Фәлсәфи шигырьләр

Җилле сагыш..

Җилле сагыш..

тәрәзәмне шакый.

Шәһәр урамнарын урамакчы.

Өмет чаткылары юкка чыксын диеп,

Йөрәгемне телем-телем турамакчы.


Урламакчы йөздән елмаюны,

Бүләк итеп яңгыр тамчыларын

Рәхәтлектән арындырыр өчен

Әзерләгән инде камчыларын.


Сагыш! Кертмим сине, югал!

Уйларыма керсәң,

чыгаруы авыр...

Гел тирәләп йөри идең мине.

Бу көземне

сагышланмый чыгармындыр.

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Яратыла ала дөнья белән

Уйла әле, син килмәдең җиргә

Мәгънәсе юк тормыш өчен.

Нигә кирәк һәр туган таң әгәр

Алып килми икән яшәү көче?


Син яшисең икән, кирәк сиңа

Утлар кебек дөрләп янарга.

Кирәк икән тыныч диңгез булып,

Тоз салмаска булган ярага.


Бәхет белән типсен өчен йөрәк.

Бар дөньяны яратырга кирәк.

Авырлыкны "Тәҗрибә бу" дия

Җил-давылга баш имичә зирәк.


Тырмашырга кирәк. Ышанырга.

Якты, матур көннәр килер, беләм.

Бу дөньяны яратучы гына

Яратыла ала дөнья белэн!

Вакыт

Вакыт юк дип, ашыгабыз хаман

Тормыш дилбегәсе, имеш, ныклы кулда

Монсы җитми, монсы кирәк диеп,

Абынабыз кайчак, туры юлда.


Артка карарга да житешмибез,

Акча кирәк безгэ, кирәк байлык.

Онытабыз, онытабыз хаман

Ул гомерлек түгел, ә бер айлык.


Онытылды читтэн ярдәм көтү

Мин барысын булдырамын диеп.

Эй, чабабыз, җитешмәүдән куркып,

Битлекне дә төшмәс итеп киеп,

Кемнәрнеңдер кубызына биеп.

Кешеме син, әллә түгелме?

Тормыш куган чакта чыбыркылап,

Онытабыз кайчак мөхимен,

Кеше булып, гади кеше булып,

Тик калырга кирәк икәнен.


Пычрак сүзләр белән яудырабыз

Балчык яңгырымы телебез?

Авыр микән без ул сүзне әйткән чакта?

Уйламыйбыз аны, белмибез!


Кеше тормышларын тикшерәбез

Ә безнең соң бармы катышыбыз?

Һәр кешегә үз гомере бирелгән бит!

Шунда гына яши алмый саташабыз!


Өйрәтәбез: "яшәвең - дөрес түгел"

Һәр кешегә төрле карарыбыз.

Тик бер тамчы хокук бармы бездә?

Алла булсак, шулчак карарбыз!


Әле яшим бит мин диеп уйга батып,

Киткән чакта бераз сискәнеп,

Онытма син, иң мөхиме җирдә -

Кеше булып калу икәнен!

Сәхнә микән, әллә тормышмы?

Качып була микән тозаклардан?

Кем өчен соң шушы тамаша?

Актерлардан, ялган уеннардан

Битлекләрдән күзләр камаша.


Мәгънәсе юк тамашаны

Гайбәт сатып карый озын телләр

Ахырына җитеп килә дисәм,

Бетәсе юк. Ул гомерлек. Беләм.


Мескен сәхнә. Һәр тәнәфес саен

Бер шамакай кушыла тамашага

Борын чөеп йөреш кайчакларда,

Көлеш, елаш... Аннан талашалар.


Гади тормыш кебек. Тик түгеле

Актер битлек салгач билгеле.

Аңлап булмас хәлгә килербезме

Тормыш белән сәхнә чигенең?

Иреш

Иреш теләгеңә урталайга ярылсаң да,

Сине тоткан җир дә хәтта ярылса да,

Ябылсаң да җитмеш богау асларына,

Хәлең калмас булып, арысаң да.


Диварларны ватып үт, көчең барда.

Максат булган бөек көнең барда.

Салкыннарда, тән пешерер кайнарлыкта,

Максат булсын барыр нокта җанда


Максаты юк йөрәк - йөрәк түгел,

Чит тавышлар үзтавышка бәйләнмәсен.

