Шатлык яшьләре
Укытучы елый иде. Нигә елый? Кем үпкәләткән? Зур сыйныфлармы әллә кечкенәләрме?
Тәнәфестә физкультура киемнәрен алырга кергән Айгөл шулай дип уйлады. Бу яңа укытучыны Айгөл бик ярата. Ул татар телен укыта. Ә, юк, туган телне. Әллә туган телле татармы, татарлы туган телме, белмәссең. Соңгы вакытларда ул татар теле бик буталды.
- Гафу итегез! Физкультура киемнәремне алып чыгыйм әле?
- Әйе, керегез, кер, - диде Алсу Ленаровна һәм күзләрен яшерде.
Айгөл берничә көн элек булган әдәбият дәресен искә төшерде. Муса Җәлил иҗаты буенча бик матур дәрес бара. Укытучы видеоматериал да күрсәтте, күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп шигырьләр дә укыды, электрон такталарда биремнәр дә эшләтте, ләкин Алсу Ленаровнаны тыңлаучы гына булмады.
Укытучы кисәтү ясагач, Петров:
- Мы русские, нам можно! – диде.
Аңа Боталов та кушылды:
- А мне мама разрешает получать «2» по-татарскому! Он нам не нужен! – диде.
Айгөлгә бик кыен булып китте. Ул укытучыны яклап сүз әйтмәкче булды. Аңа Петров:
- Вот тебе надо - ты и учи! – диде.
Әйе, Айгөл үзе дә татар телен бик яхшы белеп бетерми, аның да әти-әниләре, татар телен хупламый. Әбисе генә туган телен онытмаска куша. Аның белән гел татарча сөйләшә. Айгөл җавап бирә алмаса да, аңламаса да, әби рус теленә күчеп сөйләшми. Башка, җиңелрәк сүзләр табып, барыбер аңлатып бетерә.
Әбисен ул җәйге каникулларда, яисә әбисе шәһәргә кунакка килгәч кенә күрә. Кыз шуңа күрә бу очрашуларны көтеп ала. Әбидә кызыклы әйберләр дә күп. Аның зур сандыгы, әниемә матур күлмәкләр теккән тегү машинасы, бабаемнан калган гармун, әниләрдән калган бер тартма Яңа ел уенчыклары бар.
Айгөл, кайткан саен, аларны актара, карый, алар белән уйный. Шул әйберләр арасында зәңгәр тышлы әлифба китабы бар. Бу әлифба белән Айгөлнең әнисенең абыйсы, апасы һәм әнисе үзе укыган. Айгөл үзе дә беренче тапкыр хәрефләрне танырга шушы китаптан өйрәнде. Әбисе бигрәк тә, “һ”, “ң”, “җ”, “ә”, “ү” хәрефләренә игътибар бирә иде. Ул кат-кат бу хәрефләрне кабатлатып, әлеге хәрефләр кергән сүзләрне әйттереп уйната иде.
Айгөл әле зур булмаса да, җәмгыятьтә барган хәлләрне күрә, бөтен нечкәлекләре белән аңлап бетермәсә дә, татар теленә янаган куркынычны аңлый.
- Әби горурланып сөйли торган, шундый матур, аһәңле тел бетәр микәнни?
Шундый уйлар килде кызның башына. Алсу Ленаровна да шуңа елый күрәсең. Соңгы вакытта, ут кебек янып торган, гел елмаючан, шат күңелле укытучылары боегып калган кебек булды. Аның елмаюы да ничектер безгә сиздермәс өчен, ярсулы йөрәген тыяр өчен генә кебек тоела.
Айгөл, укытучының кәефен күтәрү өчен, нәрсә дә булса да эшлисе килде. Кабинеттан чыгып китүгә үк, ул план төзергә тотынды.
Тиздән Муса Җәлилнең туган көне. Апалары чарага әзерлек турында сөйләгән иде.
- Бу чарага сюрприз әзерләргә кирәк, - дип уйлады Айгөл.
Ул эшне Петров белән Боталовны кулга төшерүдән башлады. Аларга шагыйрьнең шигырьләрен ятларга бирде. Егетләр, билгеле инде ризалашмадыр. Кыз аларны хәйләкәрлек белән җиңде. Малайларның телефон уеннары белән җенләнүен белә иде. Ул кайбер уеннарны, хәтта үзе дә уйный. Айгөл яңа чыккан телефон уенында иң көчле персонажларны егетләргә бирергә риза булды. Егетләр авыр булса да, шундый шәп әйбердән колак кагарга теләмәделәр. Укытучылары кушса киреләнгән булырлар иде, бүләге яхшы булгач ризалашмый хәлләре калмады. Бер атна дигәндә “Җырларым” һәм “Бүреләр” шигыре ятланды. Дөрес, Айгөлгә авазларның әйтелеше һәм интонация белән күп эшләргә туры килде. Ләкин Алсу апаларының кәефен күтәрү, аның тырышлыклары юкка түгел икәнлеген күрсәтәсе килү теләге көчлерәк иде.
Бу шигырь ятлатуның уңай ягы да булды. Егетләр: “Интересно, Муса Джалиль, почему так написал? Разве так может быть? Неужели волки не съели парня?” , - дип сораша башладылар. Көннән көн кызыксыну артты.
- А это уже спрашивайте у Алсу Ленаровны, - диде Айгөл.
