Спортта да сынатмадык...

Мөслим урта мәктәбендә 1955 нче елдан 1990 нчы елга кадәр эшләгән физик тәрбия куытучысы Рәис Габдулла улы Назаров истәлекләреннән:

“...1955-70 нче елларда, безгә балаларны даими рәвештә спортка ныграк тарту һәм аларны нинди дә булса спорт секциясенә йөртү бурычы куелган иде.

“Алтын алка” һәм “Күн туп” призына үткән ярышларда безнең мәктәп командалары матур гына уңышларга ирештеләр.

Районыбызда бу уеннарны башлап җибәрү өчен, район партия комитетының идеология секретаре Диктат Әхмәтгали улы Галиев булды. Һәр мәктәптә хоккей мәйданчыгы ясалды. Безгә Калинин исемендәге культура һәм ял паркын тулысы белән боз белән катыру йөкләнде.

Без районда эшләүче нефтьчеләргә мөрәҗәгать иттек. Алар бу эшне башкаруда ныклы ярдәм күрсәттеләр. Ял паркында өмә белән карны чистарттылар. Су ташучы машиналар ярдәмендә су китерелде. Шулай итеп, зур шугалак барлыкка килде. Берничә ел буе хоккей, фигуралы шуу шунда үтте.

Беренчеләрдән булып, безнең белән уйнарга Михайловка урта мәктәбе укучыларының хоккей командасы төште. Шул вакыйгадан соң, башка мәктәпләр дә тартылды.

Мәктәптә хоккей мәйданчыгын 1972 нче елда төзедек. Моның өчен материалларны мәктәпнең ир-ат укытучылары белән бергәләп эшләдек һәм кордык. Районда хоккей уйнауга яки таныш бер генә укытучы да юк иде.

Мин үзем дә шайбалы хоккей уйнап караган кеше түгел, бары тик туплы хоккей гына уйнаган идем. Уенчыларны сынап карау һәм уйнаулары белән танышу өчен, без Азнакай шәһәренә иптәшләрчә очрашуга бардык.

Бу безнең өчен хурлыклы җиңелү булды, чөнки, саклану киемнәре булмау сәбәпле, уенчылар шайбадан кача иде, чирттереп бәргәндә, бик яман авырттыра бит.

Икенче елны барганда без дә саклану киемнәре булдырдык. Бу исә безгә курыкмыйча уйнарга мөмкинлек бирде. Уен беткәч, Азнакай шәһәре тренеры: “Сез хәзер теләсә кайсы командага каршы тора аласыз!” – диде. Алар үзләре шәһәрара ярышларда күптән катнашалар иде.

Безнең командалар уңышлы чыгыш ясадылар һәм финал уеннарында катнашып, кубоклар да яуларга ирештеләр. Алар районыбызның данын югары күтәрде.

Иң соңгы баруда без Актанышта,республика беренчелегендә чыгыш ясап, беренче урынны яуладык. “Күн туп” призына ярышка, нигездә, урта буынны алдык, чөнки алар белән очрашулар яхшы нәтиҗә бирә иде.”

Мөслим урта мәктәбендә 1957 нче елдан 1985 нче елга кадәр эшләгән физик тәрбия укытучысы, мәгариф отличнигы Дофак Мансур улы Фәттахов сөйли:

“...Без Мөслим урта мәктәбендә эшли башлаганда, аның материаль-техник базасы бик ярлы, спорт инвентарьлары юк дәрәҗәсендә иде. Беренче эш итеп, җитәрлек дәрәҗәдә чаңгы һәм аңа ботинкалар алдык. Бу исә дәресләрне югары дәрәҗәдә уздыру өчен мөмкинлекләр бирде. Мәктәп яну сәбәпле, барлык дәресләр салкын көннәрдә тышта, ә яңгырлы вакытта коридорда уздырылды. Бу кыен хәлдән чыгу өчен, янкорманы кечкенә булса да спортзал итәргә кирәк иде. Аның фундаментын тикшерттек. Азрак биегәйтү исәбеннән 1 метр тирәнлектә балчыгын чыгардык. Бу эш кыш көне башкарылды һәм аңа барлык укучылар да үзләренең лаеклы өлешләрен керттеләр. Спортзал булгач, спорт уеннарын расписание нигезендә уздыру мөмкинлеге туды. Мәктәп ике сменада эшләгәнгә күрә, без дәресләрне иртәнге 6 сәгать 30 минутта башладык. Спорт секцияләрен төнге 11ләргә чаклы бара иде. Укучыларыбыз тиз арада, чаңгыда узышу, волейбол, баскетбол, җиңел атлетика буенча, районда гына түгел, ә зона ярышларында да җиңүләр яулый башладылар.

