Сәләтле дигәннән, һәрбер кешенең чиксез сәләтләре бар, ачар өчен, һәрбер кызыклы өлкәдә үзеңне сынап карага кирәктер.
Бу сайтта минем өчен кызыклы булган шөгыльләрнең нәтиҗәләре урнаштырылган.
Сайтыма рәхим итегез!
Үзем белән кыскача таныштырып китәм. Минем исемем Резеда. Иҗатны һәм иҗади кешеләрне бик яратам. Профессиям буенча мин - математика, информатика һәм физика укытучысы. Мәктәптә укыганда журналист булырга хыялланган, ләкин очраклы рәвештә матфакка кергән кеше, журфакның бюджет бүлегенә үтеп тә, педагогик юнәлешне сайлаучы мин инде ул. Тик мин очраклылыкларга ышанмый башладым, һәрбер хәл безгә дәрес буларак биреләдер дип уйлыйм.
Эшемдә мин балалардан күп нәрсә өйрәнәм. Һәрбер балада эчкерсезлек бар, балалар ул иң чын күңелле, самими затлар. Бары тик йөрәкләренә ачкыч кына табарга кирәк.
Әлеге сайтта мин үземнең кызыксынуларымның нәтиҗәләрен урнаштырдым:
Шулай ук спорт белән шөгыльләнергә (йөгерү һәм йөзүне үз итәм), үзүсеш буенча китаплар укырга (тайм-менеджмент, аң асты (подсознание) турындагы китаплар якын), сайтлар ясарга яратам.
Минем белән якыннан танышу өчен социаль челтәрдәге битләргә рәхим итегез.
Вконтакте: https://vk.com/rezedamukhametyanova
Инстаграмм: rezeda.m17
Веб-сайт: https://rezeda17.wixsite.com/mysite (минем укытучы сайтым)
Автор: Резеда Мөхәмәтҗанова, 2019 ел.
"Чәчәкләрнең сере бар", "Матурлык төрлелеге" "Табигать" битләрендәге фотолардан кала, башка фотолар интернеттан алынды.