Табигатьнең, Вакыт каршысында
Тып-тын калып, башын игән мәле.
Тезелешеп, җәйне озатырга
Чыгып баскан печән кибәннәре.
Көз килүгә, ак җәймәдәй булып,
Сузылып ята җиргә ап-ак томан;
Кояш нурларында пәрәвезнең
Тирбәлгәне ишетелә сыман.
Тик бер генә көзнекеме соң бу? -
Урманнарны моңсу сагыш сарган.
Кыштыр-кыштыр килеп, алларыңа
Ялкын өзлеп төшә агачлардан.
Ерак үткәннәргә, киләчәккә
Ишетелер күк, әгәр аваз салсаң;
Күптән киткәннәрне табарсың күк
Болыннарда бүген, эзләп барсаң...
Чал Вакытның, дөнья каршысында
Тып-тын калып, башын игән мәле. -
Табигатьнең шушы мизгелендә,
И, җаннарны чайкыйсы бар әле!..