1958 нче елда нефтьчеләр ярдәме белән спорт шәһәрчеге төзедек. Шәһәрчектә баскетбол, волейбол, бум, каршылыклар киртәсе, колга, брусьялар һәм турниклар бар иде.

1960 нчы еллардан велоспорт белән дә шөгыльләнә башладык. Монда безгә спорткомитет рәисе Закиров Мөнир һәм районның ДСО “Урожай” комитеты рәисе Хафизов Фатих велосипедлар белән ярдәм иттеләр. Мөслим урта мәктәбе командасы Фәйзуллин Илфак, Вәлитов Фәүзи, Вагыйзов Рәшит, Хәбибуллин Рафис, Хәбибуллин Рафак, Топорова тамара, Сираева Нурия, Киршина Вера, Галиева Розалия, Зиннурова Роза, Хәйдарова Хөмәйрәләр составында 2 ел рәттән Зеленодольскида һәм Юдинода уздырылган республика ярышларында укучылар арасында республика чемпионы булдылар, з Хәбибуллин Рафак, 50 километр араны беренче килеп, чемпион исемен яулады. Шулардан төрле вакытларда Фәйзуллин Илфак, Вәлитов Фәүзи, Топорова Тамара, Сираева Нурия – спорт мастерлары, Киршина Вера, Хәйдарова Хөмәйрә спорт мастерлыгына кандидат исемнәре алу дәрәҗәсенә ирештеләр. Югарыда санап киткән укучылар үз вакытында районның иң яхшы чаңгычылары һәм җиңел атлетлары булдылар.

1959 – 1960 нчы елларда кул тубы уены популярлаша башлады, чөнки ул авыл яшьләре арасында уздырыла торган ДСО “Урожай” комитетының спартакиада планына кертелгән иде. Мөслим спорткомитеты миннән шуны оештыруны сорады. Без шөгыльләнә башлагач,авыл яшьләре дә кызыгып киттеләр. Кул тубы уены футбол кырында уйнала һәм 11 уенчы катнаша иде. Хәзер ул гандбол дип атала. Спортзалда 7 кеше катнаша. Без кыска гына чорда яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, авыл яшьләре спартакиадасында беренче урынны яуладык.

Шул елларда Мөслим тарихында гаҗәеп бер хәл булды. Безнең команда белән уйнау өчен, Мөслимгә 2 самолет белән Казан чемпионы булган КАИ институтының кызлар һәм егетләр командасы килеп төште. Гәрчә уен кунаклар файдасына тәмамланса да,без аннан үзебезгә күп сабак алдык.

Укчыларыбыздан оештырылган команда республиканың ДСО “Урожай” комитетының данын яклап, РСФСР беренчелегенә казанда һәм Чебоксарда уздырылган зона ярышларында уңышлы гына чыгыш ясады.

1963 – 1965 нче елларда беренче мәртәбә Казанда җиңел атлетика буенча укучылар арасында Республика спартакиадасы уздырылды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы беренче урынны яулап, спартакиада чемпионы исеменә лаек булды. Аеруча истә калганы шул иде: укучыбыз Сахапова Гөлзада – 100, 200 һәм 400 метр йөгерүдә берәүгә дәберенче урынны бирмәде.

