Минем шигырьләрем

Әлеге биттә барлык шигырьләр урнаштырылган. Әгәр шигырьләрне тематика буенча сайларга теләсәгез, менә бу биткә күчегез: Шигырьләр тематикасы

Әни!

Әни! Күпме мәгънә, күпме яратуны,

Сыйдыручы нәни йөрәгенә.

Безнең өчен борчылучы һәрчак,

Юатучы - бары әни генә.


Әниләр ул - сабыр. Сабырлыкка

Тик алардан үрнәк аласы.

Кояшлардан якты аның йөзе,

Сыкраса да йөрәк ярасы.


Әни! Балаларым диеп,

Кызганмыйча куя бөтен көчен.

Гомер бүләк иткән бөек зат ул.

Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен!

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Матурлык

Матурлыкка исең китәрлек,

Әйләнмичә башың нишләсен?

Шул гүзәллек җанга илһам бирә,

Ватып кереп күңел киртәсен.


Җанланмыйча күңел нишләсен?

Чынлап сөю анда булганда.

Шул ярату һәр нәрсәгә күчеп,

Нурлар сирпеп, балкып торганда.


Яратмыйча йөрәк нишләсен?

Яра бәйләр кешең булганда.

Диңгезләрдәй күңел ташып чыгып,

Шул матурлык җанга тулганда.

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Ике планета...

Көннәр арты көннәр үтә торды

Кылдай өмет шартлап өзелде...

Каендагы язу-сызымнар-

Юкка чыкты...

Җирдә көз инде...

Яратканнар хәзер яратмыйлар

Тапталган хисләрдә-көз исе.

Ак һәм кара...

Бара чиратлашып,

Сүнеп бара җанда яз хисе...

Син һәм мин - капма-каршылык

Җанда - салкын,җил булган төсле

Сары яфрактай,

Коелалар хисләр...

Изгеме син, әллә түгел изге?!

Син һәм мин - ике планета,

Җир шарыннан ерак урнашкан

Көзләрдә-ялгыш,

Күңелдә-сагыш-

Хис төенен ярып укмашкан...

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Тик син кирәк

Тик син кирәк

Хисләремне эчтә,

Тыялмыйча үксеп елаганда.

Тик син кирәк.

Шатлыгымнан җирдә

Басар урын табалмаганда.


Йөрәк ярсуларын

Кайда кую җаен

Белмәс чакта бары син кирәк

Бер җылы сүз, назлы караш

Тик синеке була ала терәк.


Салкын чакта күңел җылытучым

Шатлыкны да бүлә синең йөрәк

Гомер буе тотынып барыр өчен

Минем кулга синең кул кирәк.

Миңа бары, бары син кирәк!

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Җилле сагыш...

Җилле сагыш..

тәрәзәмне шакый.

Шәһәр урамнарын урамакчы.

Өмет чаткылары юкка чыксын диеп,

Йөрәгемне телем-телем турамакчы.


Урламакчы йөздән елмаюны,

Бүләк итеп яңгыр тамчыларын

Рәхәтлектән арындырыр өчен

Әзерләгән инде камчыларын.


Сагыш! Кертмим сине, югал!

Уйларыма керсәң,

чыгаруы авыр...

Гел тирәләп йөри идең мине.

Бу көземне

сагышланмый чыгармындыр.

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Яна урман...

Ут эчендә... Ялкын-утта яна...

Коткарырмы кемдер урманны?

Акча диеп, кулай түгел диеп,

Җитәкчеләр яга аларны...


Күмерләнгән җансыз җаныгызда

Тик бер тамчы юкмы кызгану?

Ягылган икән шул мең кабат

Бәгырьсез-кансызлык тузаны...


Күпме җәнлек, күпме агач яна...

Иң мөһиме, миллионнар исән...

Җир ананың каргышыннан сезне

Акча-мөлкәт коткарырмы икән?!

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Яратыла ала дөнья белән!

Уйла әле, син килмәдең җиргә

Мәгънәсе юк тормыш өчен.

Нигә кирәк һәр туган таң әгәр

Алып килми икән яшәү көче?


Син яшисең икән, кирәк сиңа

Утлар кебек дөрләп янарга.

Кирәк икән тыныч диңгез булып,

Тоз салмаска булган ярага.


Бәхет белән типсен өчен йөрәк.

Бар дөньяны яратырга кирәк.

Авырлыкны "Тәҗрибә бу" дия

Җил-давылга баш имичә зирәк.


Тырмашырга кирәк. Ышанырга.

Якты, матур көннәр килер, беләм.

Бу дөньяны яратучы гына

Яратыла ала дөнья белэн!

