Үз-үземне белә башлаганда,
Миңа гүя бары да таныш иде -
Әйтерсең лә инде икенче кат
Китергәннәр җиргә ялгыш мине!
Дөнья гына гаҗәпләнде бугай:
Чакырмады да ул, кумады да.
Шул көенчә калдым кебек яшәп...
...Таяндым мин кабат кулларыма,
Аягыма торып бастым тагын:
Бары да якын, бары да ымсындыра:
Әүвәл яшәвемдә кем идем соң?! -
Искә төшералмыйм шунсын гына.
Бик күптәнге таныш наз шикелле,
Битләремә җил сугылып китә;
Нидер җитми җирдә... Кемнәрдер юк -
Үзәк өзгеч моңсу булып китә...
Суын эчәм, сулыйм һаваларын,
Сайрар кошларына колак салам;
Иң кирәген күрми каламдыр күк,
Кайдадыр ул? - Әле табылмаган...
...Бу юлы да яшәп бетералмыйм,
Узып барам инде, булмый туктап;
Нидер кала һаман -
Әле җиргә
Киләсем бар бугай тагын бер кат!..