Тезелешеп оча кыр казлары,
Көз китәләр... Кайта яз алар.
Укып кына бирә алмый торам –
Һаваларга нидер язалар,
Язып бетералмый интегәләр...
Язмышлар бер – кошмы, бәндәме:
Күкләр җитмәс кебек язар өчен
Башкайлардан кичкән хәлләрне!
Яле ярый язлар-көзләр биргән,
Казлар биргән, биргән һавалар,
Каңгылдашып язып узганнары
Хикмәт булып җиргә явалар.
Җан пакьләнә,
Гомер иркенәя.
Мондый мизгел көн дә эләкмәс.
Тукта, каләм!
Инде казлардан соң
Язып торуларың кирәкмәс...