Вакыт

Вакыт юк дип, ашыгабыз хаман

Тормыш дилбегәсе, имеш, ныклы кулда

Монсы җитми, монсы кирәк диеп,

Абынабыз кайчак, туры юлда.


Артка карарга да житешмибез,

Акча кирәк безгэ, кирәк байлык.

Онытабыз, онытабыз хаман

Ул гомерлек түгел, ә бер айлык.


Онытылды читтэн ярдәм көтү

Мин барысын булдырамын диеп.

Эй, чабабыз, җитешмәүдән куркып,

Битлекне дә төшмәс итеп киеп,

Кемнәрнеңдер кубызына биеп.

Кабер...

Ананың йөрәге туралды кисәкләп,

Баласы иңгәндә кабергә.

"И Аллах, бу хәсрәт никләргә?

Баламны үстердем кадерләп!"


"Мин аны үстердем яратып,

Сакладым иң усал җилләрдән.

Мин идем янында һәрвакыт

Бик авыр чаклары килгәндә"


Кабердә чәчәкләр. "И балам!

Ник саклап булмады соң сине?"

Дип ярсый ананың йөрәге,

Ишетеп ул кайтыр шикелле!


Кайтыр күк. Әнә бит төшендә

Ул исән. "Көт кенә син" диде.

Көтә шул ананың йөрәге.

Кайтыр юлы булмаса да кире.


Көтә ананың йөрәге зарыгып,

Мәхәббәте һәрчак үлемсез.

Онытканда барсы да - онытмас,

Хәтерендә яшәтер берсүзсез...

Кешеме син, әллә түгелме?

Тормыш куган чакта чыбыркылап,

Онытабыз кайчак мөхимен,

Кеше булып, гади кеше булып,

Тик калырга кирәк икәнен.


Пычрак сүзләр белән яудырабыз

Балчык яңгырымы телебез?

Авыр микән без ул сүзне әйткән чакта?

Уйламыйбыз аны, белмибез!


Кеше тормышларын тикшерәбез

Ә безнең соң бармы катышыбыз?

Һәр кешегә үз гомере бирелгән бит!

Шунда гына яши алмый саташабыз!


Өйрәтәбез: "яшәвең - дөрес түгел"

Һәр кешегә төрле карарыбыз.

Тик бер тамчы хокук бармы бездә?

Алла булсак, шулчак карарбыз!


Әле яшим бит мин диеп уйга батып,

Киткән чакта бераз сискәнеп,

Онытма син, иң мөхиме җирдә -

Кеше булып калу икәнен!

Сәхнә микән, әллә тормышмы?

Качып була микән тозаклардан?

Кем өчен соң шушы тамаша?

Актерлардан, ялган уеннардан

Битлекләрдән күзләр камаша.


Мәгънәсе юк тамашаны

Гайбәт сатып карый озын телләр

Ахырына җитеп килә дисәм,

Бетәсе юк. Ул гомерлек. Беләм.


Мескен сәхнә. Һәр тәнәфес саен

Бер шамакай кушыла тамашага

Борын чөеп йөреш кайчакларда,

Көлеш, елаш... Аннан талашалар.


Гади тормыш кебек. Тик түгеле

Актер битлек салгач билгеле.

Аңлап булмас хәлгә килербезме

Тормыш белән сәхнә чигенең?

Үлемсез татар теле

Туган телем минем - татар теле

Шул тел белән телем ачылган.

Үтермәкче булып кылыч изәү

Татарларның үтә башыннан.


Көрәш бара, монысы-тегесе изә

Юкка чыксын диеп татар теле.

Манкорт уе - телне юк итүдә

Үтермәкче алар, куеп тәре...


Күпме бөек кеше башларында

Тора бит ул бөек Татар теле.

Юкка чыгаруга янап изсәгез дә,

Татар теле үлемсез ул, мәңге тере!

Яңадан

Тынычлык. Кылычлы көрәштән

Күрмәмеш салышып яраны.

Юкка чыгам инде менә дигән чакта

Кара син, кара эле, яралдым!


Югалдым. Күңелем көзгесе

Дөреслек дип бирде ялганны.

Күптән көл булган хисләр дә бит

Чип-чиста хисләргэ ялганды.


Ялганны җыртып атып йөрәктән,

Упкыннарга салып тавыш күпереннән

Яраларны бәйләп. Өмет белән янып,

Хисләр учагында бөтереләм.

Иреш!

Иреш теләгеңә урталайга ярылсаң да,

Сине тоткан җир дә хәтта ярылса да,

Ябылсаң да җитмеш богау асларына,

Хәлең калмас булып, арысаң да.


Диварларны ватып үт, көчең барда.

Максат булган бөек көнең барда.

