И. Гази "Онытылмас еллар"

Ибраһим Гази

ОНЫТЫЛМАС ЕЛЛАР

(Романнан өзек)

25 нче бүлек

Арыш басуы әле ямь-яшел, ә Хәлимнәрнең инде күптән ашарларына бетте. Хәлим көн саен яшь кычыткан, балтырган, кузгалак җыеп кайта. Ләкин суда пешкән үлән тамакны туйдырмый, бары тик эчне генә авырттыра иде.

Фатыйма көннәр буе кешедә эшләп йөрде. Нинди генә эш бирмәсеннәр, берсенә дә каршы килмәде ул: кер дә уды, чүп тә утады, сарык та кырыкты. Тик, барыбер, моның белән генә тамаклары туймады аларның.

Менә берничә көн инде, Фатыйма, телсез кеше кебек, көн буе бер сүз дәшмичә йөри. Кайвакыт, бөтен эшен ташлап, сандыгындагы чүпрәкләрне актара башлый: бик кирәк нәрсә эзләгән кебек, озак актарына, чүпрәкләрне капшап, хәтта иснәп карый; нәрсәдер хәтерләгәндәй, берәр чүпрәккә бик озак карап тора да, кинәт күзләрендә яшь ялтырап китә.

Ул ябыкты, картаеп китте. Ул хәзер йөргәндә дә, элекке кебек, каты басып йөрми: кемнедер уятудан курыккан кебек, бармак очлары белән генә баса. Кичләрен, Хәлимне өйдә калдырып, бакчага чыгып китә. Уйланып, алмагачлар арасында йөри. Караңгы төшкәч кенә кайтып керә дә, тәрәзәдән төшкән ай яктысында, оек балтырындагы тигәнәкләрне чүпли.

Шундый кичләрнең берсендә Фатыйма, йоклый алмыйча яткан Хәлим янына килеп, өстенә иелде һәм улының чибәр йөзенә, кара күзләренә озак карап торды. Фатыйманың ябык битләре буйлап кинәт яшь тәгәри башлады, бер зур тамчы Хәлимнең битенә тамды. Малай сискәнеп китте һәм ябык куллары белән анасын кочаклап алды.

Әни, ник елыйсың?

Болай гына, улым...

Иртәгәсен, Хәлим йокыдан торып битен югач, аны үз янына дәшеп алды, кысып кочаклады, каты бармаклары белән башыннан сыйпады.

        Улым, күрше авылларны әйләнеп кайтмыйсыңмы?

Хәлим аңлый алмыйча торгач, уңайсызланып кына аңлатып бирде һәм, малай нәрсә дә булса әйтеп өлгергәнче, кулына кечкенә капчык китереп тоттырды:

        Ичмаса... үз тамагың туяр, улым.

Аннары, яшьле күзләрен читкә борып, улының кулыннан җитәкләде, ишек янына алып килде.

        Бар, улым.

Шул сүзләр белән Хәлимне ишектән чыгарып җибәрде.

Менә Хәлим, капчыгын йомарлап, баскан урынында катып калды: әнисе аны теләнергә җибәрә! Юк инде! Ачка үлсә үләр — теләнергә бармас! Ничек итеп, капчык күтәреп... Юк, юк. Иптәшләре белсәләр, күз дә ачырмаслар. Теләнче! Теләнче Хәлим... Юк, үлсә үләр — бармас... Авылда эш бетмәгәндер әле: байларга бәрәңге чүбе утар, алмагач төбе чабар...

Ачык тәрәзәдән әнисенең башы күренде.

        Син әле китмәдеңмени?

        Мин теләнергә бармыйм, әни!

        Тамагым туяр дип куркасыңмыни?

        Бармыйм! Кыйнасаң да бармыйм!

        Яңа өлгергәнче генә... Бер-ике тапкыр... Балаларга ярый ул... Балаларга бирәләр... Кызганалар аларны...

