Лаеклы ялдагы мөгалимнәребез

Гилалова Әнисә Зәки кызы 16 март көнне Татарстан Республикасы Лениногорск районы Сарабиккол авылында туа. 1944 елда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә, 1948 елда аны уңышлы тәмамлый.

Педагогик юлы Әнисә Зәки кызы:

1948-1952 елларда-ТР Лениногорск районы Аланлык урта мәктәбе, башлангыч сыйныфлар укытучысы.

1952-1959 елларда-ТР Лениногорск районының Сарабиккол җидееллык мәктәбе, өлкән пионервожатый.

1959-1969 елларда-ТР Лениногорск районының Иске Шөгер урта мәктәбе, өлкән пионервожатая.

1969-1986 елларда-ТР Мөслим районы Мөслим урта мәктәбе, әзерлек сыйныфлары укытучысы.

«Ул елларда барлык демонстрацион һәм тарату материалларын да диярлек үз кулларың белән эшләргә туры килде. Әмма балаларның киң ачык, кызыксынучан күзләрен күреп, авырлыклар онытылды, – дип искә ала Әнисә Зәкиевна. - Зур тырышлык белән балалар төрле эшләнмәләр, транспортлар, парадлар өчен чәчәкләр ясарга өйрәнделәр. Еш кына бу дәресләр минем өйдә яки ишегалдында үтте. Шунда ук мин алар белән концерт номерлары һәм тамашалар репетиция ясадым. Бүген дә укучыларым мине онытмыйлар. Еш кына мине мәктәп елларын искә алалар".

Пенсиядә булганда, Әнисә Зәки кызы актив тормыш рәвеше алып бара. Күп еллар «Сунмэс дэрт»ансамблендә актив катнашкан. Ул бик матур җырлый, бии һәм шигырьләр яза. Олы яшьтә булуына карамастан, ул барысына да кызыксынып, яхшы киңәшләрен бирә.

Хатбуллина Тәнзилә Хабибулла кызы 1943 нче елның 1 нче октяберендә Мөслим районы Мөслим авылында туа. 1951 нче елның 1 нче сентяберендә мәктәпкә укырга керә. 1962 нче елда 11 класс тәмамлап аттестат алгач Алабуганың педагогик институтына укырга керә. 1967 нче елда институт тәмамлап ике ел Усы мәктәбендэ рус теле фәнен укыта. 1969 нчы елның сентябрь аеннан Мөслим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларында укыта. Икенче елны рус теле һәм рус әдәбиятыннан укучыларга төпле белем бирә. 1979 нчы елдан 1999 нчы елга кадәр башлангыч сыйныфларын укыта. Пенсиягә чыкканда 1 нче категорияле "Хезмәт ветераны" медаленә лаек була.

Хафизова Җәмилә Гафур кызы 1940 нчы елның 2 июлендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туа. 1946 нчы елны Ташлыяр авылында мәктәпкә укырга керә. 1956 нчы елда мәктәпне тәмамлап Казан педагогия институтына укырга керә.1960 нчы елдан 1968 нче елга кадәр Рус.Шуган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1968 нче елдан 1984 нче елга кадәр Мөслим урта мәктәбендә башлангыч класс укытучысы булып эшли. 1984 нче елдан 1990 нчы елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә укыта. 1990 нчы елдан 1993 нче елга кадәр Мөслим урта мәктәбендә эшен дәвам итә. Хезмәт ветераны исеме белән лаеклы ялга китә.

Газетдинова Нәкыя Исрафил кызы, Мөслим районы мәгариф системасында 1963 елның 15 августыннан эшли башлый. Ул Мөслим районы бетерелеп, Сарман районына кушылып торган чоры була. Сарман РОНОсында аңа Әдип Әхмәтович направление биреп, Сикия 8 еллык мәктәбенә тарих-география укытучысы итеп җибәрелә. Анда елдан артык эшли.

“...Ул чорларда укытучыга бик күп түләүсез хезмәтләр тапшырыла иде. Бару белән миңа комсомолларны укыту эше йөкләделәр. Ә Әхмәтгалиев Әхмәдулла (партия оешмасы секретаре иде) партия укуларын алып барды. Аңа бик нык әзерлек сорала иде. Шуңа күрә миңа байтак кына әзерләнергә, ул дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен тырышырга кирәк булды.

Район үзәге Сарманда булганлыктан, атна саен диярлек җыелышларга Сарманга йөрдек. Ул чорларда хәзерге кебек юллар да юк, машиналар да юк исәбендә. Йөк машиналарына төялеп китүләр, юлда өшүләр, төн урталарында кайтып, иртән укытуга китүләр истә онытылмаслык булып калды. Өстәвенә - агитатор. Сыерчылык фермасында ай саен газета чыгарабыз, ун көн саен савымчылар хезмәтенә нәтиҗә ясап бюллетень чыгара идек. Ә кичен савымчыларга нәтиҗәне аңлатып, балалар белән концерт куеп тәмамлана иде.

