Сүз кирәкми! Йөрәгемне тыңла!
Җирдә вакыт чикле шулкадәр.
Тын алырга курыккандай, әнә,
Шәфәкь сутын эчә үләннәр.
Синдә минем нинди кайгым барын
Миндә синең нинди шатлыгың –
Белмәсеннәр!
Сергә тиңләсеннәр.
Җилгә төйним чиккән яулыгым.
Ул җилфердәп безне каршы алыр...
Ул җилфердәп безне сәламләр...
Җирдә бар да элеккечә булыр,
Кубарылмаган күк галәмнәр...
Тыңла йөрәгемне!
Аны әле
Син тыңлаган кебек берәү дә
Тыңламады. Китергәндәй иман
Раббысына – тәүге келәүдә.
Аклагандай бөтен языкларын
Бу каһәрле-матур дөньяның,
Сиңа миннән... тик шатлыгы күчсен!
Мин аңарда бик күп еладым.