Юк! Бармый булгач, бармый инде ул. Менә эш табып бирегез сез аңа. Ул эшләр: чүп үләне утар, алмагач төбе чабар. Теләсәгез нинди эш кушыгыз, барысын да эшләр. Байларда эш беткәнмени!

        Байның колы булганчы, этнең улы бул, — диде Фатыйма,— бай бик кинәндерер дип уйлыйсыңмыни? Әнә әтиең, гомер буе кешегә эшләп, үзе дә көн күрмәде, безне дә хәерче көненә калдырды.

        Әни, җибәрмә инде! Ярыймы? Җибәрмә! — дип Хәлим, анасының күзләренә текәлеп, ялына башлады.— Әни җаным, ә? Җибәрмә!

Фатыйманың үзенең дә күңеле тулып ташырга җиткән иде: елап җибәрүдән куркып, башын тәрәзәдән алды.

Хәлим, бер урында таптанып, тәрәзә каршында басып калды. Нишләргә инде? Анасы әйтә, син хәзер — үзең хуҗа кеше, ди. Уйнап йөрү сиңа инде килешми, ди. Хуҗа булып, ашарга каян тапсын ул? Әллә берәр баерак кешедән бурычка сорап торыргамы? Барырга да, фәлән абзый, яңа өлгергәнче, безәрек[1] он биреп тор, дияргә! Әллә берәр күрше авылга барып, көтүчегә малай булып ялланыргамы? Үз авылыңда көтүче булып йөрү — гарьлек, ә күрше авылда сине кем белә... Менә хәзер тотарга да китәргә... Даныш авылы әнә яп-якын: мәчет манарасы күренеп тора.

Урамда эссе. Юл тузанында чыпчыклар коена. Күршеләрнең өй сыртында мәче йөри: ул, корсагына яткан да, муенын сузып, кыектагы күгәрченнәргә таба елыша. Күгәрченнәр, бичаралар, бернәрсә сизмичә, тыныч кына гөрли. Менә мәче якын ук килде, бер сикерсә, күгәрченнәрнең өстендә булачак. Менә пружина шикелле җыелды, менә хәзер...

  Ах, тота бит...

Хәлим, бик каты кизәнеп, бер таш кисәген кыекка таба атты. Күгәрченнәр, канатларын шапылдатып, кинәт күтәрелделәр... Мәче, кайсы явызының эше бу, дигәндәй, як-ягына каранды, муенын сузып, һаваны иснәде, аннары килгән юлы белән ялкау гына кайтып китте.

Мәче күздән югалгач, Хәлим, нигә урам уртасында басып торуын исенә төшереп, яшел арыш кыры аркылы күрше авылга карады: җил тегермәне, калай түбәле йортлар, башларын суга игән өянке агачлары аермачык күренеп торалар.

  Хәлим, капчык белән кая барасың?

Читән аркылы күрше малае күзләрен челәйтеп[2] тора икән. Аның тавышына Хәлим сискәнеп китте. Тфү, шайтан! Капчыкны, бөтереп, кесәсенә тыкты.

  Ыргылмага балтырган җыярга барам.

Шулай дип җавап бирде ул һәм, кискен адымнар белән, басу капкасына таба атлый башлады.

Яланаяклар белән эссе юл тузанын туздырып, кулларны киң селтәп, арыш арасыңнан бару нинди күңелле! Еракта күгелҗем рәшә җемелди. Баш очында тургай сайрый: үзе күренми, тик тавышы гына колак төбендә өзлексез чыңгылдап тора. Хәлим, башын артка ташлап, зәңгәр күккә карады: кайда сайрый соң ул? Биектә-биектә, күбәләк хәтле генә бер нәрсә күзенә чалынды аның. Әнә кайда икән ул! Күз күрмәс җепләр белән асып куелган кебек, һаман бер урында лепердәп тора. Яңгыравыклы салкын аваз яшел басу өстенә дулкын-дулкын булып агыла.

Көн шундый якты, күк йөзе шундый зәңгәр, арыш басуы шундый матур дулкынлана, һич кенә дә күңелсез нәрсәләр турында уйлыйсы килми.