Һәр айны партия оешмасы секретаре үз планында лекция укулар планнаштыра иде. Шул планда билгеләнгәнчә, без укытучылар һәр шимбәдә, яшьләр уенга җыелгач, тәрбияви лекция укый идек. Аннан соң гына уеннар башлана иде. Аның өстенә әле концертлар, театрлар белән халык алдында чыгыш ясадык. Боларга инде, партия оешмасы билгеләве буенча, мин җавап бирә идем.

Бу районда беренче эшем шулай башланып китте. Көн аралаш Үрәзмәткә җыелышка йөрүләр, басуда чөгендер эшкәртүләр, ачык дәрес һәм класстан тыш эшләр - санап бетергесез.

Аннары алдагы уку елында кыш көне Күбәк мәктәбенә күчтем (тормышка чыгу сәбәпле). Бу мәктәп инде эшнең кайнап торган җире. Монда таләп тагын да югары булды. Шунысы күңелемә тынычлык бирә, кайда эшләсәм дә укыткан балаларымның әти-әниләре, җитәкчеләрем эшемнэн канәгать булдылар.

1965 елның апрель аенда партия райкомының пропаганда бүлеге җитәкчесе Х.М.Шәмсетдинов телефон аша мәктәпкә шалтыратып мине сораган. Мәктәпнең завучы Карл Мухатович мине дәрестән чакырып чыгарды. Хәләф Мөхетдинович районга күчәргә тәкъдим итте. Эш булачагын әйтте. “Тормышка чыкканыңны беләм, Соппухны да күрдем, син риза булсаң, ул риза”, - дип фикерен җиткерде. Без килеп эшли башладык.

13 елга якын Пионерлар йорты директоры булып эшләдем. Ул чорда 24 урта һәм сигезьеллык мәктәп бар иде. Ул вакытта Мөслимдә әле мәктәп бер генә, 1200 дән артык бала укый иде. Директор Иванов Виктор Александрович иде. Район мәгариф бүлеге белән Гайфуллин Васил Абдуллович җитәкчелек итә башлаган чор. Аның белән эшләү миңа авыр булмады. Ул бик кешелекле, төгәл, кимчелекләрне урынлы гына искәртә белә торган җитәкче булды. Ул чорларда безнең район республикада пионер һәм комсомол эшләре буенча һәрвакыт алдынгы урында булды. Еллык йомгаклар буенча макталып килде. ТИУУ да класстан тыш эшләр буенча өлкән методист, аспирант Носов Сергей Сергеевич эшләгән чор.

Бик таләпчән кеше иде. Комиссия белән ике тапкыр тикшерү оештырып, эшебезгә уңай бәя бирде. Җиңүче дружина исемнәрен Мөслим, Күбәк, Үрәзмәт, М.Тамак, Шуган урта мәктәпләре, Симәк, Баек, Олы Чакмак, Мухан, Метрәй сигезьеллык мәктәпләре алып килде. Республика буенча ел саен диярлек Мөслим, Үрәзмәт, Күбәк, М.Тамак урта мәктәпләре алдынгы урыннарда булды. Мин эшләгән чорда Мөслим районы балаларның җәйге ялын оештыру буенча бик еш уңай бәя алып килде.

Элек район пионерлагеры палаткаларда, Метрәй тавы арасында оештырыла иде. Вожатыйларны мәктәп активы арасыннан билгели идек. Казан, Алабуга пединститутына, Минзәлә педучилищесына заявка биреп эшкә кайтара башладык. Алар бездән җәйге пионер практикасы үтүләре турында характеристика алып, эшләрен чагылдырган альбомнар эшләп киттеләр. Бу ел саен шулай эшләнә иде. Соңга таба Нарат Астында пионерлагере өчен биналар төзелде. Район пионерлагере шунда оештырыла башлады. Анын исемен, кайткан һәм шунда эшләячәк вожатыйлар белән семинарда сайлап “Урман иле” (“Лесная страна”) дип атадык. Ул хәзер дә шул исемен йөртә.

Үз чорымда тагын авыр да, кызыклы да “Зарница” уенын оештырып җибәрдек. Бу эштә военком Сибгатов, аның ярдәмчесе Зиновьев, комсомолда мәктәпләр буенча бүлек мөдире Шаяхметова Гөлнурлар актив булдылар. Военком Сибгатов җитәкчелегендә без аның положениесен төзедек. Ул бер көнлек кенә эш түгел. Военком бераз бушаса, безне үз янына җыя иде дә, нәрсәләр алырга, ничек оештырырга киңәшләр бирә иде. Шулай итеп, без аның положениесен төзеп бөтен мәктәпләргә тараттык. Шуннан соң 9 майга яшь армиячеләр районга җыелып, 2 көн буена ярышып, үз эшләренең нәтиҗәләрен белеп, парадта катнашып китәләр иде. Бу тәрбияви һәм бик кирәкле чара итеп кабул ителде, озак еллар дәвам итте. Соңгы елларда аңа игътибар кимү бераз гаҗәп булды. Бу бит коллектив туплауга, ел дәвамында балаларның педколлектив җитәкчелегендә һәрвакыт шөгыль табуында файдалы. Хәрби-патриотик тәрбия бирүдә төп юнәлеш булып тора. Буш йөрүгә юл куелмый, укучыларда кызыксынучанлык тәрбияли.

