Гаилә

Әни

Әни! Күпме мәгънә, күпме яратуны,

Сыйдыручы нәни йөрәгенә.

Безнең өчен борчылучы һәрчак,

Юатучы - бары әни генә.


Әниләр ул - сабыр. Сабырлыкка

Тик алардан үрнәк аласы.

Кояшлардан якты аның йөзе,

Сыкраса да йөрәк ярасы.


Әни! Балаларым диеп,

Кызганмыйча куя бөтен көчен.

Гомер бүләк иткән бөек зат ул.

Рәхмәт сиңа, әни, барысы өчен!

Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова

Әнием, кичер мине!

Әнием, кичер мине! Кай вакытта

Борчылырга сине мәҗбүр итсәм.

Синең тирән моңсу кузләреңне

Яшь тамчысы белән җебетсәм.


Сине борчымаска тырышсам да,

Була кайчак – салу сагышка.

Тыштан елмайсаң да – эчтән елап,

Шулай саклыйсыңдыр ялгыштан.


Син кадерле миңа әни. Син иң-иңе!

Син бит тормышымнын маягы.

Юл күрсәттең, ялгышларны курдең.

Атласа да кая аягым.


Булды кайчак киңәшләргә синең

Карамыйча, үземчә яшәү.

Хаклы икәнлегең беленде шул

Үкенерлек булгач, кайбер эшләр


Беләсең бит ничек яхшырагын

Ялгышсам да мине аңлыйсын.

Мин ничек бар шулай яратасың.

Ярдәм итми бер дә калмыйсың.


Рәхмәтле мин, әни, сиңа

Бу тормышым. Шушы яшәү өчен

Көчле рухым, сүнмәс өметләрем

Күзем нуры. Җирдә яшьнәү өчен!

Кабер

Ананың йөрәге туралды кисәкләп,

Баласы иңгәндә кабергә.

"И Аллах, бу хәсрәт никләргә?

Баламны үстердем кадерләп!"


"Мин аны үстердем яратып,

Сакладым иң усал җилләрдән.

Мин идем янында һәрвакыт

Бик авыр чаклары килгәндә"


Кабердә чәчәкләр. "И балам!

Ник саклап булмады соң сине?"

Дип ярсый ананың йөрәге,

Ишетеп ул кайтыр шикелле!


Кайтыр күк. Әнә бит төшендә

Ул исән. "Көт кенә син" диде.

Көтә шул ананың йөрәге.

Кайтыр юлы булмаса да кире.


Көтә ананың йөрәге зарыгып,

Мәхәббәте һәрчак үлемсез.

Онытканда барсы да - онытмас,

Хәтерендә яшәтер берсүзсез...