Күңеле нигә болгана соң әле аның? Ашыйсы килгәнгәдер инде. Бүген бит аның әле валчык та капканы юк.

Һәм менә, җиргә иелеп, Хәлим бер кәҗә сакалы йолкып алды: ак, төче тамырны чәйнәү бик рәхәт булып тоелды.

Тургай һаман сайрый. Күрше авылның тегермәне якынайганнан-якыная бара. Кояш Хәлимнең аркасын, муенын кыздыра, йомшак тузан аягын пешерә, — шундый рәхәт, шундый рәхәт... Әгәр мөмкин булса, җирнең кырыена җиткәнче шулай барыр иде ул хәзер.

Уйланып килә-килә сизми дә калган: басу капкасы төбенә килеп тә җиткән. Шундук аның борынына тәмле төтен исе килеп бәрелде. Кемнәрдер, майда кыр суганы кыздырып, катык салган аш пешергән. Хәзер, эч күпкәнче катыклы аш ашап, рәхәтләнеп чирәмдә тәгәрәп ятсаң икән!

Ике якта йортлар тезелеп киткән. Кайсы салам түбәле, кайсы — такта, кайсы — калай... Бертөрлесенең тәрәзә капкачы зәңгәр, бертөрлесенең — ак. Бер яңа өй үзенең ак тәрәзә капкачлары белән Хәлимгә аеруча ягымлы карады: бу йорттагы кешеләр дә йомшак күңеллеләрдер, килеп керүгә, якты чырай белән каршы алырлар кебек тоелды. «Шушы өйгә кереп, ашарга сорасаң?» дигән уйдан Хәлим кинәт тукталып калды. «Чынлап та... Сораганнан тел өзелеп төшмәс. Бирмәсәләр, үзләрендә калыр...»

Бөрешеп беткән бер карчык баскыч төбендә оек бәйләп утыра иде. Хәлимне ул йомыш белән керүче малай дип белде, ахры.

— Нәстә кирәк, бәбкәм?— дип сорады.

Тик торганнан икмәк сорасаң — бик оят, әллә берәр эш сорап караргамы?

Әбкәй,— диде Хәлим, — бәрәңге чүбе утатасыгыз юкмы?

Бәрәңге чүбе?

Карчык, энәләрен кыймылдатудан туктап, кысылып беткән күзләре белән малайга текәлде.

Я самавырыгызга шакмак ватасы?

Шакмак?

Әйе. Аннары син миңа безәрек ипи бирер идең. Бик ашыйсым килә.

Шулай диде ул һәм үз тавышын үзе таный алмады: авылда малайлар белән уйнаганда яисә анасына җавап кайтарганда, аның тавышыннан дөнья яңгырап китә торган иде, ә биредә ул ниндидер мескен, кызганыч тавыш белән эндәште.

Әбкәй, кичәдән бирле ашаганым юк,— дип өстәде ул, кыюрак һәм катырак сөйләргә тырышып,— әтиебез үлде, сезнең авылга эш эзләп килдем мин.

Каян соң син, улым?

Карчыкның ягымлы тавышыннан малайның күңеле эри башлады һәм менә Хәлим, тәмам чишелеп китеп, үзенең кайсы авылдан булуын, кәҗәләренең ничек үлүен, үзләренең бәхетсез булуын һәм шушы яшьтән хуҗа булып калуын сөйләп бирде. Әбинең күзләре еш-еш йомыла башлады. Тагын да кызгандыра төшү өчен, Хәлим үзен әнисез дә итеп — түгәрәк ятим итеп күрсәтмәкче иде дә, ялган сөйләргә ярамаганны уйлап алып, анысын әйтмәде.

Карчык, уфылдап, сөякләре сызлауга зарланып, урыныннан көчкә күтәрелде дә өйгә кереп китте һәм бераздан бер телем икмәк тотып чыкты.

Аша, улым, мә.

Хәлим, рәхмәтләр укып, икмәкне алды, беразын сындырып, калганын кесәсенә тыга башлады.

