ФОНЕТИКА

Тулы фонетик анализ ясау тәртибе

  1. Сүз иҗекләргә бүленә, иҗекләр саны, ябык һәм ачык иҗекләр күрсәтелә.

  2. Сүздәге хәрефләр һәм авазлар саны күрсәтелә, хәреф белән аваз саны туры килүе (килмәве) билгеләнә.

  3. Сүздәге тартыклар күрсәтелә, характеристика бирелә. Сузыклар гармониясе сакланганлыгы (сакланмаганлыгы) билгеләнә.

  4. Сүздәге тартыклар күрсәтелә, характеристика бирелә.

  5. Сүзнең язылышы әйтелешкә туры килүе (килмәве) билгеләнә.

  6. Басымның кайсы иҗеккә төшүе күрсәтелә.

Анализ үрнәге

Мәкальләр

  1. Иҗекләргә бүләбез: мә-каль-ләр, 3 иҗектән тора. Мә — ачык иҗек, -каль, -ләр — ябык иҗекләр.

  2. [м ә къ ә л л ә р ] — 9 хәреф, 8 аваз, хәреф саны белән аваз саны туры килми.

  3. [ ә ] – нечкә, озын, иренләшмәгән сузык, сүзнең әйтелешендә сузыклар гармониясе саклана.

  4. [ м ] – ирен-ирен тартыгы, йомык, сонор, яңгырау, борын авазы, парсыз;

[къ ] – увуляр тартык, йомык парлы, саңгырау;

[л ] – тел-теш тартыгы, парсыз, сонор;

[р] – тел-теш тартыгы, парсыз, яңгырау.

  1. Әйтелеш белән язылыш туры килмәгән очраклар: а) увуляр [к] авазын белдерү өчен, калын сузык аваз хәрефләре кулланылган; ә) икенче иҗекне нечкә уку өчен, нечкәлек хәрефе (ь) язылган.

6 Басым соңгы иҗеккә төшә: [м ә къ ә л л ә р ]

Бирелгән сүзләргә фонетик анализ яса.

Юньле-

Шагыйрь-

Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз, астына сыз.

Әти г.л тукып т.ра:

Н.чек итс.ң итт.р, - ди -

Б.р башлаган эш.ңне

Азагына җ.ткер, - ди. (Х.Халиков)