Книги на татарском

ТАТАРНЫҢ ЧЫН ТАРИХЫ

(Подлинная история татар)

Кереш

Н.М.Карамзин XIX гасырның башында үзенең «Россия империясе тарихы»на кереш сүзендә яшермичә әйткән: «Тарих ялган белән тулы, дип әйтәләр. Аңарда, кешенең һәрнинди гамәлендәге кебек, ялган кушылдыгы бар, ләкин хакыйкать азмы-күпме саклана, һәм кешеләр, аларның гамәлләре турында хәбәрдар булу өчен безгә шул кадәресе дә җитә».

Бу язманың авторына 6 сыйныфта укучы татар балаларына шундый сорау бирергә туры килгән иде: «Сез татарлар турында ниләр беләсез?». Шушы ук мәктәп укытучысының ана телен ярыйсы гына белгән улы кулын күтәрде дә җавап бирде: «Татары наши враги». Бу фаҗига түгелмени? Бу баланы бит урыс укытучылары укытмаган, чөнки бу мәктәптә бер генә урыс белгече бар (музыка укыта, балаларыбызны татар моңыннан читләштерә). Ә калганнары барысы да ана телендә сөйләшүче татарлар. Менә шулай итеп без үзебез балаларыбызны урыска әйләндерәбез. Ә яшь буынны ана теленнән яздыру балалар бакчасыннан башлана, чөнки анда ук инде балалар белән урыс телендә генә сөйләшү гамәлгә кертелгән. Чөнки, беренчедән, тәрбия-укыту програмнары шулай төзелгән. Икенчедән, тәрбиячеләр, бәлки, кайсыбер эшләрен татар телендә алып та барырлар иде, ләкин ана телен белүләре чамалы, ә балалар өчен татарча җыр-биюләрне, уеннарны бөтенләй дә белмиләр.

Ул гына да түгел, хәзер инде саф милли гаиләләрдә дә яңа туган бала белән урысча сөйләшә башлыйлар. Һәм ни кызганыч, баланың теле ана телендә «әннә» дип ачылса да, аңа «мама» дип әйтергә өйрәтәләр. Шул рус тел белән ул үсә дә.

Мәктәпне бетереп, шәһәргә барып укырга кергәндә, балада милләтебезгә хас булган мескенлек, тулы кыйммәтле булмаганлык комплексы инде ныклы урын алган була. Һәм ул татар кешесен кабергә кадәр озата. Нигә соң бу болай? Чөнки без шундый шартларга куелганбыз. Безнең ата-бабаларыбызны сугышып алган, дәүләтсез калдырган көчләр, әлегә кадәр безнең халыкны итек асларында тотарга хаклыбыз дип саныйлар. Кызганычка каршы, безнең моңа каршы торырлык көчебез дә, мөмкинлегебез дә һәм, дөресен әйткәндә, теләгебез дә чикле. Ә моның тамырлары тарихта. Шунда ул, безне хурлыкка төшергән, исемнәребездән оялып йөри торган мәхълукларга әйләндергән ялган тарихи вакыйгалар турындагы язмалар.

Татар кешесенең милли үзаңын бары тик бер юл белән генә күтәрергә буладыр. Ул да булса, аның чын тарихын булдыру, ул тарихтагы уңай вакыйгаларны, дәверләрне ачыклау, халкыңның мескенлеген түгел, батырлыгын, кыюлыгын күрсәтү. Әгәр дә татарның милли үзаңы милләтенең тарихы биеклегенә күтәрелә алса, татар нинди шартларда да телен, мәдәниятен һәм гореф – гадәтләрен югалтмас иде.

Татар тарихы. Мондый бәхәсле, фаҗигалы тарих бармы соң бу дөньяда? Кемнәр генә язмаган татар тарихын. Ләкин барысы да татарны монгол белән бәйләп, халкыбызга тузга язмаган нахак гаепләр таккан, һәм бу җәбер хәзергә кадәр дәвам итә. Хәтта үзебезнең татар тарихчыларыбыз да нигездә шушы ялган тарихны яклый. Алар бары тик шуны бераз йомшарту, шомарту һәм бизәү белән генә шөгыльләнәләр.

Икенче, капма – каршы чиккә таба омтылу да бар. Ягъни халкыңның үткәнендәге, башкалар өчен күңелгә ятышсыз булып күренгән (ялган) фактларны яшерергә тырышу. Һәм дә шул максат белән халкыңның исемен алмаштыру, башка кавемнәр исеме астына качарга омтылу.

Дөрес, соңгы елларда кайсыбер галимнәр, тарихны популярлаштыручы язучылар булып үткән вакыйгаларны башкачарак фаразлыйлар, үзләренчәрәк тасвирлыйлар. Монда А.Фоменко, А.Бушков, В.Томсинов, К.Пензев, А.Баяр, А.Мурад, Д.Калюжный, М.Гайнетдин, Г.Еникеев, Р.Безертдинов һ.б. кебекләр күздә тотыла. Әлбәттә, аларның күбесе профессиональ тарихчы түгел, ләкин, шуңа карамастан, аларның тәгълиматлары кеше ышанырлык түгел, дип әйтеп булмый, чөнки алар тарихны академик тарихчылар кебек власть башында торучыларга ничек кирәк шулай үзгәртмиләр, үзләре уйлап чыгармыйлар, инде танылган, бөтен дөньяга билгеле булган тарихчылар язмаларына гына таянып эш итәләр, бары тик тарихта булган фактларның мәгънәсен генә үзләренчә аңлаталар. Кайвакытта академик тарихчылар тарафыннан «яшерелгән» тарихи материалларны да әйләнешкә кертәләр.

Әле әйтеп кителгән «халык тарихчылары»ның (бу яңа термин) язмаларын укыгач, төрле хисләр туа. Эш шунда ки, аларның кайсылары төрки - татар тарихын тамырдан үзгәртә (А.Бушков,К.Певзев, А.Бояр һ.б.), ә кайсыберләре татарны бөтенләй тарихсыз калдыра (Н.Фоменко һ.б.). Без бу гамәлләрдән хәбәрдар булырга тиешбез. Дөньяда, тормышта һич көтелмәгән үзгәрешләр, җәмгыяви зилзиләләр куба тора. Булмас дип кем әйтә ала, әлеге «халык тарихчылары» тәкъдим иткән, безгә көлке тоелган фаразлаулар берзаман Русия дәүләтенең (дөресрәге, рус милләтенең) инде күптән эзләгән милли идеясе булып китмәсме? Һәм без тарихсыз калмабызмы? Димәк, татарга уяу булырга, тарих актарылып яңадан языла башласа, үз тарихын булдыруны үз кулына алырга кирәктер.

Укучылар игътибарына шуны да җиткерәсе килә: автор монда хәзерге вакытта билгеле булган татар тарихын сөйләп чыгуны бурыч итеп куймый. Чөнки, беренчедән ул Русия тарихы белән үрелеп бара. Икенчедән, татар тарихы, ялган булса да, ул бик катлаулы һәм бай эчтәлекле, һәм аны тасвирлар өчен берничә том китап язарга кирәк булыр иде. Һәм ул томнар язылганнар да инде.

Авторның бурычы - ниндидер гадәттән тыш зур гыйльми эш башкару түгел, һәм бу мөмкин дә түгел. Төп теләк – милләттәшләребезнең үз тарихына игътибарын булдыру, аны белергә тырыштыру. Әгәр дә һәр татар кешесе үз милләте белән горурланса, аны яратса, телен, моңнарын онытмаса – йә Хода, тагын нәрсә теләргә кирәк булыр иде! Ул бит беркемнән дә үзен кыерсыттырмас иде. Ләкин моның өчен йөзебезне кызартмаслык, телебезне йоттырмаслык, исемнәребезне яшермәслек милли тарих кирәк. Бармы соң ул? Бар. Татар тарихы – бөтенләй башка тарих. Ләкин, күңел сизә, ул яшерелгән. Автор шуны эзләү юлына басты. Нәрсә килеп чыгар – ансын Аллаһ белә!





САУБУЛ ӘНКӘЙ

(шигырьләр) 

Саубул әнкәй, хәзер мин китәмен,
Бир миңа, юлга фатыхаңны.
Миңа китү кыен,сиңа авыр,
Озатырга газиз балаңны.
Шандырсамда сиңа кайтам диеп,
Кайтуларым булыр бик сирәк.
Күпме яратсамда әнкәй сине,
Синең мәхәббәтең көчлерәк.
Күкрәк сөтен миннән кызганмадың,
Минем өчен туздың, картайдың.
Тик яш килеш,матур,чибәр килеш,
Минем көңелемдә син калдың.
Кичер мине анам,барсы өчен,
Сабыеңны алдан бәхиллә.
Җылы кулларыңның ягымлыгын,
Күкрәгемдә тоям хәзердә.
20.03.12.


Тәрәзәдән карым.

Тәрәзәдән карым,шәһәр шаулый,
Урам тулы халык ашыга.
Исе китми яуган яңгыргада,
Үз эшендә йөри барсыда.
Кошлар очмый,утрып ботакларга,
Яңгыр туктаганын көтәләр.
Ә кешеләр, кошлар очмаганга,
Бу кошларны күрми үтәләр.
Тәрәзәдән карым,сине көтәм,
Өмет өзмим,яңгыр яусада.
Синең белән булган минутларым,
Күптән инде артка калсада.
Яңгыр ява,шәһәр юеш килеш,
Яңа юган кебек ялтырый.
Яңгыр арасында синең сүрәт,
Сихри чагым булып калтырый.
06.06.11.


Иске өй.

Иске өйнең узам каршысыннан,
"Урыс кабак" эчкә янтайган.
Кабаккына төгел ускән талда,
Еллар үтү белән картайган.
Йортка узып өй ишеген ачтым,
Җиһаз тора беркем тимәгән.
Эшләпәдә элгән элемнеккә,
Әйтерсеңдә бердә кимәгән.
Иске көзге өйнең күрке булып,
Каршылаган килгән кунакны.
Бала тулы өйдә җылы булган,
Өйдә бәхет булган ул чакны.
Рәсем тыккан көзге кырыена,
Чибәр генә кызчык елмая.
Сорау туа минем көңелемдә,
Матуркаем хәзер син кайда.
Беркемгәдә кирәкмәгән өйдән,
Хуҗалары күптән киткәннәр.
Өйне түгел, барсы үз җаннарын,
Көңелләрен ятим иткәннәр.
10.01.12.


Бөркет.

Дала бөркетенең колачы киң,
Юк далада җанвар анарга тиң.
Әллә кая оча югарыда,
Дала дигән бары күз алдында.
Күрә ни барында,үткен күзле,
Кемне ауласада,сайлы үзе.
Карны ачи икән—аулап ашый,
Тере җаннан гади тирес ясый.
Бөркет дигән кошның күңле каты,
Тере тәнгә батра ул тырнакны.
Үлем җазасына дучар булган,
Ялкауланган димәк—качмый торган.
Җиңәлмәгән хәлдә—поса белгән,
Төн уздырып—яңа таңын күргән.
03.03.12.


Җиңгәм.

1. Чия талы чәчәк аткач,
Абзый боел өйләнде.
Ак күлмәктән йортка кергәч,
Күрдем миндә җиңгәмне.
Кушымта.
Җиңгәм җиңен җил уйната,
Җилфер—җилфер җилгерә.
Җиң очыннан җиңкәемнең,
Куенына җил керә.
2.Яшел чия кебек яшел,
Җиңкәемнең күзләре.
Җылы яңгыр булып ява,
Аның әйткән сүзләре.
3.Җилдән бердә көнләшмимен,
Җилләр китә-- мин калам.
Теләгем бар—кыюым юк,
Сүз кушарга оялам.
04.02.12.


Юану.

Ак Урданы,борон тараткандай,
Ватанымны шулай теттеләр.
Тетек килеш сезгә уңай диеп,
Бар халыкка иглан иттеләр.
Ул чыннанда шулай булып чыкты,
Аерылганнар ирек яулады.
Безнекеләр чыннап тырышсада,
Ни өчендер чыга алмады.
Башкаларның ирек күләгәсе,
Безнең коймабызга кагылды.
Бер арада, минем халкымныңда,
Күзләрендә өмет чагылды.
Аерылганны аю ашамады,
Бүленгәнгә бүре тимәде.
Ә нигәдер торып калганнарга,
Бәхет кошы очып килмәде.
Аерылганнар кире кушылалар,
Мөстякыйльлек хисен уйнатып.
Алар бары безгә кайта диеп,
Мин уйлымын көңел юатып.
09.01.12.


Белмим.

Белмим инде,боел кайтыр микән?
Дәрте калган микән йөрергә?
Нәсеп булыр микән тагын бер кат?
Якын туганымны күрергә.
Киткән иде татар илен ташлап,
Чит җирләрдә рәхәт күрергә.
Ходай язган ахры сукбай кебек,
Бичарага читтә йөрергә.
Күрәчәген белми мескен адәм,
Кәгазь чәчәгенә шатлана.
Юрга диеп—бары миңа диеп,
Агач атка барып атлана.
Тыныч кына тирә—күрше белән,
Кардәш белән илдә торыек.
Алтын алма ускән бакчаларга,
Тартылмыек—бик сак булыек.
20.01.12.


Тургай сайрый.

Тургай сайрый,кояш җылысында,
Сайры тургай, шәһәр уртасында.
Җирән мәче яткан тәрәз төпкә,
Иптәш кызын ул мәктәптән көтә.
Күзләрендә хәйлә чагла аның,
Кызчык кайткач—ташлап китапларын.
Вахытлыча онтып дәресләрен,
Читкә куеп булган бар эшләрен.
Бик шатланып язның килүенә,
Бүләк ясап сөйгән песиенә.
Песи белән аллеяга чыгар,
Мәче шунда чыпчыкларны куар.
23.03.12.


Көймәләр.

Язгы гөрләвекләр кушылып агып,
Кар суыннан күлчек булдырган.
Малай—шалай кәгазь кимәләрен,
Пристань ясап шунда тутырган.
Кайберләре җилкән ясап куйган,
Җил куалар диеп көймәне.
Ә язгы җил эше күп булганга,
Көймәләрне ахры күрмәде?
Өмөт йөзми көтә малайкалар,
Язгы җилнең кайтып исүен.
Җил этәреп йөрегән көймәләрнең,
Бер—бересен узып йөзүен!
25.03.12


Яз ае.

Яз ае кергән булсада,
Урамда көртләр тора.
Кар эреп чорма башында,
Оялып тамган була.
Көтмәгәндә килгән яңгыр,
Яз исен алып килгән.
Һәр бер өйгә язның исе,
Ишекне ачмый кергән.
Кояш нуры тәрәзәдән,
Өй эчен капшап йөри.
Битеңдә җылы калдырып,
Шатланганыңны тели.
Миндә шат—язның килүен,
Беркемдә тоткарламас.
Безгә яз кирәкми дисәң,
Сине беркем аңламас.
28.03.12.



ЧЕЧНЯДАН ХАТ

(шигырьләр)

Чечнядан хат

Окоп – өем. Паек – ашым.

Пуляларга мишень – башым.

Тирә-ягым – тимерчыбык,

Булмый шуннан тышка чыгып.

Чәнечкеле тимерчыбык –

Яшьлегемнән бер кыйпылчык:

Без ятабыз, окоп казып,

Җиде солдат – беткә азык.


Без үткән юл: Казан – Назран,

Үзе озын, үзе арзан.

Бер чишендек, бер киендек,

Солдат гомере – бер тиенлек.

Насыйп ризык йөртә, диләр,

Сугышларга кертә, диләр;

Сугышларда язмышларны

Язган тәңре, белмим, бармы?!.


Симез майор көлә тыштан:

«Син бурычлы, - ди, - тумыштан:

Рәсәй – анаң, Мәскәү – атаң,

Сиңа алар – изге Ватан!»

Чәнечкеле тимерчыбык,

Ятам «калашник»ны кочып,

Майор кушса – төзим, атам,

Боера дип шулай Ватан.


Иртәгә взвод утка керер,

Чечен аулы юк ителер,

Шуннан Моздок юлы, беләм,

Тулып агар табут белән.

Чәнечкеле тимерчыбык

Озаталмас, ясин чыгып,

Алсалар да кара хәбәр,

Әти, килеп, мине эзләр.


Безне көтә, ди, Грозныйда

Ак киемле мәргән кызлар.

Солдат белми үз язмышын,

Кызларга без – тере – мишень.

Каф кызлары – чибәр кызлар –

Мәет саен сызык сызар,

Урыс майор аның саен

Сыйпар һаман погонкаен.


Өем – окоп. Гаиләм – взвод.

Алда – үлем. Артта – Моздок.

Хатлар яздым, төннәр чыгып:

«Тирә ягым – тимерчыбык...

Герой булмай – батырчылык!

Шым ятабыз, окоп казып,

Җиде солдат – эткә азык...»

1995 ел


Тимә, сөеклем, шомыртка!

Шомырт тәлгәшләре тәрәзәм каршына

Салынып-слаынып төшкән – өз дә кап!

Кара, кара! Шомыртым бакчаны тарсына,

Яшел яфраклары яктылыкны киткән каплап.


Ә арада бөртек кара күзчекләр,

Кызыктырып , ялтырыйлар, үчекләп.

Сөеклем, үрелмә, алмасана,

Ул матурлык сыймас синең учыңа.


Шомырт өзим дип кенә дә сузылсаң,

Ялангач ак беләгеңне күреп, күршеләр:

«Кара бу шайтан кызын, каһәр суккан,

Тагын монда кунган икән», - диешерләр.


Көнче күбәләгем минем

Елтыр чәч толымнарыңны үбәм:

Сихерлдедер: күкрәгеңә, базмый, сулышым өрсәм,

Күккә тия сыман баш түбәм.


Бер кыз турында сорыйсың. Нигә,

Күптән үткән-беткән хәлне авыр алып күңелгә,

Нигә инде шулай көенергә?


Ялган сүзгә түгел, миңа ышан!

Телем аңлаталмаса да йөрәктәге утымны ,

Аңла, зинһар, күз карашымнан!


Җылы рәхәт эзлим куеныңнан,

Ә уеңа керсә шикләр, янам мин, газапланам.

Ташла шигең, коч муенымнан!


Син юк инде...

Син юк инде... Ә мин янам һаман;

Күпкә микән җитәр сулышым?

Йөрәгемнең пыскып яткан утын

Дөрләтмәкче булам тырышып.


Ә бит ул чәчәкләр, төнге нурлар

Дөрләгәннәр иде күкләргә;

Май аеның яшеннәре булып,

Әй, теләгән идем күкрәргә...

Күзләреңә кереп күкрәргә...


Ул күзләр...

Ул күзләрне кәфеннәргә төрдем...

Кәфеннәргә күндем ахырысы.

Сүнгән таңнар төшләремә керсә,

Яннарыңа килә барасы...

1996


хикәяләр)

ТАБЫШМАК

Кичке тынлыкны ертып, әле әллә кайдан, шәһәргә якынлашып кына килүче ак пароходның гүләве ишетелде. Ярга сузызылып ятып авыр чәч толымнарын су өстенә сибеп салган куе сомгыл агачлар арасыннан параход күренми дә иде әле.

Фәгыйлә күзләрен суга төшерде. Рәхәт иде бит әле шушы тынлыкны эчүе. Елга өстендә ул да, әнә тегендә, ялгыз гына ай калучы тын көймә генә. Шушы елга өстендәге җиләс тынлыкны шул көймәдәге ят балыкчы белән икесенә генә бүлешәләр иде бит әле.

Ни эзләп килде соң ул су буена? Көймәсендә хәрәкәтсез калган бу сәер, һәр Алла бирмеш көнен шушы көймәдә чайкалуга мохтаҗ балыкчы ни эзләп килгән? Теге пароходтагылар ниләрен юллап йөрүчеләр?

Су өстендәгеләрнең һәрберсенең шушы көнгә төшергән үз тарихы, сере бардыр. Минем бер серем дә юк, сәфәр кылып, йөзеп кенә йөрим, диючеләрнең дә үзләре дә аңлап, чамалап бетермәгән хаҗәтләре бардыр.

Кызык.

Серләремне суга сөйләргә төштем, диярләр иде. Кирәкме гага синең серең? Әнә бит, төбенә күзләреңне батырып, текәлеп күпме генә карасаң да, төбен күреп булмый аның. Төбендә аның үз сере. Үз серенең сер икәнлеген үзе дә белми агадыр да агадыр. Алыр ул синең сереңне, тик үзенекен дә, синекен дә, шулай чишелмәгән килеш кенә, олы диңгезгә илтәр дә түгәр.

Ә сез, нигә диңгез шундый гайрәтле, дисез?. .

Кызык.

Күңел дә елга кебек бит. Әллә ниләрне үзенә сыйдыра. Айкала, чайкалып түгелә, ярларына бәргәләнә, үрсәләнеп кайдадыр ашкына. Тик бар бәргәләнүе, шаулавы бары бушка сыман.

Ниләр җитми соң күңелгә? Нинди азык җитми? Нидән ризасыз? Елга төбендәге тонык сер кебек, эчтән генә сыза.

Тормыш бит кайнап торган кебек тә үзе. Ялгыш кына йөзеңне тынлыкка боруга, шул аңлашылмаган “нәрсәдәндер ризасызлык” бәреп чыга да тирән бушлыкка ургыла. Ә бушлык ис киткеч тирән. Аның анда төшеп җитәлгәне юк, һәрхәлдә. Тирән караңгылык эчендә капшана-капшана нидер эзли. Эзләнә, эзләнә, эзләнә... Ниләр югалтты икән соң ул анда? Кай ларда, җанына газиз ниләрен калдырды соң, һаман шунда тартылып торырлык?

Кызык.

Шул тирәнлеккә тирәнрәк төшкән саен иркенрәк булган сыман бит.

Бәлки ул анда үз-үзен калдыргандыр? Һәм берөзлексез үз-үзенә тартылып торадыр бербөтен булыр өчен. Кайдадыр анда ул, аның үзәге. Җир кояш тирәли берөзлексез әйләнгән сыман, ул да үз күчәре тирәсендә әйләнәдер? Ычкынса – хәләкәт.

Кызык.

Тын су өстенә төбәлгән балыкчы да шуларны уйламый микән? Бәлки, аны да шушы ялгызлыкның рәхәт тирәнлеге тартадыр.

Кызык.

Тәбигатъ тә бит тынлык, тирәнлек ярата. Болытлар да, үләннәр дә, җир дә, күк тә, агачлар да.

Кызык.

Нәрсәсе тагын кызыкмы? Иң кызыгы шунда, ул бит шушы пароходта килүче “дустын” каршы алырга килде. Килде дә, буш вокзалда беръялгызы буш күңеле белән йөзгә-йөз очрашты. Көткән кешесе күңеленә ризык була алмаганын ул шушында төшенде. Ләкин барыбер көтте - кайсыдыр сүзләр әйтелгән, ниндидер вәгъдәләр бирелгән...

Чарасызлык.

Каршы алырга, елмаерга, чая гына итеп килеп битеннән убеп алырга. Күзләренә карап, аның күңеле төбеннән тагын бер тапкыр үзеңә кирәк шул ризыкны эзләп карарга да, эзләгәнеңне таба алмагач, аны хыялыйлыгыңа манчып, уйдырма нурга күмеп, әкияттәге принц итеп күзалларга. Һәм үзеңнең кысыр хыялыйлыгыңа әрнеп күз яшьләре аша елмаерга.

Кызык.

Яратабыз дә соң үзебезне кызганыч хисләр корбаны итеп тоярга. Ничек газап чиккәнебезне, интеккәнебезне читтән күзаллап ләззәт табабыз, кемнәндер артыграк интегүебез ниндидер дәрәҗә өстәгән кебек хис итәбез. Хәсрәтләр, моңзарлар кешенең күңелен баета, ныгыта, янәсе. Үзебезне интектерер өчен үзебез уйлап чыгарган нигезсез уйдырма өстеннән бүген-иртәгә чәнчелеп төшүдән курка-курка гомер кичерәбез.

Кызык.

Әйтерсең ул бушлык аның күңелендә, тик аннан башка яши. Вакыт-вакыт ул аны үзенә алып урлаштыргалый гына. Анда бары тик ялгызыңа гына юл ачык.

Кызык.

Бәлки, анда парлашып сыярлык кешесен тапмагандыр? Хыялыйлыгына манмыйча да, үзе балкып торучы кешесе очрамагандыр? Бәлки шуны юксынып әрнидер күңеле?

Билгесезлек.

Билгесезлек - галәм. Йолдызлар белән тулы, барысы да таныш та, ят та. Ачкычы да янында гына эленеп торадыр бәлки, тик танымыйдыр. Караңгылык комачаулый.

Әллә шулай җиңелрәкме?

Фәгыйлә, артына борылып, көн буена тапталып, арып, әле генә тынып калган сукмакка күзен төшерде. Бәлки, кире менеп китәргәдер? Калыр, ахры. Шул сукмакның тынлыгын бозмас өчен генәдер, ихтимал. Мең мизгел ялган янында бер мизгел ялган ни ул?

... Ул траптан җиңел генә атлап төшеп, тын сукмактан яр өстенә күтәрелде дә, артына борылып та карамыйча тукталыш ягына юл алды.


Капка төбеннән үк каз маенда пешкән тәбикмәк исләре таралган бу йортта бүген каз йолкалар иде. Яңа гына катып киткән кара җир өстенә әле юка, һич җаен табалмый, килешсез генә яткан, ара-тирә тишекле-тошыклы кар келәмендә хозурланып кояш нуры бии. Эчендә каз йолкучы яшь кызларның ташып торган яктылыгыннан тулышып, ялгыз гына сәлберәеп утырган мунча тәрәзәсе дә балкып, дәрт тулы күзләрен кояш нурына кыскалап маташа. Дөнья матур!

- Мәхәббәт ирекле була аламы? Тар маңгайлылар уйлап чыгарган уйдырма бит ул. Мәхәббәт ничек ирекле була алсын? Мәхәббәт ул буйсыну, үз-үзеңне үзең теләп кичерешләр читлегенә кертү.

Фәгыйлә каз мамыгы ябышкан куллары белән борынын кашып куйды. Аның борын астында хасил булган мамык-мыекларыннан Рушания рәхәтләнеп көлергә кереште:

- Кемгә буйсыну? Сине бу фәлсәфәң белән айга яшәргә җибәртергә кирәк. Әнә сиңа, күпме кирәк каз канаты, беркет тә оч. – Рушания мунча ләүкәсенә сибелгән канатларның берничәсен алып дусты ягына ташлады.

- Мәхәббәт кануннарына буйсыну. Җирдә һәр нәрсәнең үз кануннары бар. Кануннарга буйсынмаган кеше генә ул ирекле була ала. Син ничек аңламыйсың соң? - дип, Фәгыйлә каз йолкуыннан туктап, җитди карашларын дустына күтәрде.

- Ни сөйлисең син? Берни аңламыйм.

- Ә син уйлап кара, Рушания. Менә син Фәритеңне яратасың. Үлә-бетә һәр капризын үтисең. Синең театрга барасың килә, ә ул сине төнге клубка алып китә. Синең ай-ваеңа исе дә китми . Син аның әйдә диюенә карышмый артыннан чабасың. Чапмасаң ачуланышырга кирәк. Ә синең ачуланышасың килми. Хәзер миңа әйтеп күрсәт, кайда монда синең ирегең?

- Ирекле буласың килгәч, алайса бер кемне дә яратмаска, бер кем белән дә очрашмаска, бер кемгә дә кияүгә дә чыкмаска кирәк була түгелме?

- Һичшиксез.

- Ә ул кешедән башка яшәү мәгънәсез булса?

- Монысы инде син үзең уйлап чыгарган уйдырма. Ничек инде син аннан башка яши алмыйсың? Аннан башка, аның тискәресеннән башка сиңа мең тапкыр җиңелрәк бит. Син түгел, ул йөрсен сиңа тагылып.

Рушания кулындагы яртылаш йолкынган казын шапылдатып ләүкә сәкесенә куйды да, учларын төкрекли-төкрекли итәгеннән мамык сыпырып төшерергә кереште:

- Йөри ди минем арттан. Ир кеше горур булырга тиеш.

Хатын-кыз артыннан елап йөрергә тиеш түгел. Андый булса мин аны яратмас та идем. Ә болай мин аны яратам.

- Менә, күрдеңме? Яратасың. Димәк буйсынасың.

Мәхәббәтнең язылмаган кануннарына буйсынасың. Ә башкача ярамый. Кемдер кемнеңдер, нәрсәдер нәрсәнеңдер корбаны булырга тиеш. Менә бу казларны кара. Әни җәй буе каргалардан саклап, авызыннан өзеп ипиләр ашатып үстерде инде. Яратып үстердек, сөеп. Хәзер, менә муеннарын кыркып атып, пешереп ашарга әзерлибез. – диде Фәгыйлә шәрәеп калган каз түшкәсенә кулларын шапылдатып салып.

Рушания кинәт итәгендәге бер уч мамыкны дустының өстенә таба атты:

- Кит, ни сөйлисең, тәүбәңне әйт, ашыйсы ризык турында шулай сөйлиләрме? Төкерен, тәүбә, тәүбә диген, оятсыз.

- Менә күрәсеңме, шул кануннарга буйсындыру өчен күпме усал кагыйдәләр уйлап чыгарылган: оят, намус, вөҗдан, иман кагыйдәләре. Ә барысы бары бер нәрсә - Күктән төшкән кешене Җирнеке итәр өчен, аны яраттырыр өчен. Кешедә мәхәббәт хисе дә бары тик шуның өчен.

- Ә башкача ничек соң, Фәгыйлә? Башкача ничек яшәргә соң? Башкача яшәү юк бит. Башбаштаклык була бит аннары.

- Әйе. Башбаштаклык кына түгел, нәтиҗәдә Җирдә гомүмән тормыш булмаячак.

- Ә син нәрсә тәкъдим итәсең?

Фәгыйлә тагын кычкырып көлеп җибәрде:

- Мин нәрсә тәкъдим итә алам инде? Ходай тагәлә түгел лә мин.

- Әй, утырма инде баш катырып. -Рушания кире үрелеп алып казын итәгенә куйды да, бармакларын төкерекләп җәһәт кенә итеп каз шырпыкаларын бөртекләргә тотынды. – Берәрсенә гашыйк булсаң утырмас идең инде бу юк-барны сөйләп.

- Минем башны җилләтерлек кеше бар микән ул, белмим? Миңа шул тиле хисләрне татытып карарлык берәр Супермен очраса иде. Татымый да китеп баруым ихтимал.

- Карале малай, тәүбә диген. Авызыңа сугам инде хәзер.

Күпмедер вакыт алар шулай бер-берсенә эндәшешми генә казларын йолка бирделәр.

- Син ул турыда азрак уйла Фәгыйлә. Мәхәббәткә, син аңа, үзең тартылмыйсың. Син кирәксенмәгәч ул да сиңа килергә ашкынмый. Һәр очраган егетне энә күзеннән үткәрәсең. Юк-бар кимчелегеннән дә борыныңны җыерасың. Ә мәхәббәт диңгезенә алдыңны-артыңны карамый йөгереп килеп ташланырга кирәк. Хисләр ташкынына бирелергә.

- Өйрәт әле мине шул ташкынга ташланырга. Хәер, башта ул ташкынны эзләп табарга кирәктер. Ничек бар да катлаулы.

