Педагогик фәлсәфәм (сочинение)

МИН – УКЫТУЧЫ

Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,

Минем бәхетем – җиргә килүемдә.

Минем бәхетем – бөтен бәхетсезне,

Бөтен бәхетлене сөюемдә.

(Рөстәм Мингалимов)

Ә сүземне мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхретдиннең үгет-нәсыйхәте белән башлыйсым килә:

«Ата-анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез...»


Әйе, дөрестән дә, үз милләтең, үз ана телең өчен янып-көеп эшләү үзе бер бәхет бит ул!


Байлык-фәлән теләмәде безгә,

Кичерсәк тә гәрчә кыен чак –

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Берәребез юлга җыенсак.

Ачып кердек күпме күңелләрне,

Серен белдек күпме бикләрнең!

Бәхетсезгә әйләнгәнен күрдек

Туган телен үги иткәннең.

Тел ачкычы тели иде әнкәй,

Бүтән тагын нәрсә теләсен.

Туган телем!

Белгән бит ул минем

Ни кылсам да сиңа киләсем...


Үз туган телемдә сөйләшә алуым, үз туган телемдә балаларга белем бирә алуым белән мин бик тә бәхетлемен.

Каюм Насыйри яшь буынны тәрбияләүдә туган тел һәм әдәбиятка зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә, халыкның артта калуы – туган телне белмәвендә. Кеше туган телендә сөйләшә, фикер йөртә белергә тиеш, башка телләрне өйрәнгәнче, үз туган телеңне белү шарт.

Белем алу һәр кеше өчен фарыз. Юкка гына халык «Белемнән зур хәзинә юк, начарлыктан начар юлдаш юк,» – дип әйтмәгән бит.

Безне адәм иткән дә уку,

Адәмне алга илткән дә уку,

Илтеп күккә җиткән дә уку,

Уку, уку, уку.

Юлыбызны хак иткән дә уку,

Йөземезне ак иткән дә уку,

Үзебезне баг иткән дә уку,

Уку, уку, уку.

«Мең дә бер Хәдис» китабында болай дип язылган: «Үз-үзен онытып, халыкны яхшылыкка өйрәтүче галим – янып бетеп бара торган , әмма халыкка яктылык биргән шәм шикелле». Бу сүзләр, һичшиксез, безгә, ягъни педагогларга атап язылган. Укытучы, балаларга белем биреп кенә калмый, бәлки яхшылыкка, әдәпле булырга, тәүфикълы булырга өнди. Чөнки яшь буын – безнең милләтебезнең киләчәге.


«Шәхес тәрбияләү – белем бирүнең теләсә кайсы системасының төп нәтиҗәләренең берсе булып тора,» – дип яза А. Кондаков.

Шәхес тәрбияләүнең концепциясе – ул белем алуга омтылыш, аралаша белү, эшләгән эшләреңә җаваплылык тою, патриотлык, гражданлык хисләре, укуга мотивация һәм толерантлык.

Димәк, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләү, аларда туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, илебезнең тарихын тирәнтен өйрәтү – безнең, педагогларның, изге бурычы. Мәктәп музейлары булдыру, төрле фәнни конференцияләрдә катнашу, күренекле шәхесләр белән очрашулар үткәрү – болар барысы да укучыларны патриотик рухта тәрбиләү һәм гражданлык хисләре уятуга юнәлтелгән чаралар.

Әгәр дә кеше үзенең туган җирен чынлап та ярата икән, ул беркайчан да аңа хыянәт итмәс, аны сатмас. Чын патриот кына, проблемаларны күреп, читтән карап тормас, бәлки ул авырлыкларны чишәргә тырышыр, ярдәм итәр. Менә шундый яшьләр кирәк тә инде илебезгә! Татар халкының Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим кебек патриот шагыйрьләре үрнәгендә яшьләребезне тәрбияли алсак, мин бәхетле булыр идем!

Мәгълүм булганча, укыту процессы – укытучы белән укучының бердәм эшчәнлеге. Укытучы укучыны фәнне үзләштерүгә актив катнаштыра алырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм анда белем алуга кызыксыну уята белергә тиеш. Белем баскычларыннан өскә атлаган саен, укучыларның танып-белүләре арта бара. Без, укытучылар, аларга карата ярдәмчел, игътибарлы булырга тиеш. Укучыларның укуга булган теләкләрен югалтмыйча, шатлыкларын, өметләрен, ышанычларын таптамыйча, алга алып барырга тиеш.

Ана телен яхшы белү – укучыларның яңа белемнәрне үзләштерүдә, гомуми үсеш дәрәҗәләрен күтәрүдә, фикер йөртү сәләтләрен үстерүдә, киләчәктә җәмгыять тормышында актив катнашырга әзерләүдә һәм сайлап алган хезмәтләрендә уңышларга ирешүдә мөһим шарт булып тора.

Билгеле булганча, кешене яман эшләрдән белемлелек кенә түгел, бәлки әхлаклылык дәрәҗәсе, намуслылык саклый. Шуңа күрә без, укытучылар, укыту-тәрбия эшендә гуманлылык, кешелеклелек, кеше турында кайгыртучанлык, Кеше сөючәнлек принцибы буенча һәм бу сыйфатларны яшь буында тәрбияләү турында кайгыртып яшәргә тиешбез.