Бу беренче һәм соңгы спартакиада булды. Аннан соң Казханга зона ярышларында җиңеп чыккан спортсменнар гына барды. Менә кемнәр иде алар: Понькин Владимир, Рәкыйпов Максут, Латыйпов Ранас, Смирнов Альберт, Сафиуллин Альфир, Сафин Наил, Шәрифуллин Наил, Шәрифуллин Хатыйп, Иванов Игорь, Иванов Альберт, Афанасьева Маргарита, Вахитова Зина, Хәерова, Нурмиева Нәкыя, Хөснетдинова Ләбүзә, Хөснетдинова Гөлүзә, Топорова Лариса, Шәрифуллина Земфира һәм башкалар. Болардан тыш район җыелма командасы составында Якупова Гера, Фәрхетдинов Ринас, Антипов Виктор, Закиров Илдар, Гордеев Рим, Смелов Петр, Закиров Илдус һәм башкалар уңышлы уеннары белән сөендерделәр.

1960 -1985 нче елларда чаңгычыларыбыз зур уңышларга иреште. Чаңгы секциясенә 40 – 50 укучы йөри иде. Шуның нәтиҗәсе буларак, без район беренчелегенә уза торган ярышларга 3 – 4 команда куя торган идек. Бервакытта да беренчелекне бирмәдек. Бөгелмә, Әлмәт, Минзәлә шәһәрләрендә уздырыла торган зона ярышларында 1нче һәм 2 нче урыннардан төшмәдек.

Шулай ук боскетбол, волейбол ярышларында укучыларыбыз югары нәтиҗәләргә иреште. Зона ярышлары күпвакыт безнең җиңү белән тәмамлана иде. Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Камада уза торган ярышларда безнең командага җиңү китерүдә зур өлеш керткән баскетболчылар Понькин Владимир, Рәкыйпов Максут, Чернов Николай, Ногманов Рамил, Двоеглазов Юрий, Мөхәммәтҗанов Рифкат, Абдуллин Рафис, Шәйхелисламов Рәис, Фәхретдинов Фәрит, Әюпов Рөстәм, Әюпов Рәшит, садриев Рафаэль, Абдуллин Рифкать, Сәлимова Венера, Саламаева Вера, Рәхмәтуллина Гөлия, Кашапова Илсөяр, Ногманова Рәйсә, Рәшитов Фәиз, Шәрипова Гөлшат, Шәйхелисламов Расих, Кәримова Роза, Акбарова Розалия, Зәйнуллина Розалия, Чербаева Илгизә, Бәширова Фәния һәм башкаларны санап китәргә булыр иде.

Шул ук елларда бокс белән дә шөгыльләнгән укучылар булды. Шуның нәтиҗәсе буларак, Антипов Виктор – спорт мастеры, Галләмов Альберт һәм Шәйхразиев Мизхәтләр мастерлыкка кандидат нормаларын үтәделәр.

1980 – 1985 нче елларда программага татарча көрәш кертелде. Бу өлкәдә дә уңышларыбыз байтак. Авыл сабантуйларында һәм мәктәптә көрәш серләренә өйрәнеп, безнең егетләрдән Хәлилов Роберт, Хәлилов Расих, Синякәев Рим, Хуҗиәхмәтов Камил, Авзалов Илдарлар спорт мастеры исеменә лаек булдылар.

Шушы мәктәптә урта белем алган, укытучы вакытта ук мәктәпнең һәм республиканың җыелма командаларында катнашып, уңышлы чыгыш ясаган, физкультура укытучысы Иванов Альберт Викторовичның билгеләп үтәсе килә. 1966 – 1967 нче уку елында РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпләрдә физкулҗтура һәм спортның куелышы буенча конкурс игълан ителде. Бу конкурста Мөслим урта мәктәбе РСФСРда 1 нче урынга чыкты һәм 5 мең сум акча балән бүләкләнде. Бу безгә спорт базасын ныгытырга зур ярдәм итте.”

***

Мөслим районы Сарман районы белән кушылгач (1963 нче ел), район газетасында басылган кайбер мәкаләләрдән өзекләр:

“15 марта лучшие лыжники школ и колхозов собрались в Сарманове на лыжные соревнования в честь закрытия зимнего спортивного сезона.