- Ул сиңа гына шулай тоела. Минемчә бөтен ирек тә шун да – бер ни уйламый хисләреңе туарып атуда.

- Минемчә бу җүләрлек.

- Мәхәббәт акылсызлыкны ярата.

- ...

Көн буена бу иске, кара мунчаның бөтен идән, стена, түшәмнәрен йомшак каз мамыгы белән бизи-бизи, хуш исле каен себеркесе исләре сеңгән сәкеләренә җылышып утырып гапләшә-гапләшә, көлешә-көлешә каз йолкып утыручы ике Җир кызының әле күз карашларында балкып, әле елмаюлы бит очларында биеп, әле идәндәге мамык араларында җылынып, әле тәрәзә төбенә сузылып ятып парланган пыялаларны сулышы белән өреп киптерә-киптерә, Кояш нуры да тәмам арып бетте. Мунча тәрәзәсенең өске рамына басып чаткыларын чәчеп рәхәт итеп бер киерелде дә, офыктагы баеп баручы кояшка таба атылды. Моңсу иде йөзе Кояш нурының. Бу галәмдә аның бурычы бер – үз траекториясен яктырту, җылыту. Кояш кызы булуы белән чиксез горурланса, очсыз-кырыйсыз галәмнең барлык серләренә багышланган булса да, аны Җиргә күбрәк тартты. Һәр кичке баешка, Җир фәлсәфәсенең катлаулылыгыннан тәмам туеп, хәйран калып, гаҗәпләнүләрдән арып, кайчак, бәлки, башка монда төшмәскә дә антлар итеп баешка ташланса да, һәрчак кире әйләнеп кайтты. Җир тормышы аны кызыктыра, тыелгысыз үзенә тартып тора иде.

Хәзер, ул офык артына күмелүгә җиргә эңгер таралыр, аннары Караңгылык. Кызлар анда калырлар. Алар сүнгән Нурлар калдырып киткән Караңгылыкта адашмаслар. Чөнки, алар белән Сөю кала. Ни икәнен тоемлап та, асылына төшенеп тә бетә алмый торган, ләкин кешеләрне адаштыра, саташтыра торган ниндидер бер нәрсә иде ул Сөю.


Ә аннары, тормыш прозасы, тагын бер кат, үзенең мәңгелеккә дәгъвасын исбатлап күрсәтте.


... Өй алдында чиләкләр шалтыравыннан сискәнеп китте Исмәгыйль абзый. Караңгы ишек алдының сөзәк баскычларына сөртенә-сөртенә кемдер өйгә керергә ашыкты. Таң алдыннан малларын карап кергәннән соң, утларын сүндереп беравык ятып торгалый шул ул. Ятагыннан күтәрелеп, ян тәрәзәдән өй алдына күз салырга да өлгермәде Исмәгыйль абзый, ишек артыннан түбән оч Текәй Зарифының бөереннән чыккан тавышы ишетелде. Тәгәрәшкән чиләкләр әйтерсең аның килбәтсез чалыш аякларына эләгеп түгел, ә әнә шул көчле тавышыннан куркышып стеналарга сикерешәләр иде. Менә хәзер ишек ачылып китәр дә буа ташкыны булып Зарифның тавышы өйгә ургылыр. Яшь кенә булса да, әллә никадәр күәт, дәрман, гайрәт яши иде аның колач киңлеге күкрәк читлегендә.

Исмәгыйль абзый, каушавыннан куырылып җылы юрганы астына суырылды.

- Исмәгыйль абзый! Торчәле, малай. Тагын спит инде бу яп-ялан аяк. Исмагыйль абзый, дим, караче әле бу, кайда олактың соң син, эзләп таба торган да түгел сине, әй. Теге шифрованный бүлмәңдәме син? – дип сөйләнә-сөйләнә Зариф аякларына уралган ишек астына салган җылы киезләрне типкәләп атып, ничек киң итеп каерып ачкан булса шул ук гайрәт белән ишекне гөрселдәтеп япты да, итекләрен дә салмый түргә юнәлде.

- Әй, әйдә, түрдән уз әле, Зарыйф, ни энем, түрдән уз. Мин бераз башымны гына төрткән идем, өй җылынганчы дип.

Исмәгыйль, кыска кунычлы киез итекләре белән йомшак кына атлап бүлмәсеннән чыкты да, “бисмилла”сын әйтеп, юынгыч астында бит-кулларын чылатырга кереште.

- Кит моннан, ир кеше шул гомер йоклап ята мени, тор, яп

- ялан аяк. Мин инде монда, понимаш, инде хатынны бәбиләттердем. Син ир башың белән йоклап ят имеш.

Зарифның кечкенә генә өстәлгә шапылдап төшкән кулларының гөрселдәүеннәнме, әллә аның авызыннан чыккан өр-яңа яңалыктанмы, Исмәгыйль юынгыч янындагы ишектән зур җитезлек һәм осталык белән ике күзен генә чыгарып, таза гәүдәсе белән кечкенә өй тәрәзәләрен томалап торган Зарифның кызарынып тырпайган зур колакларына беравык карап торды да, тыныч кына эшен дәвам итте.

- Шулаймы, Зариф энем. Кемең бар, кызмы, малаймы?

- Кыз инде, кыз. Әйдә, яраган безгә. Өч тиле-миле малай үстергәнче, лутшы бер акыллы гына кыз үстерәсең, - дип, ниндидер эчке ризасызлык белән, ишекле-түрле йөрергә кереште Зариф.

- Син минем малайларга тел тидермә, ни Зариф энем.

- Китчәле, нигә, авылда синдә генә мени малайлар. Мин бит гупчым әйтәм.

- Ну, нәсел фамилиягызны калдырырга берәр малай мишәйт итмәс иде инде ул, энем.

- Әй, шул тиклем данлыклы фамилия мәллә, төкерәем инде, Исмәгыйль абзый. Кара, чык әле шул караңгы бүлмәңнән, зинһар.

- Күзең чыкмагандыр бит, мин инде күптән торып, юынып беттем ич инде.

- Һәй, шулай мени инде? Теге көнне Гәләү кодаңны да шушы конспирация бүлмәңә салып котын алгансыңдыр әле. Мине кода базына салып йоклаткан, дип чабып чыгып килә иде, йортыңнан.

- Һи, сүз итеп сөйлисең, исерек иде ич ул. Кем базга салсын аны, ул сантыйны. Үз аяклары белән кереп ятты бит, нык каты җайлы урын таптым әле дип.

- Соң аңладым инде мин аны, базда йокламаганын. Алай базадан бик җиңел генә чыга торганга охшамаган иде хәлләре. Я, ярар, Исмәгыйль абзый, кода - кода инде ул, аларга базда да урын харам, әйдә кабыз әле машинаңны, киттек районга. Синең дә карчык балниста дип ишеттем.

- Шулайрак шул әле менә, Зариф энем. Әле кичә кич кенә барып кайттым. Бүген йөрмәм дигән идем инде.

- Малай, балнис марҗалары күзләрен дә йоммый миннән кан бирдертмәкчеләр. Бирмәсәң, хатының белән кызыңны чыгармыйбыз диләр. Ярар, уйлап карармын дип кайтып киткән идем, юк, булмый малай. Бирә алмам ахыры.

Зариф, тирләп чыккан маңгайларын бүрек колаклары белән сыпырып, җылыткыч торбаларга терәп куйган урындыкны аякларына эләктереп кенә тартып китерде дә, арыш капчыгыдай шунда ауды. Бүреген тез башына кидертеп, тагын Исмәгыйльгә борылып та карамый, ниндидер эчке ярсуы белән көрәшеп, йөрәгенең әрнүеннән мөлдерәп тулган зур күзләрен тәрәзәгә төбәп һаман сөйләнә бирде.

- Йөзләрен дә чытмыйлар ичмасам. Күзгә карап шулай дип торалар. Кыз алып кайтты карчыккаең дип мыскыл итеп көлүләре генә җитмәгән тагын аларга кан да бир имеш.

Хатын белән кызны бирмәсәләр, барырмын да әйтермен, мин кешечә алырга килдем, – бирмәдегез. Инде үзегез китереп бирерсез дип кайтып китермен әле менә.

Ул арада Исмәгыйль абзый газ плитәсе тирәсендә кайнашырга керешкән иде инде.

- Һәй, Зариф энем, сиңа кан бирү ни тора ди, синең битеңә генә чиртсәң дә олы табак кан җыеп алырга була. Бир әйдә, савабы булыр үзеңә. Әллә берәрсе синең каныңа тилмереп ятадыр.

- Әйе, ди, менә сосып куйганнар, ди аларга бесплат кан.

Үземнең хатынга кирәк булса дел другой. Монда теләсә нинди чирмештер-урыстырга кан әрәм итеп ятып булмый әле.

- Биргәчтен аның кемгә эләккәнен бер ходай белә. Теге чирмеш тә әйткән ди бит, “безнең киемнәребез генә түрле-түрле, үзебез барыбыз да бер түрле”, дип. Барыбыз да бер кешеләр инде без, Зарыйф энем бер аермасы да юк.

- Я, әйдә тизрәк, кайткач эчәрсең әле чәеңне. Нүжәли ха – тыныңны сагынмадың?

Текәй Зарифы эре, нык адымнары белән инде кухня ягына атлады.

- Ния, чәй дә эчермисең мени соң?

Зарифның көр тавышыннан, тәүәккәл кылыкларыннан яралып, көчле бер тайфун сыман үзенә килеп бәрелгән күәтле дулкыннардан, Исмагыйль тагын кечерәеп калды.

- Әйдә, тиз бул. Болай да әнә, чәй эчә-эчә күзләрең акаеп беткән.

- Әллә синекеннән дә зуррак булганмы? - дип, батыраерга маташты Исмагыйль. – Чәй эчкәнгә күз акаямы, тиле?

- Чәй эчкәннән булмый, әллә мәй эчкәннәнме? Карчыгың юклыктан файдаланып аппарат кормагансыңдыр бит? Ышаныч юк сиңа үзе. – дип, сөйләнә-сөйләнә, Зариф олы гәүдәсен бу юлы инде җитез генә иттереп кухня өстәле артына урынлаштырды. - Булса сал әйдә, үзең генә чөмереп ятма. Закускаңны да чыгар, давай.

Бу көтелмәгән кунакның болай ук әрсез кылануыннан Исмагыйльнең чынлап ачуы килә башлаган иде инде:

- Әйдә, бар әле, бар. Мәй сиңа тагын. Нәрсә, бәбәйләп яткан Фәгыйләң янына эчеп бармакчы буласыңмы? Кичә дә, салган башыңнан кантур төбендә кәмит оештырып ята идең, - диде ул, өстәлен япмасы белән капларга ук керешеп.

- Эчемне пошырып син дә шуны исемә төшереп торма әле.

Тулы иде ул арба. Кайда, нәмәшләп коелып калгандыр ул салам, үзем дә аңлый алмыйм, менә билләһи, Исмәгыйль абзый.

- Кантур төбенә килеп туктаганчы борылып карый алмадыңмы, ичмасам.

Зариф тагын бүрек колакларына маңгай тирен ышкып бүреген өстәл кырыена шапылдатып ташлады да, туктап калды: - Баш каткан инде монда, кемгә кан кирәк, кемгә салам.

Зарифның бу мескен кыяфәтен хупламый, Исмәгыйль кыыршы кулларын Зарифның җилкәсенә салды:

- Ярар, Зариф энем, исең китмәсен иске чикмәнгә. Ну, малай җавабына да кесәгә кереп тормадың, әйбит. “Ник саламыңны арбаңның бер ягына гына салдың?” дип сорагач, ничек дидең әле? “Әй, авызын корт чаккыры, тагын башаклары бер якка гына эләккән“ дидеңме әле? Ну, малай шәп әйттең.

Инде Исмагыйль, урындыкка кирелеп утырып, аякларын кушып алга табан сузып җибәреп, итәкләренә салган ике учын бер-берсенә ышкый-ышкый хихылдап көлергә кереште.

Текәй Зарифы, өстәлгә вакытлы-вакытсыз китереп капланган япкычка күзләренең агы белән генә бераз карап торып, авыр сулап урыныннан кузгалды да:

- Нәрсәсе кызык инде аның? Саламда башак булмаганын эт тә белә инде. Нәрсә, эшең беттеме? Салып бирергә исәбеңдә булмаса, киен әйдә. Бигерәк күп сөйләшә дә башладың, киттек. Гаражың ачык булса мин чыга торам, - дип, Исмагыйль абзыйның җавабын да көтми, чыгуга табан юнәлде.

Тагын ишек төбендәге киезләр читкә очты, тагын ишек киерелеп ачылып, ризасыз гына чыелдап тупсага җитеп, ябылып бетми туктап калды, тагын бер-бер артлы чиләкләр сикереште дә, дөнья тынып калды. Исмагыйль абзый өстенә киенә-киенә, тәрәзәгә күзен салганда, Зарифның андатрадан тегелеп, инде тузуның теге ягына чыккан бүрегенең колаклары, аның гаражының капкасы төбендә канатларын җилпиләр иде инде.


Көн кичкә авышкан булса да, сөйгән иренең һичшиксез килеп аласын белә иде Фәгыйлә. Шуңа бәбиләр табу йортының тәрәзәсеннән күзен алмый көтте. Килмиме соң аның Зарифы? Әгәр шулай туры килсә, ут эченнән алып чыга, мәгәр.

Ирен уйлаудан бар җанына тулган бәхеттән, рәхәт ләззәттән Фәгыйлә елмаеп җибәрде. Килә, килә! Яраткан Фәгыйләсе ике булып кайтачак бит, килми ничек чыдар. Кайдадыр якында гына икәнен ул күңеле белән тоя бит инде.

Менә шулай, үз вакыты белән, көтмәгәндә, уйламаганда, алсу офыклар артыннан алтын атка атланып түгел, ә гап-гади, ул уйлаганнан да гадиерәк булып каршына килде Зарифы. Тик бу, Ул иде. Аның йөзләрендә чынлап та аңа кирәкле үткен карашлар, карашларында нәкъ аңа кирәкле иркенлек, кискен лек, тәнендә ул яраткан исләр, төсләр, хәрәкәтләрендә гайрәтлелек, сүзләрендә шаянлык, гамәлләрендә чиктән тыш гадилек иде. Бар да аңа кирәкчә - ул тараткан дулкынларга тәңгәл, ятышлы. Чын күңеленнән яратып “ирләр нәселенең соңгы вәкиле “, дип атады ул аны. Бу шул тиклем гади һәм реаль иде. Әйтерсең ул аны кайчандыр белгән дә, беразга гына онытып торган. Менә хәзер кире килде дә, аның буш күңелен янәдән айкап алды.


... Фәгыйләнең карашлары ерактан күгәреп торган көзге елга өстенә төште. Елга өсте һәрвакыттагыча, беренче карашка өнсез, тын тоелды. Тик, бу юлы, үзе кебек елга агымы да, кайда барып, ниһаятъ, кайда коячагын белгәнгәдерме, ниндидер тирән мәгънәгә ия сыман тоелды. Әйтерсең, аның еламсыр дулкыннары да, ерак диңгезнең гайрәтле ярсу дулкыннарын өзелеп сагынгандай сабырсызланып бер-берен этә-төртә, эчке бер яшерен наз, ярсу, яктылыкка өмет белән киләчәкләренә-күрәчәкләренә ургылып агалар иде...


(хикәяләр)

БЕР ТУСТАГАН ВӨҖДАН

Ишектәге звонок тавышыннан Гөлнур сискәнеп китте. Кем булыр? Балалар шифаханәсеннән шәфкать туташы көтелмәгәндә шулай килеп кергәли. Тагын ни дип ваксынырга килде икән инде?

Тирә-ягына тиз генә күзен ташлап, юлда очраган чүпрәк-чапракларны уңга-сулга аткалап ишек катына узды да, гомер бул - маганны, кем икәнен дә сорап тормый, ишекне шар иттереп ачып та җибәрде Гөлнур.

- Сәлам!

- ...

Көткән иде Гөлнур! Бер кайтыр дип көткән иде. Кайтыр да гафу үтенер,тезләнеп кичерүен сорар, акланыр дигән иде. Алай гына да түгел, әле үзенең ниләр дип әйтәчәген, аны елатканчы сүгәчәген, гафу итмәгән булып тилмертеп йөртәчәген, тагын әллә ниләр дип, ничәмә-ничә төннәр хыялланып чыккан иде. Үзен аның кайтып гафу үтенүенә лаек сыман тойган иде.

Менә аның өзелеп яраткан Ильязы инде каршында басып тора. Ни дип кайткан соң ул? Кинәт, нәкъ күкрәк уртасын нидер өшетеп төшеп киткәндәй булды да, Гөлнур бөтен тәне белән калтыранып куйды.

- Нәрсә кирәк? – дип сорады ул коп-коры тавыш белән.

- Бәрәч, миңа монда кайтырга да ярамый мени хәзер?

Гөлнур аның бу битараф тавышыннан, өметсез карашыннан, шул, авызының читен генә кыйшайтып елмаеп торуыннан әллә нишләп китте. Ильязына таба бер генә адым ясап, бөтен булган җегәрен җыеп, бар көченә яхшылап яңагыннан сугып җибәрде дә, ишекне дөбердәтеп ябып, бикләп тә куйды. Ирнең колакларына “Күземә күренмә!” - дигән ямьсез пышылдау гына ишетелеп калды.

Тупсаның теге ягында уттай янган яңакларын угалап, аптырап калган ир-ат белән, бу якта калтыранган куллары белән ишек тоткасына ябышып, котсыз буран уртасында калган ялгыз агач кебек, әле генә язмышына ябырылып кергән ятимлегеннән сыгылып елаучы хатын арасында бер адымлык упкын иде! Үзләреннән ике генә адым читтә, аяк-куллары кысып бәйләнгән ак биләүдә бу икәүнең котылгысыз хакыйкате ятса да, инде аның да бу тормышта хаклары барлыгы турында уйларга берсенең дә башына кермәде сыман.

Гөлнур тагын баласының карауаты янына килде, нарасыеның мамык кебек йомшак, нәфис чәчләреннән сыйпады, борыны очларындагы ак төкләренә кагылып алды. Менә ул, челт иткәнгә дә ачылып китәргә әзер, эленеп кенә торган керфекләрен сирпеп җибәрер дә, карашларын әнисенең күзләренә батырып гадәттәгечә тынып калыр. Аның әллә ниләр таләп иткән карашыннан Гөлнур тагын күзләрен яшерер. Ни дип әйтсен ул аңа? Ни дип вәгъдә бирсен? “Бу балага мин кирәк! Ә ул миңа кирәкме?” – дип уйлады ул куркынып. Чынлап та, бүген, бар дөнья үзеннән йөз чөергән вакытта ул кем ягында? Үзенә каршы төшүчеләрнең барсына үч итеп,интегә-интегә тапты инде менә! Ә аннары нәрсә? Кемгә нәрсә исбат итте соң ул? Әти-әнисенә, Ильязга нәрсә исбат итте? Үзен-үзе тозакка гына кертте түгелме соң? Моның белән бит бер проблема да чишелмәде, киресенчә, алар зурайганнан зураеп, куркыныч төскә кереп - күкерт мичкәсе сыман ике арада утырып кала бирделәр.

Ул тагын тегендә-монда аунап яткан чүпрәкләрен җыештыргалады, баласының урын җирен кирәк-кирәкмәс җиреннән төрткәләде дә, нәни агач караватының кырыена тотынып, туктап калды. Тыелгысыз булып, бар нәрсәгә төкереп, Ильязының артыннан ташланасы, туктатасы, аңлатасы, кире борасы, килешәсе һәм, ниһаять, дуслашасы килде аның. Тик караватка ябышып каткан кулларын суырып алалмады.

Хәзер, менә шушы, үзе кеше ярдәменнән башка яши дә алмаган, кечкенә җанлы төенчекнең, бар тормышын аяусыз икегә бүлеп, теләсә дә төзәтә алмаслык үзгәрешләр кертеп, аның гадәти яшәү гамәлен бер сызык белән генә сызып атканга – шушы хакыйкатъ алдында үзенең көчсез икәнлеген аңлап, Гөлнур киләчәккә планнар төзеп карады. Ләкин, кинәт башына төшкән әнилек вазыйфалары белән дөнья агышына сыеша алмады, арыды, йончыды. Ниндидер катгый адымнар ясарга көдрәтеннән килмәде. Алай да, бөтенләе белән бала мәшәкатьләренә чумып, шулай дөрес булачагына, сабыена кирәклегенә күңеле белән инанып, бәби тапкан чыгында үз гөмере өчен үлем белән ике арада бәрәгәләнеп, әллә нинди көчле уколлар, дарулар тәэсире белән, җаныннан качып бетә язган баласына карата булган җылылыкны, сөюне кире кайтарырга теләде. Хастаханәдә, бәбиен кулларына китереп тоттырган көнне, шул, үзеннән өзелеп төшкән газиз җимешенә карата кызганудан гайре бер хистә кичерә алмаганлыгыннан, бөтенләй чит, битараф булганылыгыннан, ваемсыз кала алганлыгыннан оялды, үртәлде, үзен сүкте. Ул шул югалтуларны табарга, дөньялыкка зур авырлык белән, теләмичә генә кайткан хәлсез гәүдәсенең кай җирендәдер куркып кына посып яткан җанын әз-мәз үз урынына кайтарып, әле кайдадыр тирәндә, мескен генә бер үсенте шикелле баш күтәрергә тырышкан аналык хисләрен тоеп, шатланып, йомшак кына, назлап кына үстерергә тырышты.

Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Бар да әйбәт, җай гына үз көенә барган сымак иде бит әле. Ильяз да, соңгы вакытларда, аз-маз гына салгалап кайткалый башласа да, гел янында, бер алдына, бер артына төшеп бөтерелеп кенә тора иде. Иренең табигатендә үзгәрешләр күбәйсә дә, Гөлнур аларны тиештер дип кабул итте. Яши-яши шулай була торгандыр инде, кеше холкы гел уңай яклардан гына тормый бит дип уйлады. Вакыт-вакыт Ильязны алыштырып куйган кебек “әллә нинди” булса да, “ник алай” да “ник болай” дип вакыйгаларны катлауландырып, “төбенә тоз куеп” тормады.

Җыеп кына әйткәндә - ышана иде ул аңа! Чынлап ышана иде.

Менә балалар табу йортына килеп тә карамавы Гөлнур өчен иң авыры, иң гаҗәпләндергәне булды. Авырга узуына да каршы килмәгән иде бит, югыйсә. Нәрсә булды аңа? Нигә шулай кинәт үзгәрде соң ул? Нинди сәбәпләр үзгәртте?

... Шул уйлары белән ярты төн әвәләнеп ятты Гөлнур. Йоклап киткән дә сыман булып, әллә ниләр белән төшләнергә саташырга кереште. Имеш, бакчаларында ниндидер алачыкта ята икән. Алачык эче караңгы, ә ачык ишектән тышта янган лампочканың уты төшә икән. Кинәт, шул яктылыкта ниндидидер ямьсез әби шәүләсе пәйда була да, шул тузгыган чәчле кара киемле карчык юан, иләмсез зур таягы белән кизәнеп Гөлнурның башына сугарга килә имеш. Инде китереп суктым дигәндә генә, шыбыр тиргә батып уянып китте Гөлнур. “Ходаем, ярый төш кенә икән әле” дип тынычланып, башка алай бастырылмас өчен белгән догаларын укыштырып, борылып ятып, күзләрен генә йомган иде, бала караватында ниндидер ят суллкылдау ишетеп, куркынып, тагын сикереп торды. Йоклый да сыман үзе, еламый да. Тик нигә сулкылдый соң ул шулай?

Гөлнур ян стенада эленеп торган браны кабызып җибәрде дә, барып, баласы өстенә күз ташлады. Ходаем! Үлә ич бу! Гөлнур җан ачысы белән кычкырып җибәрде:”Үлмә дим, үлмә, зинһар!” Ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк! Тик, баласына кичектергесез ярдәм кирәген сизенеп, кире баласы яткан караватка ташланды да, юешләнеп беткән чүпрәкләре белән урыныннан йолкып алып, “Мәдинә апа кер әле, бала үлә” дип ике фатир арасындагы стенаны төяргә кереште. Нишләргә соң, нишләргә? Үлә бит! Аннары, нигә шулай эшләгәнен үзе дә аңлап бетерми, кухняга йөгереп чыгып, краннан аккан кайнар су белән баласының битләрен, бизгәктә татрышкан тәннә-рен сыпырырга кереште. Кайнап торган суның кайнарлыгын сизмәде Гөлнур!

Кинәт бала тирән сулыш алып җибәрде дә, күгәренгән йөзләренә кызыллык йөгерерлек итеп көчәнеп еларга тотынды.

Ул арада звонокка бастылар. Төнеге тынлыкта күршесенең тавышы ишетелде:

- Гөлнур! Ач тизрәк, мин бу!

Ул ярым шәрә бер уч баласын күкрәкләренә кысып ишеккә ташланды.

“Үлмә, зинһар, син бит миңа кирәк!”

Аның күзенә ак-кара күренмәде. Барына да түзәргә риза: челлә бөркүенә дә, хастаханә сасысына да, кеше күплегенә дә. Тик кызчыгы гына тизрәк терелсен дә, моннан исән-сау чыгып китәргә язсын.

“Тынычлык, тынычлык һәм тагын бер тапкыр тынычлык. Балагызның хәле тулаем сездән генә тора. Барыбыз да бергәләп тотынсак бар да яхшы булыр. Бер дә борчылмагыз. Гадәттә өч яшьтән соң бетә ул симптомнар. Ә дәваланырга кирәк. Әле яңа гына туган бала авыруының сәбәпләре, сез ничек кенә инкарь итсәгез дә, әлбәттә әни кешегә килеп тоташа. Без әле сезнең белән ул турыда сөйләшербез. . ” – дигән табипның аяусыз хөкеме һаман колагында яңгырады.

Бар дөнья ят, ямьсез, мәгънәсез булып тоелды аңа. Табипның “Сәбәпләре, сәбәпләре... ” дигән сузләре бер туктаусыз башын кайнатканга, аннан котылырдай башка сәбәп тапмый, кызының янәшәсенә йомарланып менеп ятты да күзләрен йомды. Йоклап булса иде, ичмасам! Кешеләр шаулашып кичке ашка киттеләр. Гөлнурның ашау түгел, ризыкка карыйсы да килмәде.

- Гөлнур, менә ашыңны китердем, тор, аша. Сөтең бетсә, балаңа нәрсә ашатырсың?

Күптән түгел генә ике яшьлек улы белән палаталарына урнашкан Римма иде бу.

Ул тагын сүзсез генә торып утырда да борчу тулы күзләрен аш савытына төбәде. “Нишләргә соң? Кайдан дару табарга? Кайдан акча табарга? Хет үзеңне сат! Фахишәләр дә үз кәсепләрен шушылай чарасызлыктан башлыйлардыр,”-дип уй-лады Гөлнур.

Алдына китереп куйган тарелканы нәрсә салганлыгына әһәмият бирми генә бушатып куйды да, фойега чыкты. Мондагы ике зур тәрәзәне дә ачып куярга рөхсәт булганга, кеше күп була иде гадәттә. Бүген, нишләптер, бер кем дә юк.

Гөлнур тәрәзә янына басып,җилкәләрен артка ташлап, иркен сулап куйды. Тышта тып-тын. Кош та очмый дияр иде, тортуар читенә салып киткән ниндидер ризык валчыкларында ике күгәрчен биешә икән. “Әй күгәрченкәйләр! Берәрсенә минем теләкне җиткерегезсәнә. Мәдинә ялыннан тизрәк кайтсын әле, хәбәр итегез, балакаема дару кирәк бит... Аллам, җүләрләнәм ахрысы... Сәбәбе синдә, ди бит табип. Бәлки чынлап та үзендәдер? Нигә шундый бәхетсез соң ул? Үзе бәхетсез була торып, кызын бәхетле итә аламы соң ул? Дөрес тә сыман иде бит Ильязы белән бергәләп башлаган юллары. Юлын да, юлдашларын да, юл өстенә аен да, хисләрен дә биргән иде бит. Кайда соң алар хәзер? Кайда чәчелеп калган ул нурлар һәм хисләр? Кем кулында соң язмыш? Ходайныкындамы, әллә иблиснекендәме? Нигә аңлау шулай соң килә? Әллә яшәешнең төп мәгънәсе дә киртәләр аша үтеп, ахыр килеп, ниһаять, аңлаудамы? Яктылыкны, изгелекне аңлау? Ак белән караны аерырга өйрәнү? Бар да беръюлы гади дә катлаулы да! Ак белән кара арасында аерма - упкын! Кайсыбыз шул упкыннан аска мәтәлә, кайсыбыз өскә күтәрелә. Аска төшүе дә җиңел түгел... Аның өчен вөҗданыңны сатарга кирәк... . Ә менә шушылай даруың булмаса? Кызы терелә алмаса, аңа намуслы, вөҗданлы булып яшәүдән ни мәгънә? Өскә күтәрелүләре тагын да авыррак. Читтән ярдәмсез күтәрелеп буламы? Сынар өчен ходай аны шулай бер үзен калдыргандыр? ... Менү өчен башта төшәргә кирәк, төшү өчен башта менәргә кирәк! Әзерме Гөлнур андый үзгәрешләргә? Юк, теләми ул төшәргә, теләми! Нишләп ялгыз булсын ди әле ул? Алар бит икәү, аның бит иптәшкә хәзер кызы бар! Менә бит Ходай нәкъ кирәк чагында ялгыз кал-масын дип кызын биргән. Белгән бит Ходай! Кемнең төшәсен, кемнең алга табан китәсен белгән. Һәр кем үзе теләгән юлны сайлый. Тереләчәк аның кызчыгы, терләчәк! ”

Аның уйларын бүлеп палата ягыннан кемнеңдер килгәне ишетелде.

- Безне иртәгә чыгаралар. Казан кирәк ди. Көчләре җитми. Ай, чистый надаел инде...

Лаш-лош сөйрәлеп килгән аяк киеме тавышыннан шулдыр дип уйлаган иде инде Гөлнур. Риммадан башка берәүдә дә юк мондый шуып йөри тоган аяк киемнәре.

- Уф, кулларым талды селкетә-селкетә. Йоклыйсы килми, малай, күзен дә йоммый. Авырлыгы бит аның үзенең... Смесь ашап симереп бетте

- Нигә имезмәдең соң? Сөтең булмады мени?

- Имезәсем дә килмәде. Сөт үзе күп иде, күбен. Күкрәкләр ямьсезләнмәсен дигән идем. Әй, бер сөт төшкәч, имезмәсәң дә салыналар икән алар.

- Шулай инде...

Гөлнур күпме генә дәшми торса да Римма кереп китәргә уйламады.

- Болай интегәсен белсәм, тапмаган да булыр идем.

- Башка балаларың бар мени?

- Бар... Тагын бер имгәк. Урамнан кайтып кергәне юк. Унөч яшь инде. Үзем слабинка бирдем инде. Ир ташлагач...

- Ирең белән тормыйсың мени син дә?

Ялгышрак ычкындырды Гөлнур. Ләкин соң, кармак ыргытылган иде инде.

- Нишләп, син дә аерылган мени? Әйтәм килгән-киткән кешең юк.

