Сан 

                                    Сан ясалышы.

                                  Арифметик табышмаклар

Ике кеше, кырдан сарыкларын куып кайтып килгәндә, бер су янында очраштылар. Боларның берсе карт, берсе яшь иде. Карты яшенең сарыкларына карап торды да әйтте: "Ишетәмсең, чибәр егет, әгәр син миңа бер сарыгыңны бирсәң, минем сарыкларым синеке чаклы ике була", - диде.

Егет, башын кашып, азрак уйлап торды да әйтте: "Юк, бабай, болай гаделсезлек булыр. Син үзең миңа бер сарыгыңны бир, ул чагында икебезнең дә тигез булып, арабызда көнчелек калмас", − диде.

Минем беләсем килә: боларның ничәшәр сарыгы бар иде?

(Картның-җиде, егетнең биш сарыгы бар)

* Бер төркем киек каз очып барганда каршыларына бер каз очрап: "Исәнмесез, йөз каз!" − диде. Болар "саумысыз" дип, исәнлек-саулык сорашканнан соңында, араларыннан берсе әйтте:

− Юк, энекәем, ялгышасың, без йөз каз түгел шул әле. Әгәр дә безнең чаклы тагын бер булса, тагын безнең яртыбыз чаклы булса, чирегебез чаклы булса, аның өстенә син дә килеп кушылсаң, менә шул чагында булырбыз йөз каз! − диде.

Беләсе иде:бу төркемдә ничә каз булган иде икән?

(Утыз алты каз булган)

* Бер кеше үзенең кечкенә улына әйтте ди:

− Улым! Мин сиңа бер йомыш кушам. Менә шушы акчага берәр тиеннән тавык йомыркасы, икешәр тиеннән үрдәк йомыркасы, өчәр тиеннән каз йомыркасы сатып алып кайт. Кара аны, ялгыш ала күрмә! − дип кулына бер сум акча тоттырып базарга җибәрде, ди. Шул бер сум акчага барысы алтмыш данә тавык, үрдәк, каз йомыркалары алып кайтты, ди.

Атасы:

− И, минем улым йомышка ярый башлаган икән инде! – дип әйтеп улының аркасыннан сөйде, ди.

Беләсе иде: бу бала тавык, үрдәк, каз йомыркаларын ничәшәрңе алып кайтты икән?

(Утыз данә тавык йомыркасы, егерме данә үрдәк йомыркасы, ун данә каз йомыркасы)

* Бер бала ун тиенгә ун данә конфет алган. Конфетлар дүрт төрле, ягъни: данәсе ике тиенлек, бер тиенлек, ярты тиенлек һәм чирек тиенлек икән. Һәркайсыннан ничәшәр конфет алган?

(Ике тиенлекне − ике данә, бер тиенлекне − биш данә, ярты тиенлекне − бер данә, чирек тиенлекне − ике данә)

* Өч каләм − бер тиен, бер дәфтәр − ике тиен, бер карандаш − өч тиен тора. Әни миңа кырык тиен акча бирде дә, шул акчага кырык данә әйбер алырга кушты. Мин бу акчага кырык әйбер алдым.

Мин барлыгы ничә каләм, ничә дәфтәр, ничә карандаш алдым?

(Егерме җиде каләм, сигез дәфтәр, биш карандаш)

* Бер кеше мең сумга йөз баш мал алган. Ат − илле сум, сыер − утыз сум, сарык − биш сум тора. Бу кеше ничә баш ат, ничә баш сыер һәм ничә баш сарык алган?

(Ун ат, ике сыер, сиксән сигез сарык алган)

* Берәү иптәшенә әйткән: "Мә сиңа биш сум акча. Шуның белән базардан йөз баш кош сатып алып кайт. Каз − илле тиен, үрдәк − ун тиен, чыпчык − бер тиен тора", − дигән.

(Бер каз, утыз тугыз үрдәк, алтмыш чыпчык алырга кирәк)

* Бер кешенең алты улы булган. Аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган. Бу кешенең ничә баласы булган?

(Җиде бала)

МАТЕРИАЛ АЛЫНДЫ: https://studopedia.org/13-118101.html