Берничә эпизод кызыклы булып истә калган. Беренче көнне бу яшь армиячеләр белән запастагы офицер Даутов (ул чорда доротдел начальнигы иде) җитәкчелек итте. Ул төрле биремнәр билгели иде. Шул уенны уйнарга Мөслимнең үзәк паркыннан хәзерге сабантуй урынына чыгып киттек. 24 мәктәптән 33әр укучы килә иде. Комиссия членнары, укучылар - барысы 800 дән дә ким түгел кеше. Хәзерге сабантуй урыны әле коры ялан иде. Иңләп чыгабыз шул таба, бервакыт агу чәчүче “кукурузник” очып бара өстебездән, Даутов “Воздушная тревога” дип кычкырып җибәрде. Берничә йөз кеше җиргә сузылып ятты, бер кыймылдаучы булса икән! Кызык та, кызганыч та кебек булды шулвакыт. Ниндидер куркынычлык биләде. Ул үтеп киткәч тревога алынды, киттек Метрәй тавына. Анда инде чын сугыш уены башланды. Пакетлар (бирем белән) эзләп таптылар. Нарат Астын дошманнан азат итү боерыгы бирелде. Нарат Асты авылы артына бер команда җибәрелде. Алар сугыш киеменнән, кара винтовкалар асып, ындыр арты ягыннан “Ура” кычкырып бөтен авыл буйлап йөгерә башлыйлар. Авыл халкы мәзәккә кала. Кайбер олы кешеләр, сугыш башланган дип, елап та җибәргәннәр.

1976-77нче уку елында мин Мөслим урта мәктәбенә башлангыч классларда укытуга күчтем. 5 ел татар классларында эшләдем. Башлангыч мәктәптән минем укучылар программа материалын узләштереп, мәктәп таләпләренә буйсынырга өйрәнеп, укытучыны хөрмәт итә белергә өйрәнеп чыгалар иде. Ул чорда күпчелек рус классы булып, параллельдә бер генә татар классы була иде. Анда күбрәк авылдан күчеп килгән семья балалары булды. Ата-аналар ферма эшчеләре. Агитаторлык, политукуларда йөру өстенә кичләрен шул ерак фермада торучыларның өйләренә барасы була иде. Элек бит отчёт биргәндә ничә балада булу турында да отчёт бирә идек.

Миңа куст методик берләшмәсе җитәкчесе булып та күп эшләргә туры килде. Мин аны җиңел эшли алдым. Пионерлар йортында эшләгәндә мин инде андый күнекмәләр туплаган идем.

Райондагы бөтен укытучыларны беләм, алар мине белә.

Педучилище миңа башлангыч классларда эшләү методикасын әйбәт төшендергән. Бу өлкәдә мин әзерлекле идем. Зур яшьтәге авыру әнине алып килгэч, мин башлангыч мәктәпнең озайтылган көн группасында да 5 ел эшләдем. Вәрәшбаш, Катмыш ата-аналары сорап, 4-5 класстагы балаларын да миңа йөртәләр иде. Чөнки алар балаларының өй эшен бетереп кайтуларыннан, теләп йөрүләреннән бик канәгать булдылар. Хәзер дә очрашсак зур рәхмәтләрен әйтәләр.

1986 нчы елдан рус классларында татар теле укыттым. Бик күп кичәләр үткәрергә кирәк булды. М.Җәлил, Г.Тукай кичәләрен зурлап үткәрүләр күпчелек миңа төште. Әкиятләр, табышмаклар кичәләре үткәрү, алар буенча һәр класста альбомнар ясау, нәтиҗәләр ясау укучыларда татар теле дәресләренә мәхәббәт уятты, аларның миңа хөрмәте артты. Әле бер әкиятләр кичәсе үткәреп ятам, көтмәгәндә Мөҗәһит Заһитович, Фирая Шайхенуровна, Роберт Миңнуллин килеп керделәр. Узем дә аптырап калдым. Кичә матур үтте, кунаклар кәнагать булып киттеләр. Шунда булган фотоны Р.Миңнуллин үзе язган китабына төшергән. Алсу, Айгөл Латыйповалар, шул китаптан мине танып, үзләре университетта укыганда бүләк итеп җибәрделәр. Рәхмәт аларга!

1987-91нче елларда профсоюз председателе булдым. Мин аны теләмәдем дә инде. Сайлаганнан соң 5-6 ай үткәч кенә кирәктер инде дип эшли башладым. Ул чорларда бик күп эшләр эшләнде. Укытучылар көче белэн бик куп тәрбияви кичәләр үткәрелде. Укытучы-пенсионерларның ялын оештыруга да игътибар иттек. 1 сентябрь, Яңа ел, 8нче март, 9нчы май, Соңгы звонокларга пенсионер-укытучыларны чакырмый калмадык. Һәр кичәгә аерым программа төзеп бик күңелле итеп үткәрә идек. Катмыш, Иске Вәрәш пенсионер-укытучылары да бездә учётта тора иде. Барысын да чакырдык, хөрмәт иттек.