- Аерылмадык. Куып чыгардым...

- Ну, куып чыгаргач, булган инде. Кемдер эләктереп алган инде хәзер, болай килеп хәлеңне дә белмәгәч.

Әңгәмәнең мондый юнәлеш алырын көтмәгән иде Гөлнур. Кемнәр тартып алды соң авызыннан?

- Алса? Алай бик тиз эләгерлек булгач, шулай тиз генә элә

- геп калуы яхшы инде, җан көеге булып йөргәнче.

- Алай димә. Горурлык белән генә әллә кайда китеп булмый шул. Син, күреп торам, укыган кеше. Дөреслекне югарыдан, акыллы, дөрес фикерләр арасыннан эзлисең. Ә астагысын күрмисең. Аста алымнар күпкә гадирәк. Сихер, мәсәлән, бозым, тагын әллә ниләр бар. Әшәкелек күп бит хәзер.

- Кем сихер салып ятсын ди инде хәзерге заманда?

Римма авыз чите белән генә елмаеп Гөлнурга карап куйды.

- Алай димә... Ышанмасаң-ышанма, тик җүләр булма. Ходай сакланганны саклармын дигән. Ирләргә ышаныч юк. Ир – ләрне хатыннарыннан тартып алырга күп кирәкми – бер тустаган аракы җитә. Кыек салырга ярата да торган булса. Замана имеш. Төкереп торалар заманаңа. Бар кешегә дә яшәргә кирәк. Менә, яныңда ирең йөгереп торса, ятыр идең мени даруга тилмереп?

Менә яхшылап торып йөзенә дә чәпәделәр. Ишетергә теләмәсәң дә ишеттерәләр. Тик каршы эндәшмәде Гөлнур, акланмады, түзде. Дөреслек тә бар иде шул бу усал Римманың сүзләрендә. Дөрес сүз күзне ерта, диләр.

- Ачуланма инде син миңа. Күңелләр катып беткән инде, бу эт тормышыннан, - дип сүзен дәвам итте Римма. - Мин дә шулай синең кебек җүләр инде. Хәзер әнә бу ир кисәге... Хатынының баласы булмаганда бик риза иде мин табып биргәнгә, хәзер үз хатыны бәбәйләгәч, эзе суына башлады. Табасы да түгел иде бу баланы. Чирле-чорлы җитмәсә... Аны уллы, үземне ирле итәрмен дип уйлаган идем. Үзеңне яратмаса, ир кеше балаңны яратмый икән ул. Шунда, өендә хатынын саклап ята инде, беләм. Шул себеркесе аздырып яткыра... Бер чыгып киткән ир тагын чыгып китә бит инде ул. Иртәгә кайтып, эзләп табып иманын укытам әле мин аның.

Бер тустаган хәмер җитә дигән идең бит әле, ник файдасы тими мени?

Римма эндәшмәде.

“Әстәгъфируллаһ, әллә нинди кешеләр бар дөньяда. Ниләр генә эшләмиләр, нинди генә әшәкелекләр уйлап чыгармыйлар. Алладан да курыкмыйлар ичмасам,” –дип уйлады Гөлнур. Тик уйларын гына кычкырып әйтмәде, тыелды. Кеше бәхетен җимереп үзе дә күптән мең бәхетсезлектән арчына алмаганын аңламас бу бахыр хатын. Аннары, үзләре риза булып, шул тормышны сайлаган ирләнең бәләсендә Римме кебек хатыннар гына гаеплеме?

- Миндә бар ул сиңа кирәк препарат. Тик монда түгел, өйдә.

Миңа барыбер кирәге юк бит инде аның. Сатсам, лутшы акчасы булыр. Менә китерткән генә булыр идем дә, өйдә тормый бит теге хайван. Моннан чыккач акчасын табып китерерсең. Түлке озак тотмассың яме. Положениене үзең беләсең.

Гаҗәпләнү тулы күзләрен Гөлнур Риммага борды. Үзе өчен тәкъдим итсәләр, бу хатын кулыннан дару алыр идеме соң дип уйлады ул? Тик бит монда кызы... Ходай тәгалә шушы пычрак куллар аша бирә бит. Мә, ал, кызың хакына шулай горурлыгыңны сындырып түбәнчелеккә төшә аласыңмы ди? ... Үз намусы каланчасыннан хөкем итеп кызчыгының язмышын хәл итәргә хакы юк бит аның! Бирәм ди икән – ала әлбәттә!

- Акчасын чыккан көнне үк китерермен, рәхмәт.

- Иртәгә төшкә чаклы килеп китәрсең. Бик кирәк чакта күрше палата хатыннары алып калгалыйлар бит балаларны. Без монда ерак тормыйбыз. Ике остановка. Автобу булмаса, җәяү дә унбиш минут вакыт җитә. Иртәгә килмәсәң, без якшәмбе Казанга китәбез.

Икенче көнне, дәвалану процедуралары белән кайнашып, Гөлнур Римманың чыгып киткәнен дә күрми калды. Ул диагностика бүлмәсеннән күтәрелгәндә, карават янындагы тартма өстендә адресы сызгаланган кечкенә кәгазь кисәкчеге генә калган иде. Онытмаган икән. Кыйбатла дару булгач бирмәс, кызганыр дип уйлаган иде.

- Кызчыгым минем, алтыным минем, бәбкәм минем. Бар да әйбәт булачак. Бар да әйбәт. Син курыкма, әниең бар бит синең. Әниең синең өчен барсын да эшләячәк. Сиңа кирәк даруны газраил авызыннан да алырга риза әниең, кызчыгым. Син генә терел, яме, алтыным минем. Әнә Мәдинә апаң да кайткан. Иртәгә киләм диде. Ул да безгә ярдәм итәр. Безнең бар да әйбәт булачак. Тик син мин килгәнче еламый гына тор инде яме. Мин тиз генә. Курыкма, мин сине бер вакытта да ташламаячакмын. Мин бит синең әниең. Озак тормыйм мин яме. Йокла әйдә кызым. Кирәк бит безгә дару. Әни тиз генә барып кайтсын инде. яме.

Шулай сөйләнә-сөйләнә кызын тибрәтте Гөлнур. Үзе белән сөйләшкәнне ярата иде кызчыгы. Аңлаган кеше шикелле керфекләрен дә селкетми тыңлап тора да, челт иттереп кинәт кенә күзләрен йомып йоклап та китә. Бу юлы да шулай булды. Йоклап киткән кызын урынына ипләп кенә салып, аяк очлары белән генә бүлмәдән чыгып, ишекне япты да, каршы бүлмәдәге кызын алып калырга риза булган хатынга куллары белән генә ишарәләп аңлатып, китеп тә барды.

Кәефе яхшы иде. Тукталышта кеше әсәре булмагач, димәк, автобус яңа гына киткәндер дип, ул якка борылып та тормый, өйләр аша турыга гына йөгерде.

Чынлап та ерак тормый иде Римма. Ашкынып килеп тә җитте. Хәзер менә шушы тугыз этажлы өй алдына үскән куаклар аша гына үтәр дә, аның подъездына керер. Шакып тиз генә даруын алыр да, китәр. Кызы уянганчы кайтып та җитәр.

Лифт кабинасыннан чыгуга, сулга борылып, юл буе кабатлап килә-килә ятлап бетергән сан өстендәге звонок кнопкасына тиз генә басты да туктап калды. Тукта, ник болай кабалана соң әле? Өлгерә бит болай да.

Челтерәп эчтән йозак ачылды. Өйдә икән. Өйдә булмаслар дип курыкканга ашыккандыр инде, эченә җылылык йөгергәндәй итте. Тимер ишек шалтырап ачылды да, эчке караңгылыктан яшь кенә үсмер малайның ябык кына чырае пәйда булды.

- Миңа Римма кирәк иде.

- Ма, к тебе пришли.

Үсмер, нәкъ әнисенеке кебек камыт якларын лашпырдатып сөйрәп пәйда булган җиреннән юк та булды.

- Ә, синме бу?

Инде шул ук караңгылыктан Римманың йөзе күренде.

- Бик тиз килеп җиттең. Мин әле кайтып кына кердем. Атасы килеп алган иде, аны по пути кибеткә кертеп җибәрдем дә... Көтеп тор. Хәзер алып чыгам.

Ул арада артында лифт ачылган тавыш ишетеп, Гөлнур артына борылды... Анда. . , Римманың бала чүпрәкләре белән тулы пакетын тотып, аның Ильязы басып тора иде!

Көтелмәгән хәлдән Ильязның шалкан кебек кызыл йөзләре агарынып киткән кебек булды.

- Нишләп йөрисең син монда?-диде ул калтыранган тавыш белән.

Гөлнур гаҗәпләнүен, гарьлеген йөгәнләп ниндидер сүз әйтмәкче булды. Тик табалмады. Менә нәрсәгә ашкынган икән ул! Ходаем! Төшенә теге әби дә юкка кермәгән икән бит. Сулышларын буып күтәрелгән күз яшьләре аша ул Ильязының чы-раен күрергә, карашларында нидер үзенә кирәкле таныш билгеләр табарга тырышты...

- Ә, менә безнең папочка да кайтып җиткән.

Римманың теге бик кирәкле дару тоткан куллары һавада эленеп калды. Даруга үрелүче булмады.

- Мә...

Нидер төшенгән Римма да кинәт туктап, сагаеп калды.

- Рәхмәт! Үзеңә булсын...

Гөлнур лифт ишегенә борылып баскан килеш алар ягына башка күз салмады. Үзен-үзе тотып калырга хәле җитмәс кебек тоелды.

... Ул арада дөньясында гаме булмаган җитез лифт шалтыратып тимер колачларын җәеп җибәреп, бу коточкыч гаделсезлектән югалып, кечерәеп калган Гөлнурны кочагына йолкып алды да, гөжләп төшеп тә китте.

- Гөлнур, тукта әле, Гөлнур...

Ишетте аларны Гөлнур. Тик кайсысы икәнен генә аера алмады. Чөнки ул алардан ерак... бик ерак киткән иде инде.

(хикәяләр)

ЭТ САГЫШЫ

Подъездан кереп, баскычтан күтәрелүгә Камилнең фатир ишеге ачык, ә ишек төбендә таякка таянып, ябык кына гәүдәле озын буйлы, матур йөзләренә килешле итеп мөлаем елмаеп ир үзе басып тора иде.

- Менә, адаша күрмәсен дип, каршыңа ук чыктым әле, ачуланмасаң.

Берни эндәшми генә кыз эчкә үтте.

- Әйдә уз, чишен.

Гөлҗимеш тирә-юнъне күзләре белән бер кат айкап чык-каннан соң андый-мондый шикләнерлек сәбәп тапмый, акырын гына курткысын ычкындырырга кереште.

- Бир әйдә, элеп куям.

Нишләп һаман каршыда басып тора икән дип аптыраган иде ул – курткасын эләргә дип көтә икән бит. Андый гамәлләргә күнекмәгән кыз:

- Юк, юк, юк, үзем эләм, үзем эләм, - дип, киеменә чатырдап ябышып тарткалашырга да керешкән иде.

- Ихтиярың. Минем, үземә кунакка кергән шушындый матур татар кызына кадер-хөрмәт күрсәтәсем генә килгән иде.

Гөлҗимеш, Камилнең болай тотышыннан сагаебрак, хатта югалып калды. Үзенең әлеге кыланышыннан оялып, гарълегеннән йөзләре комач кебек янарга кереште. Салкыннан йомарланган гәүдәсе, язылып та өлгерми, әллә өйнең җылылыгыннан, әллә оятыннан кызыша ук башлады. Ул үзен-үзе танымады. Тукта, нәрсә булды соң аңа, әле генә? Болай гарълегеннән кызарына беләдер дип уйлаганы да юк иде.

- Әйдә, уз!

Таягына таянып, титаклый-титаклый түргә кереп баручы Камилгә карап, Гөлҗимеш тагын туктап калды.

- Торма инде ишек катында. Утыр диванга. Минем чәй куелган, кайнап кына чыксын инде.

Кереп, тыйнак кына иттереп, диванның кырыена гына эләгеп утырды кыз. Үзен әллә ничек чит-ят планетага килеп эләк-кәндәй хис итте. Сөйләшүләр дә монда башка, яшәү рәвеше дә, әйберләр дә башка монда, Камил үзе дә ниндидер башка сыман тоелды. Әнә шул, үзе сүзләр белән аңлатып бирә алмаган “башкалык”тан ул үзен - кәбестә эзләп, әче торма басуына килеп эләккән кәҗә бәрәне итеп хис итте, югалып, кечерәеп калды. Нишләргә, ничек үзен тотарга, ничек сөйләшергә белмәде. Ошамый түгел, ошый, ләкин мондый тормышны ул кинода гына күргәне бар бит, яшәп караганы юк. Мондый культуралы инвалидларны да күргәне юк иде. Аларның барсы да хәерчедер, базар буенда хәер сорашып кына утыралардыр дип уйлаган иде.

Урап алган матурлыктан, затлылыктан Гөлҗимеш үзен бер мескен, бичара, төссез бер нәрсә, алай гына да түгел, шушы кыйбатлы диванга ябышып калган бер тап итеп хис итә башлады. Кара инде син аның киемнәренә? Чалбарлары, өс киемнәре керләнеп беткән, сәләмә. Оегының тишек башларыннан бармаклары сәлам биреп торалар. Оятыңнан җир тишегенә керерсең! Ничек боларны моңа тиклем күрмәде икән ул? Шушы килешсезлекләрен каплап куярга теләгәндәй, Гөлҗимеш, җыерылып, башларын аска иде... һәм күзләре, үзләрен кайда куярга белми итәгендә буталанган, өшүдән бүртенеп кызарынган кулларына төште. Куллары!Үз кулларының ямьсезлеген, килбәтсезлеген Гөлҗимеш үз гомерендә беренче тапкыркыр күрде. Күрде дә шак катты. Бар икән хәлләр! Мондый җирдә, бу тиклем дә кыяфәтсез куллы кеше күргәннәре юктыр әле. Аллам, мондый рәвешендә аны башка кеше күргәләгәнче чыгып ычкыну ягын карарга кирәк! Кыенсынуыннан, ул инде ник кергәненә үк үкенә башлаган иде.

Аның уйларын бүлдереп, кухня ягыннан Камилнең тавышы килде:

- Әйдә кунак кызы, рәхим ит! Чәй әзер!

Нык дулкынланудан шакыраеп каткан аяклары кузгалырга да теләмәделәр. Гөлҗимеш, тыңлаусыз аякларын көчләп сөйрәп, ишек яңакларына бәрелә-бәрелә кухняга таба атлады. Үз халәтеннән аның бер көләсе, бер елыйсы килде. “ Алла, бар икән әле күрәселәре!”

- Йә, төнге юлаучы. Нишләп төн буе урамда утырасың? - дип, каршысына килеп утырган кызның беренче кат күзләренә төбәлде Камил. Әйтерсең, җавапны ул Гөлҗимешнең авызыннан түгел, күзләреннән көтә иде. Тик кызның өлгер керфекләре “челт” итеп күзләрен каплап куйдылар.

- Әллә инде...

- Исемең ничек синең?

- Гөлҗимеш мин. Җимеш.

- Җимеш? Матур исем.

- Әллә, шулай кушканнар инде...

Тагын ни дип өстәргә белми, кыз чарасызлыктан җилкәләрен җыерды.

Кызның ул темага кагыласа бик килмәгәнен аңлап, Камил сүзне икенчегә борды:

- Син бу шәһәрнекеме соң?

- Әйе дә, юк та...

Камил, тарелкасында калагы белән чокынудан туктап, тагын кызга күтәрелеп карады да, күзләреннән күзләрен алмый гына:

- Айдан төшкән Зөһрә кыз алайса? – дип җылы итеп елмаеп куйды.

Бу карашлардан бөтенләй югалды Гөлҗимеш. Каушаудан, инде ничәнче минут болгатып утырган чәй чынаягына төшеп югалырдай булып эреде, назга сусаган җаны, күңеленең чатырдап каршы торуына исе дә итми исереп, саташа башлады. Халәтен тоеп алып, “Тукта, нишлим соң мин?”-дип үз кыланышларына ачуы килеп, ул нык итеп үзенең ботларын чеметеп куйды.

- Юк инде, айдан ук түгел...

“Нәрсә сөйли ул? Айдан ук түгел имеш... Марстан төшкән! Вот җүләр! Булды, Гөлҗимеш! Тиле-миле уйнамыйча җылын да ычкын тизрәк кеше оятына калганчы!”

- Ярар, борчылма! Дөнья булгач шулай урамда төн кунган чаклар да була инде ул.

Инде кыз аптырау тулы күзләрен Камилгә күтәрде. Сүз белән сөйләмәсәң дә барын да аңлап тора икән бит. Менә нәрсәгә карап торган икән ул аның кузләренә? Күпме качарга теләсә дә, каршына чыгып, тотып алып, тозакка керткәндәй хис итте ул үзен.

- Әйе...

Бу уңайсызлыклардан үзен дә, Камилне дә коткарырга теләп, Гөлҗимеш авызындагы йомыркаларына төелә-төелә, тизрәк чәйнәп йотарга, ашыга–ашыга чәен эчәргә тотынды.

- Син алай кабаланма. –диде Камил алдындагы буш чынаягын этеп куеп. – Мин тартып керәм. Ашыкмый гына аша, әле көн озын. Чәй кирәк булса, әнә плитә өстендә.

Чыгып киткәненә мең рәхмәтләр укып, кыз алдындагысын тынычлап ашап-эчеп бетереп, өстәлдәге тәмле конфетның бер-икесен кесәсенә салып, урыныннан кузгалды.

Ул чыкканда Камил диванга кереп утырган иде инде.

- Син эшлисеңме, укыйсыңмы?

- Эшлим. Кичке мәктәптә укыйм.

Болай тыныч кына кешечә сөйләшә башлаганына кыз сөенеп куйды.

- Кайда эшлисең?

- Урам себерәм.

Камил тагын борылып озак итеп карап торды. “Ышанмый ахыры бу. ”-дип уйлады Гөлҗимеш.

- Бүген эшеңә бармадың мени инде?

- Әле өлгерәм.

- Ашыгыч түгел алайса?

- Ыһы...

Аның башкача берни дә аңлатып торасы килмәде.

- Ярар, мин киттем... Рәхмәт сиңа... ай, сезгә.

Камил тагын, бар йөзен тутырып елмайды.

- Башкача алай төнлә йөрмә. Дөньясы да тәртипсез бит аның.

- Ярар. Тырышырбыз.

- Аннары, - Камил әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй туктап калды. - Әгәр дә инде, бер дә кунар җирең булмаса, кер. Мин монда үзем генә яшим. Оялып торма. Барыбер туң урамда кунган кебек булмас.

Каршысында таягына терәлеп басып торган Камилнең күзләреннән генә түгел, бөтен тәненнән бөркелеп торган кешелеклеген тоеп Гөлҗимеш тә ирексездән елмаеп җибәрде.

- Ярар, рәхмәт.

_____________________________________________________

- Сиңа ничә яшь әле?

- Унсигез. Ә нигә?

- Унсигез? Сиңа унсигез яшь мени инде?

- Әйе. Озакламый унтугыз тула.

- Унсигез яшьтә инде гашыйк булырга да була...

- Булыр әле.

Гөлҗимеш кинәт кенә йөзенә тарала башлаган кызыллыктан башларын читкә борды. Әллә нинди темаларга алып кереп китте бит, әй!

Камил тагын озак кына дәшми торды. Күзләрен, кышкы ялкау, йокымсыр кояшны җылы күкрәгенә алыр өчен киң итеп алсу колачларын җәйгән офыкка төбәп, әнә шул ерак офык артында торып калган хатирәләрен барлый иде инде ахры.

- Минем бер классташ кызым бар иде, Әлфия исемле, - дип башлап алып китте Камил. - Без аның белән бер елны, бер авылда туганбыз. Бер мәктәптә, бер класста укыдык. Парталары быз да ун ел буе гел аллы-артлы булды. Үзебез шулай теләгәнгә түгел, үзе шулай килеп чыкканга. Без аның белән шун - дый охшаш, бер тәңкәнең ике ягы сымак идекүзләребез, чәчләребезбер төсе, уйларыбыз, зәвыгыбыз, дөньяга карашыбыз. Икебез дә класста лидерлар иде. Икебез дә инде форалашып килүче көчле шәхес буларак никадәр бер-беребезне күрә алмасак, шул тиклем бер-беребезгә тартылып та тора идек. Бер генә көн күрешми торсак та сагыныша, юксыныша идек. Тартылу һәм читкә тайпылу, күрәлмау... Әллә нинди көчле дә, сәер дә, аңлаешсыз да хис иде ул.

Әле дә күз алдымда... Унсигез иде миңа. Әйе, әйе... Аңа да унсигез, миңа да, –дип, алсу офык, уйларын чайпалдырып Камилне ерак истәлекләренә сәфәр кылдырды. - Әлеге дә баягы яз иде. Дөнья матур...

Ул әллә кайдан җилфердәп мәктәп ягыннан кайтып килә. Минем турыга җиткәч туктады да, минем кулларымны үзенең учларына алып, “ Сау булып тор Камил, мин иртәгә китәм,” диде. Аннары сөрмәле күзләре белән минем җанны кереп айкап, әллә нинди нечкә җирен өттерерлек итеп елмайды да, килгәндәге кебек тиз-тиз атлап китеп тә барды... Мине яшен сукты мени! Әллә ул көтелмәгән хәлдән кичерешләремдә адаштым, белмим, аның йөрү тизлегенә минем уйларым иярә алмый, мин берни дип тә әйтергә өлгерми аптырап калдым. Язгы күкрәү булып әле генә башыма ишелгән шушы“хәсрәтемнән”куркып качырга теләп мин дә борылдым да мәктәпкә таба йөгерә башладым. Берникадәр йөгергәч, йөрәктән әллә кайсы иң кадерле җепселен өзеп алган кебек булып, кинәт артыма әйләнеп карасам, ул да миңа карап тора. Юк, юк, без икебез дә бер миз-гелдә борылдык, ул да мин дә. Шулчак, аның каршына ташла-нып:”Китмә, китмә, ник китәсең? Мин синнән башка нишләрмен?” дип кычкырасым, елыйсым килде. Җиргә богауланган аякларымны йолкып алалмадым... Шулай, күзләремнән ташып чыккан күз яшьләремә манчылган иреннәремне чәйнәп тик тордым.

Ә ул китте... Иң кызганычы шул, мин шул мизгелдә генә аңладым... яратканымны. Белмим, ярату булды микән ул? Ниндидер рәхимсез сусау да, аның барлыгына мохтаҗлык та иде бугай ул... . Мәрхәмәтсез мәхәббәт!

Белмим, синең андый хисне тойганың бар микән–җаннар туганлыгын? Әйтерсең, безнең җаннар кайчандыр бер бөтен булып, кемнәрнеңдер каргышы, рәнҗеше аны икегә аерып алып ташлаган да, кайсыбызныңдыр кылган игелеге бәрәбәренә, калганын Ходайның кодрәтенә тапшырып, икебезне янәш калдырган. Тик ... сукыр күңелле итеп яратылганбыз. “Күңел күзең күрмәсә - маңгай күзе ботак тишеге”.

Унсигез ел бергә атлап килеп, күзләребезне ачып бер мизгелгә генә кавыштык та тагын ... аерым киттек. Ә йөрәктә, йөрәк тулы ... сагыну, юксыну калды.

Мин бик күп кызлар сөйдем. Ул да сөйгәндер. Күп егетләр гашыйк иде аңа. Кеше гомер буе үзенең икенче яртысын эзли диләрме? Менә шул инде ул! Мин хәзер генә аңладым, берукаусыз кызлар алыштырып, мин аны эзләгәнмен икән бит. Барын да аның шәүләсенә, образына үлчәгәнмен...

Ә без ике җүләр, ике cукыр, кулга кул тотышып, аркаларыбызны аркага терәп басып, караңгылыктан: “Хасыйл бул, газиз яр!” дип ятларны көткәнбез... Көтә-көтә алданып, ятларны кочканбыз.

Без аның белән төгәл тагын унсигез ел күрешмәдек. Төгәл унсигез ел. Ул зур кеше булган, журналистика бетергән, гаиләсе, балалары бар. Ә мин, авариягә очырап дәваланып чыгып, менә шушылай таякка таянып кайткан идем. Әти Аның белән кабат очрашканда мине тагын шул ук хисләр тетрәндерде. Әйтерсең, без кичә кич кенә аерылышканбыз.

Шулай урман юлыннан кайтып киләм. Ул да каршыга килә. Мин аны шундук таныдым. Ул бер дә үзгәрмәгән. Туктап, исәнлек-саулык сорашып, юк бар сөйләшеп тордык ... Ә ул шундый якын, шундый якын, күз карашларының төбендә үземнең җанымның сулкылдап тибүен тоям... Сүзләр бетте, ә күзләрне аерып алып булмый... алар инде күптән табышканнар да, килешкәннәр дә... Күңел белән күңел әллә ниләр сөйләшә, серләшә... Саубуллашып китеп бардык. Берике адым атлауга, нәкь теге вакыттагыча, туктап борылдык... Якын килеп кулларын кулыма алдым... Учларында йөрәк тибеше. Мин аларны иреннәремә терәдем дә “Әлфия, син мине гафу ит... ”дидем. Ә ул бары елмая. Күзләреннән күреп торам аңлаганын. Тик, барыбер елмая! “Кичер мине, Әлфия. Кичер мине. Менә, утыз алты елдан соң, ниһаятъ өлгердем мин. . ничек кызганыч”. Ул еламады. Мин беләм, күз яшьләре аша елмайды гына. Без, матур кинодагы шикелле берберебезнең кочагына ташланмадык. Аның хаҗәте юк иде. Без ул җир гамәлләреннән бик югары идек ул вакытта! Без бер-беребезгә гаять кыйбатрак, мөһим - рәк, мәртәбәлерәк, җаннарыбызда мәңгегә саклар өчен нәрсәләрдер бирдек тә нәрсәләрдер алдык. Бер-беребезне кичереп, бәхилләштек тә, аерылышып, мәңгелеккә таба атлап киттек...

Ә сусау басылмады, калды. Менә сиңа унсигез яшь.

Камил, озак сөялеп торудан арып, калтыранган куллары беән таягын кысып тоткан килеш, урамнан күзен алмый тагын бераз торды әле.

Гөлҗимеш эндәшмәде. Күзләрен керфекләре астына яше-реп тез башларын кочаклап утыра бирде. Тыңлады микән ул Камилне, билгесез?

- Аның шулай хыял гына булып күңелдә яшәп калуы бәлки хәерлерәктер дә. Ерактагы кояш җылы була, диләр. Соңгы җи-де елда шуның җылылыгы белән яшәдем бит әле.

Ир ниһаять туктап калды.

- Мин хәтерләмим инде, кайсы елны икәнен, - дип башлады сүзен кыз. Кышкы каникулда иптәш кызым белән авылга әбиләренә киттек. Бер кемгә дә әйтеп тормый, тоттык та качтык. Юксынсыннар әле, эзләсеннәр әле, дидек тә. Минем дә, аның да моңа үз сәбәпләре бар иде.

Кыш буранлы иде ул елны. Олы юлдан авылларына ике чакрым җәяү керәсе. Без автобустан юл чатлыгында төшеп калганда яктырып та бетмәгән иде әле. Каршыга буран, чак көрт ерып барабыз, кайдадыр якында гына бүреләр улый. Үзебез куркабыз. Ник чыкканыбызга үкенеп, бер-беребезне гаепләп талашып беттек.

Әллә ничек, шәһәрдән ерак булмагач, бар кыймылдардай кешесе шунда күченеп беткәнгәме ниндидер шыксыз, ямьсез иде ул авыл. Тирә-якта ташландык өйләр, бакчалар... Һәм шул хәрәбәләрдә хакимлек итүче ташландык этләр.

Этләр шундый күп иде анда. Өерләре белән авылның бер башыннан икенчесенә ризык эзләп чабып - сарайларга керәләр, чоланнардан итләрне урлыйлар, очраган һәр җанварга, хәтта кешеләргә ташланалар, кош-кортларны талыйлар иде.

Төннәрнең берсендә кинәт ату тавышы яңгырады. Этләргә аттылар. Шул моменты шундый ачык булып хәтердә калган.

Дөнья кинәт тынып калгандай булды. Хәтта буран улаудан туктады.

Төн уртасы булгангамы, бар нәрсә дә без яшәгән өйгә апа-ачык ишетелде: куркынган этләр чинавы, кемнәрнеңдер көрсенеп сөйләнгәне, ерагайган аяк тавышлары.

Без, ниһаятъ, бу әшәкеләнгән этләрләрдән котылу чарасы табылудан бераз тынычланып, җылы юрганнарыбыз астына чумган идек инде.

Кинәт, кайдадыр якында гына бер эт чинаганы ишетелде.

Аның үзәк өзгеч чинавыннан башларыбызны калын юрганнарыбыз белән томалап күпме ятсак та, котыла алмадык. Юк, чинамады ул, елады. Әйе,әйе, елады. Сабый баладай, бөтен бәгырьләргә үтеп, сулкылдап елады. Ул гына булмады, бераздан, бик каты авыртудан күрәсең, хәлсез генә, нидер үтенгән, ялварган сыман итеп икенчесе кушылды.

Мин тетрәнеп киттем. Нишләп әле, этләр улавын мең кат ишеткәнем булса да, менә хәзер, шушы берсе - үлеп баручы, икенчесеяралы дусты янында аны кызганып, үрсәләнеп елау-чы гади авыл этләренең төнге сөрәне күңелемнең әллә нинди почмакларына кереп, кылларын чирткәләп, төн йокымны ка-чырды?

Мин өстемдәге юрганымны тибеп кенә ачып җибәрдем дә, салкын агач идәннән ялан тәпи аяк очларыма гына басып, тәрәзәгә табан юнәлдем. Өй эче кап-караңгы. Ничек кенә тавышланмаска тырышсам да, кечкенә өйнең өсте-өстенә төртелеп торган җиһазларына бәрелә-сугыла чукрак әбине дә уяттым.

- Һә!? Кем бар анда? – дип кычкырда ул, ямьсез йокылы кар-кылдык тавышы белән.

Иптәш кызымның шушындый фаҗигале төндә гамъсез итеп йоклап яткан әбисенә бик ачуы килде бугай:

- И... . . т... , диген әле шуңа.

Үзе нигәдер пырхылдап көлеп җибәрде.

Мин, бозланып беткән тәрәзәләрне кулларым белән дә, өреп тә эретә-эретә, кечкенә тишек ясап, урамдагы буран эченнән нидер күрергә өметләнеп, каршыдагы бакча ягын күзләргә керештем. .

- Ят инде, ник кирәкләр инде алар, барыбер ярдәм итә алмыйсың. Иртәгәгә үләләр инде алар, бу буранда, - диде дустым да авыр сулап.

- Әллә чыгыйм микән?

- Әйе, чык! Йолыккалап атарлар, кызганып чыкканыңны белмәсләр. Син бит кеше. Бүген аларга бөтен кеше –дошман. Кичермәсләр!

Дустым һичшиксез хак иде. Әйе, ул төндә мин аларның бердәнбер дошманы идем. Ачлык та түгел, кышкы зәмхәрир салкын да түгел, котырынган буран да түгел, мин - Кеше.

