Сабый чакта кеше йөгермәктә,
Йөгерүе белән сөйдермәктә;
Бер гамең дә куып җитә алмас,
Җилләр генә туладыр күлмәккә...
Үсеп җиткәч кеше йөгермәктә:
Юл белмәктә уе, җир күрмәктә;
Туган өйдән еракларга китеп,
Аналарын, ярын көйдермәктә.
Олыгайгач та кеше йөгермәктә:
Ил йомышын йомышлап йөрмәктә;
Әйткән сүзе, кылган эше белән
Җирдә яшәгәнен белдермәктә.
Картайгач та кеше йөгермәктә:
Үткәннәргә кабат кул бирмәктә -
Хыял белән көнгә ничә тапкыр
Дөньяларны гизеп өлгермәктә.
Гомер буе кеше йөгермәктә,
Бөтен күргәннәре - бер йөрәктә.
Язмышларны узып киталмыйбыз,
Никадәрле генә йөгерсәк тә!..