Салкыннарда, тән пешерер кайнарлыкта,

Максат булсын барыр нокта җанда


Максаты юк йөрәк - йөрәк түгел,

Чит тавышлар үзтавышка бәйләнмәсен.

Упкындагы күмерләргә әйләнгәндә бар да.

Тик йөрәгең күмер-көлгә әйләнмәсен!

Киттең

Сагынам. Кырларны... кечкенә кызларның

Кыр буйлап "чабышлы" уйнавын...

Тормышны яратып, һәр көннән тәм табып,

Шаярып, көлешеп туймавын...


Синең, сандугачым, безнең янда чагың

Булмас җирдә синең кебекләр.

Күзләрең зәңгәрлегеннән көнләшеп,

Сине бездән урлап алды күкләр...


Онытыла бара тавышларың...

Үткенлегең истә, чаялыгың.

Киткән кеше ныграк кадерләнәмени?

Көлмә, язмыш! Зинхар, шаярма әле!

Кирәк түгел

Кирәк түгел чынбарлыктан качу

Өзелгән тел инде тел түгел.

Түбәләрдән тамып ясалган су,

Океан да түгел, күл түгел.


Көлгә калган утын агач түгел,

Суынган чәй инде чәй түгел,

Көздә җылы көннәр булса да бит

Ул түгел яз, һәм ул җәй түгел.


Дөрләп янмау - ул ярату түгел,

Җемелгән ут - яшен яшьнәү түгел,

Көйсез шигырь җыр булмаган кебек,

Шатлыгы юк яшәү - яшәү түгел...

Яраткан яшәү

Иске елны тарих битләренә

Язып куяр хәтер көндәлеге.

Һәрбер көнне бәхет тулы итү

Үзебездән тора! Белмәдеңме?


Вакыт чаба, чабыш атымени?

Дилбегәсе аның ныклы кулда

"Алда - яшәү" диеп, әле яшәмәсәң

Гомер узып китәр, шуны аңла!


Һәр минутка мәгьнә бүләк итү

Бәхетләрне һәр көн яңарту.

Үзебездән! Бары бездән тора

Һәр секундта - тормыш ярату!

Уян, татар!

Чит кубызга бии-бии,

Үз телеңне онытасың, татар!

Тыныч кына карап торасың

Йөзеңә төкергәндә ятлар...


Татар дисең милләт белән,

Тик телеңне белмисең!

Милләт таркатучы син ул,

Аңларга теләмисең...


Йоклыйсың син, татар!

Урысларның йокы даруын иснәп...

Уян әйдә!

Йоклаган җирдән, үлеп китмә!

Җиңелүе җиңел ул

Һәр минутта җиңелергә була,

Олактырып була дөньясын.

Авырлыкны җиңә алмаганы,

Башын игәннәре азмы соң?


Ташлап була төзи башлаганны,

Тик бетерер өчен көч-дәрт кирәк

Кулын селтәп, бирешкәннәр күп лә!

Авырлыкны таптап изүчеләр сирәк.


"Эх, булмый бит" диюләре җиңел,

Ә тырмашып караулары читен.

Ләкин уйла, тез чүгүгә караганчы,

Җиңү яулау күпкә рәхәт тугелме соң?

Сугыш батыры хисе...

Үлеп калдым сугыш кырларында

Кайтканнарны "герой" диделәр.

Мине бер хәбәрсез югалган дип,

Хәтта искә алмый килделәр.


Соңгы канымны мин корбан итеп

Жиңү шешәсенә алып салдым.

Миллион гомер каны ага анда

Якыннары ятим булып калды.


Тезлэнмэдек сина, Гитлер беркайчан да

Горур булдык, сойдек Ватанны.

Фашист гаскэрлэре маймыллар күк

Йөренсә дә тыз-быз картаны.



Сугыш батыры хисе (дәвамы)

Ә мин илем өчен, гаиләм өчен үләм

Тынычлыкта алар яшәсен.

Яшәсеннәр безнең өчен үлгәннәр дип

Рәхмәт әйтеп кичен, иртәсен.


Туган якларыма кайткан булсам...

Җир җимертеп эшләр идем бит.

Ә кечкенә кызым, орчыккаем,

Учларымнан төшмәс идең син!


Ике улым, нәни матур кызым,

Туган илем, кичер мине!

Әниегез: "Әтиегез кайтыр" дие. Кайтмам шул инде.

Моннан кайту очен юллар

юк бит кире.

Сайтта урнаштырылган материалларны кулланган очракта, авторны күрсәтү һәм сайтка сылтама кую мәҗбүри.

"Фотосурәтләр" өлешендә урнаштырылган фотолардан кала, башка фотосурәтләр интернеттан алынды.