслимдә җәдитчә (яңача) укыту кертелде. Хисап, туган тел, җәгърәфия (география) һәм башка фәннәр укытыла башлады. Беренче җәдитчә укытучы Шакир Басыйров булды.

1913 елда Тукайның вафат булуы мәдрәсә шәкертләрен дә тетрәндерми калдырмады. Алар, “Туган тел”гә өстәп, болай дип җырлый иде:

Ни дигән сүз: “Милли шагыйрь

Габдулла Тукай вафат?”

Бумы? Бу - бер якты йолдыз

Яки нурлы ай вафат”.

1914 елның 1 нче августында Германия Россиягә каршы сугыш башлый. Бөтен ир-ат сугышка алына. Авылны хәерчелек баса. Тоз, шырпы, керосин һәм башка киң куллану товарлары юкка чыга. Бар эш картлар, хатын-кызлар, балалар җилкәсенә кала. Сөрү җирләре кими, иген уңышы түбәнәя. Мәдрәсәдә җәдитчә укыту туктатыла. Халык арасында шундый җырлар туа:

Чуен чүлмәк, авызы тар,

Пешә солдат ашлары.

Аккош очып җитмәс җиргә

Китә солдат башлары

Идел суы ашлыдыр,

Ашлы түгел, ташлыдыр.

Ташлы булмый кая китсен,

Безнең күзләр яшьледер.

Казарманың капкасы –

Бар да нарат тактасы.

Казармада ятканчы,

Тар кабердә ятсаңчы.

Мендем тауның башына,

Карадым авылым каршына.

Авылым, күршем ерак калды,

Чират җитте башыма.

1918 нче елдан мәдрәсәдә дин сабаклары укыту тыела. Шул чордагы беренче укытучылар Сөләймәнова Мөзәянә, Шафигуллин Шакир, Шәфигуллина Әскыя, Ибраһимова Маһирә, Галләмова Һәдия, Минһаҗев Садри, Хиалиев Хафиз (аларның яше 8 дән алып 18 гә кадәр була), нинди юллар һәм ысуллар белән булса да, укучыларга белем бирергә омтылалар.

Мәктәптә дин укыту тыелса да, иске мәдрәсә алымнары һаман үзен сиздереп тора: мәсәләне алдан чишкән бала – эшли алмаган баланың яңагына сугарга тиеш була. Класс исә чыркылдап көлә. Бу чорда “Кара шәкерт” дигән кушаматлы хәлфәнең укытуы билгеле. Аны чордашлары: “Бик каты холыклы, кансыз кеше иде!” – дип искә ала. Шәкертләне чыбык белән дә кыйнаган, яңаклап алырга да күп сорамаган.

Мөслим авылында 1901 нче елда салынган мәдрәсә бинасы әле дә исән. Аңа күптән түгел ремонт үткәрелде.

1926 нчы елның 26 нчы августында волисполком рәисе Усманов Хәбделхак җитәкчелегендә агач мәктәпне ачу тантанасы була. Мәчет каршындагы мәктәп укучылары тулысынча шушы мәктәпкә күчерелә. Ул мәктәпне Миңнулла атлы төзүче җитәкчелегендә 20 кешелек бригада төзи. Аның составында Сибгать, Вагыйз, Талыйп, Әгъләм дигән төзүчеләр була. Хәзерге лицей урынындагы 320 урынлы мәктәпкә буралык агачны атлар белән ташыдылар, дип искә ала өлкән буын кешеләре.

Октябрь революциясеннән соң бик күп мәчетләр юкка чыгарылса да, хәзерге М. Гафури белән Кооператив урамнары чатындагы мәчетнең манаралары тиз генә киселми. Аңа каршы якта, каяндыр алып кайтып, агач мәктәп бинасы салына. Анда башлангыч сыйныфлар укытыла. 1929 нчы елда ул мәктәп базасында колхоз яшьләре мәктәбе – ШКМ барлыкка килә. Ул районда бердәнбер 7 еллык мәктәп була. Мәктәпкә нигез салучыларның мөдире Синдиков Нәҗип (районда бердәнбер югары белемле кеше), завуч А. Григорьев, укытучылар Абдуллин, Әминов, пионервожатый Гыйззәтуллин Мөхәммәтуллалар икәнлекләре мәгълүм.

“Яшел мәчет” тә исә РКШ (рабоче-крестьянская школа) ачыла. Анда колхозлар өчен төрле белгечләр әзерлиләр.

1929-1932 нче елларда лицей урынындагы агач мәктәптә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Ленин ордены кавалеры Салихов Әхмәтсафа Җаббар улы укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. Ул 1932 елда Яңа усы җидееллык мәктәбенә күчерелә. Бөек Ватан сугышы елларында мәктәптә укыту тәрбия эшен тиешле югарылыкка куйганы һәм фронтка акчалата ярдәм итүдә актив катнашы өчен, 1944 елда аңа И. В. Сталиннан рәхмәт телеграммасы килә. Аның улы – Татарстан Республикасының атказан укытучысы Салихов Әдип Әхмәтсафа улы озак еллар район мәгариф бүлегендә инспектор вазыйфасын башкарды.

1930 нчы елның августында Республика Халык Комиссарлары советы кабул иткән карарда 8 яшьтән алып һәр балага мәҗбүри башлангыч белем бирү, мәктәпләр төзү, аларның матди базасын ныгыту, укытучы кадрлар әзерләү бурычы куела.

Ул елларда авылларда башлангыч мәктәп биналары төзү киң колач ала. Башлыча алар алты почмаклы гади авыл өе формасында була, яисә ниндидер бина мәктәпкә яраклаштырыла.

Мәктәпләрнең матди базаларын ныгыту, аны тагын да үстерү һәм кадрлар әзерләү мәсьәләсендә бу елларда районда зур гына уңышларга ирешелә. Мөслим мәктәбенең казанышлары аеруча куанычлы була. Бик күп күрсәткечләр буенча ул республика гына түгел, РСФСР күләмендә дә мактауларның берсенә әйләнә.