…Уже первые старты показали, что лыжники Муслюмовской средней школы превосходят других и в скорости, и в технике.

…Борьба завершилась победой команды лыжников Муслюмовской средней школы…”

“...5 километрлы дистанция буенча ярышта кызлар матур күрсәткечләргә ирештеләр. Монда да Мөслим урта мәктәбе чаңгычылары җиңде.урта мәктәп укучылары ярышында беренче урынны – Мөслим, икенчелекне – Күбәк, өченче урынны Шуган мәктәпләре командалары алды.”

“Узган якшәмбедә район үзәгенә “Кросс буенча район чемпионы” исемен яулау өчен, мәктәпләрнең иң көчле җиңел атлетика командалары җыелды.

Командалар арасында ярышта беренче урынга Мөслим урта мәктәбе кроссчылары чыкты. “Район чемпионы” дигән дүрт медальнең өчесен бу команда вәкилләре алды. Өченче урынды – Иске Минзәләбаш урта мәктәбе спортчылары. Ә шундый зур Сарман урта мәктәбе командасына дүртенче урын белән генә кәнәгатьләнергә туры килде.”

1985 нче елныд 28 нче февралендә чыккан “Авыл утлары”ндагы “Әгәр җиңим дисәң...”исемле мәкаләдән йзек:

“...Мөслим урта мәктәбендә тир уку елы дәвамында эшли. “Ә ярышларга ике-өч атна кала көн саен икешәр-өчәр сәгать шөгыльләнәбез”, - ди тренер Д. Фәттахов. Димәк, бу мәктәп спортчыларының узган елгы кебек үк, быел да иң күп бүләк алулары һәч тә очраклы түгел...”

2 нче мәктәп директоры Венера Кашап кызы Хәйруллина истәлекләреннән:

“...1987 нче елдан 2003 нче елга кадәр Мәслимләге икенче номерлы мәктәптә директор булып эшләдем.

1987 – 1988 нче уку елыннан безнең мәктәп 456 баланы туплаган районның иң зур башлангыч мәктәбе иде. Ул алты яшьтән укыту программасы белән эшли башлады. 6 яшьлек 1 нче сыйныф укучылары өчен йокы бүлмәләре җиһазладык (иске парталарны сүтеп, балалар караватлары ясадык). Көннең икенче яртысында балалар белән тәрбиячеләр эшләде. Мәктәптә барысы 18 класс-комплект һәм 7 озайтылган көн төркемнәре эшләде, аларга 26 укытучы һәм тәрбияче белем бирде.

Мөслим үзәге зураю сәбәпле, ул чорда 4 яңа типовой балалар бакчасы төзелде. Матур бакчадан балаларның иске мәктәпкә киләселәре килмәде. Җитәкчеләр белән сөйләшеп, 1988-1989 нчы уку елында мәктәпнең эченә капиталь ремонт үткәрелде, яңа җихазлар алынды, түбә ремонтланды.

Мәктәпне әйләндереп алган коймалар заманча матур итеп эшләнгән тимер коймалар белән алыштырылды.

Мәктәпнең эченә, балаларның яшь үзенчәлегенә карап, реконструкция үткәрелде. Ашханә санитария таләпләренә туры китереп зурайтылды, спортзалга капиталь ремонт үткәрелде.

Мәктәптә методик эшнең үз югарылыгына куелышына игътибарны көчәйттек. Методик проблемаларына карап, педагогларны төркемнәргә бүлдек. “Алдынгы тәҗрибә”, “Сыйныф җитәкчесе”, “Яшь укытучылар” мәктәпләре эшләрен уңышлы алып бардылар. Ачык дәресләр үткәрелде, методик чыгышлар ясалды, класстан тыш чаралар оештырдык.

Өстәмә белем бирү учреждениеләре - -туристлар станциясе һәм музыка мәктәбе белән тыгыз элемтә урнаштырып, балаларның сәләтләрен үстерү үстерү юлларын билгеләдек.