«Мөгамәләләрдә әдәп вә саклык белән гамәл кылганда, бернинди чыгымнарга ихтыяҗ булмый. Әдәп нигезендәге мөгамәлә аркасында иң авыр максатларга да ирешелер, бикле ишекләр ачылыр, йомшак сүзләр күңелләрне рәхәтләндерер, ихлас сүзләр зур бүләкләрдән дә артык шатлык китерер, ачык йөз вә катлаусызлык дуслык вә мәхәббәткә дәлил булыр. Кешеләрнең усал мөгамәләләренә каршы яхшылык итегез вә яхшы мөгамәләләренә каршы тагы да артыграк яхшылык кылыгыз,» – дип киңәш биргән безгә Ризаэддин Фәхретдин.

Теткәләнә, туза бик тиз,

Мишень бит безнең йөрәк.

Тузмас иде, бер-беребезгә

Булсак мәрхәмәтлерәк.

Елмайсак, куллар кысышсак,

Йөрешсәк әгәр күбрәк,

Булыр иде бу дөньялар

Тагы да мәхәббәтлерәк.

Җирдә күпме кешеләргә

Кирәк таяныч, терәк.

Мәрхәмәтебез белән без

Булыйк мәһабәтлерәк.

(Фәнис Яруллин)

Матурлыкка омтылу, нәфислекне тоя белү халыкның дөньяга карашы белән тыгыз бәйләнештә. Бу сыйфатлар, иң элек, кешенең табигать матурлыгын күрә белүе, аңа сакчыл карашы белән бәйле.

Матурлыкны, нәфислекне тою тәрбияләүдә әдәбият-сәнгатьнең роле һичшиксез зур. Бишек җырларыннан башлап ишеткән көй-моңнары, хәреф таный башлау белән укыган тәэсирле әкият китаплары, җырлы-такмаклы уеннар баланы матурлык дөньясына якынайта, аның тәмен тоеп, кадерен белеп яшәргә өйрәтә. Туган теле аша ул матурлык төшенчәләрен хәтеренә сеңдерә, рухи азык, тәҗрибә туплый.

Яшь буында матурлык, нәфислек тою тәрбияләүдә халкыбыз булдырган, буыннан-буынга тапшырып килгән бай мирасны даими куллану, аны тагын да үстерү мөһим эш.

Ләкин бүгенге көн проблемаларын күздә тотканда, безнең бурычыбыз тагын да катлаулана. Һәр укучыга индивидуаль һәм иҗади якын килеп, аларның психологик үзенчәлекләрен, фикер эшчәнлекләрен һәм гомуми үсеш дәрәҗәләрен исәпкә алып, уку-укыту процессын төзергә кирәк. Укучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Тәрбиянең вазифасы исә, кешелек җәмгыяте үсешендә тупланып килгән белемнәрне, заманча үзгәреп килгән әхлакый кагыйдәләрне, хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсен яңа буынга тапшыру, ягъни белем бирү һәм тормышка, хезмәткә әзерләү.

Болар исә, үз чиратында, һәр укытучының изге бурычы булып исәпләнә. Туган халкым алдында булган бу изге бурычны үтәвем белән мин чиксез горурланам һәм яңа үрләргә атлыйм.


Байлыгымның олылыгын тоеп,

Ышанып керәм якты көнемә.

Дәверләрне ачар ачкычым бар –

Рәхмәт яусын туган телемә,

Рәхмәт яусын изге эшемә!


Әгәр дә укытучы иҗади, зыялы, үз эшенең остасы икән, димәк, аның укучылары да белемле, тәрбияле һәм мәдәниятле шәхесләр.

Ә сүземне үзебезнең мәктәп укучысы Хәерова Айсылу язган “Укытучыма” шигыре белән тәмамлыйсым килә:


Ягымлы да, уйчан да Сез,

Яраткан укытучым!

Мәрхәмәтле, серле дә Сез,

Әй, кадерле остазым!


Әнкәй кебек назлы да Сез,

Кирәк чакта кырыс та.

Сабыр да Сез, тыныч та Сез

Һәм шулай ук тырыш та.


Өйрәтәсез тормыш мәгънәсенә,

Кеше өлешенә кермәскә.

Әнкәйләрне һәрчак яратырга,

Хөрмәтләргә, тик рәнҗетмәскә.


Нахак сүзләр сөйләмәскә

Ялганнардан ерак торырга.

Аңлатасыз: кечеләрне кече итеп

Игътибарлы, гадел булырга.


Сез өйрәткән бу киңәшләр

Утырырлар күңел түремдә.

Тормышымның мәгънәсе булып

Гел балкырлар тормыш күгемдә.


Һәр көн саен Сезне күрү,

Сезнең белән фикер алышу,

Бәхәсләшү һәм гапләшү –

Киләчәккә сукмак салыну.


Сез әйткәнчә, гадел кеше –

Язмышына нигез салучы.

Намуслы һәм тәрбияле кеше –

Тормышында әйдәп баручы.


Мин күптәннән инде хыялланам

Сезнең кебек остаз булырга.

Үземнән соң килгән яшь буынга

Яхшы укытучы булырга.


Мәктәп бусагасын атлап кергән

Һәр балага терәк булырга.

Самими һәм чиста күңелләргә

Белем орлыклары салырга.


Мөгаллим һәм остаз булу –

Балачактан килгән хыялым.

Тормыш сукмагыннан атлаганда

Укытучым! Сезнең җылыгызны тоярмын!