Ашап бетер, нигә кесәңә тыгасың?

Анысы әнигә аның, әбкәй,— диде Хәлим.

Карчык елап җибәрде.

Ай бәбкәм, уңган бала икәнсең. Утырып тор әле шунда, — карчык яңадан кереп китте һәм тагын бер телем икмәк тотып чыкты.

Хәлим бу юлы карчыкны бөтенләй шаккатырды: учларын бит турына китереп, иреннәрен кыймылдата башлады.

  Бәрәкалла! — диде карчык, малайның каршына ук килеп утырды.— Бөти[3] яза белмисеңме син, улым?

  Беләм, әбкәй, — дигәнен Хәлим сизми дә калды.

  Миңа бер бөти язып бирсәнә, улым.

Бәхеткә, әбидә дә, Хәлимдә дә ак кәгазь табылмады: бөти язуны кичектерергә туры килде.

  Мин аны өйдә язармын да сиңа алып килермен. Ярыймы, әбкәй?

  Алдамассыңмы соң син, улым?

  Әгәр алдасам, аягым-кулым тартышсын,— диде Хәлим. Карчык аңа тагын икмәк чыгарды һәм кайсы өйгә керергә, кайсы өйгә кермәскә икәнен өйрәтә башлады.

  Мин теләнче түгел, әбкәй,— диде Хәлим,— мин эш эзләргә килдем. Сезнең авылда көтүчегә малай кирәкмиме?

  Безнең көтүченең үз малае бар. Ә син, бәбкәм, бөтине кайчан китерерсең соң: иртәгәме? Берсекөнгәме?

Иртәгә үк китерергә вәгъдә алып, карчык малайны капкадан озатып чыгарды.

Инде хәзер нишләргә? Бу икмәк бер көнгә дә җитмәячәк. Ул бит хуҗа кеше: анасын туйдырырга кирәк, үзен туйдырырга кирәк. Әллә тагын берәр йортка кереп караргамы? Бөти яздырмаслар микән? Иртәгә барысын бергә алып килер иде шунда. Менә бу йортка кереп чыксаң? Капкалары да урыс капка икән... Байлардыр, ахры. Этләре юк микән? Байларның этләре була бит аларның...

Хәлим капканың келәсенә басты: капка шыгырдап ачылып китте. Тимер сәнәк белән арбага тирес төяп торучы көрәк сакаллы бер карт борылып карады һәм, капчык тоткан Хәлимне күреп, тәрәзәгә кычкырды:

  Анасы, хәерче малае кереп килә, бер кашык он чыгар! Хәлим аптырап калды: «Юк, мин хәерче түгел,— димәкче иде ул,— бөти яздырасыгыз юкмы?» — димәкче иде. Карт, малайга арты белән борылды да, тагын тирес төйи башлады. Өйалдына бер кашык он тоткан карчык килеп чыкты.

Мә, улым, тот капчыгыңны.

Хәлим йөгереп барды һәм карчыкка нәрсәдер кызу-кызу сөйли башлады. Хуҗа карт, Хәлим белән карчыкның сөйләшүен күреп:

Нәрсә? Назлы хәерчемени, он алмыймыни?—дип сорады.

Мин бөти яза беләм,— диде Хәлим, хуҗага борылып.

Бөти! — карт кычкырып көлеп җибәрде. — Бөти яза беләсең? Ә тирес төйи беләсеңме?

Беләм!

Белсәң, әнә төя!

Карт, тимер сәнәген тирескә кадап, тәмәке төрә башлады.

Фу, кыздыра! Яңгыр булыр.

Карт, тәмәкесен үрләтеп, багана төбенә — күләгәгә чүгәләде.

Хәлим, учларына төкереп, тирестәге сәнәкне тартып алды. Әллә, бу малай тирес төйи алмас, дип белде микән ул? Менә күрсен!

Әкрен, әкрен! — диде карт, Хәлимнең, кызарынып, арбага тирес ыргытуын күзәтеп,— ул хәтле көчәнмә: атылып чыкмасын!