Әле дә күз алдымда, урамда җир белән күк тоташкандай бар дөнья ап-ак иде. Ташландык, инде күптән киртәләре җимерелеп, кырга әйләнгән бәрәңге бакчасындагы, бер-бер артлы котырынып куышкан буран өермәләре арасыннан ул салкыннан күшегеп беткән ике эт шәүләсен мин авырлык белән генә абайлап адым.

Мескенкәйләр! Яралысы сузылып яткан, кыймылдамый. Ә икенчесе, колакларын торгызып, авыл ягыннан үрә катып нидер көтә. Нәрсә көтә? Кешеләр кайтырлар, дип яңа һөҗүм көтәме? Әллә, араларында мәрхәмәтлеләре дә бардыр дип өметләнеп ярдәм көтәме? Әллә, үлеп баручы дустыннан яшергән күз яшьләренә буыла-буыла рәнҗиме, каргыймы? Кем белә?

Аннары дусты янына килеп, иснәнә-иснәнә тирәли әйләнгәләде дә, кинәт нәрсәдәндер бик курыккандай, ыргый –ыргый арлы-бирле чабырга кереште. Туктап, тагын иснәнде, яралы этнең битләрен ялады, өстен күмгән кар көлтәләрен тырнап төшерде дә, башларын югары күтәреп, кайдадыр биектә, куе буранга кереп адашкан айга карап нидер сөйләде, ялварды? Тик дусты гына кыймылдамады. Ул тагын чапты, тагын улады, тагын дустының өстеннән карларын сыпырды. Бирәсе килмәде аның аны карга да, буранга да, кешеләргә дә калдырасы килмәде, күрәсең.

Әллә ниләр бар иде аның тавышында: әрнү дә, ялвару да, рәнҗеш тә, җылылык та. Аңласак иде без эт телен!

Бәлки бер дә рәнҗемәгәндер дә, дустының һәм үзенең тәкъдиренә буйсынып, шулай хушлашкандыр? Аны яклый, саклый алмавына кичерүен сорагандыр. Булган бөтен изге хисләрен әйтеп, үзләре генә аңлаган телдә аны юаткандыр? Этләрчә горур һәм матур итеп дусты белән хушлашкандыр? Һичшиксез шулай булгандыр!

Бу тамашадан телсез калган буран да кинәт исенә килде дә, битараф булмаганлыгын исбатлап, үрсәләнеп, ярсып, кыр буйлап чабып китте. Әйтерсең ул да алар яклы иде: алар белән бергә үкседе, елады, әрнүенә чыдый алмый бу икәүнең бер алдына, бер артына төште, бөтерелә-бөтерелә шашынып үлгән этнең йоннарыннан сыпырды, битләреннән үпте. Аннары, җенләнеп барып, йоклап яткан кешеләрнең тәрәзәләрен какты, ишекләрен төйде, капкаларын каерды, тилереп йортларында тузынды...

Ә иртәгесен бар да тынды. Буран да, этләр дә. Бозланган тәрәзәне пычак белән кыра-кыра күпме интексәм дә, мин аларны башка күрмәдем...

Тәрәзәләребезгә куйган тимер рәшәткәләр, ишекләребезгә куйган тимер ишекләр белән йөрәгебезгә дә тимер читлекләр кидерттек бугай. Шул тимер читлек эчендәге җаннарыбыздан күз яшләрен сытып чагарып олы хисләр турында сөйләшәбез, кемнәргәдер хөкем чыгарабыз... Хакыбыз бармы?

Ә үзебез? Этләр кебек тә булдыра алмыйбыз...

Минем тормышымда мине яратырга тиешл, ләкин яратмаган кешеләр күп иде. Һәм минем дә яратырга тиеш булып та яратмаган кешеләрем күп. Ләкин... Мин хәзер аңладым! Минем алар кебек буласым килми, минем әнә шул этләр кебек буласым килә...

Камил күзләрен, каршында йомарланып утырып, курыкмыйча адәм ышанмаслык нәрсәләр хакында турыдан-туры сөйләп утыручы бу кызга төбәп ни елмаерга, ни моңаерга белмәде...

Яңа гына очрашып танышкан булсалар да, бу инвалид ир һәм беренче карашка кыйбласын югалткан бичара кыз арасында бер-берсенә күңел пәрдәләрен ачып җибәрерлек нинди ур - таклык бар иде соң?

Ә уртаклык һичшиксез бар иде! Әйтерсең, алар икесе дә гаҗәеп зур, дөньяви бер уртак полотно өстендә эшләүче рәссамнар, гасырлар буена эшләнеп килеп, әле һаман тәмамланмаган картинага үз өлешләрен, үз төсләрен кертәләр. Тик һәркайсының пумаласы үзгә, буяулары үзгә, гаммасы үзгә. Әйтерсең, алар икесе дә Адәм белән Һава башлап җибәргән мәңгелек бөек бер җырга кушылганнар. Тик биеклеге үзгә, кушымталары үзгә, уйнаган кыллары үзгә. Кешеләр бервакытта да бер –берсенә ошап тумыйлар, Һәркем үзгә, кабатманмас экземпляр диләр. Дөрес түгел, ышанма. Миллиардыбыз да берберебезгә ике тамчы су кебек ошаганбыз. Барыбызның да ка лебенә бер үк орлык салынган, бер үк микьдарда нуры, яктылыгы өстәлгән, шул бер учактан чыккан җылыда җылытылып сөелеп яратылган да гәүдәбезнең иң ышанычлы урынына яшерелгән. Өстебезгә капланган чапаннарыбыз гына төрле. Без бит әле шул маңгайдагы күзләр белән чапаннарның төрлелеген генә аерырга сәләтле, башкасыннан хәбәрдарбулу серенә әле өлгәшмәгәнбез.

Шуңа күрә, Камил белән Гөлҗимеш өчен шатланырга кирәктер, бәлки? Сез ничек уйлыйыз?



ЛӘЗЗӘТ ДӘРЬЯСЫ

(шигырьләр)

КЫЗЛАР

Кызлар уза язгы урам буйлап...
Ә без? Әле һаман тиле без.
Моннан бер егерме еллар элек,
Чибәрләрем, кайда идегез?

Сезнең һәрбер кыланышыгызда
Чиктән ашып тора дәртлелек.
Без яшь чакта кызлар бүтән иде:
Әйтик, моннан утыз ел элек...

Хәер, моннан кырык еллар элек
Бүтән иде безгә дә бәя.
Ни аяныч: без картайган саен,
Матур кызлар җирдә күбәя...
(Шутливое восхищение девушками: мы стареем, когда девушки хорошеют) 


ИРЕННӘРЕҢ

Ике тойгы бергә кабынганда
Корыч эри җирдә, су яна.
Иреннәрең назлап кагылганда
Тәннәремдә ташкын уяна.

Моң кузгала җанда бер тынгысыз:
Әллә тальян, әллә саз кылы?
Нинди тәмле, нинди тыелгысыз,
Нинди хәтәр ләззәт ташкыны!

Бер ургылган ташкын тынмас бит ул,
Ерагайганда да арабыз.
Иреннәрең... Хозур... Яшәү матур...
Мин галәмгә хуҗа, карагыз!
(Любовное: губы твои...жизнь прекрасна)


ХИСЛӘР

Язлар саен мин мәхәббәт көтәм
Уналтысы тулган үсмердәй...
Рашат Низами
Кайчак, көзгеләргә күзем төшеп
Яки укып иске хатларны,
Җитте, димен, тукталырга вакыт,
Тугарырга вакыт атларны.

Әй! Ялкындай янып сөйгәннәр дә,
«Болай гына» иңгән чибәрләр дә, - 
Минсез булыр алда юлыгыз!
Адәм ирешмәслек хыялларым,
Тиле хисләр, бәхил булыгыз!

...Бәтәч! Әллә нинди үҗәтлегем
Кабат коткы сала: кит әле,
Әнә, сылуларның иң сылуы
Ерактагы зәңгәр офык булып
Чакырыплар тора бит әле...
(Пора бы остепениться, но столько красивых девушек вокруг)


ЯЗ АЕ

Илле яшем тулып авышканда,
Хәтерләтеп егет чагымны,
Йөрәгемнең тирән бер түрендә
Әллә нинди чаткы кабынды.

Машинамда барам. Очасымлар
Килә шушы гаҗәп чаткыдан:
«Яшел жилетлылар» күрмәгәндә
Йөз егерме белән чаптырам.

Юл читендә - кызлар...Чибәрләрем,
Әйдә, йолдызларга барабыз!
Тик мин бүген сезгә абый түгел,
Сизелми бит болай арабыз.

Көзнең усал җиле дуласа да,
Күңелемдә һаман яз ае...
Чөнки бит мин татар токымыннан,
Нәгыйм улы, Мәмдәл малае!..
(Мне за 50, но молод душой, мчусь на машине 120кмчас, пока не видят зелёные жилеты)


ГАРМОНИЯ

Безнең фани дөньябызга илаһи бер моң ия,
Бу гаҗәеп могҗизаның исеме – гармония.

Ансыз булмас иде җирдә мәхәббәт тә, нәфрәт тә,
Игезләрдәй булыр иде ләззәт белән михнәт тә.

Я кычкырып елар идек, язмыш мәзәк күрсәтсә,
Я шаркылдап көләр идек төшкән чакта хәсрәткә.

Бу серле моң тәэмин итә гаиләдә береклек,
Шуңа күрә җир йөзендә дәвам итә тереклек.

Әнкәм назы, әткәм сүзе,сөйгәнемнең күзе ул;
Ахры инде – гармония Хак Тәгалә үзе ул.

Парлап, сайрап гомер итсен Җирнең бар җан иясе,
Яшәсен лә бу Җиһанның бөек гармониясе!
(Это чудо – гармония в природе, потому и наслаждаемся жизнью)


КИЛӘМ


Нәрсә әйттең, иркәм? Ишетмәдем.
Әй, аралар бигрәк ерак ла.
Киләм!.. Килеп кочагыма алгач,
Күзләремә карап, кабатла.

Дөнья якты димен!.. Ишетмисең
Сызгыруы аша җилләрнең.
Киләм!.. Килеп, чәчләреңнән үбеп,
Шатлыгымны сиңа сөйләрмен.

Йөрәккәем сызлый. Ләкин, килгәч,
Тилмертмәмен сине яшь түгеп:
Кулларыңны учлап, елмаермын,
Зарларымны синнән яшереп.

Нәрсә әйттең, бәгърем?.. Арабызда
Гасыр ята микән? Ел? Атна?
Зарыктымы кайнар иреннәрең?
Килдем!.. Әйткәнеңне кабатла.
(Что сказала?не слышу. я приду,буду целовать твои волосы, и ты мне повторишь)


СӨЮ

Кайчак пыскып уза гомер,
Янмый сүнә сөюләр;
Сәбәбен дә аңламаслык:
Кем туң йөрәк, кем юләр?

Кайчак исә, күкрәп килсә,
Мәхәббәт тиң яшенгә...
Кайтсын яшьлек, бергә яшьник,
Хисләреңне яшермә.

Үкенечкә калыр, назлы
Тойгылар булса харап...
Янма бушка, гомер кыска,
Сөю күпкә кыскарак.
(Не прячь чувств, жизнь коротка, пусть любовь будет подобна молнии)


ИКЕ ТОРМЫШ

Минем кебек кем бар икән җирдә
Ике эзгә бүлгән бер юлын?
...Хакимият дигән тимер-бетон
Һәм шигърият дигән киң болын.
Хакимият дигән өметсезлек
Һәм шигърият дигән ышаныч:
Булмаганны булдырмакчы булып
Ут һәм бозны бергә кушам ич!
Ике тормыш белән яшәмәкче
Булган тагын кем бар бу җирдә?
..Хисе корып кипкән түрә дә мин,
Бер дуамал чая шагыйрь дә...
(Пожалуй, таких нет больше: я и чёрствый чиновник, и сумасбродный поэт)


ВАКЫТ

Яшьли эш күп, вакыт тыгыз иде,
Күп булса да утын учакта;
Олыгайгач, көннәр бушар, диеп
Юанабыз идек яшь чакта.

Олыгайдык. Тормыш китабының
Калынлыгы икән - әфтияк.
Тагын да аз вакыт выжлап үтә,
Сәгатьләрне юкка харап итә
Әллә нинди фани вак-төяк.

Өлгермибез. Кояш – баешларда.
Туганнар да үрчи, танышлар да
Күбәйгәннән бара күбәеп;
Куллар җитми язу-сызуларга,
Кулъязмалар ята күгәреп.

Үкенермен...Чәнчелеп лә китсен
Вазифасы, малы, дачасы!
Бер чумарга иде җырларыма...
...Әллә далаларга качасы?
(всё больше суеты, всё меньше времени творить:в степь ли убежать?)


ВАГОН ТӘРӘЗӘСЕННӘН

Хәйран калып барам: нинди генә
Байгыш җирләр юк бу дөньяда!
Кара, малай, адәм балалары
Яшәп ята икән монда да!

Әле алар безгә охшаган бит,
Булсалар да бездән бик ерак:
Йөзләре дә безнекедәй моңсу,
Шул ук сагыш, шул ук былчырак...
(В окно вагона: какие унылые места! И тут люди живут)


МИН

Юлларымның төрле елларында
Төрле төстә булдым мин үзем.
Андый идем, мондый булдым, димим,
Гөнаһлардан тәүбә кылдым, димим,
Холкым үзгәрешле, диюем.
Булды мактап күккә чөюләр дә,
Ләгънәт төшсен сиңа, диюләр дә, - 
Мин гел үзгәлекләр эзләдем:
Яраттым шул таныш-дусларымның:
«Бу бит безне көтмәгәндә тагын
Шаккатырды», - дигән сүзләрен.
Калыр җирдә шаккатыру даным,
Бүтән юньле даным калмаса...
...Хак Тәгалә биргән бу тормышта
Гөнаһы да ямьле ләбаса!
(В этом прекрасном мире даже грешить не грех)


ИСТӘЛЕК ФОТО

Бергә булган еллар истәлеге
Булсын, дисәм, дөрес булмастыр:
Ул заманнар узмаган бит әле,
Алда җәй бар, әле тик яздыр.
Бүген инде илләр арасында
Сузылыплар бара нык җепләр,
Дәүләтләр дә азат, милләтләр дә...
Безгә генә җитми ирекләр.
(Фото на память? Но нам рано вспоминать, всё ещё впереди)


ИҖАТ

Нинди генә язмышлар юк җирдә!
Түрдән гүргә юллар – туп-туры.
Булдыралсам, роман язар идем,
Булдыралмыйм, каһәр суккыры!

Каян булсын роман ише күләм!
Төн утырып, шатлыгымнан үләм,
Тагын бер дүртъюллык шытты, дип...
Ярар инде. Әле шигыре дә
Хәйран гына булып чыкты бит.
(Сколько сюжетов в жизни!Писать бы и писать!)


ТАРИХ

Каян синдә, гасыр, бу афәт ташы?
Хәвеф арта: үз-үзен дөнья ашый...
Рәдиф Гаташ 
Каннар коеп, адәм балалары
Бәхет яулый. Инде янгыннары
Мең гасырлар буе сүрелми.
Җиңелгәннәр байтак. Җиңгәннәр күп.
Әмма бәхетлеләр күренми.
(Борьба за счастье: есть победители и побеждённые, а счастливых нет)


КӘККҮК

Кәккүк моңы ишетелгән чакта
Ышанасың ахры син чынлап та,
Еллар санап: «Тагын чак кына!..»
...Ул бит аваз сала аянычтан:
Чит ояда үсеп таралышкан
Балаларын елап чакыра..
(Кукушка – она не года твои считает, а зовёт своих птенцов,выросших в чужих гнёздах)


БӘЛӘБӘЙ

Җепшек бер көнендә елның
Килеп чыктым Бәләбәйгә;
Барып төшкән кебек булдым
Карлы кыштан гөлле җәйгә.
Һәр җан монда – бер асылташ,
Зиннәт туе – шигъри бәйге;
Шуңа мин дә - сезнең якташ,
Мин дә хәзер – бәләбәйле.
Ирләр аек, кызлар чибәр,
Йөзләр көләч Бәләбәйдә;
Һәр кунакка җылы сүз бар,
Һәр йорт әйди сыйга-чәйгә.
Шытып килә яшел чирәм,
Җир уяна бакчаларда...
Чакырсалар, тагын киләм.
Хәер, чакырмасалар да...
(Замечательный городок – Белебей: здесь мужья трезвы, жёны улыбчивы)


ХЫЯНӘТ

Безгә түгел, бүтәннәргә генә
Килү мөмкин кебек кыямәт:
Кайнап торган шушы мәхәббәткә
Ничек итеп керсен хыянәт?

Күзләреңне миңа төбисең дә,
Тик синеке генә мин, дисең;
Ятлар назын белмәгән дә кебек
Кочагымда изрәп эрисең.

...Әмма, иләсләнгән мизгелемдә
Эчеп чәчләреңнең хуш исен,
Мине үпкән кайнар сулышыңнан
Ишеткәндәй булдым ят исем...
(Измена – это не про нас. Но чьё ты имя шепчешь, обнимая меня?)


ЯШИК...

Ә каләмем миңа, синең гомер
Мәңгелек, дип гүя пышылдый...
Рафис Корбан
Кеше җаны, диләр, мәңге яши,
Галәмнәрдә эзләп изгелек;
Фани дөнья хәсрәтләре, имеш, - 
Мәңгелекнең бары мизгеле.

Ләкин нигә икән минем җаным
Галәм киңлекләрен сагынмый?
Авыр чакта: «Китәм моннан,» - дими,
«Яшим әле җирдә тагын,» – ди.

Канәгатьлек белән китәр өчен
Ни өлгердем җирдә, нишләдем?
Юк, юк, җаным, бик күп калды әле
Бурычларым монда, эшләрем.

Язмышым бит тормыш юнәлешен
Әле генә табып, юл сала...
Газиз җаным! Яшик әле җирдә
Тагын өч-дүрт гасыр булса да...
(Души наши будут вечно скитаться во Вселенной? Но моя не хочет покидать Землю)


АКЫЛ

Акыл сату җиңел. Әмма никтер
Сатып алып булмый акылны...
Зөлфәт
Хәзер генә аңладык шул, пәйда
Булгач кына чигә чаллары:
Безгә акыл сатып йөргәннәрнең
Акыллары булган чамалы.

Без аларны олуг диеп белдек,
Ә чынында икән – куыклар;
Чын акылны эчкерсезлек белән
Бирде безгә бүтән олуглар.

Тәкәбберләр, хирыслылар узды,
Ә олуглар – һаман янәшә.
Акыллылар сатмый акылларын,
Алар аны бушлай өләшә.
(Кто нас поучал – оказались пустышками. Истинные мудрецы не поучали нас, а учили)


НИШЛӘМӘК КИРӘК

Язга ышандым, талпынып алдым,
Кабынган теләк тапмады терәк.
Әй тиле йөрәк, дуамал йөрәк,
Сиңа ни кирәк, сиңа ни кирәк?
Язга шатландым, кабат алдандым,
Үземне сиңа тиң диеп уйлап.
Могҗиза, диеп юкка ышандым:
Адәм юлында булмый инкыйлап.
Язга алдандым, юкка шатландым:
Талпынды гына таушалган йөрәк.
Вакытлар үткән, гомерләр беткән, 
Нишләмәк кирәк... Нишләмәк кирәк...
(Опять сумасбродное моё сердце обманулось весной,но ведь мы не ровня)


ЕЛЛАР ҮТКӘН

Туган кырлар... Сөләнгернең шадра
Көзгесендә таллар чагыла.
Өр-яңадан бер әйләнеп кайткан
Кебек булдым малай чагыма.
Ләкин еллар үткән, гомер беткән,
Йөрәк кенә әрнеп тыпырдый.
Туган өйнең иске капкасы да
Ят көйләрне көйләп шыгырдый. 
(Родные поля. Но даже родная калитка скрипит уже чуждым мотивом)


ҮКЕНМИМ

Үкенмим мин. Үткән-беткән инде
Адашулар, бурыч-вәгъдәләр;
Ялгыштым, дип, кире кайтыйм, диеп
Зар елаудан нинди мәгънә бар?

Әйдә, димен, үкенешеп түгел,
Яшик киләчәккә юл ачып!
Дәртле рухта шулай көннәр буе
Йөрим дусларымны юатып.

Ә кичләрен – хатирәләр баса:
Алар моңсу, алар сизгерләр...
Үкенмим, дип шапырынсам да шул,
Үкендерә кайбер мизгелләр...
(Ни очём не жалею! – бравирую днём. А ночами не сплю, сожалея о многом)


ТАТАР БӘЙРӘМЕ

Җәйнең матур көнендә
Илнең бөтен җирендә
Җыелышып татарлар
Сабан туе ясарлар...
Гәрәй Рәхим
Сабан туе гөрли, сабан туе!
«Алмагачын» җырла сызгырып!
«Хезмәт туе,» – диеп, гармуныңда
Сәйдәш көен җибәр сыздырып!

Җилләре дә бүген әллә нинди
Тантаналы-горур-серлеләр,
Шул җилләрдә уйнап җилфердиләр
Милли бизәк чиккән сөлгеләр.

Агып торсын тәмле бал-чәйләре,
Чәчәк бәйләмнәре, җәй яме;
Шаккатырып Рәсәй халыкларын,
Шау-гөр килә татар бәйрәме!
(На радость всем россиянам – татарский праздник Сабантуй)


ЭКСПРОМТ

Бәгырькәем, уфтанма син
Сентябрьгә;
Без җиңәрбез көзен, кышын
Икәү бергә.
Бар эшләрем, җимешләрем – 
Синең өчен;
Син булганда икеләтә
Арта көчем.
(Не печалься в сентябре. Я рядом. Перезимуем)


ТАТАРЛЫГЫМ

...Татар халкы һаман исән, чөнки
аның тамырлары нык. Татар ке-
шесе, кайда гына яшәмәсен, үзе-
нең татарлыгын онытмый.
Индус Таһиров
Еллар узган саен, күбрәк
Сизәм җирдә ямь барлыгын:
Язмыш каккан-суккан саен
Ныгый бара татарлыгым.

Булды үзе аптыраган
Мәлләрем юл чатларында;
Ят тарафка, бүтән юлга
Кереп киткән сакларым да.

Хәлсез ауган җирдән мине
Ни күтәрде, ни коткарды?
Чытырманнан туры юлга
Нинди куәт алып барды?

Ул – серле көч. Маңкортларга
Һич аңлатып булмый аны:
Ул көч – мине кеше иткән
Татар каны, татар аңы,

Ходай биргән яшәү дәрте,
Тән һәм әхлак чисталыгы,
Борынгыны бүгенгегә
Тоташтырган җеп барлыгы.

Шуңа күрә җиңеп барам 
Рух чирлеген, уй тарлыгын;
Айлар-еллар узган саен,
Ныгый бара татарлыгым.
(Чем старше – тем сердечнее люблю свой татарский язык, свой народ)


ИКЕ ВАТАН

Туган як – бер. Аңа алмаш булмый.
Истә көннәрен дә, төнен дә:
Дөньяның иң яшел үләннәре
Үсә безнең капка төбендә.

Туган яктан еракларда узды
Гомеремнең байтак көннәре.
Бу – икенче ватан. Монда гына
Дөньяның иң зәңгәр күлләре.

Ике ватан. Мин аларны үзем,
Үз теләгем белән сайламадым,- 
Өлешемә шулай тигәндер:
Берсен Ходай биргән. Икенчесен...
...Анысын да Тәңрем биргәндер.
(Две родины: там, где провёл детство, и здесь, где живу. Так распорядился Господь)


СОҢ БУЛЫР

Ашыгып, эш диеп, мал җыеп,
Көннәр дә, еллар да үтәләр.
Ә безне яраткан сылулар
Көтәләр, көтәләр, көтәләр.

Без эшчән, без дөнья куабыз,
Күрмичә иң гүзәл таңнарны;
Без мәхрүм итәбез назлардан
Иң тугры, фидакарь җаннарны.

Югалту бик җиңел аларны,
Булса да мәңгелек кебекләр.
Әй, бүген назлыйк ла ярларны,
Иртәгә соң булыр, егетләр!
(В житейской суете нам некогда любить наших любимых. Но ведьпотом будет поздно)


ҖАВАП

Тәнкыйтьлисең мине: «Әллә, - дисең, - 
Утыныңмы беткән учакта?
Бүтән кеше әйткән фикерләрне
Кабатлыйсың, - дисең, - кайчакта.»

Юк, дускаем, мин бит, кешелеккә
Хак сүзләрдән керсен, дип, сихәт,
Югалмасын, диеп, тирән акыл,
Мәңге яшәсен, дип, хакыйкать, - 

Кыргый ташны кырлап шомартам да,
Әйләндерәм йөзек кашына,
Кичә акбур белән язылганны
Бүген уям кыя ташына.
(Я повторяю чужие мысли? Нет, я природный камень превращаю в драгоценный)


БЕРӘҮ ГЕНӘ ГОМЕР

Гөл-чәчәкле, нурлы бу дөньядан
Шуып үтте бары күләгәм.
Рәфикъ Юныс 
Кабатланмас инде 
Алсу таңнар,
Кабат тумас мине
Яратканнар.

Яшәү кадерләрен
Белмәдем шул;
Кайчан өзелер бу
Бормалы юл?

Сарыкүлдә томан
Җете зәңгәр;
Кичерегез, зинһар,
Рәнҗегәннәр!

Кими бара куәт
Йөрәгемдә.
Берәү генә гомер,
Берәү генә...
(Сколько ошибок...А жизнь оказалась одна)


КУЛЪЯЗМАЛАР

Без кемнәр соң? – Ходайдан ваз кичкәннәр?
Күңеленнән иман нуры киткәннәр?
Рәдиф Гаташ
Өем-өем иске кулъязмалар...
(Язган чакта – ләззәт, куаныч.)
Күп язылган. Кая куйыйм аны?
Ертып ташлар идем – кызганыч.

Кулларыма каләм алган саен, 
Шөбһәләнәм тагын, тагын да:
Укый торган, аңлый торган җаннар
Калды микән тирә-ягымда?
(Как много рукописей накопилось.Рвать жалко. Но кто их читать-то будет?)


ХАТИРӘЛӘР

Дәфтәр битен ачсам, ул Истәлек
Килеп чыга кипкән гөл булып.
Р.Аймәт
Хатирәләр, бәйләвечләр кебек,
Яраларда кипкән ябышып.
Куптарма син аны, ярсымасын.
Вакыт узган. Булмас кавышып.

Сагынсак та тәүге мәхәббәтне,
Кайтмас, бәгърем, кире ул чаклар:
Еллар аша инде күренми дә
Су буенда янган учаклар.

Без яраткан гөлләр түтәлләрдә
Утыз биш кат шытып, сулдылар;
Бергә үскәннәрнең бйтаклары
Каен кәүсәләре булдылар.

Ерактагы йолдыз яктысыдай
Калсын тойгыларның яшь чагы.
Сөю кояшының баешында
Кызыллана хәсрәт шәфәгы.
(Воспоминания... И сладкие, и горькие...)


ЧАБЫШ

Шимбәләрнең, пәнҗешәмбеләрнең
Үкчәләре генә ялтырый!
Әлсерәтте бу чабышлы тормыш,
Тәнем арды. Йөрәк ял сорый.

Җитте, дидем, тукталырга кирәк,
Куанырга кирәк һәр таңга!
Чаңгы киеп, дөнья мәшәкатен
Ташлап, чыгып киттем урманга.

Менә икән кайда яшәү яме!
Уйлар бүтән монда, уй башка!
Карга чумган нарат егетләре
Яңакларын куйган кояшка.

Алсу көртләр, күкнең зәңгәрлеге
Сулган хисләремне исәртә,
Каеннарның шәрә гүзәллеге
Усалланып каткан күңелемне
Әллә ничек итеп нечкәртә.

Айныгандай булдым: дөнья куып,
Күпме мизгелләрем урланган!
Ләззәтләнеп шулай, үзгәрдем, дип,
Яңардым, дип кайттым урманнан.

...Иртәгесен исә - өермәдәй
Кабат йотты тормыш агышы:
Дүшәмбеләр, җомга, чәршәмбеләр...
Дәвам итә дөнья чабышы.
(Сбежал от суеты в лес на лыжах. Вот где настоящая жизнь! Вернулся снова в суету)


БӘНДӘ

Минем күршем Битаманда
Үскән туып,
Балалары җитеп килә
Урыс булып.

«Ну и што, - ди,- по-татарски
Белмим я сам.»
Ник оныттың үз телеңне,
Дип сорасам,

Тәкәбберлек белән йөзен 
Чөерә дә,
«Ул языкның пользасы юк,»-
Дип җибәрә.

Ә мин уйлыйм: я ул юләр,
Я мин ахмак:
Әле дә яшим Тукай шигырь-
ләрен ятлап,

Әле дә «Зәңгәр шәл»не укып
Яшем түгәм,
Телем аша яшәвемнең 
Ямен күрәм.

Үз телемдә беләм Җирнең 
Һәр кыйтгасын,
Матдәләрен һәм тапкырлау
Таблицасын.

Татар мәктәбендә укып
Алдым белем,
Урыслардан шәбрәк беләм
Урыс телен.

«Ә син,- димен,- гомер кичтең
Надан килеш:
Русчаң зәгыйфь, татарчаң да
Әвеш-төвеш.

Кайда кыйблаң фани дөнья
Агышында?
Җилкәнең дә, тоткаң да юк
Тормышыңда.»

Шулай дидем, ә үземнең 
Йөрәгемдә
Нәфрәт тә юк, ачу да юк,
Җирәнү дә.

Тик кабатлыйм шул күршемне
Күргән саен:
Ач күзләрен ул бәндәңнең,
Я Ходаем!
(Не знаешь родного языка. Ты вдвое беднее душой и кругозором)


МӘСКӘҮ. КЫЗЫЛ МӘЙДАН

Мәскәү манараларына
Карап, уйланам кайчак:
Анда безнең мәчетләргә
Охшаганнары байтак.

Бусы Әҗем мәчетедәй,
Кара әле менә син:
Хәзер азан әйтә башлар
Кебек шуннан мөәзин.

Әйтерсең лә килеп чыктым
Нәриман почмагына;
Тик ай түгел, якут йолдыз
Куелган очларына.

Нәкышләрнең кайбереннән 
Таныш моңнар сибелә:
Итальяннар арасында
Татар кулы сизелә.

Әллә Мәскәү риваяте
Тарихи бер ялганмы?
Соларилар арасында
Сабирлар да булганмы?

Һәркем бу хәлдән, минемчә,
Мондый нәтиҗә ясар:
Аллага шөкер, туганнар,
Кайда гына юк татар!
(Башни Московского Кремля. Такие родные. Может, их и наши предки строили?)