Мәктәпләр арасында үзешчән смотр концертлары оештыруда да башлап йөрүче булырга туры килде. Һәрвакыт алдынгы урыннар алдык. Бу эшне оештыруда библиотекада эшләгән, үзе баянчы, үзе җырчы Әнисәгә мин бик рәхмәтлемен. Шулар булышлыгы белән без алдынгы урынны ала идек, зур бүләкләр белән бүләкләнә идек.

Пенсиягә чыгу алдыннан 2 ел класс алып эшләдем. Фәннәрне бик әйбәт үзләштерделәр. 1-2 классларда математика олимпиадасы уздырылды мәктәптә. Безнең класс укучылары 1-2 урыннарны алдылар. Ул елны 1нче класслар бишәү иде, классымда 27 укучы булды. Галиева Лилия, Сафиуллина Эльвира, Ханова Айгөл, Шаймарданов Ринат, Султанова Илгизә һәм бик күпләр институт тәмамладылар. Озак укытмасам да аларны, тирән белем алуларында өлешем бар дип уйлыйм. Ул класска 2 укучы бөтенләй сөйләшә алмыйча керделәр, әйткән сүзләрен дә аңлый алмый идем. 2 нче классны бетергәндә телләре ачылып, әйбәт укый башладылар. Ул вакытта логопедлар юк иде бит. Класстан тыш күп әшләргә туры килде. 2-3 сәгатьләрдә генә кайтып китә идем. Җитмәсә, башка 1нче класслардан шундыйрак балаларны чыгарып җибәрәләр иде. Ә ата-аналары миңа җитәкләп килде. Алдым, укыттым. Ата-аналары хәзер дә рәхмәт әйтә...” дип Нәкыя Исрафил кызы үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Хезмәтен күреп югары бәялиләр. Өлкән укытучы була, район мәгариф бүлегенең, Татарстан республикасынының, РСФСР мәгариф министырлыгының Почет грамоталары белән бүләкләнә. “Хезмәт ветераны” исемен ала.

Эшләү дәверендә беркемнең дә булышуына мохтаҗ булмый, сөялерлек (эше буенча) таш стеналары да булмый Нәкыя Исрафил кызының. Чын намуслы хезмәт куеп, үз көченә таянып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Арсланова Альбина Демьян кызы 1958 нче елның 29 августында Мөслим районы Яңа Усы авылында туа. Бик яхшы укый, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Шушы хезмәтләре өчен 6 класста укыганда Бөтенсоюз пионер лагере “Артек”ка путёвка белән бүләкләнә. Кечкенәдән үк укытучы булырга хыяллана, укытучыга дәфтәр тикшерешә.

8 класстан соң Минзәлә педагогия училищесенең башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, бер ел Мәлләтамак урта мәктәбендә пионервоңатый һәм рус теле укытучысы булып эшли. Аннан соң Бәкәбез башлангыч мәктәбендә - 3 ел, Октябрь сигезьеллык мәктәбендә- 2 ел, Мөслим урта мәктәбендә - 32 ел эшли. Эшләү дәверендә 37 ел - башлангыч классларында. 2003 елда “Мәгарифтәге казанышлар өчен” Күкрәк билгесе, грамоталар белән бүләкләнә. Укучылары арасында ңитәкчесе урыннарында эшләүчеләр, укытучылар, тәрбиячеләр, банк эәчеләре, сатучылар һ.б. бар.

Гыйзетдинова Энҗе Расыйм кызы,1960 нчы елның 7 мартында, Мөслим районы Әмәкәй авылында колхозчы гаиләсендә туа.

1977 нче елны Күбәк урта мәктәбен,1981 нче елны Алабуга дәуләт педагогия институтын тәмамлый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге ала.

1981 нче елны хезмәт эшчәнлеген Әлмәт районы Елховой урта мәктәбендә башлый.

1982-1985 елларда Мөслим районы Ташлыяр сигезьеллык мәктәбендә хезмәтен дәвам итә.

1987 нче елдан 2015 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, Мөслим урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Хезмәте Мөслим районы башлыгы грамотасы, РОНО грамоталары белән бәяләнде.

Ханова Әлфия Ильдустр кызы 1958 нче елны Мөслим районы, Югары Табын авылында туа.

1966 нчы елны Югары Табын башлангыч мәктәбенә укырга керә.1976 нчы елны Түбән Табын мәктэбенең 10 нчы классын тәмамлый.Шул ук елны Казан дәүләт педагогика институтының табигый география факультетының химия-биология бүлегенә укырга керә hәм 1981нче елда институтны уңышлы гына тәмамлап,туган якларына әйләнеп кайта.

1981 нче елның август аенда Мөслим районы, Метрәй мәктәбенә химия-биология укытучы итеп билгеләнә.

