Аталы-аналы,
алтын канатлы булсын.
Халык сүзе
Алар тугач, теләдем мин күккә карап:
– Бирче, Ходай, сабыйларга алтын канат!
Ишеткәндер: очтылар шул, таралдылар...
Җаннарыңны дөньяларга инде тарат.
Язганыдыр – килә икән, тормый сорап,
Тавышлары ишетелә: кыйгак-кыйгак...
Канат бит ул! –
Кайларга соң алып китмәс,
Карап торып күз караңны күздән югалт.
Күкләр биек. Югарыга карап бары
Күпме генә инде алар канатмады:
Алтындырмы, ялкындырмы – балаларның
Ата-анада була икән канатлары...