Идрис Туктар "Җем-җем!.. Чвик!."

Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

И . Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

И. Туктар төрле жанрларда көчен сынап карый. Аеруча ул кыска хикәяләр жанрында сәләтен күрсәтә. Балалар өчен язылган һәр хикәясе күләм ягыннан кыска, фикергә бай, образлары онытылмаслык. «Серле тартма», «Урман букеты», «Кышкы урман», "Җем-җем!.. Чвик!." хикәяләрендә дә кошларга һәм җәнлекләргә ярдәм итү, табигатьне саклау кирәклеге турындагы фикерләрен балаларга җиткерә.


http://www.бала.рф/ipad/library.html?id=4 Идрис Туктар "Җем-җем!.. Чвик!." әсәре белән таныша аласыз