1982-1987 нче елларда Мөслим районы, Катмыш башлангыч мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы hәм мәктәп директоры итеп билгеләнә.

1988-1989 нчы елларны Мөслим районы,Мөслим башлангыч мәктәбенең мәктәпкә хәзерлек төркеменә тәрбияче итеп билгеләнә,соңыннан башлангыч сыйныф укытучычы итеп күчерелә.

1999-2014 нче елларда Мөслим районы,Мөслим урта гомуми белем биру мәктәбендә биология фәнен укыта. Кайда гына эшләсә дә Әлфия Ильдустр кызы узен үз фәнен тирән белуче белгеч,компетентлы педагог итеп танытты.

Бугенге көндә Әлфия Ильдустр кызы лаеклы ялда.

Шакирова Сәрия Дәмулла кызы, 1958 нче елның 1 нче гыйнварендә Мөслим районы Баек авылында туа. Гади колхозчылар гаиләсендә 5 бала үсәләр. Башлангыч һәм урта белемне Баек урта мәктәбендә ала. 1975 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, Тат. Шуран урта мәктәбендә прионервожатый булып эшли. 1976-1980 нче елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында белем алып, башлангыч сыйныфлар белгечлеге ала. 1980 нче елдан 1982 нче елга кадәр Баек урта мәктәбендә, 1982 нче елдан 2014 нче елга кадәр Мөслим урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем һәм тәрбия бирә, китапханәче булып эшли. Бүгенге көндә Мөслим районы мөхтәсибәтендә мөхтәсиб ярдәмчесе булып хезмәт итә.

Тормыш иптәше Шакиров Зөфәр Зиннур улы белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Ике уллары Рөстәм һәм Рушат, кызлары Зөлфия белемне Мөслим урта мәктәбендә алдылар. Казан федераль университетының чит телләр һәм физика факультетында укып, югары педагогик белемгә ия булдылар.

Сәрия Дәмулла кызы матурлыкка, тормышка гашыйк, шуна күрә матурлык тудырырга, изгелеккә, яхшылыкка өндәп яши.

Хөснетдинова Римма Тәлгать кызы, 1975 нче елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, туган авылы- Чакмакка эшкә кайта. Авылы һәм мәктәбе яшь, энергияле укытучыны колач җәеп каршы ала. Авылдагы яшьләр Чаллы каласындагы автогигант төзелешкә китеп беткәннәр диярлек. Ул беренче көннән үк укытучы һәм пионервожатый вазифаларын башкара башлый. Аның өстенә колхоз оешмасында комсомол секретаре, пропагандист хезмәтләре өстәлә.

Гаилә корганнан соң Мөслим районына күченеп киләләр. Римма Тәлгать кызының гомуми педагогик стажы-30 ел. Шуның 24 елы Мөслим мәктәбендә эшләгән вакытка туры килә. Авылда һәм районда бергә эшләгән өлкән буынны хөрмәт белән искә ала. Мәктәп директоры Хәйруллина Венера Кашап кызы эшләгә чорларда мәктәптә меңләгән укучы, сыйныф саен 30-35 әр бала булган. Тәрбия һәм белем бирү югары дәрәҗәгә куелган вакытлар. Укытучы мәктәп тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнаша: комсомол секретаре буларак төрле чаралар үткәрүче дә, профсоюз әгъзасы буларак ярышларда катнашучы да, колхоз гәҗитәләрен чыгаручы да, төрле темаларга докладлар укучы да, фермага шефлык итәргә баручы да, артист... Ул вакытта мондый эшләр исәпсез-хисапсыз. Ул шушы вакытта эшләгән елларын горурланып искә ала.

Римма Тәлгать кызы- укытучы-методист, бик күп грамоталарга лаек булган шәхесләрнең берсе.

Галиуллина Әлфия Ясәви кызы, Мөслим урта мәктәбенең 1984 нче елның январеннан башлангыч класслар укытучысы булып эшли башлалый. “...Ул чорда башлангыч класслар буенча директор урынбасары булып эшләгән Мусина Р.К. “Кояшкай” балалар бакчасыннан мәктәпкә күчүемне үтенде: ел уртасында 1 класс балалары укытучысыз калган булып чыкты.

Мәктәп ике өлештән тора иде: башлангыч класслар яңа салынган янкорма башында, урта һәм югары класслар иске өлештә укыдылар. Укыту һәм тәрбия завучлары да аерым булды. Укыту 2 сменада алып барылды, балалар саны күп иде.