Көлгән була тагы. Менә күр! Менә! Чи тиресне, каерып-каерып, арбага ыргыту җиңел булмаса да, Хәлим сер бирмәскә тырышты: күрсен! Көлмәсен! Тирес тә төйи ала ул. Кирәк икән, ат җигеп, түгеп тә кайтыр. Атны да үзе җигә ала. Камытны да үзе кыса... Бар әле син, күпме малай камытны үзе кыса ала икән?! Тирләп чыкты Хәлим, ләкин бер дә туктап тормады: каерды да ыргытты, каерды да ыргытты. Карт, мыек астыннан көлеп, малайның көчәнүләренә карап утырды. Эшли белгән кешене ярата иде ул.

Ничек соң? — диде ул, елмаеп,— бөти язу ансатмы, тирес төяүме?

«Көлмә, көлмә!» Хәлимнең яңаклары алланган, маңгаеннан бөрчек-бөрчек тир ага.

Арыдыңмы?

Юк! — диде Хәлим, ләкин үзе соңгы көче белән эшли иде инде.

Бир әле монда сәнәкне. Син хәзер ял ит, әнә утыр күләгәгә.

Карт сәнәге белән каткан тирескә суккалый башлады.

Хәлим, гаҗәпләнеп, сокланып: «Ай-яй, моның көче!..— дип уйлады.— Хуҗа кеше әнә нинди көчле була ул. Ә Хәлим нәрсә: малай бит әле!»

Бар, кулыңны юа тор.

Хәлим кулын юып торганда, хуҗа үзе дә комган янына килеп җитте һәм, тәрәзәдән башын тыгып:

            Анасы, без хәзер керәбез, синең анда әзерме? — дип сорады.

Алар өйгә кереп киттеләр.

Бераздан Хәлим яңадан өйалдына килеп чыкты: аның битләре кып-кызыл булган, ә чигәләреннән, муеныннан, шаулап, тир ага иде.

            Уф! — Хәлим баскыч тактасына килеп утырды. Гомерендә дә аның болай ашаганы юк иде! Менә бит нинди әйбәт ашаучы кешеләр бар!

Өйдән карчык килеп чыкты.

            Я, тамагың туйдымы? Менә бусын бабаңа күрсәтмә, яме? — дип, Хәлимнең капчыгына ярты бөтен икмәк тыкты. Малайның башы күккә тиярлек булды. Шушы хәтле яхшылыкка каршы нинди яхшылык итәргә соң бу карчыкка?

Әби, терлекләреңә су алып кайтып биримме?

Кирәкми, улым, безнең су бакчада гына.

Самавырыңа шакмак ватасы юкмы?

Без шакмак белән куймыйбыз, күмер белән куябыз, улым.

Нинди генә яхшылык итәргә соң бу рәхимле бәндәгә?

Бар инде, улым, син кайт, кичкә калырсың.

Чынлап та! Хәлим, капчыгын алып, саубуллаша башлады.

            Син тиресне шәп төйисең икән,— дип, карт, тәрәзәдән сакалын сузып, елмаеп карап калды.

Бар бит кешеләр дөньяда! Шартлаганчы ашаттылар да тагын капчыкка да төяп җибәрделәр. Нинди яхшы кешеләр! Анасы әйтә, кешеләр хәзер бер сынык икмәк өчен бер-берсенең бугазына ябышырга тора, ди. Хәлимнең, никтер, андый кешеләрне очратканы юк. Нинди булалар икән соң ул кешеләр?

 

безәрек – аз гына – немного

гарьлек – оялу – стыд

күзен челәйтеп – күзен акайтып – округлив глаза

балтырган – борщевик

күгелҗем – зәңгәрсу


[1] Безәрек — аз гына.

[2]   Челәйтеп — акайтып.

[3] Бөти — төрле бәхетсезлекләрдән саклану өчен тагып йөртелә торган догалык.


Татар әдәбияты_6_2_Хасанова.pdf

Дәреслекнең 34-41 нче битләрен укыгыз. Тестны эшләгез.