Күпме генә озак яшәмәсен -
Юк, бер гомер бик аз кешегә,
Шуңадыр ул, бәлки, чордан чорга
Әкиятләр булып күченә.
Ерак кардәшләрем!
Күрәләрме,
Аңлыйлармы безне, дисезме?
Әкият итеп, хыял итеп түгел,
Исән итеп тоям мин сезне.
Әллә каян, тирән катламнардан
Бәреп чыккан чишмә шикелле,
Әкиятләр миңа сезнең җаннан
Таралышкан моңны китерде.
...Гаҗәеп бер әкият эчендә без:
Сөенәбез... Газап чигәбез...
Янып көл булабыз...
Ул әкияттән
Китмибез соң әле нигә без?
Борынгылар үз әкиятендә калган,
Үз диюен җиңгән һәр Алып...
Безнең әкияттән дә бер яктылык
Китәр сыман җиргә таралып.
Җирдә яшәгәннәр әкиятне дә
Калдырырга тиеш җылытып.
Гаҗәеп бер әкият эчендә без -
Бер сөйләрләр, бәлки, чын итеп...