1999 нчы елдан Мөслим авылында 2 урта мәктәп барлыкка килде: №1 һәм №2. Безнең мәктәп №2 Мөслим урта мәктәбе дип йөртелә башлады. Яңа мәктәп, иске мәктәп диючеләр дә булды. Мәктәп директоры Хайруллина В.К. миңа рус теле һәм әдәбияты укытырга, үзем 1-4 классларда укыткан 5Б класссына җитәкче булып, югары классларда укыта башларга тәкъдим итте. Бераз икеләнеп калсам да, риза булдым, чөнки 4 ел укыткан балаларымнан аерыласым килмәде. 11 ел буе бер үк класс белән эшләү иң истә калган, куңелемә сеңгән, иң “тәмле” чор булгандыр. Һәр баланың шәхес булып формалашуын күзәту бик кызык та, бик җаваплы да иде. Авыр моментлар, борчылган чаклар да аз булмады, ләкин хезмәтемне, балаларны, мәктәпне ярату, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тору, мәктәп дирекциясенең ярдәмен тою кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итте. Бүгенге көндә үзен укыткан укытучыларның тормышта үз урыннарын табуын белеп яшәү үзе бер бәхет бит ул.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: безнең укытучылар коллективы бик дус, бердәм булды. Шушы мәктәптә 30 елдан артык эшләү дәверендэ бер генә көн дә куңелсез булып истә калмаган: мин һәрвакыт эшкә ашкынып, дәрт белән, зур теләк белән бара идем...” дип уй-фикерләре белән уртаклашты Әлфия Ясави кызы.

Шәймехәмәтова Рәйсә Сабир кызы, Мөслим урта мәктәбендә 1975-1981 елларда башлангыч классларда укыта. Бу чорда параллель класслар өчәр була. “...Минем белән Елена Николаевна, Җәмилә апа Шәймехәмәтова хәм Петухова Анна Кузьминична, Иванова Люция Ситдиковналар эшләде. Классларда укучылар куп(33-37шэр). Һәр атнада мәктәп куләмендә линейкалар утә иде. Аны безнен башлангычлар завучы Лина Наваповна, соныннан Сәгыйдэ Сәитовналар уткәрде. Параллель класслар узара ярышала: һәр атна башында формадан йору, яхшы билгеләр алу, дәресләргә әзерләнеп килу,мәктэпкә сонга калмау, класстан тыш башкарган эшләргә нәтиҗә ясалып,1,2,3 урыннар билгеләнә иде. Яхшы билгеләренә генә укыганнарны линейкада алга чыгарып, мактыйлар, ә начар билге алганнардан ни өчен дәрескә әзерләнмичә килуләрен тикшерәләр иде.

Мәктәптә ата-аналар белән эш аеруча югары дәрәҗәдә куелган. Классларда ата-аналар җыелышлары уткәрә идек, ә клубта - ата-аналар университеты эшләде. Анда актуаль темаларга лекцияләр, ата-аналарнын чыгышлары, ә соныннан концерт номерлары белән чыгышлар була иде.

Авыр укучы балаларнын, гаилә хәле начарларнын өйләрендә айга бер тапкыр булу мәҗбури, ә калганнарына чиреккә бер тапкыр бару каралган. Лина Наваповна завуч булып эшләгән чорда бигрәк тә – ул һәр укучынын әти-әнисе белән тыгыз элемтәдә булуны таләп итэ иде. Ата-аналар җыелышларга гел парлап йөриләр иде.Бигрәк тэ истә калганнар: Шаймарданов Зөфәр абый һәм Энҗе апа,Нуриев Наил абый һәм Фәния апа,Шәмсиев Хәмит абый һәм Мөслимә апа,Хафизов Дөлфәт абый һәм Рәфинә апа,Заманов Рухулла абый һәм Сурия апа, Аглиев Мофаздал абый һәм Фаягөл апа,Харисов Шәмгун абый һәм Нәзирә апа,Солтанов Нәжип абый һәм Тәнзилә апа, Насифуллин Зәкәрия абый һәм Рәффәрия апа,Маликов Даннур абый һәм Мәгъдәнә апа.

Бу гаиләләрдә ускән балаларга инде 50 яшь, алар тәуфыйкълы,намуслы кешеләр булып усеп җиттеләр,узләре инде әти-әни, әби-бабайлар.

Беренче чыгарылыш укучыларым(1975-1978), икенче чыгарылыш(1978-1981) башлангыч мәктәпне тәмамладылар. Шушы Мөслим мәктәбендә укыткан чордагы эш нәтиҗәләре нигезендә 1981 елда мине «Почет билгесе» ордены белән буләкләделәр. Минем хезмәтемне дәвам итуче укучыларым: Шадрина Ләйсән Әхсановна, Хафизова Рәсимә Дөлфәтовна, Аглиева Лилия хәм Ләйсән Мофаздаловналар, Петрова Ирина Владимировна, Галиева Римма Мирзаяновна - алар укытучы һонәрен сайлап, мәктәптә озак еллар балаларга белем һәм тәрбия бирәләр...” дип искә ала Рәйсә Сабир кызы.

Башлангыч классларда укыган чорда ук кулларына уенчык курай тотып,беренче тапкыр көй сузган,бугенге көндә тормышларын музыка белән бәйләгән укучылары белән дә горурлана ул бүгенге көндә. Алар: Шәймәрданов Илнур Зөфәр улы, Ахметова Миләушә Спартак кызы, Давлетшина Дилбәр Рафак кызы, Маликова Чулпан Даннур кызы.