Татарстан Республикасы Конституциясе һәм Мәгариф турындагы законга нигезләнеп, татар балаларына туган телләрендә белем бирү максатыннан, 1991 – 1992 нче уку елыннан мәктәптә татар класслары ачылды һәм мәктәп милли мәктәп түгел, ә татар мәктәбе итеп үзгәртелде.

1993 – 1994 нче уку елыннан башлап, 2 нче класстан гимназия алды класслары ача башладык, укучылар, имтихан биреп, гимназия классларына кабул ителде. 2 нче класстан инглиз теле, әхлак, хореография дәресләре кертелде.

Гимназия алды классларында өлгереш һәм тәртип башка класслардан аерылып торды.

Халык педагогикасы казанышларына таянып, иҗади эшләргә тырыштык. Тәрбия сәгатеме, класстан тыш чарамы, укучылар үзидарәсе булган сбормы – һәрберсен тирәнтен уйлап, кызыклы һәм эшлекле итеп үткәререгә тырыштык. “Нәүрүз”, “Сөмбелә” “Нардуган” бәйрәмнәре, конкурслар, викториналар, брейн-ринг уеннары, татар халкының җырлы-уенлы кичәләре, төрле күргәзмәләр, бәйгеләр оештырдык. Яшь үзенчәлекләренә карап, 5 төрле бию ансамбле (җитәкчесе – Нәсимә Мәүлиева) төзелде. Музыкантыбыз Гөлнур Фәрхетдинова җитәкләгән җыр ансамбльләренә балалар бик теләп йөрделәр.

Мәктәп районда башлангыч мәктәпләр өчен база мәктәбе булды һәм коллектив үзконтрольдә эшләде, мәгариф учреждениеләре арасында үрнәкләрдән саналды.

1996 нчы елда мәктәбебез, мөстәкыйллек алып, “2 нче Мөслим урта мәктәбе” дип йөртелә башлады.

2000 нче елда 2 нче санлы урта мәктәп 65 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу елларда мәктәптә укыту-тәрбия процессы мәктәпнең юбилеена багышлап уздырылды.

Мәктәпнең тышкы өлешенә капиталь ремонт үткәрелде.”

“Авыл утлары” гәзитендә (5 апрель, 2005 нче ел) рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чәчкә Галиеваның “Укытучыбыз - министр” исемле мәкаләсен тәкъдим итәбез:

“...Күптән түгел районыбызга эш визиты белән Республикабызның мәгариф һәм фән министры, профессор Рәис Фәлих улы Шәйхелисламов килеп китте. Ул икенче сандагы мәктәптәге ремонт эшләренең барышы белән дә кызыксынды һәм ремонтланган классларның һәрберсенә кереп, укучылар һәм укытучылар белән әңгәмә корды. Укытучылар аңа мәктәпне ремонтлауга зур өлеш кертүе һәм коллективка ярдәм итәргә әзер торуы өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Министрның укытучысы буларак, мине үзебез укыган һәм укыткан икенче санлы мәктәпкә очрашуга чакырдылар.

Рәис Фалих улын мин 5 нче класстан бирле укыттым. Аның кайсы класс бүлмәсендә, кайсы партада һәм кем белән утырганын да хәтерлим. Ул бик тырыш, пөхтә, төгәл укучы булды. Барлык фәннәрне дә тигез дәрәҗәдә яратты һәм нигезле итеп үзләштерде. Физкульура укытучылары Рәис Назаров (ул аларның класс җитәкчесе иде) һәм Дофак Фәттаховның ышанычлы спортчысы булды. Спорт командасы кайсы районга, шәһәргә барса да, җиңүсез кайтмады.

Язучыларга багышлап үткәрелгән кичәләрдә дә Рәис укытучыларның зур терәге булды. Чөнки ул бик матур итеп рус һәм татар җырларын башкара иде.

Рәисләр гаиләсендә биш малай үсте. Әтиләре – гармунчы, җырчы. Шуңа күрә малайлары да җырга-моңга гашыйк булып үстеләр. Рәиснең туганы Фирдәвес ничәмә еллар сәхнә тота. Кунакка кайткан арада хәзер дә сәхнәгә чыкмый калмый ул”.