МӘСКӘҮЛӘРГӘ КИЛГӘН САЕН

Мәскәүләргә килгән саен,
Каушап калам аптырап:
Безнең Урал калалары
Мондагыдан яктырак.
Башкалада йөзләр сүрән
Җәен дә, көзләрен дә;
Игътибарга ялкау алар,-
Һич тә кермәс хәлеңә.
Мәскәүлеләр, сораштырсаң,
Бер ягымлы сүз белми;
Күрсәткечләр күп булса да,
Күрүчеләр күренми.
Бездә назлы халык. Түгел
Мондагыдай хөрәсән:
«Ни булды,» - дип сорый кызлар,
Арып чатка сөялсәң.
Хәер, монда да кайчакта
Очрый кызлар – каравыл!
Охотный ряд якларына
Барып кара, әнә ул – 
Нинди чибәр чыгып баскан
Кунакханә чатына:
Гаҗәп назлы караш белән
Әллә кая чакыра...
(И всё же в уральских городах народ душевнее, чем в столице)


АКЧАРЛАК

Шәүкәт абый Гайнуллин истәлегенә
Дулкыннарда йөзгән бер акчарлак
Көтмәгәндә өскә юл алды,
Күкләр киңлегендә ак болытлар
Арасында эреп югалды.

Гаҗәп: элек сизмәгәнмен икән
Яр буенда аның барлыгын.
Хәзер исә - сискәндерә бушлык,
Ятимлектән әрнеп, зар елыйм.

Ничек күрим ансыз җәй таңнарын,
Ничек кичерим, дим, кыш аен?
...Кайлардадыр күкләр зәңгәрлеген
Гизеп оча газиз кошкаем.
(Это написано в память о старшем друге)


БЕЗ


1
Кайчак хәсрәт баса, я эч поша,
Кайчак мавыгыбрак китәбез...
Әй, беләсе иде: бу җиһанда
Тәңребезгә кирәк микән без?
2
Иман белән генә мөмкин яшәү,
Шулай гына җанлы-тәнле без.
Тәңребезгә кирәкме без – белмим,
Әмма безгә кирәк Тәңребез.
(Нужны ли мы Всевышнему? Не знаю. Но знаю: Он нам нужен)


БҮГЕН ШАТ МИН

Фәкать хәсрәт туфрагыннан гына
Шытып чыга олуг шигърият.
Чөнки тормыш – үзе бер фаҗига, - 
Чынга ашкан һич тә бер ният
Бәхет белән тәмамланмый җирдә.
Ә шигырь бит – тормыш юлдашы.
Шуңа ахры – шатлык көннәремдә
Һич ярала алмый моң башы.
Язармындыр соңра газәлемне,
Яшем түгеп һәрбер сүзенә.
Бүген шат мин. Куям каләмемне.
Чиш төймәңне. Кара күземә.
(Большая поэзия рождается из печали. Сегодня я не в печали. Иди ко мне)


КАЙТЫРБЫЗ

Безне ерак, ерак ыргытканнар...
Кайта-кайта хәлләр калмады.
Харрас Әюп
Туган яктан ерак китсәк тә, без
Югалмадык әле дөньяда:
Тегендә дә сынатмаган идек,
Кеше булып калдык монда да.

Матур монда айлы кичләре дә,
Таңнары да балкып яктыра,
Тик барыбер Убса урманнары
Төнлә төшкә кереп чакыра.

Без бит Казан арты егетләре,
Күк ишелеп, җирләр упса да,
Бер кайтырбыз әле Мәмдәлләргә,
Бер кайтырбыз әле Убсага! 
(Мы и на чужбине не подкачали. Но в родные места вернёмся ещё когда-нибудь) 


ТАГЫН...

Чәнчер энәләрең барын
Оныттым – кагылдым шул;
Табындым да яшьлегеңә,
Үзем дә кабындым шул...
Рәдиф Гаташ
Тагын язлар.
Тагын сыкрый күңел.
Һич аңларлык түгел бу хикмәт:
шагыйрьләргә
куандырып түгел,
сызландырып килә мәхәббәт.

Әйтерсең лә - алда әле кышның
иң дуамал явыз бураны...
Әллә йөрәк
килгән һәр шатлыкның
китәчәген белеп торамы?
(Любовь к поэту приходит не радостью, а болью. Потому что он знает: она недолговечна)

ALMA MATER
Тәннәр яшәп тузды.
Кайттык, килсә дә көз:
Шушы йортта узды
Яшьлек көннәребез.

Монда кайнап торды
Иҗат, сәнгать, фәннәр;
Балкып, ямьнәр бирде
Шәмдәлләрдә шәмнәр.

Ул чак без заманга
Булдык бик мөкиббән...
Әйдә, керик, монда
Шул ук яшьлек микән?

Монда ямьнәр бирә
Шул ук шәмнәр микән?
...Ә, юк, шәмдәл генә...
Шәмнәр янып беткән...
(Так же ли здесь светло, как в нашу юность? Нет, свечи угасли. Одни подсвечники)


«АЛТЫН ГАСЫР»

Гыйбрәтләрдән тарих гыйбарәттер...
Лена Шагыйрьҗан
«Алтын гасырыгыз булган,» – диеп 
Һәр милләтне алдый чал тарих.
Шуңа кайчак дулап китә халык:
Данлы чорны, имеш, кайтарыйк.

Ләкин...»алтын гасыр» – уйдырма ул,
Шомсыз ирек юк бу дөньяда:
Я бөлгенлек, я сәяси давыл,
Һәм ялвару карап кыйблага.

Гомер берәү генә! – ул да юньсез:
Бәхет эзләп кая барасы?
Шуңа матур әкиятләр эзләп
Яши мескен адәм баласы.

Менә, шулай, үзебезне алдап
Һәр кичебез, һәрбер иртәбез,
Алтын гасырыбыз кайтыр, диеп
Өмет баглап гомер итәбез.

Чорлар узар... Утызынчы гасыр
Улларының татар сыманы,
«Алтын гасырыбыз булган,» – диеп
Телгә алыр безнең заманны. 
(«Золотой век» – красивая сказка. Может, и наше время потом так назовут)


УЛЫМА

Мин дә, әти, синең эздән барам...
Рафис Корбан
Байлыгым юк – юлым кала сиңа,
Юлым кала сиңа бары тик.
Чытырманлы булды минем юлым.
Мин туктадым, ә син ары кит.

Бел син, улым: мин бит язмыш каккан-
Суккан юлларында тормышның,
Канга баткан авыз-борынымны
Учлап, елмаерга тырыштым.

Син дә елмай. Үз юлыңа ялгап
Җибәр минем юлның тәмамын.
Байлыгым юк – юлым кала сиңа.
Синең юлың – минем дәвамым.
(Сыну: я небогат. Моё богатство – мой путь. Оставляю его тебе)


ДОШМАНЫМА РӘХМӘТ ӘЙТӘМ

Ниятләрен яшермичә,
Янап торды дошманым;
Ә дустымның ялганыннан
Чак упкынга очмадым.

Ялгышыма дәшми, дустым
Күпме зыян эшләде!
Ә дошманым бер хатамны
Кичермәде – тешләде.

Рәхмәт инде дошманыма:
Бирде генә кирәкне!
Кырыс мөгаллимдәй, мине
Ялгышмаска өйрәтте.

Дошманыма куям һәйкәл:
Калкып торсын югары.
Дошманыма рәхмәт әйтәм,
Ә дустыма – юк әле...
(Спасибо врагу за правду. От сладкой лжи друга я чуть не погиб)


ЮЛ ЭКСПРОМТЫ

Тиң бар микән җирдә миңа – 
Шыр тилегә, юләргә?
Эшләремне эткә ташлап,
Киттем сине үбәргә.

Мәми авыз түгел бит мин
Тик ятып яшь түгәргә:
Чакрымнарны адым итеп,
Барам сине үбәргә.

Ялкынсынган йөрәгемне
Тыеп торыйм ниләргә?
Ерак юлны якын итеп,
Килдем сине үбәргә.

Каршы ал!
(За тридевять земель приехал, чтобы тебя поцеловать. Встречай)


ХАТЫННАР

Хатыннарның холыклары бүтән,
Охшамаган безгә һич. Алар
Мәсхәрәдән, хурлык, изелүдән
Бәхет табып яши алалар.

Бичаралар, димим, - киресенчә,
Монда илаһи бер акыл бар:
Ирләр түзми гүргә кергәндә дә,
Чыдап, яши бирә хатыннар.

Дөнья кыйммәтләре арасында
Яшәү – алар өчен бердәнбер;
Бәлки шушы сыйфат аркасында
Җирдә тормыш дәвам итәдер...
(Женщины особый народ. Умеют выживать. Потому и мироздание цело)


СӨЕМБИКӘ

Бал-май нигә? Журнал килеп торса, 
Ипи белән суга мин риза.
Кече яшьтән мине сихерләде
«Сөембикә» дигән могҗиза.

Чуалышлар килгәч, авыр елда, 
Булмаганда җанда һич тәртип,
Безне: халкың белән горурлан, дип
«Сөембикә» торды искәртеп.

Бер карасаң, янәшәбездәге
Ямьне ачып тора ул бары...
Татарларны матурлыкка өндәп
Яши «Сөембикә» журналы.
(Это своеобразная ода женскому журналу «Сююмбике»)


ТРОИЦК КАЛАСЫ

Уй ярында таң шәүләсе уйный,
Таң сәламли Уел буйларын...
Шул таңнарда ерак гасырларга,
Тарихларга оча уйларым.
Тәңрем ихтыяры белән, ахры, – 
Шәһәребез шулай урнашкан:
Мәчетләргә төшә тәүге нурлар
Алсуланып чыккан кояштан.
Сокландырып бу җиһанның
Фәкыйрен дә, баен да,
Таң нурлары җем-җем итә
Мәчетләрнең аенда.
Таңнар ата, мөэминнәрне өндәп
Тәңребездән иңгән бәхеткә:
Татар тыкрыгыннан, әкбәр әйтеп,
Мөселманнар бара гаеткә.
Чиратлашып мәңге алмашына
Кышкы көртләр, җәйге чәчәкләр.
Изгеләрнең кабер ташларында
Балкып, сүнә соңгы шәфәкъләр.
Сокландырып бу җиһанның
Фәкыйрен дә, баен да,
Таң нурлары җем-җем итә
Мәчетләрнең аенда.
Кичке шәфәкъ яулый Уй буйларын,
Моңсулата Уел суларын.
Хак Тәгалә үзе яктыртадыр
Халкыбызның язмыш юлларын:
Изгелеккә Раббем соклана күк,
Гөнаһларга гүя көрсенә, -
Көн башлана Татар тыкрыгыннан,
Татар зиратында көн сүнә...
Сокландырып бу җиһанның
Фәкыйрен дә, баен да,
Таң нурлары җем-җем итә
Мәчетләрнең аенда.
(Песня о Троицке и троицких татарах)


АК ТӨЙМӘ

Килде көннәр: махра борып,
Көйрәтеп алыйм, димә...
Ярамый, дип тыеп ята
Тел астында ак төймә.

Дулкынланма, дип кисәтә,
Чәкүшкәгә дә тимә:
Әй сукрана, әй тиргәнә
Тел астында ак төймә!

...Кинәт күземә чалынды 
Гөлсу, Гайшә, Хәтимә:
Сикереп, җиргә тәгәрәде
Тел астыннан ак төймә.

Юк, төймә дә кирәк түгел,
Дәрман да бар канымда,
Алсу, Ләйлә, Рәшидәләр
Яннарымда барында!
(К чёрту белую таблетку под языком, когда вокруг одни красавицы)


АҢЛАШУ

Үткәндәге гөнаһларны санап
Битәрләшмик әле һәр эштә.
Син дә, бәгърем, изгеләрдән түгел,
Мин үзем дә түгел фәрештә.

Хисләрнең дә кадерен белү кирәк:
Тирә-якта – рухи сукбайлык.
Назга кытлык арткан бу заманда
Сөешү ул – үзе бер байлык.
(И ты не святая, и я не ангел: простим друг друга и помиримся)


ТОЗСЫЗ ШИГЫРЬ

Язгы иртә. Шигырь укыйм. Тозсыз.
Каным өши һәрбер җөмләдән.
Укып кара, дип үтенгән иде
Мин шагыйрь, дип йөргән бер адәм.

Соры гыйбарәләр. Ни яз исе,
Ни карасы җирнең, ни агы.
...Ә бакчада гүзәл газәл булып
Балкып тора шомырт куагы.
(Какая весна, черёмуха цветёт, а я вынужден читать твои бесвкусные стишки)


БЕРДӘМЛЕК

Ничек ныгысын иттифак – 
Хет өзгәлән, хет сикер:
Бердәм карар кылыйк, дисәк,
Ике татар – биш фикер.
(Какое тут единство, когда два татарина – пять мнений)


ТРАДИЦИЯ

Нинди асыл егетләрнең
Башкайларын ашыйбыз:
Гүргә төртеп керткәч кенә
Күккә чөя башлыйбыз.
(Шельмуем, шельмуем, а как загоним в гроб – боготворим)


ТАРИХ

Нинди көчләр сайлый икән
Каһарманның варисын?
Шаһгалиләр язмый микән
Колшәрифләр тарихын?
(История: не предатели ли пишут историю героев?)


ТАТАР МӨГАЛЛИМӘСЕ

Мөгаллимнәр арасында
Ир-ат кими – нишлисең!
Заманыбыз шундыйдыр, дип,
Әллә ни китми исем.

Тәрбия – мөселманлыкның
Иң мөһим тәгълиматы.
Шул тәгълимат үзәгендә - 
Татар мөгаллимәсе.

Бу эштә юк бәйрәм көне,
Якшәмбесе, шимбәсе.
Шушы йөкне тартып бара
Татар мөгаллимәсе.

Кайда мәктәп балалары,
Кайда үз гаиләсе?
Барысын да тигез күрә
Татар мөгаллимәсе.

Кичен дәфтәр тикшерәсе,
Көндез дәрес бирәсе...
Көн дә эштә, кич тә эштә
Татар мөгаллимәсе.

Тик барыбер – чибәрләрнең
Чибәре: күз тимәсен;
Йолдызлардан өстен күрәм
Татар мөгаллимәсен.

Гөлчирәсе, Луизасы,
Алсуы, Саниясе...
Нур сибеп яшә, акыллым,
Татар мөгаллимәсе!
(Это ода татарской учительнице)


БҮГЕНГЕ ХАЛӘТЕМ

Киләчәккә очмый хыялларым,
Үткәннәрдә хәтер казына;
Җырларым да – хисләр кайнап түгел,
Уйлар туып кына языла.

Әллә көзге кырау, әллә инде
Йөрәк төбендәге юшкынмы,
Әллә хыялларым җимерелү – 
Сүрелдерде шигъри утымны.

Яңарышлар булып язлар килгәч,
Бер кабынып, мин дә дөрләдем,
Ләкин бергә янып йөргәннәрнең
Тиздән сүреләсен белмәдем.

Милләт өчен нинди көрәш барды! – 
Алкышлардай иде гасырлар.
...Түләсәгез, көрәшәм, дип, бүген
Сатулаша кайбер «батырлар».

Максат – баю... Алар өчен юктыр
Кылган эшнең агы-карасы.
Шаккатам мин: алар да бит татар,
Алар да бит ана баласы!

Әй татарым, шуны аңла: синең
Бер Ходайдан башка юк хуҗаң.
Ни кызганыч: тарих күрсәткәнчә,
Һәр халыкта була сатлыкҗан.

Тик бит әле шул маңкортлар гына
Тәшкил итми татар галәмен,
Без дә исән әле! Шыт, хыялым!
Оч, фикерем! Уйна, каләмем! 
(Не всё в гармонии в мире. Но есть желание творить, есть мой народ. Будем жить)


шигырьләр)

ТАТАР

Бар татарның Минтимере, Җәлиле,
Бар аның – ни аяныч – Шаһгалие.

Татарларны зур иткән дә - татар ул,
Татарларны хур иткән дә - татар ул.
(И возвышают татар сами татары, и принижают – они же)


АДӘМ БАЛАСЫ

Хак Тәгалә ихтыяры аша
Килде җиргә адәм баласы.
Тәкъдир кушуынча гына туды
Һәр адымы, һәрбер карашы;
Бирде Ходай аңа өмет, сәләт,
Язмышында якты мәнле эз;
Канлы сугышлардан үткәрсә дә,
Исән итте аны Тәңребез.
Илаһыбыз юмарт булгач, адәм
Хезмәтендә үсте югары;
Бәхет эчеп узды гомер юлын,
Имин булды картлык еллары.
Хәзер инде аңа, шөкер итеп,
Оҗмахларга китеп барасы...
...Соңгы сүзен, ләкин: «Алла юк,» – дип
Йомгаклады Адәм баласы.
(Волей Господа прошёл Человек свой путь. А умирая, сказал: «Бога нет»)


ТАТАРЧА

Рәхәтләнә җаным-тәнем,
«Әллүки»не көйләсәм.
Мин татарча, саф татарча
Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм.

Дөнья белән мин татарча
Багълашам һәм аңлашам;
Төрки туганнар булыша,
Әгәр аңлый алмасам.

«Кирәкми,» – дип йөз чөергән – 
Ул бит бары хөрәсән.
Ә мин исә - чын татарча
Укыйм, язам, сөйләшәм.

Бар Чиләбе, бар Әстерхан,
Иң яктысы бар – Казан.
Мин Казанча, саф татарча
Сөйләшәм, укыйм, язам!
(Я знаю свой родной язык, и горжусь этим)


ТҮРӘЛӘР ӨЧЕН БОРЧЫЛУ

Тәхеттәге түрәләрне мактап,
Бик шауламыйк әле, җәмәгать!
Эшмени бу: киткәннәргә - ләгънәт,
Исәннәрдән, имеш, канәгать.
Алар да бит адәм: күп мактасаң,
Дәүләт кайгыларын ташлыйлар;
Әллә чынлап даһи микән мин, дип,
Көзгеләргә карый башлыйлар.
(Үзебезнең дә бит – юмалаудан
Аңыбызны били ялчылык.)
Эшләсеннәр алар, түрәләрне
Мәдхияләр белән борчымыйк!
(Не мешайте чиновникам хвалой и лестью. А то возомнят себя гениями)


МӨСЕЛМАНЛЫК

Мөселманлык – миһербанлык дине,
Яшәү нуры, иҗат диңгезе:
Гыйлем, сафлык һәм мәхәббәт аша 
Яратылган безнең дин йөзе.

Кеше җанын кыеп, чын мөселман
Ничек инде булсын канәгать!
...Сабыйларга кул күтәргән иблис – 
Ул безнеке түгел, җәмәгать.

Мондый явызлыкны-вәхшилекне
Кыла алмас безнең иблис тә.
...Урта гасыр тәре сугышлары
Ирексездән килә ник искә?

Гакыл, өмет һәм изгелек аша
Яратылган безнең дин йөзе.
Мөселманлык – шәфкатьлелек дине,
Бәхет нуры, илһам диңгезе.
(Мусульманство – вера милосердия. Истинный мусульманин не способен на зло)


КЫРЫС ТҮРӘГӘ

Мин гаярь, дип шашма, җаным,
Түрә бит ул – пружинаның
Бер очын тоткан кеше.
Ә пружина – хәтәр чара:
Кыскан саен, арта бара
Кайтарып бәрү көче.
(Чем сильнее сжимаешь пружину, тем она опаснее. Не стремись быть крутым)


ҮЛЕП КАРА

Кадеремне белмиләр, дип,
Бичара, яшь коясың;
Үлсәм, үкенерсез әле,
Дип тә янап куясың.

Ләкин үләр алдыннан син
Бер утырып уйлап бак:
Бәхилләшкән мәлдә, әйе,
Шаулап алыр тирә-як, - 

Исемеңне тәмләп чәйнәр
Гайбәткә сусаганнар,
Урам тутырып җыелыр
Күрше-күлән, туганнар;

Талант иде, дип, ике юл
Шигыреңне отырлар,
Бер үкереп еларлар да,
Җирләгәч, онытырлар.

Китсәң, исемең югала,
Калсаң – иҗатың бара.
Ышанмыйсыңмени миңа?
Алайса үлеп кара.
(«Умру – будете вспоминать». Не вспомнят. Лучше живи)


СУКРАНАМ

Бер мизгелдәй выжлап узды яшьлек.
Уйлап баксаң, ни ул? Яз гына.
Шул яздан соң күпме вакыт үтте?
Күп түгел дә кебек: аз гына.

Нинди гайрәт иде йөрәкләрдә!
Хыялларга дөнья тар иде.
Ни теләсәм шуны эшли алам,
Дип ышанган көннәр бар иде.

Кырык төштәй кырык апрель узган!
Кайда тормышымның җиңеше?
Тәвәккәлләп, эшкә бер тотынсам,
Әвеш-төвеш чыга җимеше.

Әле ярый - әгәр башлап булса!
Башлап булмый, шайтан алгыры...
...Тәрәзәмдә - тәүлек буе үкси
Соңгы көзнең соры яңгыры.
(Кажется, что только вчера была весна. Уже осень)


ЯЛА

Әллә аңлап, әллә аңламыйча 
Килеп чыга микән бу хәлләр?
«Ислам» сүзе белән «террор» сүзен
Бергә бутап сөйли «хәбәрләр».

Борчылуым үзем өчен түгел,
Хет ярыгыз мине, кисегез, - 
Без күп шаукым аша узган буын,
Ялганнарга китми исебез.

Чыныктырып, ныгыттылар гына
Безнең динне партия, сәвит;
Ләкин, әнә, яшүсмерләребез
Шул коткыны тыңлап үсә бит.

Яшьтән яла тыңлап, телләреннән,
Диннәреннән бизә үсмерләр.
...Тәре походлары дәвам итә.
Яшь буынны кыра сөңгеләр...
(Горько, что «ислам» произносят рядом со словом «террор»)


АКЫЛ САТАМ

Көз аенда, ягъни аеруча
Ашкынганда йөрәк яшәргә,
Язларымны искә төшерәм дә,
Эндәшәсем килә яшьләргә:
Форсат тигән саен елмаегыз,
Көлә алган чакта – көлегез!
Тормыш язларының, җәйләренең,
Яшь вакытның кадерен белегез!
(Обращаюсь к молодым: дорожите своими вёснами и летами)


САНИЯГӘ

Без атлыйбыз. Безнең адымнарны
Язмыш ничек җитез саный, ә?
Кеше гомеренең уртасына
Без дә килеп җиттек, Сания!
Татарларны татар итик, диеп
Башланылган иде бу барыш;
Җиңелләрдән булып чыкмады шул
Без тотынган милли яңарыш.
Тик, үзгәртеп кора алмасак та
Хыялланган кадәр дөньяны,
Татарлыкка баегандай булды
Урал тауларының көньягы.
Холкың күркәм, үтсәң дә син шактый
Чытырманлы тормыш аркылы.
Син – иҗади дәртле һәм сәләтле,
Итагатьле татар хатыны.
Горур яшә җирдә! Дусларың күп,
Ниятең пакъ, юлың ак синең.
Миңа да бит куәт биреп тора
Синең көчең, синең тәэсирең.
Без атлыйбыз әле. Көрәшәбез.
Без һаман да әле яшь, дибез.
Киләчәкне уйлап, хыялланып,
Әй, яшибез әле, яшибез!
(Обращение к подруге по общественным делам: мы ещё в строю)


ЭЗЛИМ...

Илһам тумый. Әллә нәрсә кирәк.
Һәр күргәнен язмый каләмнәр.
Җирдә вакыйгалар тулып ята,
Ә мин сюжет эзлим Галәмнән.

Язар азык эзлим. Янәшәмнең
Күрә белмим агын-карасын.
Төнге күкне болыт капласа да,
Йолдызларга оча карашым.
(Столько событий на Земле, а я ищу сюжеты во Вселенной)


ДӨНЬЯ

Очраштырды очраклылык.
«Утырып кит кунак булып!»
«Юк, вакытның тыгыз мәле,
Соңра сөйләшербез әле...»

«Ашыгасың?» – «Ашыгамын.»
«Кайчан күрешербез тагын?»
«Булмый калмас ял көннәре,
Салмак чорлар килер әле...»

Өлгермәдек. Соңгы сукмак.
Ап-ак кәфен. Кара туфрак.
Минем чират. Көт син, яме:
Ипләп сөйләшербез әле...
(Не встречаемся: успеется! Не успели: белый саван, чёрная тропа)


ТАТАР ҖЫРЫ ФЕСТИВАЛЕ

Куркытмады безне бураннар да,
Наданнардан яуган каһәр дә - 
Өч көн шаулап торды татар җыры
Урыс кайнап торган шәһәрдә.
Йөрәгемне назлый даһи моңнар,
Ә уйларым зарлы һәм ачы:
Бер егерме елдан татар җырын
Табылырмы монда җырлаучы?
(Поём родные песни...После нас будут ли их петь?)


ГАРЬЛӘНӘМ

Тукай китапларын эзләп чыккан
Казан урамында ни табар?
Пычагым да тапмас, әмма монда
Адым саен сыра саталар.

«Казан утлары», - дип өметләнсәң,
Йөрәгеңне ачы зар талар:
«Утлар» да юк, «Җомга» да юк, ләкин
Почмак саен сыра саталар.

Оныкларга җәза булып калкыр
Безнең бүген кылган хаталар.
Шигырь сүзе кебек чибәр кызлар
Кызып-кызып сыра саталар.
(Ищу книги Тукая на улицах Казани: пива полно, а книг нет)


ШИГЪРИЯТНЕҢ ИҢ ЗУРЫ

Сабыйлар өчен язуы – 
Шигъриятнең иң дә зуры.
Балаларга язар өчен
Бирү кирәк бөтен көчең,
Бик тә олы булу кирәк
Һәм җитлеккән булу кирәк.
Андый олуг затлар сирәк.
(Трудно писать для детей. Стихи для детей – самая великая поэзия)


МӘМДӘЛ – ИСТАМБУЛ 

Дөньяларны гизеп кайта халык.
Мин дә уйлап куйдым бер мәлдә:
Истамбулда әле булганым юк,
Гомеркәем узды Мәмдәлдә.

Хәер, уфтанмыйм да, үкенмим дә:
Безнең авыл аннан ким мәллә?
Истамбулдан да бит беркемнең дә
Булганы юк әле Мәмдәлдә...
(Я не бывал в Стамбуле. Ну и что, из Стамбула тоже в моей деревне никто не был)


ТАРИХ

Бүген, имин һәм болытсыз туып
Торган чорда һәрбер иртәбез,
Без, тарихны китаплардан укып,
Ничек җиңел фикер йөртәбез:

Имеш, борынгылар җәфаланган
Узмыш таба алмый язмыштан;
Хакимнәр дә камил булмаганнар:
Тегесе юньсез, монысы ялгышкан...

Күрә торып ычкындырылган бит
Теге мөмкинлекләр, бу форсат...
...Чорлар, ханнар, ерак бабаларны
Сүгеп, тәнкыйтьләве – бик ансат.

Ә үзебез? Әнә кайный дөнья!
Уйлап кына кара син бары:
Күпме гөнаһ, күпме ялгышлыклар
Кыла бүгенге көн ханнары!

Болгар. Алтын Урда. Явыз Иван,
Ленин, Гитлер, тагын ары кит – 
Кайтмас булып узып киткән көн дә - 
Ул кичәге бүген бары тик.

Терсәкне дә тешләп була – ләкин
Кабатланмый тарих яңадан;
Болгарларга кайтып булмагандай,
Кайтып булмый узган таңга да.

Шигърият һәм гакыл исән чакта,
Корып егылганчы соңгы гөл,
Бүгенгене камилләргә кирәк,
Бүгенгене... Әле соң түгел!
(Легко осуждаем историю. А самим сегодняшний день совершенствовать недосуг)


ЮЛДА

Т.- гә
Йөрүзәнне узам. Юл кырында
Бар мәһабәт текә бер кыя:
Таш кальгадай үзе, ә башында – 
Наратлардан купшы такыя.

Шул кыяга кемдер әллә гарьдән,
Әллә иләсләнеп шат яздан,
Адәм менәлмәслек биеклектә:
«Бәхетле бул, бәгърем,» – дип язган.

Шушы җөмлә актарыплар ташлый
Һәр юлчының фикер-хисләрен.
Минем дә шул – йөрәк сызлап куйды:
«Нишләдең син, бәгърем, нишләдең?..»

Гаеплемен: бәхет бирәлмадым.
Хәзер каршы алам һәр таңны:
«Кичер мине, бәгърем,» – диеп, әмма
Беләм: инде соң һәм караңгы.
(На скале близ Юрюзани, на недосягаемой высоте, надпись: «Будь счастлива, милая!»)


ЯЗАСЫ ИДЕ...

Балалар да үсеп очты юкса...
Ә мин һаман бәргәләнеп яшим,
Гүя диңгездәге йомычка.
Шагыйрь вазифасы – газап икән
Җитмеш борчулы бу тормышта.

Төннәр таңга авышканда гына
Дәфтәрләрем белән очрашам;
Язып, китапларда актарынып,
Әй кинәнәм шунда ичмасам,

Әй куанам – кош тоткандай булам,
Килеп чыкса сүзнең яңасы...
Ләззәтләнеп сүзләр дөньясында,
Язасы да иде, язасы!
(Много суеты, всё труднее уединиться. Эх, писать бы да писать!)


ТОРМЫШ – БЕРӘҮ

Шушы назлы-үтенечле караш
Сезгә генә булсын дисәгез,
Сөйгән ярыгызны һичкайчан да
Ялгызлыкка дучар итмәгез.

Сөю тулып кайнап торсын өчен
Һәр кичегез, һәрбер иртәгез,
Сөйгән ярыгызны беркайчан да
Ялгызлыкка дучар итмәгез!

Көнләшүләр, шикләнүләр төшеп
Болганмасын өчен чишмәгез,
Дөнья куып, сөйгән ярыгызны
Ялгызлыкка дучар итмәгез.

Тормыш – берәү. Бәлки анысын да
Ахыргача үтеп бетмәбез...
Сөеп өлгерегез ярыгызны,
Ялгызлыкка дучар итмәгез!
(Не подвергайте любимых одиночеству, успевайте любить)


МИҢА ҖИТКӘН...

Тынгы белми адәм: арттырмакчы
Ил данын һәм... илдә үз данын:
Бер мактаулы исем алыр өчен
Кемдер сата хәтта вөҗданын.

Ул коткыга гамьсез минем хисем,
Карап торам шуңа гел читтән:
Ирек Нәгыйм улы дигән исем
Бу тормышта миңа бик җиткән.

Миңа җитә, шигъри юлларыма
Төгәл булып күчсә уй очым,
«Мин әйтергә теләгәнне әйткән,» – 
Дип укыса һәрбер укучым...
(Мне ни к чему звания и премии. Достаточно звания: «Ирек, сын Нагима»)


КАЗАНГА КАЙТАМ

Кайтмам, диеп чыгып киткән идем,
Капчыгымны салып җилкәмә...
Тамырларым тартып газаплады:
Мин Казанга кайтам иртәгә.

Минем җырны моннан ишетмидер
Бишбалта да, Яңа Бистә дә.
Бер кычкырып җырлап килим әле:
Мин Казанга кайтам иртәгә.

Бәлки әле минем тавышым да
Моңнар өстәр кичке азанга.
Фани эшләремне эткә ташлап,
Мин иртәгә кайтам Казанга...
(Уезжал, чтобы не вернуться. Ан нет: завтра возвращаюсь в Казань)


БӘҺА

Мин үземне зур зат диеп саный алмыйм,
Үз-үземә бераз көлемсерәп карыйм,
Мәҗлесләрдә савыт тотып сөрән салмыйм;
Түрдән түгел, бусагадан урын сайлыйм.