Измайлова Әлфия Ахыяр кызы, ТАССРның Мөслим районы Мөслим авылында туып үсә. 1975 елда Мөслим урта мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм Казан дәүләт педагогика институтына, тарих-филология факультетына укырга керә. 1981 елда тарих, җәмгыять белеме һәм инглиз теле укытучысы дипломын алгач, ТР Чүпрәле районының Марс урта мәктәбенә эшкә җибәрелә. Өч елдан соң кияүгә чыга һәм Ульяновск өлкәсенең Чердаклин районына күчеп килә. Биредә аңа башта балалар бакчасы мөдире булып эшләргә туры килә, ә аннары сигез ел Ульяновск шәһәре яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә профконсультант булып эшли һәм мәктәптә тарих фәнен укыта. 1998 елда гаиләсе белән туган якларына Мөслимгә күчеп килә һәм туган ягы Мөслимнең 2 нче урта мәктәбендә педагог-психолог, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып эшли башлый. Берничә ел башлангыч сыйныфларда инглиз теле дәресләрен алып бара. Монда 2015 елда пенсиягә чыкканчы эшли.

“...Тормышымдагы хезмәт юлым турында уйлап, мин педагог һөнәрен дөрес сайладым дигән нәтиҗәгә килдем. Безнең һөнәр киңкырлы һәм катлаулы, шуның белән ул үзенә җәлеп тә итә. Ә укытучы хезмәтенең катлаулылыгы нинди ысуллар белән белем бирүдә генә түгел, ә һәр укучыга юл табу, аның сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, үзеңне шәхес итеп тою, үз-үзеңне, дөньяны танып белүгә ихтыяҗ уятуда да. Укучыларда кешелеклелек, үз гамәлләрең өчен аңлы җаваплылык хисе тәрбияләү мөһим. Минемчә, мәктәп-ул укучыларны белем һәм тәрбияләү оешмасы гына түгел, ә аларның ата-аналары белән тыгыз бәйләнеш тәэмин итү үзәге дә булып тора. Педагог-психолог буларак, мин еш кына ата-аналар конференцияләрендә, балалар һәм гаилә психологиясе темасына җыелышларда чыгышлар ясадым. Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен өйрәнүдән башлап, аларның мәктәп тормышына адаптацияләнүе, аларның сәләтләрен, темперамент үзенчәлекләрен һәм, ниһаять, профессиональ ориентацияләрен өйрәндем. Укытучының ата-аналар белән тыгыз, бердәм эшләве генә укучыларны тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирә. Шуңа күрә мин, сыйныф җитәкчесе буларак, һәрвакыт кызыклы һәм мавыктыргыч итеп төрле чаралар, гаилә бәйрәмнәре үткәрергә тырыштым, республиканың төрле шәһәрләренә экскурсияләр оештырдым. Мәктәптә эшләү дәверендә мин өч сыйныф чыгардым. Мин үз укучыларымның әти-әниләренә эшемне аңлау һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәтле.

Актив тормыш позициясе, толерант тәртип формалаштыру, белем эзләү һәм күзаллауларны киңәйтү, укучыларның уңышка омтылышы, ихтыярын һәм максатчанлыгын үстерү – менә шушы бурычларны мин укытучы буларак үз алдыма куйдым. Укучыларым район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. Әхмәтҗанов Айдар, Закиров Илгиз, Мингазетдинов Илдус, Харисов Нияз, Акмалов Илнар, Сөләйманов Алмаз, Шәрифуллина Алсу, Фәрдиева Филиза, Галиуллина Алсу, Шайхразиева Гөлназ, Фатыйхов Рөстәм, Рахмаев Илнар, Мамлиев Тимур, Мехамадиев Илнар һ.б. тарих, җәмгыять белеме, хокук, икътисад һәм эшмәкәрлек эше буенча олимпиадаларда призлы урыннар алдылар.

Мин укучыларым белән горурланам. Алар барысы да югары яки махсус урта белем алдылар, һөнәр үзләштерделәр, гаилә кордылар, балалар тәрбиялиләр.

Мәктәптә эшләгән хезмәттәшләремне тирән рәхмәт хисе белән искә алам. Бездә зур, тату һәм бердәм коллектив урнашты, анда һәркем бер-берсенә ярдәм итәргә әзер иде...” дип искә ала Әлфия Ахыяр кызы.

Педагогик эшчәнлеге өчен ТР Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең «яшь буынны тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен» 2003, 2005 елларда грамоталар, «Ел укытучысы-2005 ел» конкурсында диплом, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен» мактау грамотасы, 2005 елда РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының «Уку һәм тәрбия процессларын оештыруда һәм камилләштерүдә, укыту-методик әдәбиятны эшләү һәм нәтиҗәле хезмәте өчен» мактау грамотасы – 2010 ел, ТР Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең “2004-2013 елларда фән олимпиадалары призерларын әзерләгән өчен " мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Салихова Сәимә Фәрит кызы, 1955 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туа.