Упкындагы күмерләргә әйләнгәндә бар да.

Тик йөрәгең күмер-көлгә әйләнмәсен!

Кирәк түгел

Кирәк түгел чынбарлыктан качу

Өзелгән тел инде тел түгел.

Түбәләрдән тамып ясалган су,

Океан да түгел, күл түгел.


Көлгә калган утын агач түгел,

Суынган чәй инде чәй түгел,

Көздә җылы көннәр булса да бит

Ул түгел яз, һәм ул җәй түгел.


Дөрләп янмау - ул ярату түгел,

Җемелгән ут - яшен яшьнәү түгел,

Көйсез шигырь җыр булмаган кебек,

Шатлыгы юк яшәү - яшәү түгел...

Яраткан яшәү

Иске елны тарих битләренә

Язып куяр хәтер көндәлеге.

Һәрбер көнне бәхет тулы итү

Үзебездән тора! Белмәдеңме?


Вакыт чаба, чабыш атымени?

Дилбегәсе аның ныклы кулда

"Алда - яшәү" диеп, әле яшәмәсәң

Гомер узып китәр, шуны аңла!


Һәр минутка мәгьнә бүләк итү

Бәхетләрне һәр көн яңарту.

Үзебездән! Бары бездән тора

Һәр секундта - тормыш ярату!

Җиңелүе җиңел ул

Һәр минутта җиңелергә була,

Олактырып була дөньясын.

Авырлыкны җиңә алмаганы,

Башын игәннәре азмы соң?


Ташлап була төзи башлаганны,

Тик бетерер өчен көч-дәрт кирәк

Кулын селтәп, бирешкәннәр күп лә!

Авырлыкны таптап изүчеләр сирәк.


"Эх, булмый бит" диюләре җиңел,

Ә тырмашып караулары читен.

Ләкин уйла, тез чүгүгә караганчы,

Җиңү яулау күпкә рәхәт тугелме соң?

----

Иблисләргә сатып бар җанын,

Күктән оҗмах көтеп яши кеше.

Кайбер ана ташлый сабыен

Яши бала шулай туңып – өшеп.


Хыянәткә буяп ярларын,

“Арабызда юк - диләр – тигезлек”

“Яхшы яшибез бит болай да” – дип,

Хәмердән кемдер төзи тиресен.


Вәхшилеген күреп кайберләрнең,

Исең- акылың китәр...

Азгын кызлар мина әйтә:

“Дөрес яшәмисең, исәр!”


Сезнең кебек яшәгәнче,

Яшәрмен туңып-катып...

Ачтан үлү мең кат артык...

Яшәгәнче тәнне сатып!


Тәмәкесен кабызып җибәрә дә,

Әй, чөмерә агу шешәсеннән...

Шелтәләүче юк аларны

“Ничек кирәк – шулай яшәсеннәр!”


Җилбәзәклек, пычрак белән дөнья тулы

Көләсездер... Сезгә кызык...

Бу дөньяның мәхшәрләрен

Бетерерлек түгел язып...

Киттең

Сагынам. Кырларны... кечкенә кызларның

Кыр буйлап "чабышлы" уйнавын...

Тормышны яратып, һәр көннән тәм табып,

Шаярып, көлешеп туймавын...


Синең, сандугачым, безнең янда чагың

Булмас җирдә синең кебекләр.

Күзләрең зәңгәрлегеннән көнләшеп,

Сине бездән урлап алды күкләр...


Онытыла бара тавышларың...

Үткенлегең истә, чаялыгың.

Киткән кеше ныграк кадерләнәмени?

Көлмә, язмыш! Зинхар, шаярма әле!

Яңадан

Тынычлык. Кылычлы көрәштән

Күрмәмеш салышып яраны.

Юкка чыгам инде менә дигән чакта

Кара син, кара эле, яралдым!


Югалдым. Күңелем көзгесе

Дөреслек дип бирде ялганны.

Күптән көл булган хисләр дә бит

Чип-чиста хисләргэ ялганды.


Ялганны җыртып атып йөрәктән,

Упкыннарга салып тавыш күпереннән

Яраларны бәйләп. Өмет белән янып,

Хисләр учагында бөтереләм.