Юк, юк, - шыңшып, елап, мескенләнеп йөрмим,
Тик, чынлап та, үз бәямне үлчи белмим.
Әгәр халкым күңелендә калса эзем,
Соң булса да, искә алыр милләтем, дим.
(Я не высоко себя ценю. Если чего-то стою – народ мой оценит)


МӘХӘББӘТТӘН СОҢГЫ МӘХӘББӘТ

Р.- гә
Йөрәкләрне телеп улый җилләр:
Җилләрдә дә әллә җан бармы?
Хыялларым, дәртем һәм хисләрем
Чәчем белән бергә чаларды.

Яз кояшы кебек пәйда булдың
Көз җилләре искән юлымда.
Сизми калдым үзем: хәзер инде
Мин сакчың да синең, колың да.

Шатланыйммы, әллә көенимме?
Ләгънәт димме, әллә мең рәхмәт?
...Әҗәлдән соң килгән яшәү кебек – 
Мәхәббәттән соңгы мәхәббәт.

Болытлардан ашып, өр-яңадан...
Күпме түзә алыр бу йөрәк?
...Кирәк түгел, бәгърем, кирәк түгел...
...Юк, кадерлем, кирәк, бик кирәк...
(Любовь после любви – как жизнь после смерти)


КИЧЕР

Җирдә һични кызыктырмый иде,
Сиңа бәйләнеше булмаса.
Үзең, сүзең, рухың – тормышымның
Эчтәлеге булган лабаса.

...Килеп синең белән сөйләшкәндә
Сизмим, җаным, зират салкынын.
Әле дә җылы миңа синең янда.
Рәхмәт, бәгърем. Кичер, алтыным.
(Рядом с тобой мне тепло, даже средь кладбищенского холода)


ТАБИГАТЬ

Болыннарга чыгам яңгырдан соң:
Тәнгә-җанга ләззәт вә сихәт.
Әй, тыңлагыз, кала әсирләре:
Табигатьтә бөтен хакыйкать!

Җәйге алан камиллеккә өнди – 
Читтә торсын үгет-нәсихәт...
Әй, сәяси уйнаш ялчылары,
Табигатьтә бөтен хакыйкать!

Туган халкым! Бәхетемне таптым
Синең белән генә мин фәкать...
Әй, адашып арган йөрәккәем!
Табигатьтә икән хакыйкать!
(Истина в природе! Выйди в летний луг после дождя!)


СИНСЕЗ

Төннәрен уяна идем
Бәхетемнән сискәнеп.
Сизмәгәнмен бит җилләрнең
Кайсы якка искәнен.

Кадерен белмәгәнмен бергә 
Каршылаган таңнарның.
Кояшым булгансың – шуны
Синсез калгач аңладым.

Бары кичке шәфәкъләрдә - 
Әллә хак, әллә хата – 
«Әле очрашырбыз,»- дигән
Сәер фикер юата.
(Ночами просыпался рядом с тобой от избытка счастья. Не дорожил)


СИН ЕРАКТА ЧАКТА


Син янымда икән – кайгылар да,
Гөнаһлар да чыга исемнән;
Син еракта чакта газапланам
Әллә нинди гаеп хисеннән.

Үпкәләтмәдемме, дигән уем
Көн дә, төн дә бирми һич тынгы:
Очрашканда – булмадыммы икән
Артык салкын, артык басынкы?

Ялгызлыгым – мәрхәмәтсез җәза:
Болай җәфалану – нәкъ тәмуг...
...Китим әле, барыйм синең янга:
Юкка уфтанудан мәгънә юк...
(Что толку жаловаться на разлуку! Лучше брошу всё и поеду к тебе)


ШИГЫРЬ ЯЗАМ

Шигыремне камил итәр өчен
Бер сүз җитми, - җигеп бөтен көчем, 
Барлык белемемне күзаллыйм.
Бер төгәл сүз кирәк: табигатьтә
Бар ул, беләм,- ләкин табалмыйм.

Менә, таптым, диеп, куеп карыйм
Шигьри юлга – моңы бозыла.
Ә йөрәктә -язылмаган җырлар
Кайнап, ярдан ашып, узына:

Сүзгә сусап, яралырга тора 
Касыйдәләр, газәл, мөнәҗәт...
Бердәнбер сүз... төннәр буе эзлим...
Нинди авыр газап...
Ни ләззәт!..
(Пишу стихи, ищу нужное одно-единственное слово. Мучительное блаженство!)


КӨЗ

Тәрәзәмдә - тыныч, кояшлы көз.
Бакчаларда кызгылт сарылык.
Өрәңгеләр, моңсу көлемсерәп,
«Арыдык шул,- диләр,- арыдык».

Шау чәчәкле болыннарда шашып,
Дөрләп өлгермәдек тә ич, әй!
Яшен кебек яшьнәп китеп барды
Салкын айлар буе көткән җәй.

Көз дә матур, ләкин җәйге ямьгә
Охшамаган инде ул бер дә.
Һәр фасылның үз шатлыгы була,
Хәсрәт кенә уртак гомергә.
(Осень. Каждое время года по-своему красиво. Только печаль везде одинаково печальна)


ГОМЕР

Бер мәгънәсез узып китте гомер.
Шуны гына җирдә аңладым:
Шушы тормышымда беркемне дә
Мин бәхетле итә алмадым.

Син чакырдың, ә мин атлый тордым
Белмичә дә кая барасын;
Юньсез тормышымның юл чатында
Басып калды нәүмиз карашың.

Үз-үземә кайчак: «Чакыр, - димен,-
Каерылып кына кара да...»
...Көзләр-кышлар ята араларда,
Айлар-еллар ята арада...
(Когда-то ты позвала, я не отозвался. Теперь хочу крикнуть: позови! Поздно.)


КИТТЕҢ

Чыгып киттең. Көз. Караңгы.
Гарьлек. Иртәнге алты.
Тышта суык. Эчтә бушлык.
Киттең. Ачкычың калды.

Авыр сүзләр. Киттең. Суык.
Йөрәк зардан ял сорый.
Көз. Таң алды. Ай яктысы.
Киттең. Ачкыч ялтырый.
(Ушла. Ночь. Оставила ключ. Пустоту. Холод. Ключ блестит под луной.)


КИНӘТ

Чынлап тамы әллә, чынлап тамы
Җилгә очкан – үпкән-кочканнар?
Ун ел буе сөеп-сөештек тә,
Кинәт кенә булдык – дошманнар.

Юкка булганмени синең белән
Зәңгәр киңлекләрдә очканым?
Мин сиңа ни – белмим, ә син минем
Иң кадерле газиз «дошманым».
(Любовь была – нужнее жизни. Теперь враги. Самый дорогой враг)


МАКСАТ

Хак Тәгалә җиргә ник яраткан
Ирек дигән фәкыйрь бер затын?
Серле, табышмаклы бу дөньяда
Нигә яшим, нидә максатым?

Бәхет өчен, дисәм, ни ул – бәхет?
Ул – бары тик татлы буш хыял.
Бәхет эзләп йөреп, тормышыңны
Сизми калуың да ихтимал.

Олыгаеп беттем. Җавап килде.
Хафаланмыйм хәзер мин бер дә:
Гомеремнең төп максаты – яшәү.
Яшәү өчен яшим мин җирдә.
(Зачем живу на Земле, в чём моя цель? Пожалуй, живу, чтобы жить.)


БУРЫЧЛАР

Кинә саклап китмим мин тормыштан:
Һичберегезнең дә, и дуслар,
Бурычы юк миңа. Үземнең дә
Кайтарылган бөтен бурычлар.

Хәер...Бәгърем, язмышымда сине
Биргән өчен шөкер Тәңремә.
Бурычлымын сиңа. Ул бурычым
Кайтарырлык түгел мәңге дә.
(Я никому не должен. Впрочем, должник перед тобой. Век не выплатить.)


ГАИЛӘБЕЗ

Сабый елларымның иң зур яме –
Ишле гаиләбез.
Ике абый, өч апам һәм сеңлем –
Изге даирәбез.

Шунда минем әхлак нигезем һәм
Хезмәт башлангычым,
Шуңа җиңеп барам яшәешнең
Хәсрәт вә сагышын.

Әти киңәшләре, әни назы –
Мәңге кипмәс чишмә.
Барыбызны җыйган аш-табыннар
Әле дә керә төшкә.

Җидебезнең дә шул иң кадерле
Уртак хатирәбез –
Көр холыклы, тату, мәхәббәтле
Эшчән гаиләбез.
(Помню детство: папа, мама, два брата, четыре сестры – наша дружная семья)


АЛАР ҺӘМ БЕЗ

Борынзаман шагыйрьләре, имеш,
Нинди даһи, нинди асыллар;
Римлыларны гына укып кара:
Горацийлар, Тибулл, Катуллар...

Ләкин шанлы исемнәрне ятлап,
Шаккатма син ятка, якташым:
Бездә Горацийлар булмагандай,
Римның да бит юктыр Такташы...
(Великие римские поэты. Но, как у нас нет Горация, так и у них не было Такташа)


КЕМГӘ ХАТ ЯЗЫЙМ?

Чиктән ашты вакыт тизләнеше:
Иртән – бәби туе, кич – ясин...
Уй-хисләрем кайный. Кемгә сөйлим,
Бер утырып кемгә хат языйм?

Телсез дөнья! Тамга, ымнар чоры.
Яхшымы бу, белмим, яманмы?
Кире кайтмас шигъри дәвер булып
Артта калган хатлар заманы.

Әңгәмәдәш тапмаганнан шашып
(Кем елмаер безгә, кем елар?),
Йөрәгемне талый, эчтән ашый
Ялкынсынган фикер-тойгылар.

Дуслар, дисәм, - ниятләре фани 
Ихтыяҗлар белән чикләнгән;
Һәрберсенең йөзе битараф та,
Һәммәсенең җаны бикләнгән.

...Гыйнвар көртләрендә әллә кояш,
Әллә узган гасыр чагыла?
...Кышкы төннәр буе хатлар язам
Мин үземнең малай чагыма.
(Исчезло искусство писать письма. Я ночами пишу письмо в своё детство)


БАЙЛЫК ҺӘМ БӘХЕТ


Үзе баеп киткәч, дустым
Дәште мине кунакка.
«Шулмы бәхтең?» – дип сорадым,
Кергәч затлы пулатка.
Күзгә туры бакмый гына
Бирде дустым җавабын:
«Әле тагын «лексус»ым бар,
«Мерседес»ым, «сааб»ым...»
Ә мин кабат сорыйм, карап
Оҗмахка тиң табынга:
«Ирештеңме бәхетеңә?
Җиттеңме морадыңа?»
Аның исә – тавышында
Әллә үпкә, әллә зар:
«Бер йорт салдым Майамида,
Парижда да виллам бар...»
...Үзе шунда бозау хәтле
Этен сөя: «Кечкенәм...»
Мин һаман бәхет хакында
Төпченәм дә төпченәм.
Минем мондый үҗәтлектән
Булгач тәмам да гарык,
Үксеп елап җибәрде ул,
Күкрәгемә капланып...
(«Ты счастлив?» «Я богат!» Потом он зарыдал, припав к моей груди) 


ӨЕБЕЗДӘ

Тәрәзәдән керә урам шавы:
Анда низаг, анда талашу...
Өебездә исә - җылы, бәгърем,
Язгы судай бездә хис ташу.
Булды көннәр – без дә ул шаукымнан,
Ул шашудан читтә калмадык;
Кайнар нотык сөйләп, үзебез дә
Аңламаган бәхет дауладык.
Әйтер сүзне әйттек. Кил яныма.
Безнең өйдә - бүтән замана.
Тәрәзәдән шау-шу керә дисең?
Алар милек бүлә. Карама.
(В доме нашем тепло и тихо. На улице ссоры. Не смотри туда. Они делят богатство)


КЕМ ГАЕПЛЕ?

Русьны харап иткән гаеплене
Тарихлардан эзләп табалар:
Патшаларны, сәвитләрне сүгеп,
Татарны да искә алалар.
Эзлисе юк, моны аңлар өчен 
Кирәк түгел кебек зур акыл:
Илне бәреп еккан ул залимнең,
Ул иблиснең аты – Аракы.
Килер бер көн (ялгышасым килә,
Мин танырга әзер хатамны) -
Чираттагы бер макмырдан айнып,
Табалмабыз җирдә ватанны...
(Ищут злодея, погубившего Русь. Он известен давно: это водка)


КӨЗГЕ ЭТЮД

Көз кояшы ялый күкрәгемне.
Җәйне инде бары сагынмы?
Вәгъдәләр дә бетте, дәгъвалар да...
Үзем исә – чал һәм ягымлы.
Эңгер төште кебек: көнкүрешнең
Әллә кая качты ямь-рәте;
Хатирәләр арта барган саен
Кими хыяллану ләззәте.
Кичәге көн – ачык китап булса,
Бүгенгене читен аңлавы.
Сөю кояшлары баеп бара,
Атып килә хәсрәт таңнары.
...Тик бер татар кызы узган мәлдә - 
Кара әле, нинди маладис – 
Томырылып карап калам ич...
Йөрәгемне талпындырып ала
Онытыла язган наян хис.
(Осень. Уныние. Печаль. Но мимо прошла красивая татарочка – осень нипочём!)


ТОРМЫШ ЯМЕ

Сату-алу, исәп-хисап,
Дан, хакимлек, мал-милек...
Син яшисең, бу дөньяга
Мәңгегә килгән кебек.
«Яшәү мәгънәсе шул», — диеп
Юатасың үзеңне.
Әмма, дускай, киңрәк итеп
Ачып кара күзеңне:
Гомер кыска, дөнья фани,
Егыла гөлләр, сулып.
Тормыш узар, тәннәр тузар,
Мөлкәт очар көл булып.
Фәлән елдан онытылыр
Эшең, даның, кадерең,
Фәлән елдан тигезләнеп,
Юкка чыгар каберең.
Минем исә – мәхәббәт hәм
Сафлык – җаным кәгъбәсе:
Шунда гына тормыш яме,
Шунда гына мәгънәсе.
(Что главное в жизни? Богатство? Власть? Нет. Любовь и честь!)


ИКЕ АВАЗ

Истә генә калды кояшлы яз,
Һаваларда – кошлар кыйгачы.
...Без аерым чакта –
ике ялгыз аваз,
Бергә чакта – моңлы көй башы.
(Мы порознь – два одиноких голоса, вмесие – начало красивой песни)


ШАГЫЙРЬЛӘР ҺӘМ ТYРӘЛӘР

Кемнәр генә менми тәхетләргә!
Тик, булса да заман бик мастер,
Шагыйрьләрне түрә итеп була,
Түрәләрдән шагыйрь чыкмастыр
(Поэт может стать чиновником, чиновник поэтом – никогда).


ЯЗ ҺӘМ КӨЗ

Киләчәкнең шатлык-хәсрәтләре
Якты хыялымда язылган.
Якынлашып килгән көзем миңа
Кадерлерәк узган язымнан.
(Моя грядущая осень мне дороже ушедшей весны)


САЛИСӘ ГӘРӘЕВАГА

Монда шыткан милли эшләр –
Аның изге эше ул.
Һәр татарга: «Син татар!» –дип 
Тукып торган кеше ул. 
Хәзер исә – сирәк кенә
Килеп тора хатлары.
...Ул – Уралның Казандагы
Иң мактаулы татары.
(Эпиграмма челябинской поэтессе, живущей ныне в Казани)

Ф.-га
Әй җырлыйсың — тыпырдап та,
Җиңнәреңне болгап та:
Әйтерсең лә гашыйк үзең
Гармунчыга чынлап та.
Ник инженер булып йөрим,
Ник гармунчы түгел мин?
Яннарыңда уйнар идем
Сәхнәләрдә бүген, дим.
Дикъкатеңне тик үземә
Итәр идем мин җәлеп...
Ник заводта эшләп йөрим
Еллар буе этләнеп?
(Эпиграмма певице)

ШӨБҺӘ
«Нидә максат?» — диеп сораштырып
Байтак гиздем дөнья сәхнәсен;
Таушалып та, картаеп та беттем.
Эзли-эзли тормыш мәгънәсен.

Хәзер инде, еллар үткән саен,
Ныграк баса шөбhә күңелне:
Мәгънә эзләп,
җирдә рәхәтләнеп
Яши алмый калам түгелме?
(Ища смысл в жизни, я и пожить-то как следует не успею)


НИЛ МИНӘҖЕВКӘ

Миәслeргә төшәбез дә, Таганайга менәбез:
Юл күрсәтеп балкып тора моң йолдызы – Минәҗев.
Yкси-үкси елыйбыз да, эчләр катып көләбез:
Елата да, җырлата да җыр чишмәсе – Минәҗев.
Җаннар сусап тилмергәндә Нил янына киләбез:
Сусаганда ләззәт бирә моң чишмәсе – Минәҗев.
(Эпиграмма челябинскому татарскому композитору)

YКЕНЕЧ

Сәхнәләрдә күреп сокландым да,
Шигырь яздым сиңа багышлап.
Җырың, үзең – шундый нәфис иде!
Ә күңелең иде – табышмак.
.
Танышырга насыйп икән: беркөн
Туры килдек бергә мәҗлестә.
Хәмер чишкән затсыз телең мине
Батыргандай булды нәҗескә.

Колакларым әүвәл үрә торды,
Соңрак кызарышып шиңделәр...
Бу убырны фәрештәгә тиңләп
Иләсләнгeн элек мин юләр!

Кайда мине гашыйк иткән чибәр?
Гарьләнүем булды – түз генә!
Теге шигърем өчен (кем алдында?)
Әй оят та инде үземә...
(Злая эпиграмма певице, которая на банкете после концерта пила и выражалась)


ИКӘҮ

(хикәя)

— Әни, әни дим... Миңа чәчүргечнең агын ал әле ...

— Ак тасма кер күтәрми, тиз карала ...

— Мин аны каралтмам, әни ...

— И-и-и, беләм инде сине, хәзер пычратасың.

— Каралса — үзем юармын! Мин зур бит инде ...

— Ай аллам, аптыраттың ла ...

— Әни, мин акны яратам!

Ул ак төскә гашыйк иде шул. Нәни толымнарын балкыткан шул ак тасмалар аңа күпме шатлык китерде. Арткы партадагы Нияз чәчүргеченнән тартып ни шаярса да, Әлфия аңа ачулана алмады. Гел ап-ак күлмәктән йөргән малайга ничек ачуланасың ди. Ул да, нәкъ Әлфия кебек, ак төсне яратадыр кебек тоелды шул.

Җәен кыз яшел болындагы ак күбәләккә әйләнде. Ак җирлектәге вак чәчәкле күлмәге аңа бик тә килешә иде. Болын буйлап сибелгән ак ромашкаларны җыю нинди күңелле! Соңрак әнисе ак түфлиләр дә алды.

... Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Бишәү, алтау, ярата ...

Үзе мине ярата да

Юри генә шаярта ...

Бик матур итеп җырлый иде шул Әлфия. Мәктәптәге бер концерт-тамаша да аннан башка үтмәде. Ак күбәләктәй бу кызчыкны авыл сәхнәсеннән төшерми алкышладылар. Күпләрне саташтырган артист булу хыялы Әлфиягә дә йокты. Ул күзләрен йома да хыялга бирелә ...

... Әнә ул сәхнәдә, имеш. Ап-ак ефәк күлмәге сылу гәүдәсенә ничек килешә! Биек үкчәле ак түфлиләре әкияттәге патша кызларыныкы диярсең. Ә тавышы... Залда утырган берәүнең дә мондый бәрхет тавышны ишеткәне юктыр, мөгаен. Аны алкышлыйлар... Әлфия ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая башын ия... Алкышлар, алкышлар ...

Кызганыч, болар барысы да хыялда гына калды. Консерватория кебек уку йортына музыка мәктәбендә укыганнар гына кабул ителүен Әлфия бик соң гына белде. Авылда туып үсүенә беренче һәм соңгы тапкыр шул чакта үкенде ул. Ак күлмәкле җырчы кыз образы, ак томаннар белән уралып, ерагайганнан ерагая барды да ак болытлар арасына кереп югалды ...

Медицина училищесында укыганда да аңа сәхнәдә еш җырларга туры килде. Тик хыялдагы ап-ак күлмәкне кияргә генә насыйп булмады.

Менә ничә еллар инде ул — шәфкать туташы. Иртәдән кичкә кадәр аның өстендә ап-ак халат. Үзенең эшен дә, һәркөн кия торган халатын да ярата Әлфия. Нәни пациентларының авыртудан җыерылган йөзләрен күрсә, аның йөрәге «тизрәк, тизрәк» дип ярдәмгә ашыга.

Көзен аңа биш яшьлек сабыйны алып килгәннәр иде. Тын алалмыйча, зәңгәрләнеп чыккан, мескенкәй. Янында әнисе өзгәләнә. «Бер минутка гына ялгыз калдырдым бит!» — дип үкси. Баланың тамагына тыгылган нәни шарчыкны барыбер алды Әлфия. Соңыннан сабыйны кочаклап үзе дә елады. Шатлыктан, билгеле.

... Ак төскә гашыйк ул, акны ярата... Ап-ак ромашка чәчәкләре тоткан теге сөйкемле егетне дә шуңа яратты бугай. Һәр очрашуга бер кочак чәчәк күтәреп килә иде. Үзе ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая:

— Ромашканы безнең якта ничек атыйлар? Беләсеңме?

— Ромашка кайда да ромашка инде ...

— Түгел шул ...

— Әйт алайса... Ничек?

— Ак тәлинкә — сары май!

— Ак тәлинкә — сары май? Нинди матур исем! Ак тәлинкә... һәм сары май ...

Ромашканың ак таҗ яфраклары аларның бәхетен саный:

— Ярата... Ярата... Ярата ...

... Туй күлмәген дә алар бергәләп сайлады. Ап-ак бөркәнчеккә ак ромашкаларны туй алдыннан бергә тезәргә булдылар.

Ә икенче көнне... Икенче көнне сөйгәне аннан ялына — ялына гафу үтенде. Үзенең бер генә тапкыр ялгышуына ышандырырга тырышты.

— Бер ялгыш кына бит... Бер ялгыш... Шул бер ялгыш бөтен бәхетебезне җимерәме? — дип сыкрады егет.

— Ак бәхеттә — кара тап... — дип пышылдады кыз.

Аннан, ашыга-ашыга, үзен төзәтте:

— Сабый бала кара тап була алмый. Ул — үзе бәхет... Ак бәхет... Мин сезгә ак бәхетләр телим ...

Егет китте. Кыз, тәрәз төбендәге ак ромашкаларга карап, үкседе дә үкседе ...

Ромашкалар да сулды ...

... Әлфиягә туй бөркәнчегенә ак чәчәкләр тезәргә насыйп булмаган икән.

Бүген аңа — утыз тулды.

«Кыз да ... утызда!» — дип ачы көлемсерәде ул.

Эшенә килеп, ап-ак халатын кигәч, күңеле күтәрелеп китте.

Ак төсне ярата ул. Хастаханәнең түшәм — диварлары нигә акка буялганын да үзенчә аңлый: аклык җанны дәвалый, чирдән арындыра.

Быел аның күптәнге хыялы тормышка аша башлады. Кыз ап-ак куртка һәм ак итекләр сатып алды. Их, ап-актан киенергә иде!

Көзгедәге сурәтен ашыкмыйча гына күзәтте ул. Бер сүз әйтеп булмый: кыз чибәр иде. Күзләр — зәп-зәңгәр, иреннәр — чия, битләр — алсу алма!

— Чибәр инде, чибәр! Үзең дә беләсең лә! Авырулар да сине ярата. «Арагызда иң матуры — Әлфия!» — диләр.

Ак халатлы дуслары аны сырып алды. Туган көне белән котлы-котлый, бәхет- шатлык тели-тели, кара бөдрәләрен ак калфак белән бизәде, кулына ап-ак затлы сумка тоттырдылар.

— Болар — бездән бүләк! — дип, алсу битеннән үбеп алырга да өлгерделәр.

Кыш уртасында бер кочак ромашка күтәреп, автобуска килеп кергән бу чибәргә күпләр борылып-борылып карады. Кыз шат иде. Әйтерсең лә, аның тормышы гел бәхеттән генә тора. Әйтерсең лә, теге егет гомер юлында бөтенләй очрамаган да ...

... Кондуктор хатын да аңа күтәрелеп карады. Карады да, җан түренә «шәфкатьлелек» дигән изге хисне бәйләп торган миллионлаган күңел җебе миллионы берьюлы шартлап өзелде. Ө-зел-де... Чөнки ...

Чөнки ул да... ак төскә гашыйк иде ...

... — Әни, әни дим, теге... матур ак күлмәкне ал әле миңа ...

— Сиңа тагын... Үземнең дә акны кигән юк ...

— Әни, әйдә, алайса, икебез дә пардан киеник... Ап-ак итеп ...

— Шул гына җитмәгән иде ди ...

— Әни, мин ак төсне яратам!

— Нәрсә аңлыйсың соң син!?

— Ә син аңлат ...

— Үскәч, үзең аңларсың әле ...

Унсигезе тулган җәйдә дә ул ак күлмәк турында хыялланды. Ак күлмәге аны авылдагы бар кыздан да чибәррәк, сылурак күрсәтер иде! Шәһәрдән кайткан кунак егет тә башкаларны түгел, нәкъ менә аны озатыр иде. Гөлфия (кондуктор хатынның исеме шулай иде) юып элгән җирдән күрше кызының ак күлмәген алып киде. Юк-юк! Урламады! Бер генә кичкә алды. Иртән иртүк күлмәк үз урынына эленергә тиеш иде... Иде... Тик тузанда аунаган, ерткаланган күлмәкнең эләрлеге калмаган иде шул...

Кунак егет үз шәһәренә кайтып киткәч, әнисе аны елый-елый кыйнады.

— Ак күлмәкләр киеп кияүгә чыгу тәтеми хәзер сиңа! Балалы кызны кем алсын, ди ...

Гөлфия әнисе өйрәткәнне үтәргә мәҗбүр булды. Болында ап-ак ромашкалар җыеп йөргән егет янына ул үзе барды, үзе беренче булып аны кочып үпте, аннары ...

Аннары, бераз вакыт үткәч:

— Бала — синеке! — дип, муенына сарылды.

Ап-ак күлмәк, бөркәнчекләр ябып кияүгә чыкса да, егет аның белән яшәргә теләмәде. Бала тугач та, Себер ягына китеп югалды. Дөрес, ай саен килеп торган алимент акчасы бер генә түгел, ә ун ак күлмәк алырга да җитәрлек. Тик Гөлфиягә хәзер аларның берсе дә кирәкми. Актан киенгән һәр кыз — аның дошманы! Хәер, барысы да түгел икән... Теге шәфкать туташы — тын алалмый зәңгәрләнгән сабыен үлемнән саклап калган кыз — ап-ак халаттан иде бит. Ул дошман түгел, дошман булалмый ...

... — Билет алырга онытмагыз! Кемгә билет? Кем алмады?

Хатын Әлфия каршына килеп басты. Бәхетле туташ ап-ак сумкасын ачты... Ачты да — «ах!» итте... Яңа сумкасына акча янчыгын күчереп салырга оныткан, ләбаса!

Каушаган йөзен Гөлфиягә күтәрде:

«Таныш та кебек... Кайда күрдем соң? Хәтерләмим ...»

Кондуктор хатын ромашкаларга төбәлгән иде. Ире бу чәчәкләргә «ак тәлинкә — сары май» дип назлап дәшә иде. Ә аны — ак төскә сусаган җанны — гафу итмәде.

Гөлфия, ак күлмәк алып сөендерә белмәгән әнисенә, үзен алдап качкан шәһәр егетенә, гафу итә белмәгән иренә булган бөтен үчнең нәни йодрыкларына туплана баруын сизде. Ни кызганыч, бу кара хиснең мәкерен ул тыеп кала алмады: ап-актан киенгән чибәр кызны автобусның ябылып өлгермәгән ишегенә таба бар көченә этеп җибәрде:

— Акчаң булмагач — җәяү йөр!

Әлфия шәһәрнең пычрак карына йөзе белән капланды.



СОЛОМОН АГАЙ

(хикәя)

Эңгер—меңгер вахыт, кайбер өйләрдә ут алганнар, тик күпчелек өйләрнең тирәзәләре караңгы.

Үз төшенә сүләнә—сүләнә, өйләр ягалый салынган сукмактан Соломон килә, җәй уртасы, һава кызу, бу яклардагы эссе һавага, елдан артык монда торсада, эссегә коногалмаганга карт кеше, кичке салкын белән йомышын йомышларга диеп, берчегә караңгыланмага арада барып җитәргә тырышып, ашыга.

Вахыт исәбе белән килеп җитәргә тиешлеген чамалап тирә ягына карана—карана кирәкле тыкрыкны узып китмәдемме диеп борчолсада, бушка булды, аның бара торган өе, тыкрык эчендә якты тирәзәләре белән, аңа мөрәҗагат иткәндәй я син Соломон аягыңны атла, сине күптән көтеп торабыз, ә син юк та юк.

Соломонның төнгә каршы каядыр барганының сәбәбе, әлдә үзедә охшанып бетмәгән хәбәр белән бәйле, аны бөген иртә—иртюк

Сельсоветка чакырып, иртәгә Дәргачка 3299 номерлы эвакгоспиталга сәгать 10 га чакырганнарын җиткерделәр.

Ул көне буе өй эчендә урын тапмый арлы—бирле йөреп, фатир хуҗасы Нәфия әбигә, кара син аны миндә кирәгеп куйганмын, бәлки яралыларга ярдәмем тияр, күреп сөйләшкәч эшкә алырлар, мин якшы табиб, алмый калмаслар, әби Соломонның, саңграу булганга, ни сөйләгәнен ишетмәсәдә, кеше көңелен күреп, әйе—әйе диеп башын селкеп, Соломонның сөйләгәнен йөпләгән кебек булды, хәер Нәфия әби ишетсәдә бернидә аңгармаган булыр иде.

Нәфия әби урыс телендә, әлдә кеше арасында каняшып йөрегәндә дә, колагы бик якшы ишеткәндә дә "здрастуй знакумнан"артык берни белми иде, тик әбинең чыраенда сугыш афәте ятим калдырган карт яһудины кызгануы, анарга тигән кара язмышны көңелендә уртаклашуы, чагылып торганга, Соломон сөйләдедә—сөйләде.

Кич җитә башлагач, һаваның эсселеге кими төшкәч, елдан артык көңелендә җыелган зарларын, әбигә сөйләгәч, үз аякларына ни ылатлыдыр күз төшергәч, аның кияргә аяк киемнәре юк икәнен аңгарды, чын ул яланаяк төгел—төгелгә, тик аның аякларында Нәфия әбинең күршесе Сөбай, иеткән сыер тиресеннән, чи каештан теккән аяк киемнәре, паршнялар, астыда шул чи каеш, өстедә чи каеш.

Иртә чык булып ебенә төшсәләр чагыннан зураеп, аяктан салынып төшәләр, кояшлы эссе вахытта кибеп каталар да таш кебек булалар.

Дегет яки нинди дә май өсләренә сөртсәң йомшаралар, тик дегетнедә майныда бирүче юк.