66 нчы номерлы Бөгелмә политехника урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлый.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1973 елда Алабуга дәүләт педагогика институтына укырга керә.

1978 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын "математика һәм физика укытучысы" белгечлеге буенча тәмамлый, Мөслим районына физика һәм математика укытучысы итеп җибәрелә.

1983 елда Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенә директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары, математика һәм физика укытучысы итеп җибәрелә.

1987 елда 2 нче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли.

1989 елдан 2000 елга кадәр шул ук мәктәптә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

2001 елдан 2006 елга кадәр «Алнас» заводында транспорт бүлеге директоры урынбасары булып эшли һәм Әлмәт шәһәренең 2 нче мәктәбендә физика һәм математика укыта.

2007 елда 2 нче Мөслим урта гомуми белем мәктәбенә математика укытучысы булып кайта.

Республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда һәм фәнни-тикшеренү эшләрендә актив катнаша.

Эшләр түбәндәге грамоталар белән бәяләнде:

II Республика фәнни-тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре конкурсында икенче урын өчен грамота;

гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының Д. И. Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы;

"мәгарифкә хезмәт иткән өчен" медале;

уку һәм тәрбия процессын оештыруда һәм камилләштерүдә, шәхеснең интеллектуаль, мәдәни һәм әхлакый үсешен формалаштыруда ирешкән уңышлары, укучыларны һәм тәрбияләнүчеләрне практик әзерләүдә зур өлеш кертүе, укыту-методик әдәбиятны эшләүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен " Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы;

2017-2018 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчесен әзерләгән өчен Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы "мәгариф идарәсе" МКУ Грамотасы";

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы, математика укытучылары өчен "төп гомуми белемгә ФГОС кертү: уңышлар һәм проблемалар, чишү юллары" дигән методик идеяләр ярминкәсендә иң яхшы чыгыш ясаганы өчен";

2018-2019 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчене әзерләгән өчен "Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы" мәгариф идарәсе " Грамотасы.

Миңһаҗетдинова Рәйсә Нур кызы 1960 елның 1 нче сентяберендә Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туа. 1975 елда Көек-Ерыкса сигез еллык мәктәбендә белем ала, 5-ле билгеләренә тәмамлап, Казан педагогия училищесына укырга керə. 1979 елны Юлама белəн Зәй районының Сармашбаш авылына башлангыч класс укытучысы итеп җибәрелә. Бер ел укытканнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына математика бүлегенә керә. Шул елдан, башлап математика укытучысы булып билгеләнә . 1984 елда Мөслим егетенә кияүгә чыгып, Мөслим районына яшәргә кучә.1984-1988 еллардан башлап Мөслим СПТУ училищесында укыта башлый. 1989 елда Мөслим урта мәктәбендә укыта. Балачак гомер буена тугры булып кала. "Гаилә, укытучы, укучы бергә яхшы эшләгәндә генә тәрбияле, белемле балалар үстереп була. Минем таянычым -укучыларымның әти -әниләре" – ди ул үзе дә. Эштәге тырышлыгы, таләпчәнлеге нәтиҗәсе буларак Рәйсә Нур кызы хөкүмәт тарафыннан "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, "Россия Федерациясынын фән һәм белем министрлыгы грамотасы", бик куп сандагы дипломлар һəм грамоталар белән буләкләнә. Ә хәзерге вакытта ул лаеклы ялга чыгып, балалар тәрбияләп, олы юлга озатылды. Кадерле әни, кадерле әби булып бәхетле гомер кичерә.

Закирова Гөлшат Әхсән кызы 1957 елның 27 нче августында Минзәлә районының Иркәнәш авылында туа. Бераз вакыттан соң гаиләләре белән Мөслим авылына күченәләр. Гөлшат Әхсән кызы Мөслим урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне алтын медальга тәмамлый. 1974 нче елда Казан педагогия институның физика-математика бүлегенә укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган ягына эшкә кайта.

Еллар үткән саен, аның тәҗрибәсе арта бара. Яшь, булдыклы, тырыш кыз һәрвакыт алга омтыла. Укытучы, район физика укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, Мөслим икенче урта мәктәбенең директор урынбасары, шул ук мәктәпнең директоры, район мәгариф бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкара.

Аның укытучы хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә: “Россия гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре”, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, күп санлы мактау грамоталары шул хакта сөйли.

Бүгенге көндә ул лаеклы ялда, ләкин ул һаман да укучылар белән бер сафта. Аның ялы да, хезмәте дә шул ук укучылар белән үтә. Гөлшат Әхсән кызы үз белемен киләчәк буынга тапшыра. Аның укытучыларга киңәше: “Эшегезне яратып эшләгез. Монета ике яклы. Аның уң ягы – матур, икенче ягы – төссез. Эш тә нәкъ шулай. Һәрбер эшнең үз авырлыгы, үз уңай ягы бар. Шуңа күрә эшне дөрес сайлап, киләчәктә уңышка ирешергә кирәк”