Менә ул көн килеп җитте. Актлар залында чара бара. Билгеләнгән вакытка егетләр дә килеп җиттеләр. Айгөл матур итеп җырлап бетерде һәм:
- Ә хәзер алкышлар белән каршы алыгыз. Нәфис сүз, - дип егетләрне игълан итте.
Әлеге сүзләрне ишетүгә, Алсу апаларының күзләре маңгаена менде. Сәхнәгә күтәрелгән Петров белән Боталовны күреп куркуга калды. “Нәрсә уйлап чыгарганнар тагын? Директор алдында оятка калдыралар бит!” дигән уйлар үтте аның башыннан. Егетләрнең матур итеп шигырь сөйләгәннәрен ишеткәч кенә, укытучыларының җанына җылы йөгерде.
Бу хәл тамашачыларга да бик ошады. Егетләрне алкышларга күмделәр. Кемнән кемнән, ләкин бу егетләрдән көтелмәгән чыгыш булды бу.
Чарадан соң катнашучылар Алсу апалары янына җыелдылар. Бергәләп чәй эчтеләр, чара турында, бигрәк тә, Петров белән Боталов турында сөйләштеләр. Үзләре турында мактау сүзләре ишетү егетләргә бик ошады. Алсу апалары да ничектер башка төрле тоела башлады.
Егетләр:
- Алсу Ленаровна, а вы нам расскажите про Муса Джалиля?
- Да, ой, әйе, без... безгә сөйлә... сөйләгез... әле, пожалуйста.
Алсу Ленаровна бүген бик шат иде. Айгөлгә яраткан укытучысын бәхетле күрү бик рәхәт булды. Егетләрнең Алсу апалары белән матур итеп сөйләшүләре, татар әдәбияты белән кызыксынулары күркәм күренеш иде.
Кайтыр алдыннан Айгөл кабинетта онытып калдырган әйберләрен алырга керде.
- Гафу итегез! Мөмкинме?
- Әйе, әйе, кер Айгөл.
Алсу апа тагын елаган иде. Юк, ниндидер авырлыклардан түгел, бу юлы аның күзләрендә шатлык яшьләре иде.
Фаттахова Камилә, 7 сыйныф укучысы
Заманча әкият
Телефоннар ничек смартфоннарга әйләнгәннәр
Мингалеева Эльвина
6 нчы Б сыйныфы укучысы
Борын-борын заманда... Ой, юк! Хәзерге заманда, телевизорлар төсле, гәҗитләр электрон, мәктәпләр дистанцион булган заманнарда яшәгән, ди, бер телефон. Әйе, әйе, гап-гади телефон.
Ул көндә тырышып кешеләргә хезмәт иткән. Еракта яшәгән туганнарны аралаштырган, улларын сагынган аналарның җаннарына тынычлык иңдергән. Иң шатлыклы хәбәрләрне дә, иң кайгылыларын да ул җиткергән. Тик начар яңалыклар булганда, телефон үзе дә бик нык борчыла торган булган. Нишләсен, хезмәте шул булгач, барлык авырлыкларга да түзгән.
Ләкин бу телефон дигән яхшы әйбернең начар яклары да булган. Телефон ерак юлларга йөрергә яратмаган. Үзенә кирәкле әйберләрне чыбык аша ала икән. Кешеләргә, сөйләшү өчен, телефонга кадәр барып җитү уңайлы булмаган.
Җитмәсә бу телефоннан телевизор көн дә көлә икән:
- Хей, син хаман шул килеш. Бер үзгәрешең юк. Әй искелек калдыгы! Менә миңа кара. Мин нинди төсле, матур, ел саен яңарып торам, - ди икән.
Телефон моны ишеткән саен авыр сулап куя, күңелсезләнә, ди.
Менә бер көнне телефон бу мыскыллауларга түзмәгән, үзгәрергә уйлаган. Иң беренче эш итеп ул зур белгеч Мартин Куперга мөрәҗәгать иткән. Ул телефонны чыбыктан котылдырган. Кешеләр телефонны тагын да ярата төшкәннәр. Аңа радио-телефон дип исем биргәннәр.
Ул тукталып калмаган, телевизорны таган да уздырырга теләп, Джобс абыйны эзләп киткән. Бик күп авырлыклар күргән телефон, бик күп үзгәрешләр кичергән. Кешеләргә файдалы булырга теләү, үзгәрү теләге аңа бу ниятләрен тормышка ашырырга ярдәм иткән.
Менә бер көн газеталар, телевиденье телефон турында гына хәбәр биргәннәр. Барлык җирләрдә кешеләр шул турыда сөйләшкәннәр. Телевизор ни булганын аңламаган, бик гаҗәпсенгән, көнләшкән.
Телефон өр-яңа булып, исемен үзгәртеп, смартфон булып кайтып төшкән. Ул чыбыксыз һәм төсле генә булып калмыйча, үзендә телевизор, копьютер сыйфатларын туплаган. Хәзер инде кешеләр телефонны кулларыннан да төшермиләр икән. Аның белән торалар, ашыйлар, йокларга яталар ди.
Менә тәнкыйть телефонны нинди үзгәрешләргә алып килгән. Син дә, дустым, тәнкыйтькә, кеше фикеренә карама, алга бар. Үз максатыңа, ниятләреңә тугры кал. Шул вакытта гына уңышка ирешерсең.