Мондый аяк киеме авылда йөрергә ярасада, Дәргачка барырга бик ук ярап бетмәгәннеген аңгара торып, Соломон уйга калган иде дә, тик кинәттән күз алдына чичән Халилның түшәге янында, идәндә янәшәли торган инглиз ботинкалары килде.Ботинкаларны чичәннән вахытлыча гына, Дәргачка барып кайткинча кияргә диеп барып сорарга булды.

Шул сәбәпле караңгы төшәр—төшмәс, аларга ашыкты, тәрәзәләрнең яктырып торганын күргәч, үз төшенә нидер елмайдыда, адымын эреләтеп капканы ачып йортка узды.

Йортта Халилның хәләл җефете Әсманың сыер савып бетерешенә туры килде.Сөт белән тулган чиләк, сөт күбекләнеп күбекләре чиләк кырыеннан, аз гына салынып чиләктән җиргә төшәргәме әлә чиләккә, сөт өстенә утырыргамы дигән кебек Әсма аягын атлаган саен дерелдәп басыла барып, күләмен киметә барганын күреп, Соломон бер заматка ник килгәнендә онотып, ач кешегә генә хас тойгы белән сөт тулы чиләктән күзен алалмады.

Әсма анарга якынайгач Соломон саулармысыз диеп дәште, якшы Соломон агай үзеңдәме сау, әйдә уз өйгә Халил ялгыз гына диеп аның алдыннан ишекне ачты.

Өйдә Халилдан башка чында бер кемдә юк, ул каршы ызбада сәке өстенә утырган, кипкән кәҗә тиресе өстендә кечкенә генә түндәктә, чалгы сыныгыннан ясаган пычак белән, сүркеткән тәмәке яфраклары турый, аннан аларны ваккына кискәләгән тәмәке сабагы белән катнаштырып маташа.

Ишек ачылган тавышка башын күтәреп, Соломонны күргәч, Соломонны уздырып сәлям, сәлям иптәш табиб диеп көр генә Соломон белән саулыклашты.Соломон ишек төбендә аяктан—аякка баскаланып үз—үзен кая куярга белмичә торганга, Әсма анарга, утыр Соломон сәкегә, өстәл артына, хәзер үзегезгә сөт сөзеп бирәм дигәч артык кабатлаттырмады, Халилга терәлеп ук өстәл артына кереп утырды.

Соломон Халилдан хәлен сораштырган арада, Әсма өстәлгә сөт тулы чүлмәк китереп куйдыда, ике агач аякка сөт салды, ике ирдә ашыкмыча үз өлешләрен эчтеләр.

Соломонның кәефе уңайланды, ник килгәнен исенә төшердедә, күзләре белән ботинкаларны эзләргә тотынды, ул түрдә түшәк янында ботинкалар шул ук урында торганныгын күрде, аслары бармактан калын күн, табаннары ике бармактан артык калынныкта, ботинкаларның җәякләрендә ычкыр җебе йөри торган тишекләре, бакыр кадакчык белән кыршаулаган, ботинканың теле җәякләре белән кушылган җирдә дә ике яктада бакыр кадакчык белән ялганган, үкчә артында чытык кына үкчәдән пултайган тимер тага күренә.Мондый якшы, шундый затлы аяк киемен Соломон күптән кигәне түгел, күргәнедә юк иде.Ул сокланып карап торган аяк киеменең, тик бер җитешсезлеге, ул ботинкалар аныкы төгел.

Үлем түшәгенә яткан кешедән, нәрсәдер вахытлыча гына файдаланыр өчен сорарга да, оят икәнен якшы белсәдә, ботинкаларны сорарга булды.

Аның уңайсызланып, икеләнеп торганын күргән Халил.- Син Соломон оялма, ник килгәнеңне әйт.Ни кирәгеңне сора, син сорамасаң мин ник килгәнеңнедә белмим.

- Мине Халил иртәгә Дәргачка чакырттылар, госпитальга, бәлки миңа эшкә урнашырга мөмкинлек чыгар, мин якшы врач, күп яралыга файдам тияр иде, карт булсамда әлдә эшләрлегем бар, сезгә килүемнең сәбәбе, Дәргачка барырлык аяк киемем юк, сез миңа барып килгинчек кенә булсада, ботинкалар биреп тормассызмы диеп килгәнем.

- Мин бирәм сиңа ботинкаларны, тик бер җомага гына бирәләм, үзебезгәдә аталы—оллыга бер пар ботинкагына, аныда кешлеккә генә киябез, хәзер мондый аяк киеме табу кыен, бу ботинкаларны миңа бүләк итеп Сарытауда торган урыс дусларым бирде.

Әлдә сугышка кадәр, 40 елның көзендә, сәфәр чыгып Сарытауга кардәшләргә барган идем, эшләр беткәч, Карпычкада кереп чыгарга булдым.

Әллә ничә ел күргәнем юк иде үзләрен, күтәреп каршы алдылар, таныдылар үземне, картайганнар, Крытый базардан ерак төгел, үз өйләре, бер зур өйне икегә бүлгәннәр, зурлак ягында кияүләре белән кызлары тора, кияүләре тимер юлда инжинер булып эшли, кызлары эшләми өйдә балалар белән кайнаша.

Барыда сау сәләмәт, туганнарымнан күрмәгән хөрмәтне күрдем үзләреннән, капчыкка тияп тимер юл формаларын бирделәр, бушлатта, курткада, чалбарда,

Тик иң кимәтлесе шушы ботинкалар, карпычның хатыны Елизавета Петровна үзе, үз куллап аягыма кигезде.

Син булмасаң Халил без бу дөньяда калмаган булыр идек, бик зур рәхмәт үзеңә диеп, поездга йомшак вагонга утыртып озаттылар.

Станциядә озатканда Ерофей Карпыч миңа гражданнар сугышы вахытында үз утарларыннан кызыллардан ничек качып котолганнарын тиз арада гына сөйләп бирде, синең исеңдәдер Халил хатынның кулларын бәйләгән җепне кисеп киттең, кызыллар сине абзардан куып чыгарды, бу исерек командирлары хатынны көчләргә бәйләнде, Елизовета соңыннан үзе сүләгәнчә, аның кулына салам эчендә төшеп калган сарык кырка торган кайчы эләгә, бер көн алда сарыкларның күз тирәсендәге йоннарын кырыккан идек, ахрысы бер кайчы салам эченә төшеп калган булгандыр, әллә баганага таккан булып салам эченә тошкәнмедер, әйтә бер шул кайчы, кызыл гаскәрле белән көрәш барганда, Петрованың кулына эләгә, ә минем хатынны беләсең, ул ике уйлап тормый, миндә күрмәдем шундый тиз кызылның бугазына кайчыны кадаганын, минем битемә каны чәчрәгәч кенә, башымны күтәрдем, хатын аяк өстә кызыл командир җан биреп гырылдый, тирә якка бугазыннан кан чаптыра, минем өстем кып кызыл кан, Елизовета жиладан сынган чалгы кисәген суырып алдыда минем кулларны бәйләгән җепне кисте.

Мөмкин кадәр ашыгып, туңмаган булсакта шакты ук өшегән, куллар тыңламый, куйлар абзарыннан арадагы ишек аша, атлар абзарына күчтек, анда айрым бүлмәдә тагып куйган йүгәннәр алып, атларга кигездектә, атларга менеп, атлар өстендә йортка чыгып, арткы кабактан күрше утарга чаптык.

Күршеләр җинау җыелып, утарга килеп, кызны алдылар, үзебезнең башыбыздан кичергән хәлләрдән соң, күршеләргә барып тынычка калгач хәлебез начарайды, Елизовета бер тәүлек диярлек түшәктәндә торалмады, икенче көнне үзем пар ат җигеп, кызныда оноканыда Новоузенскига иттем.

Хатын белән икәү яз башына тике, ни булган малны, җиһазны, игенне сатып Сарытауга, өлкән олобыз яына күчтек.

Николай синең хәлне миңа сөйләгән иде, без сиңа ярдәм итәлдек аз булсада, хәзер мөмкиннекләр бар син безгә ешрак кил, я бире күч, мин ярдәм итәрмен үзеңә дигән сүзләрен кат—кат уйландырсада күчмәдем монда бөтен кардәш, онокалар.

Выт шулай Соломон агай, дөнья булгач төрле хәлләр була, якшылык якшылык белән кайта.Ә ботинкалар синнән жәл төгел, кайчандыр безнең төрки бабаларыбыз үзләренең патшалары Кир тарафыннан, Кир үзедә кипчак була, Яһудиларны Вавиллон коллыгыннан азат иткән, һәм Ирусалим гибадәт хәнәсен торгызырга рөхсәт итә, чынында аларга( Әзер эл)бирә, бабайлар сездән чил ил кызганмаган, үзегезгә ирек биргән, ә мин синнән вахытлыча кияргә ботинка кызганыем ди, бирәм, тик катяр җома эчендә, үлә калсам малайга кияргә кирәгүе бар.

Шул сүзләрне әйтеп бетерешкә, өйгә ике яш үсмер малай килеп керде, мич каршына кереп бит башларын юдыларда, өстәл артына утырып, сөт белән, кубышкасыннан аермыча гына, кул тирмәнендә ярдырган тарыдан пешергән бутка ашадыларда, сәкегә тәкәмәт өстенә яттылар.

Халил Соломонның анарга сорагысы келәп караганын күргәч, бер кемгәдә атамыйча үз төшенә сөйләгән кебек, ак чәчле, күк күзле олом, кара чәчле онокам, кызымның малае диеп әйтеп салды.

Бу сүзләрдән соң Халил түргә узды да, ботинкаларны алып чыгып Соломон каршына куйды, юлың уңсын, киеп кара ботинкаларны, синең чагыңмы икән.

Соломон ботинкаларны бик тиз һәм бик җиңел киде.Ботинкалар анарга чак булып чыкты.

Кигән аяк киемнәре анарга вахытлыча гына бирелгән булсада, ул шатлыгын яшрәлмәде, ник дисәң аны кешегә санап, аның әйткән сүзенә охшанучы бар, ул өй хуҗасына ничек булсада көңелен күтәрергә, якшы сүз әйтергә тырышсада бер ни дә башына килмәде, Халилның бу дөнйада ахтык көннәрен яшәвен белә торып, анардан ни булсада, үзе турында сүләвен теләп бик киң төшенчәле сорау бирде.

- Халил сез татарлар бу якларда кайчаннан бирле торасыз?- Бу соравга Соломон җиңелгенә җавап бирерлек төгел, без бу җирләргә каткат килеп урнашканбыз, мәсәлән мин белгәнчә Алтын урда(урта)дәверендә Баскунчак күлендә(башкүнчек) тоз җитештереп, сәвдә иткән тохым варислары авлда бар.

Я ярый соломон мин синең башыңны тетеп күп сүләмим, үземнеңдә хәл чамалы, шуңа күрә соңгы тапкыр кайчан һәм ничек килеп урнашканыбызны сөйлим, барыбер йоклый алмам.

Безнең иң беренче бире килеп утырган бабаларыбыз йомышлы татарлардан булганнар, алар бу авыл җирләрендә урнашкан кордон постларына Әстерхан казаклары булып киләләр, ник Әстерханныкы диеп сорарга хокукың бар, Әстерхан каяда, без кая, ә җавап дәвләт күләмендә бер бер артлы булып килгән вакыгаларга бәйле 1771елны Идел—Җәек арасында торган калмыклар үзләренең тарихи илләренә күчеп китәләр, патша хокөмәте Җәек казакларына аларны әзерлекләргә һәм кире кайтарырга бойрык бирә, казаклар буйсынмый, буйсынмаган өчен бер ни кадәр Җәек казагын җазага тарталар, казаклар бу җазалауны гаделсезлек санап баш күтәрә, ул инде1772ел була, бу фетнә белән Е.Пугачев җитәкчелек итә.

Баш күтәрүчеләргә күп халык кушыла татарларда, башкортларда читтә калмый, фетнәне бастыру өчен дәвләт күп көч куя, патша һәм ил башында утырган түрәләр, мондый гадәттән тыш вакигалар булмавын теләп, киң катлам вәкилләренә аларның ата—бабаларыннан тартып алынган хокукларын кайтаралар.

Илнең адменистратив бүленешен үзгәртәләр, иң мөһиме Җәек казакларын төп җинаятче ясап, тарихта аларның исемнәредә калмасын диеп Җәек елгасын Урал елгасы диеп, Кара узенны (Оло узен), Сары узенны(Кече узен)Дәргач елгасын, ул дәвердә бу елга ярына ялгыз урнашкан авыл исеме белән, Алтата диеп атылар, Алтата авылы халкы фетнәгә кушылмый, Патшага тугрыклы кала, бәлки шунарга елгага авыл исме бирелгәндер, шулай итеп Җәек казаклары Урал казаклары диеп аталып йөри башлый.

Ул гына аз булса 1782елның декаберендә Урал казакларын Әстерхан губернясына кертәләр һәм Әстерхан губернаторына буйсындыралар әлгә кадәр Урал казакларының биләмәләре булган Узин елгаларын Әстерхан биләмәләре итәләр.

1794 елны Идел елгасында булган казачи кордоннарны һәм кордон постларын Ахтубәгә, Ахтубәдән теркәп Большой узенга күчерегә указ чыга.

Указ тиз язылсада, кордоннарны һәм кордон постларын тиз генә күчереп бетерәлмиләр.

Ә еллар үтә, вакигалар уз чиратында бара бирә.Калмыклар Идел Урал елгалары арасындагы далалардан күчеп киткәч, калган калмыкларны Иделнең тау ягына күчерүне кул күреп, ул эшне башлылар, Урал елгасының көн чыгыш ягындагы кыргз-кайсакларның султаны булган Букей бушап калган көтүлекләргә кызынып, Россия императоры булган Павел 1-га, анарга буйсынган кешләр белән мәңгелекә Россия дәвләтенә алуын соралып яза.

Без татарлар белгәнчә Кече йөзне(малую орду)Урта урдадан айерылган алшыннар тәшкил итсә, соңрак аларга җидеыру тохымы кушыла.

Димәк 1801 елда Кече йөздә өч тохым була, ул Алимуллар, Байуглы, Җидеыру.

Алимуллар( алты ыру)—Карасакал, Каракесәк, Дүрткара, Шомекей, Шыкты, Кытай.

Байуглы (унике ыру)- Адай, Җаппас, Алаша, Байбакты, Маскар, Берш, Таздар, Есентимер, Серкеш, Тана, Кызыл корт, Шәехтәр.

Җидеыру (җиде ыру)- Табын, Тама, Кердери, Керейт, Җагалбайлы, Тилеү, Рамадан.

Шулай ук Кече йөздә шакты ук Ногайлар һәм Каракалпаклар була, алар төрлесе төрле ырудан булганга, әтелгән исемнәре белән калсыннар.

Россия патшасы Павел 1. 1801елның март аенда биргән җавабында Букей султанны бик теләп алганын белдерә һәм көтүлекләр белән файдаланырга рөхсәт итә.

Шулай итеп Урал елгасының көн батыш ягына Букей белән 22мең кеше күчә, алар—Кытай, Берш, Серкеш, Адай, Җаппас, Маскар, Есентимер, Байбакты, Алаша,

Тана, Кызылкорт, Таздар, Тама, Табын, Кердери һәм Тюрә ыруы(Чынгысхан нәселеннән булган тохым, Букей үзе аның кардәшләре).

Шулай ук, Букей белән Уралның көнбатыш ягына күчкән кешләрнең яртысы диярлек Ногайлар һәм Каракалпаклар була, дөресендә Ногай мурзалары, коткысында, калмыкларга җиңелгәнгә кадәр, Оло Ногай урдасының биләмәләре булган җиргә Идел белән Урал елгасы арасындагы далаларга күчәләр.

Ногайларның бер ни кадәре Әстерханның ногай татарларына кушылалар, Әстерхан далаларында һәм Әстерхан каласында калмыкларга буйсынып калган ногай татарларының җиде ыруына, алар—Ас, Тобет, Найман, Жагалбайлы, Мангыт, Ергенекте, Керейт.

Әстерханныкы диеп саналган Нарын—комнарга күченеп чыккан кыргыз—кайсакларны(Букей урдасының кешләре кем булуына карамастан рәсми рәвештә шулай аталганнар).Кыргыз—кайсакларны Уралның уң ягына күчергәч Патшаның боерыгы белән кире суң якка җибәрергә кушмылар.

Букей урдасының халкы, күчмә халык буларак, ничек өйрәнгән шулай торырга ният итеп, бик талымнапта, куркыпта тормый, Иделнең тау ягына кадәр яу чабалар, авылларны талылар, кешләрне үтерәләр, малларын куып алып китәләр, кешләрне үзләрендә әсирлеккә алып китәләр һәм Бохара базарларында коллока саталар.Идел казакларының кордоннары күчмә халыкның һөҗүменә каршы торырга өлгерми дә, аларның яу чабуларын туктаталмый да.

Бу башбаштаклыкны, халыкны талауны, Россиянең яңа гражданнары тарафыннан Россиянең төп халкын җәберләүне туктатор өчен, 1802 елның ел башында, Кавказның аерым корпусның Главнокомандующисы Кенәз Цицин, генерал Завалишинны Әстерханның казак гаскәрләренең чик буенда тезелгән кордоннарын тикшерегә җибәрә.

Ул тикшерүнең нәтиҗәсе булып кордоннарның яңа линиясе төзелә.Бөтен кордоннар Иделдән Узеннарга күчерелә, өч линия кордонга, дүртенче линия ялгана.

Дүртенче линия 287 чакырымга сузыла, аның эчендә 6-кордон һәм 13-кордон посты керә, ул кордоннарда һәм кордон постларында 197 казак, 89 калмык хезмәт итә, ул линиядә 6-старшина, 7 пятидесятник була.

Яңа кордон линиясендә хезмәт итүче казаклар арасында Пенза ягындагы авллардан килгән йомышлы татарларда була, аларның бер төрлесе "Красенька" һәм "Новые Пенделки" кордон постларында хезмәт итсә, бер төрлесе Букей султаның караулы булган 50 казак арасында казак булыпта, тәрҗемәче булыпта йөри.Бу постлар 1802 елның апрель ахтыгында ачыла, бу постлар белән бер ук вахытта Дәргач кордоны Һәм анардан ерак төгел Алтата елгасының югары агымына табан кордон посты ачыла.Шулай итеп кордоннар Урал казакларының, Уральский уездының, Чижинская станицасына кергән поселыклар белән тоташалар.п.Ермолчев, Марков, Беленки, Шильная балка, Богатыревский, Подтяженский, 1ый Чижинский.

Красенка да, Новые Пенделки да, Орлов—Гай кордоныннан тәкмин ителгән һәм буйсынган.Йомышлы татарлар атларына печәнне үзләре чапканнар, 1 кибәнгә 5 тиен Әстерхан канторы түләгән, кайсыдыр кордон постының акыллы башы, кибәннәрне кечерәк ясап, күбрәк акча алыем диеп, Әстерхан конторын алдамакчы булган, акчаны алган, тик күптә утмәгән Әстерханнан килеп кибәннәрне карылар һәм санылар, яңгал ачыла, алдакчыны Әстерханга чакырып алалар һәм мәйданда камчы белән бүрәнәгә яткырып халык каршында сугалар, ничә камчы биргәннәрдер дөресен әйтәлмим, тик шул вакигадан соң, артың кечесә Әстерханга бар диеп кизәтәләр.Бөгенге Верхазовка урынында 1802 елда кордон посты ачылып беренче йомышлы татарлар анда кизү тора башлаганда, Алтатада 180 ир кеше, Узинда

120 ир кеше торган, Алтата тарихына 80 ел, Узинның тарихы 20 елга кыскарак диеп картлар без яш чакта сүли иделәр.

Беренче авыл җиренә килүче йомышлы татарлар, мишәр морзалары нәселеннән булалар, 1784 елның 22 февралендә чыккан указга таянып, мишәр морзалары кире урыс дворяннары дәрәҗәсе белән тигезләнә, тик аларның җир биләмәләре башкалар кулында булганга, патша хокумәте, аларга хезмәттә, җирдә шандырып

Әстерхан казаклары ясап, Идел арты далаларына китереп утырта, болар Агишев, Акчурин, Богданов, Бахтеев, Сафаров, Мамин, Муратов, Ягудин.Аларга буйсынган йомышлы татарларның исемнәрен әйтәлмим, барысы 60 кешедән артык була.Тик Муратовлар турында аерым әйтергә тиеш табам, ник дисәң Екатерина- 2 аерым указы белән 47 Муратовны морза дәрәҗәсенә кайтаралар Һәм аларны Джучи(Җулчы)ханның турыдан—туры варислары икәннеген дәлиллиләр.

Вахыт үтә, кордоннар белән урап алынган Букей җигетләре, яу чабудан басыла.Аларны әкренгенә эшкә димлиләр, башта бик ук теләмәсәләрдә, олау йөрү, яу чабудан уңайрак икәнен тиз төшенеп алалар һәм елы—елы белән 5 мең олауга тике җитеп Николаев шәһәренә Элтон(алтын) Баскунчак күлләреннән, Большой узенга сызран салынган юлдан тоз ташылар.Урал казакларына мал багарга, печән чабарга, иген игәргә ялланалар.

1812 елда Букейны ак кашмада күтәрәләр, хан күтәрүдә, татар морзаларыда катнаша.

Урданың халкы, илдә барган французларга каршы сугышка 5 мең ат җиеп бирә, анардан башка ярдәм исәбенә эре малныда, уз кешләре белән Мәскәү тобенә итеп, Кутузов армиясенә тапшыралар.

Александер-1 Патша буларак илнең язмышына битараф булмаган өчен, хан күтәрүне дөрескә санап, Букейны Эчке урданың ханы диеп таный.

Тарих кабатлана кайчандыр Россия дәвләте эчендә Касым ханлыгы булган булса, хәзер Букей ханлыгы оештырыла.

Ханлык 118 ел яши, башка йөзләр белән катнашмыча үз эчендә үзе, булган халыгы белән катнашып, үткән 118 ел эчендә 25 мең кешедән 1916 елны 250 меңгә җитә, ханнарның дөрес алып барган сәйәсәте халыкка 10 тапкыр артырга мөмкиннек бирә.

Оешуыннан алып 1916 елга тике ханнар тырышлыгы белән Эчке Урдада 123 мәктәп 86 мәчет эшли, ханнар чакыруы буенча татар муллалары һәм укытучылары белем биргән, Казаннан алдырган китаплар белән кулланганнар.

Озак еллар буе мишәр татарларыннан булган могаллимнәр һәм муллалар Эчке Урдада торган халыкның телен, татар теленең көнбатыш кипчак диалектына якынайталар.Берникадәр Ногайлар һәм Каракалпаклар татар авылларына килеп сыеналар, алардан булган балалар катнаш никахтан булсаларда узләрен татар диеп санылар, татарча сөйлиләр.

Татар авыллары Эчке Урданың халкы белән ахтык елларда дус яшәгән, беренче елларда булып үткән сугышларда, үтерешләрдә, талауларда берчегә онытылып бетмәсәдә көн өсте мәсәләсе булып тормаган, тик шулайда үз вахытында телгә кереп калган Эчке Урда белән булган мөнәсәбәтне чагылдыручы, әйтем калган, шаярган баланы хәзердә, әнә Букай килә диеп куркыталар.!

- Халил мин аңгарып бетмим, ни пычагыма Букейга Россия кул астына керегә кирәк булган?Анарга Уралның көнчыгыш ягы ни дә, көнбатыш ягы ни, ул андада хан.

- Соломон, бушка Букейның тамырларында татар каны акмаган, ул миннәндә, синнәндә, анарга каршы торган султаннарданда купкә акыллырак, белемлерәк булган.

Чөнки Урал елгасы гади елга төгел, ул елга Азия белән Европа арасында ага торган елга, Букей үзенең халкын Азиядә урнашкан15 гасыр законнарын кулланган күчмә дәвләттән, алып китеп 19 гасырга Европага китерә, ә Россиядә ул вакытта авыр гына булсада капиталистик мөнәсәбәтләр урын ала.

Россия дәвләтендә Букей һәм анардан соң булган ханнар тирәдә торган халык белән тыныч торырга, аларның җайланган хуҗалыкларында хезмәт итәргә, үз халкын ни булган һөнәргә өйрәтергә, халкына белем бирергә тырышканнар, 1916 елда Урал елгасының уң ягында сан ягыннан иң күп халык булып саналганнар.

Урал казаклары 1916 елда 169 мең, Татарлар Урал казак җирләрендә 21 мең 10 меңе Урал казаклары булып хезмәт иткән.

Россиядә гражданнар сугышы вахытында Урал казаклары кызылларга каршы бердә бирешминчә сугышканга күрә, большевиклар Урал казакларын юк итәргә карар чыгаралар һәм бу эшләрендә уңышка ирешәләр, Урал казакларының станицалары, утарлары бушап кала.Урал казаклары социаль төркем буларак юк дәрәҗәгә җитә.Торарак ул авылларга Эчке Урда халкын күчереп утырталар.

Сүземне тямаулау алдыннан, сиңа Соломон Эчке Урданың Россия дәвләтенә нинди файда китергәнлеген, ас сызыклап үтәм, Урданың Европа иле буларак иң төп нәтиҗәсе, 118 ел эчендә ханлык тереториясендә Европа кешесен тәрбияли алуы.

Ярый табиб иптәш артык сүләргә авырсынам, кайтасың икән фатирыңа бар, артык күрешербез медер юк мыдыр, бәхил бул, кайтмысың икән сәкегә ят, урын җитә.

- Юк Халил миңа кайтарга кирәк, Нәфия йокламый мине көтә торгандыр, тик китәр алдыннан сиңа ике соравым бар, берсе син үлә калсаң синең ни белгәнең югала буламы.Икенчесе син берче яныңда тотсаңда минем каршыда бердә уйнамаган көй коралың, ничек атала һәм анарда, ничек уйнылар.

Син соломон без татарларны бәяләп бетермәгәнсең, әлгә кадәр саклап килгән байлыгыбызны , югатырга уебыз юк.Мин белгәнне белүче шактый, тик безнең гаиләдән, кул китмәсен диеп, мин сөйләдем, малайлар дәфтәрләргә яздылар, җиде тулы дәфтәр чыкты, батягын малайлар яттан белә, үзебез югалмасак тарихыбыз югалмас.

Синең тынычлыгыңны алган уен коралы бик боронгы, миңа аны Әсфәндияр чичән бүләк иткән иде, мин яш үсмер малай чагында, безнең өйгә әтием, "Калада" булган көзге ярминкәдән бер ак сакаллы бабай алып кайтты, әтием безгә балларга ул алып килгән кеше Әсфәндияр чичән булганныгын һәм аның безнең өйдә яз башына тике торачагын әйтте.Мин чәйттә итмәгән идем, Әсфәндияр чичән минем остазым булдыда куйды, мине тиз арада кылкубызда, (бу уен коралы кылкубыз диеп атала, ул ышкынлы көй коралы), уйнарга өйрәтте, анарга кадәр бер көйдә, бер бәеттә белми идем, үзем—үземә охшамый башладым, кыш эчендә Әсфәндияр чичән белгәнне барысын булмасада күбен ятладым, сабан туйда әйтештә катнаштым, өстенлекне алалмадым, тик чичән бабай кылкубызны миңа тапшырып, каядыр иске якка* китте.

Аерылганда берни әйтмәсәдә, мин барын төшендем, кылкубыз минем кулдан төшәргә тиеш төгел.Ярый соломон агай, кайт өеңә иртәгә бәйрәм төгел, сәфәр.

Соломон урыныннан торып йортка чыкты, тышта ай яктысы, әйтерсең аның өчен ай бара торган сукмагын яктырта, урамда җиләс, көндезге эсселек озын тәнәфескә, төн катага, кояш чыккынчык каядыр чигенгән көбек.Соломон фатирына җитеп, өйгә узды, өйдә караңгы, тәрәзәдән төшкән ай яктысында Соломон өстәлдә өсте чәйтабак белән япкан кәсәне күреп, Нәфия әби кичке аш анарга калдырганныгын белсәдә, тимәде, урынына узып ятты.

Соломон агай, Дәргачтан тиз генә киләлмәде, аны госпитальга эшкәдә алдылар, киемдә, торыга бүлмәдә бирделәр тик эштән бер каяда китәлмәде, сугыш Сталенгратта барганга, яралылар бер туктавсыз госпитальга килеп торды, табиплар, шәфкат туташлары көне—төне, ару-талуны белми эшләсәләрдә яралыларны дәвалап чак кына өлгерә иделәр, Соломонга соралып авылга кайту турында дигән уйда башына килмәде, соралсада аны җибәрүче кеше табылмас иде.

Шуңа күрә ул авылга көзен генә, сентябер уртасында госпитальдан авылга бәрәңге алырга дип, машина барганын белгәч кенә, баш табиптан соралып авылга килде.

Машина колхоз идарәсе янына туктагач, шофер белән сүләшеп йомышын йомышлагач, кая килергә икәнен ачыклагач, инеш аша ясаган такта басма аша күчеп, иң беренче, елдан артык фатир торган Нәфия әбигә керде, Нәфия әби Соломоның килүенә шатланып аны ни белән булсада сыларга диеп учак кабызырга алынсада,

Соломон каршы килде, вахыты тыгыз икәнен әйтеп, алып килгән әллә ни күп булмаган күчтәнәчләрен Нәфия әбигә бирдедә, чичән Халилның өенә, җәен анардан вахытлыча гына кияргә алган ботинкаларны итеп бирергә диеп китте, ботинкалар солдат биштәренә салган килеш сакландылар, ул аларны шул биштәр белән ук алыпта килде.Ул тук булганга, ике араны элгәрегә караганда тизрәк үтте.Капканы ачып йортка үзды, колагына анарга таныш булмаган музыка коралыннан чыккан искиткеч көй, ул көйгә кушылып җырлаган ике тавыш, сүзләрен аңгарып бетермәсәдә көңелен имрәтте, көй дә җыр тавышыда яртылаш ачык торган ишектән килә иде.Соломон җырны да көйне дә тыңларга теләсәдә, әле үзен эш кешесе икәннеген истә тотып, вахытында машинадан калмый Дәргачка кайтырга кирәклеген белеп, ишектән өйгә узды.

Өйдә каршы ызбада, сәкегә утырган килеш Халилның малае Фоат, кылкубызны сәке тактасына бөгдәсе** белән терәгән килеш, Соломон агайның көңелен тетрәткән көйне уйный, анарга каршы утырган, башына кызыл бизәкле яулык ябынган яш усмер кыз, Соломон өйгә кергәч җырлавыннан туктап, мич алдына кереп китте.

Соломон бернидә уйламыча, сузен нидәндә башларга кирәк икәнен белеп, бу нинди көй диеп, Фоаттан сорады.—Бу көй Асан Кайгы бабайның Казаннан киткәндә җырлаган көе, әңгәмәне ярты юлда туктатып калдырмас өчен генә Соломон анардан сүзләрен бөтенесендә беләсеңме диеп сорады.—Юк мин дүрт юлынгына беләм ә Халисә барында белә, тик сезне күргәч оялып мич алдына чыкты.Соломон көңел күрер өчен җитәрлек аралаштым диеп чамалап, тик баребер шулайда үзен аеплыга санап, кубызчы малайдан, әтиең кайда, мин менә соңарып булсада вахытлыча сездән алган ботинкаларны китердем, бик зур рәхмәт үзегезгә, тыңлаган өчен диеп әйтеп, биштәрдән ботинкаларны өстәл кырыена чыгарып куйды, мин аларны кимәдем диярлек, эшемнән икенче көнне ук итекләр бирделәр, тик китерегә вахыт тапмадым, мин синнән җигет сорадым инде, әтиең кайда диеп, син миңа җавап бирмәдең..

