Фоат Садриев иҗаты

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Үз авылларында җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963—1970 елларда башта Сарман, соңыннан Мөслим районы газеталарында әдәби хезмәткәр, -бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли. 1970—1972 елларда Ф. Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның октябреннән 1981 елның көзенә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район газетасының редакторы хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта. Ф. Садриев—1962 елдан КПСС члены.

Фоат Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле беренче комедиясе 1970 елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң...», «Кондырлы кодачасы» исемле пьесаларын яза. 1976—1980 елларда аларның өчесе дә Әлмәт татар драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан җылы каршы алына. 1981—1982 елларда автор авыл тормышыннан «Иртәгә нидер булачак» һәм «Тозлы бал» исемле драмаларын төгәлләде. Ф. Садриев хикәяләр дә яза. Аның хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан образлары, йөгерек теле һәм халыкчан юморы белән җәлеп итә.