Татар телендә
Тизәйткечләр🌸
Тизәйткечләр🌸
Тизәйткечләр🌸
Тизәйткечләр тиз арада баланың "телен шомартырга" ярдәм итә. Дикциясен яхшыртырга теләгән әти-әниләргә дә мондый күнекмәләр файдага гына булачак. Тизәйткечләр кызык итеп яңгырый, кәефне дә күтәрә.
Скороговорки -это короткая, синтаксически правильная фраза на любом языке с искусственно усложнённой артикуляцией.
Скороговорки могут стать вашим тренажером для развития речевого аппарата, приобретения отличной дикции и развития артикуляции.
- Капкага капка каршы, Капкага капка капма-каршы.
- Кулда тукмак,
Алыйк кер тукмап:
Тукта, тукта, тукмама, Тукма, тукма, туктама! Туктап тукмап булмый ул,
Тукмап тукмак тынмый ул.
- Карамалының кара малаена чана карамаларга биргән идем, карамалады микән шул кара малай, карамаламады микән ул кара малай.
Карамаласа карап кайт, карамаламаса карганганына, карганмаганына карамыйча алып кайт. Ул карамаламаса, үзем карамалармын.
- Мич башында биш мәче, биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы.
Кара карга кардан бара
Канатларын кага-кага.
Тукый, тукый тукыган,
Тугыз талны чукыган.
Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,
Чык-чык, кошчык, очып чык!
Бишек җыры....
Бишек җырлары- дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле җырлар ул.
Никадәр йөрәк түреннән чыккан ягымлы сүзләр,иксез- чиксез матур хыяллар,берни белән дә чагыштырып булмаслык ана мәхәббәте күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек моң булып агыла да агыла...
В татарском народе очень бережно относятся к семейным ценностям, семье, связи матери и ребенка. При таком отношении не могло не появиться поэтичных, полных нежности и заботы колыбельных татарских песен. Они удивительно мелодичны и напевны🥰
Татар телендә фразеологизмнар🌸
Телебезнең сүзлек составында фразеологик әйтелмә дип атала торган лексик берәмлекләр мөһим урын алып торалар. Аларны атау өчен, берничә төрле термин кулланыла: фразеологик әйтелмә, фразеологик берәмлек, фразеологизм, тотрыклы әйтелмә, тотрыклы сүзтезмә. Образлы итеп, тел җәүһәрләре, телнең энҗе-мәрҗәннәре дип атаучылар да бар.
Татарский язык богат на различные выразительные и образные обороты, меткие и крылатые слова. Уместное употребление таких форм оживляет речь, делает её образной и яркой.
😺 Май ашаган мәче кебек
(как нашкодивший ребенок)
🥦 Кәбестә кебек беркатлы
(не так уж он и прост)
🍼 Сөт теше төшкәнче
(с раннего возраста)
🐃 Үгез булып яшәп яту
(жить как нахлебник, ничего не делать)
🐎 Ишәк кебек карышу
(упереться как осел)
🌖 Бүре булып уласаң да
(хоть волком вой)
Каз өмәсе
Работа с родителями и детьми
Этнографическая экспедиция