Ак калайлы гади зәңгәр сандык,
Сандык эчләрендә ни ятыр! -
Ачкан саен, үткән кире кайтыр,
Керфек очкайларын чылатыр.
Кыз чакларның олы истәлеге -
Ука күлмәк, көмеш беләзек;
Булган икән, ай-һай, билләр нәзек,
Кадерләрен, ахры, белмәдек...
Кершән-иннек бүләк иткән иде,
Тотылмаган гел дә диярлек. -
Әйтелмәгән икән күпме сүзләр,
Тынып калган шуңа ияреп...
Тәүге чәче, нәни башлыгы бар,
Ләкин улың күптән үзе юк,
Болыт түгел Көнбатышка аккан, -
Хәсрәтләрең бара сузылып.
Кызларыңның язган хаты исән,
Орден-медаль - ирең калдырган...
Хәтер кебек, тулган тыгызланып, -
Шул сандыкта икән бар булган!
Өләшәсе күптән барлап куйган,
Әзер инде үлемтегең дә;
Тик... җибәрми тартып тора һаман, -
Нәрсәдер бар сандык төбендә:
Ачкан саен кагылыр ул җанга,
Төшләреңә кереп уятыр, -
Оныкларга кала гомер-сандык,
Эчләрендә аның ни ятыр?..