- Әтием Соломон агай дөнйаны куйды, син киткәч бер җомада тормады.

- Мине хурламадымы.

- Юк әти бернидә әйтмәде диярлек, тик әнием бәхилләшкәндә, әтигә битәрләде, шул колхоз эшендә чүлектең, гомер буе җилгә җилемләдең, кем теләде шул талады үзеңне, өйдә булган ахтык аяк киемендә, шул карт яһудига биреп җибәрдең, ул синнән ботинка алганны оноткандыр инде диеп җылады.

Әти мине янына чакырып, син малай көңелеңне төшермә, кешләргә охшана белергә кирәк.Тик башка кеше генә, кешегә бәхет китерә, бәхетә бәхетсезлектә адәм баласына кемдер булып килә, тик аны күрә белергә кирәк.Гомрең булсын, китерерләр ботинкаларны диеп башымнан сыпады.

Соломон ни әйтергәдә белми, уз уйларына чумып якыннарын исенә төшерде, кузләреннән яшләр чыгып битләрендә булган җыерчыклар буйлап аска тәгәрәп, өстәл крыена куйган ботинкаларга тамдылар.

Балалар бу бабай ник җылый икән диеп, бер бересенә караштыларда, бәлки без уйнаган көй аны юатыр дигәндәй, Асан Кайгының "Китәм"көен башкардылар.

Соломон саубуллашмы нитми көй тәсирендәме әллә уз кайгысы эченә сымаганга, яш тулы күзләрен кул сырты белән сөртә—сөртә артына да борылып карамыча басманың теге башында торган машинага ашыкты.Аның колагында гасырлар аша бөгенге көнгә килеп җитәлгән, яш үсмер татар малае уйнаган, хушлашу көе яңграды.


Искәрмә:
*иске як — Пенза һәм Сембер ягы, кайдан күчкәннәр Идел артына.
**Бөгдәсе—Кылкубызның аскы ягында, өч бармак биеклегендә, терәп уйнар өчен ясалган җайланма.

Верхазовка 24.02.12ел.


ШУЛ КИРӘК АЛАРГА!

(юмористик хикәя)

Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Бүген минем сәхнәдән беренче тапкыр чыгыш ясавым, шуңа күрә беренче тапкыр кияүгә чыккандагы кебек дулкынланам, гафу итәрсез. Сез инде бу әллә ничә тапкыр кияүгә чыгып караган икән дип уйлый күрмәгез тагын. Юк, юк, һаман шул беренчесе белән яшәп яту. Аерылып, иргә рәхәт күрсәтәләр диме! Әнә, Хәмдия аерылган булган иде, каш ясыйм дип күз чыгарды. Мүкләк Әнәсе үзе яшь, үзе чибәр кызга өйләнде дә куйды. Җитмәсә, йорт та салып керде, машинасын да алды. Ята хәзер Хәмдия әнисенең бер бүлмәле фатирында төннәрен ялгыз мендәр кочаклап. Без бит, хатыннар, җүләр, кияүгә чыгабыз да, бездән яхшы хатын юк сыман кыйланабыз. Хәерсез, аның аерылгач кибет төбендә мәңге айнымый ята торган сәрхүше дә шифалы су гына эчә башлый!

Хәзер ирләргә аерылам дип авыз ачарга да ярамый. Элек куркытып була иде ул. Судка аерылам дип барасың, башта 6 ай көтәргә кушалар, аннан соң 3 айдан килергә диләр. Шулай йөри торгач үпкәләр онытылып бетә. Ә хәзер бүген гариза бирәсең, иртәгә аералар да куялар.

Ирләр – алар лотерея билеты кебек, кемгәдер отышлысы эләгә, кемгәдер отышсызы. Мәктәптә укыганда классыбызда иң чибәре Миләүшә икегә-икене куша белми дип Рәшитне ни читкә кагып йөрде, уку алдынгысы Илсурга кияүгә чыккан булды. Казанда интегәләр әнә хәзер аспиранты белән тулай торак бүлмәсендә сохари кимереп. Ә Рәшит – эшмәкәр, икегә икене кушып бише белән чыгара.

Унга бар, уңганчы бар дигәннәренә дә алданмагыз. Мәкаль ул ике яклы. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган... Әйе, әйе, мәңге уңасы юк. Ә хәйләкәр хатыннар бар инде ул! Безнең күрше Сылу апа яз җит дисә кияүгә чыга. Бакча эшләре тәмамлангач, аерылыша. Җүләрме әллә ул кыш буе чит ир тәрбияләп ятарга? Ә эшебездә Мәдинәкәй! Иреннекен ашый, сөяркәсенекен кия. Вәт бәхетле ичмасам! Җитмәсә ире, җүләр: «Шушы кадәр чүпрәккә каян акча аласың?»-дип җикеренә икән. Аңардан алмый бит, ник шул кадәр холыксызланырга инде, әйеме?

Шуңа күрә ирдән аерылам дип юк белән башыгызны катырмагыз. Җаен белгән яши белә ул ир белән дә, мир белән дә.

Хезмәт хакы азмы? Ишектән җилдә чайкалган камыштай бөгелеп-сыгылып кайтып керәме? Кырык эшең кырыкка ярылганда моң-зарыңа колак салмый диванда телевизордан футбол карап ятамы? Туган көнеңә 30 ел яшәп бер чәчәк тә бүләк иткәне юкмы? 30 ел түзгәч, әзгә генә түзәргә инде! Ниндидер яшь бичәгә чәчәк ташыганчы, ятсын шунда синең караңгы чыраеңа, тишек халатыңа, тәмсез ашларыңа түзеп. Шул кирәк аларга!

ТАТАРСТАН РӘИСЕ

(хикәя)

Җәүдәт Юныс

Шәүкәт Кәбиров


Тормышының башында – ярлы бер авыл гаиләсендә туып, 4 яшеннән әнисез, 6 яшеннән әтисез дә калып, ятим үскән бала, ә инде 46 яшеннән алып соңгы көннәренәчә - Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе, СССР Югары Советы депутаты, РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары.

Гали Афзалетдин улы Динмөхәммәтовның тормышында 20 гасырның беренче яртысында халкыбыз үткән юл искиткеч төгәл чагыла: 19 гасыр азагы һәм 20 гасыр башларында авыл халкының хәерчелеге дә; илдәге иҗтимагый тормышның кайный башлавы да; бик күп кешеләрнең бәхет эзләп туган якларын ташлап китүләре һәм туганлык элемтәләрен югалтулары да; кыйналган, изелгән, тормышның барлык михнәтләрен үз җилкәсендә татыган күпчелекнең 1917 елгы кораллы инкыйлабка ышаныч белдерүе, аңа иярүе, аны яклап «гражданнар сугышы» дигән мәгънәсез террорда бер-берсен кыруы да; кичәге хәерче авыл малайларының, шундый катлаулы тормыш тәҗрибәсе туплап, зур-зур җәмәгать эшлеклеләренә, мәдәният һәм сәнгать әһелләренә, әдипләргә һәм дәүләт җитәкчеләренә әверелүе дә бар анда.


ТУГАН АВЫЛЫ – ЧӘТЕРӘН

Татар халкы өчен дәһшәтле 18 гасыр урталарында Нижгар (Түбән Новгород) якларында туып-үскән Исмәгыйль Чагатай исемле мишәр егете (елъязмалар буенча, А.С. Пушкин үзенең дусты дип санаган П.Я. Чаадаевның туганы), патшаның көчләп чукындыру сәясәтеннән качып, Чулман белән Чирмешән елгалары аралыгында Кече Сөлчәгә Чәтерән инеше кушылган кыргый төбәккә килеп урнаша. Күптән инде Россия империясенең эчке биләмәләре саналса да, бу як халкы әле бөтенләй эчке Рәсәй булып бетә алмаган. Моннан ерак түгел – 1610 елда ук нигез салынган һәм тирә-якларда иң зур чик буе хәрби корылмасы саналган Яңа Чишмә бистәсе. Анда яшәүче «пахотный солдат»ларының күбесе – гап-гади крестьян кешеләре. Алар арасында мөселманнар да күп. Әлбәттә, Исмәгыйль Чагатай биредә бөтенләй ирекле булырмын дип уйламагандыр. Ләкин дини, милли һәм сыйнфый изелү-кысылуның бераз йомшаруына өметләнгән булуы ихтимал.

Әмма, ни кызганыч, карагруһчы миссионерлар аны моннан да эзләп таба. Аларның кырыс таләпләре бер генә, һәм ул заманасы өчен гадәти таләп: чукынасың икән – исән каласың һәм җирле буласың, юк икән – муеныңа аркан. Горур Исмәгыйль, әлбәттә, үз теләге белән ата-бабалары диненә хыянәт итми, хак исламнан баш тартмый, чукынмый. Шуның аркасында аяусыз үтерелә. Чәтерән авылының елъязмасы менә шундый фаҗига белән башлана.

Ләкин Чагатай башлаган авылның нигезе нык булып чыга. Диндар Исмәгыйль якташларыннан тыш, бирегә башка төбәкләрдән чыгып китеп мөсафирлек кылып йөрүче гаиләләр дә килеп урнаша. Аннан соңгы елларда Разин, Пугачев түнтәрешләрендә катнашып, җиңелүгә дучар ителгән, ләкин чукындырылудан һәм патша җәбер-золымыннан котылып калу турындагы өметләрен югалтмаган татарлар хисабына Чәтерән тагын да ишәя

Авыл тарихында 19нчы гасыр азагы да халык өстенә төшкән искиткеч зур бәла-казалары, афәтләре белән, тетрәндергеч вакыйгалары белән уелып калган. Болай да чарасызлыктан интеккән халыкны тәмам кырылып бетү чигенә китереп җиткергән шомлы, дәһшәтле 1898 ел. Кара ел – җәй башында, 385 хуҗалыкны өйсез-йортсыз калдырып, авылны янгын йота. Коры ел – игеннәр уңмый; печән түгел, үлән дә үсә алмый; ачлык башлана. Өй саен кешеләрне бер-икешәрләп чүпләп, көн саен авылдан унарлап кабергә салган ачлык.

Гали Динмөхәммәтовның бала чагы менә шул чорга туры килә. Ул - кырыс холыклы, әмма туры сүзле Афзалетдиннең уртанчы баласы. Бу вакытта алтынчы яшен тутырып килүче Галинең, 11 яшьлек абыйсы Гыйлаҗетдиннең һәм 4 яшьлек сеңелесе Гайнелмаганның да, барлык авылдашлары кебек үк, алабута кәлҗемәсе белән генә тамак ялгап үткәргән көннәре күп була. Чөнки әниләре 1896 елда ук үлеп киткән инде аларның. Шуңа күрә мич төбендә кыздырып имән чикләвеген ризыкка әйләндерүне дә, киптерелгән кычыткан һәм юкә яфрагыннан он әзерләүне дә гадәти тормыш шартлары кебек күреп үсә Гали. Ә инде тагын бер елдан соң, 1899 елны, әтисе Афзалетдин абзый да үлеп киткәч, тормышның ачысы-төчесе тагын да күбрәк эләгә ятимнәргә.

Җиде яшьлек Гали, әзисе (абыйсы) һәм сеңелесе белән бергә, әтиләренең энесе кулында кала. Тиздән әлеге абзасы Галине хәллерәк авылдашына эшкә бирә. Кышкы озын кичләрдә, аягүрә басып, чыра уты яктысында, егелыр дәрәҗәдә ач булуыңны күрсәтмәскә тырыша-тырыша, сәгатьләр буена аркан ишүнең нинди михнәт икәнлеген аны ишкән кеше генә беләдер. Язларын, ат урынына җигелеп, басу тырмалау да, җәйге челлә кояшының аяусыз кыздыруына карамастан урак уру да, печән чабу, аны агач сәнәк белән әйләндерә-әйләндерә, чакрым-чакрым ара узулар да Галинең яшь җилкәсенә шул биш ел эчендә күп эләгә. Ләкин әрсез, үткер була Гали, кыенлыктан чыгу юлларын эзләүгә хирыс була. Үз башына төшкән авырлыкларны тәкъдиренә язылган котылгысыз тормыш юлы дип карамый, һаман эзләнә, уйлана, бәрелә-сугыла, шагыйрь сүзләре белән әйткәндә, «тормыш баткагыннан чыгу юлын»а омтыла. Хәлфә булып эшләүче җизнәсенең (әтисенең сеңелесенең ире) белем, уку-язу, мәдрәсә турында сөйләгәннәре шул омтылышларына аваздаш булып чыга - әлеге яшь батраклык чорында ул 3 кыш рәттән, качып, мәдрәсәгә барып урнашырга тырышып карый. Әмма белем алырга насыйп булмый Галигә.


БӘХЕТ ЭЗЛӘП ИЛ ГИЗҮЧЕ

«Бәхет эзләп, - дип искә ала Г. Динмөхәммәтов бу чорны соңрак, 1947 елның мартында, үз кулы белән язган автобиографиясендә, - 13 яшьлек килеш авылдан чыгып киттем». Менә шул чыгып китүеннән соң, кайчандыр мәдрәсәдә уку хыялы белән «җенләнгән»егет тормышның иң катлаулы мәктәп-университет «сыйныфларына» кереп чума. Ярлы баласының тегендә бәрелгән, монда сугылган, кая барса шуннан кагылып, каңгырып йөрмеше башлана. Тормыш сукмагы Уралны да айкаттыра, Себерне дә аркылыга-буйга таптата, ахыр чиктә, океан дулкыныдай биекләргә күтәреп, Мәскәүләрне, Уфаларны, Казаннарны да яулаттыра, әмма бәхет табылмый. Бары тик 30 елдан соң гына, инде Татарстан рәисе дәрәҗәсенә ирешкән Гали Афзалетдин улы туган авылын кайтып күрү бәхетенә ирешә. Бу вакыт аралыгында ниләр генә булмый да илдә, ниләр генә күрми татар башы?!

Авылдагы бер гаилә, ел саен, «сезонлы эшләр» дигән булып, читкә китеп йөреп кайта торган була. 1905 елны Гали дә, шуларга ияреп китеп, бераз эшләп алырга ниятли. Ләкин... барып җиткән беренче шәһәрчектә үк боларның «эш»ләренең нидән гыйбарәт булуын күрә - хәер эстәп йөриләр икән. Әлбәттә, шәһәр түгел, Чәтерәннән башка авыл да күрмәгән яшь егет, үзенең теләнче малай булуына никадәр генә гарьләнсә дә, шунда ук алардан аерыла алмый. Екатеринбургка барып җиткәнче, ягъни 2-3 ай бергә йөреп «тәҗрибә туплаганчы» түзә. Әмма бәхет дигәненең нишләптер койрыгы да күренми.

Екатеринбургта Гали, авылдашларыннан аерылып, Вәлитов дигән бер җиләк-җимеш кибете хуҗасына йомышчы малай булып эшкә керә. Эшнең ниндиеннән дә курыкмый – көчле тәнле; бернидән дә зарланмый – таза җанлы. Кешеләр белән тиз аралашучан егеткә русчаны үзләштерү дә җиңел бирелә. Шуңа күрә, җае чыккан саен гәҗитләр, китаплар укый башлый. Күрәсең, Вәлитов әфәнде йә үзенең дә хәле чамалы булгангадырмы, әллә инде «ашатып торгач, бу авыл хәерчесенә хезмәт хакы түләмәсәң дә була» дип уйлагангамыдыр – Галине, бер тиен дә түләмичә, эштән куа.

Чиләбе – Уралның тимер кочагындагы тагын бер зур шәһәр. Тагын ыгы-зыгылы тормыш, тагын шул күңелсез тормышның җәен бөркү һәм тузанлы, кышын җилекләргә үтә торган салкын йә карлы-буранлы, язын-көзен баштан-аяк пычракка бутый торган көннәре. Кайда эләксә шунда төн кунарга риза, нинди эш килеп чыкса тамак ялгау хакына гына булса да шуны башкарырга әзер булган бичара егет баштан тимер юл станциясенә ремонтчы булып урнаша, аннан соң бер елдан артыкка вагон мастеры хуҗалыгына җыештыручы-кучер булып яллана. Тик һаман юньлерәк тормыш турында хыялын оныта алмаган авыл малае бер җирдә озак тоткарланмый, моннан да китә. Иң кара, авыр эшләрдә татар – моны Гали бөтен җирдә күрә. Бу аеруча Урал шахталарында сизелә. Мүкәләгән хәлдә чанага җигелеп өстерәп, дистәләгән пот ташкүмер тутырылган әрҗәләрне җир авызыннан шахта алдындагы вагонеткага кадәр ташучы татарларның берсе ерак Чәтерән егете Гали Динмөхәммәтов була. Нәкъ шул елларда тәне белән генә түгел, җаны, рухы белән дә беренче чыныгуларны ала ул. Асылы белән авыл баласы булган егетнең сизгер холкы күрә: эшче халкы бердәм булып эшли дә белә, бер-берсенә ярдәм дә итешә. Бердәмлекнең бу галәмәт көчен ул йон эрләү фабрикасында җитештерү калдыклары көрәүче булып эшләгәндә дә һәрдаим сизеп тора. Аннан китеп, Пермь тирәсендәге «Изумруд» алтын приискасына урнашкач, сәгатьләр буе баш күтәрмичә тау токымнары юганда да шул турыда уйлана. Биредә эше дә, бер караганда, авыр түгел аның. «Кал, - диләр аңа, - эшлә. Һөнәрле булырсың, әкренләп тернәкләнеп китәрсең». Ләкин тынгысыз яшь йөрәк бер урында тоткарлана аламы соң?! Җитмәсә, акчасы да аз. Шундый уйлар аны Уралдан Себергә илтеп ташлый.

Чиләбедән соң «бәхет эзләүче» егет язмышының Себер эпопеясы башлана. Беренче тукталыш – Көнбатыш Себернең иң зур үзәге, Омск шәһәре. Ул чакта «Себер башкаласы» саналган бу шәһәрдә йөк төяүче-бушатучы сыйфатындагы өч ел (1909-12 еллар) эчендә үзе кебек хәерчелектән, мескенлектән, чарасыз авыл тормышыннан качып туган якларын, Идел-Чирмешән, Агыйдел-Чулман буйларын ташлап киткән татарларны күп күрәи Гали, күп таныша, күп дуслаша шундыйлар белән. Әмма, һичшиксез, бу тырыш, туры сүзле, гади татар малаеның тагын егерме биш елдан соң Омскига зур түрә, Үзәк Комитет вәкиле булып әйләнеп кайтачагын шул дуслардан кайсысы үз башына китерә алсын икән?!

1912 елда тормыш сукмагы Галине Транссебер магистрале буйлап Иркутскига илтеп җиткерә. Бу тимер юлның Мәскәүдән алып Читага кадәр сузылган биш мең чакрымлык арасындагы күпме станциясе теге яки бу вакыйгасы, очрашулары, кешеләре, күренешләре белән хәтерендә калачак әле аның. Байга эшләп, рәхмәт яисә хөрмәт урынына ләгънәт алуны, гади кешенең чүпкә дә саналмавын, хезмәт хакын штрафлар белән кисеп бетерү «җимешләрен» Иркутскидагы беренче «хуҗасы» булган шәхси сәүдәгәрдә эшләгән бер ел эчендә тагын бер кат «авыз тутырып» татый ул. Мондый гаделсезлектән, тигезсезлектән, хаксызлыктан гаҗиз булган яшь күңел яхшы ук аңлый башлый: байлар кайда да шул, аларның барысын да комсызлык кешелексез итә, гади халык бөтен җирдә бер үк төрле шартларда көн күрә: изелә, сытыла, бөкересен чыгара, тирен түгеп эшли, әмма тернәкләнә алмый, аңа юл кайда да ябык. Һәм байлар белән ярлылар, «хуҗалар» белән коллар арасындагы упкын торганнан-тора тирәнәя бара, тирәнәя... Ярлы егетнең ачуы кабарганнан кабара. Җитмәсә, характер да шактый ныгып килә егетнең, кыерсытуларга, кимсетелүгә каршы торырга өйрәнеп килә. Бер җае чыккач, «хуҗа»сы белән якалашып ала да, тагын эш эзләп китә Гали.

Чита шәһәреннән ерак түгел Байкал арты тимер юлының Черновская разъезды бар. Шул тирәдәге ташкүмер шахтасында бер елга якын эшләү чорында дус-ишләре арасында Гали Динмөхәммәтов үзен генә түгел, башкаларны да яклап сүз әйтә белүче, шактый алдынгы карашлы, Россия эчендәге сәяси хәлләрдән хәбәрдар кеше буларак авторитет казана. Үз максатына ирешә белә, диләр Гали турында яшьтәшләре. Һәм шуңа күрә берзаман, ыжгырып торган ноябрь суыкларыннан курыкмыйча, аңа ияреп ерак юлга чыгарга батырчылык итәләр.

Бодайбо! Менә аларның максаты. Биредәге приисклардан «Лензолото» алтын сәнәгате ширкәте, Англиянең концессияле «ЛенЗоТо» компаниясе сейфларына һәм Романовлар патша йортының шәхси хисабына елына 10 тонна алтын чыгарыла икән! Гали үзенең иптәшләренә моның ише мәгълүматны аз укымый. Ләкин шул ук вакытта алар барысы да узган 1912 елның язында Лена приискларында булган вакыйгалар турында ишетеп беләләр. Андагы шахтерларның, алтын чыгаручыларның үз хокуклары өчен көрәшкә күтәрелүе аларны сокландыра.

Алтын приискларында акчалы шәп эшләр дә табып була икән! «Бәхет эзләп» авылдан чыгып киткән татар егетләре өчен ул чорда шуннан да җылырак, өметлерәк сүзләр булмагандыр шәт! Әлбәттә, шундый өмет-хыяллар Лена-Витим бассейнына, Бодайбо тирәләренә эш эзләп интегеп йөрүче халыкны Иркутски тирәсеннән генә түгел, бөтен Рәсәйдән тартып китергән. Арзан эш кулларыннан замана олигархлары бик оста файдалана белгән: приискларда, шахталарда эшләп, бераз тәҗрибә туплаган, кайбер нәрсәләрне аңлап, ризасызлык һәм канәгатьсезлек белдерә башлаган «сәяси тотрыксыз»лар урынына чират торучылар күп бит! Билгеле ки, әлегә «богавыннан башка байлыгы булмаган» ярлы халык моны аңлый башлаганчы «хуҗалар»ның сукыр тиеннәре хакына эшләргә тиеш булган.

Ямаулы-ертык чикмән кигән, аякларына чабата өстерәгән, аркаларына киндер букчалар аскан тугыз юлчы, 1913 елның әшәке ноябрь азагында, офыкта өмет чаткысы булып ялтыраган әлеге сүзләргә ышанып, Гали исемле ышанычлы егет артыннан җәяүләтеп тайга эченә кереп китә. Артта – Иркутск. Алда – алтын кисәкләре булып төшләргә керүче Лена приисклары. Әмма приискларның үзәгенә - Бодайбо шәһәренә - барып җиткәнче 1772 километр ара узасы бар. Аллага тапшырып кузгалган сәфәрнең ничә көнгә сузылачагын, нинди юллар белән барасын, әлбәттә, Гали үзе дә дусларына әйтә алмый. Баеп ук китеп булмаса да, ичмасам кешечә яши башламабызмы, авылда бер телем икмәккә тилмереп утыручы энекәш-сеңелкәшләргә ярдәм итә алмабызмы – бала чакларын, яшьлек елларын газап-михнәттә үткәргән татар егетләренең бөтен уй-хыяллары шул була. Сәфәрнең беренче яртысын Байкалның көнбатыш яры буйлап баралар. Ә инде Төньяк Байкал поселогыннан чыкканнан соң Витим елгасына кадәр ара кар астында йоклап яткан урманнар эченнән, кечкенә генә Югары Ангара елгасы буеннан уза. Йөзәрләгән чакрымнар буена бер авыл әсәре дә очрамаган, урыны-урыны белән җанвар сукмагыннан башка юл да булмаган чиксез тайганы җәяү (!) иңләү бер ай ярымга сузыла. Ниһаять, арган, йончыган, ябыккан егетләр кырык дүртенче көнне Бодайбога килеп керәләр.

1912 елда гына шәһәр статусына ия булган Бодайбо күптән инде алтын чыгаручы кампанияләрнең резиденциясенә әйләнгән. Ләкин Гали һәм аның иптәшләренең күз алдында ул бер төрмә, зур-зур амбарлар, Витим буендагы пристань, пароход төзәтүче берничә мастерской, алтын приискаларының конторлары һәм күп санлы бараклардан торган пычрак поселок рәвешендә калка. Биредә тормыш бик үзенчәлекле булып чыга. Аеруча, үзәк Россиядән сөргенгә җибәрелеп, приискларда эшләп ята торган «сәяси ышанычсыз» кешеләрнең тормыш рәвеше бөтенләй яңача тәэсир итә егетләргә. Империянең төрле почмакларындагы авыллардан акча эшләргә дип бу якларга агылучы хәерче крестьяннардан тегеләр бөтенләй аерылып тора: эшен дә эшлиләр, ләкин эшләп тапкан акчаларын «рәхәтләнеп» кабакларда һәм притоннарда туздыралар; хөкем ителгән дип уйларлык та түгел – беркемнән дә курыкмыйлар, прииск хуҗалары белән бәхәсләшәләр, талашалар; поселокның бөтен полициясен тәшкил иткән берничә атлы казак та алар өчен әллә бар, әллә юк.

Әйе, Бодайбодан Иркутскига кире кайту юлын Гали киләчәктә солдат булып та, «ак»лар кулына эләккән кызылгвардияче хәлендә дә узачак әле, әмма аларны биредә нәрсә көткәнен хәзергә ул да, иптәшләре дә башларына китерә алмыйлар.

Билгеле, прииск хуҗалары өчен көтелгән кунаклар түгел алар, яңа эшче куллар гына. Мондагы приискларда тау токымнары ташып та, шахталарда таш катламнары ярып та карый Гали, әмма мая туплый алмый. Шуңа эче поша аның, шуңа гарьләнә. Нигә шулай килеп чыга, иң «бай» эштә эшләп тә, нигә һаман хәерчелектән котылып булмый соң? Әнә бит, газетада язылганча, инглиз консультанты Ч. Пирингтон Лена приискларындагы байлыкны дөньяның «алтын умырткасы» саналган Көньяк Африка Трансваале белән чагыштырган! Шуның хәтле байлык җитештергән кешеләр нигә ач та һаман, нигә ялангач? Җитмәсә, Гыйлаҗетдин әзисе авылдагы хәлләрнең тагын да кыенлашуы турында яза. Байтак кына авылдашлар, кайчандыр Гали белән бергә уйнап үскән егетләрнең кайберләре Герман сугышына алынган. Гәрчә, Гыйлаҗетдин, без ничек булса да түзәрбез, энем, үзеңне генә берүк сакла, дип язса да, ул һаман кайчан да булса кайтып туганнарына ярдәм итү турында хыяллана. Тормыштан канәгатьсезлек арта, кешеләрне алдауга, изүгә корылган тәртипләрне тирәнрәк аңлый башлый. Биредә үткәргән өч ел эчендә эшчеләр белән хуҗалар арасында конфликтларны күп күрә Гали, олырак иптәшләрнең, башкаларны каторга шартларында эшләтеп кенә баеп ятучыларга каршы сүз түгел, көч белән, корал белән көрәшергә кирәклеге турында сөйләгән сүзләрен еш ишетә.

Фото. Бодайбода шахтерлар яши торган бараклар.


КОРАЛЛЫ РЕВОЛЮЦИЯ СУГЫШЧЫСЫ

1916 елда 24 яшьлек Гали Динмөхәммәтовның үзенә дә шинель кигезәләр. Бодайбодан Яңа Уян станциясенә кадәр олауда барганда, аннан поезд белән көнбатышка таба такылдаганда белми әле солдат: кая илтеп тыгарлар аны, немецка каршы сугышка ташламаслармы? Красноярскидагы 15нче Себер полкында ике айлык әзерлек үтү вакытында ук кешелекле, нык холыклы рекрут үзенә күрә иптәшлек сынавы үтә. Рота командиры, ниндидер юк кына сәбәп табып, бер гади солдатны аның күз алдында кимсетә башлый. Ләкин офицерның солдатка кизәнгән йодрыгын Гали үзенең тимердәй нык кулы белән эләктереп өлгерә. Ярсулы командир өчен бу – гаять хурлыклы күренеш! Эш зурга китә, чак кына кул сугышына барып җитми. Мондый башбаштаклык, билгеле ки, офицер тарафыннан кичерелми – ул «хәрби дисциплинага буйсынмый торган тотрыксыз солдат»ны полктан кудыруга ирешә. Үз частеннан куылган солдатның патша армиясендә урыны кайда булсын – билгеле, Көнбатыш фронтта. Чөнки анда сугыш бара – Беренче бөтендөнья сугышында «батып» калган Россия империясе җирләрен Герман гаскәрләре изә. Бу вакытта инде большевикларның «эшчәнлек нәтиҗәсе», йогынтысы гаскәрләрдәге сәяси кәефләрдә шактый нык сизелә башлаган. Үзләрен «эшче-крестьян партиясе вәкилләре» дип атаган агитаторлар, царизмга каршы көрәшкә, кораллы революциягә өндәп, «сәяси агарту» эшләре белән фронтовиклар арасында ачыктан-ачык шөгыльләнәләр. Ләкин 416нчы Югары Пров полкы солдаты Гали Динмөхәммәтовка мылтык кочаклап окопларда озак ятарга туры килми. Себердә үк кигән кышкы солдат бүреген җәйге фуражкага бер тапкыр да алыштырырга өлгермәгән килеш, 1917 елның февраль башларында контузияләнә.

Патшаның бәреп төшерелүе, Россиядә буржуаз революциянең җиңүе турындагы хәбәрләр аңа Житомирда хәрби госпитальдә ятканда килеп ирешә. Биредә ике айлап дәваланганнан соң, командование аңа өч айлык ял бирә. Озак уйлап тормый рядовой Динмөхәммәтов, яңадан Себергә, үзе эшләгән якларга китә. Бу заман үзәк Россия генә түгел, Урал артындагы Себер дә, Ерак Көнчыгыш та вакыйгалар белән кайнап тора; Гали, сәяси яктан шактый чыныккан, җитлеккән, кыю йөрәкле эшче һәм солдат буларак, актив җәмәгатьчелек эшчәнлегенә кереп чума. Прииск идарәчеләре алдына таләпләр куеп сөйләшүчеләр арасында була, җирле властьларны тәнкыйтьләүче эшче җыелышларда катнаша, татар яшьләрен берләштергән кичке җыеннарда башлап йөрүчеләрнең берсе буларак таныла.

Өч ай уза. Хәрби хезмәт дәвам итәргә тиеш. Ә патша армиясе урынына илдә Керенский җитәкләгән Вакытлы хөкүмәт гаскәре генә бар. Ләкин андагы тәртипләр бөтенләй башка, үзәк командованиенең идарә итү мөмкинлеге, дәрәҗәсе түбән. Шуңа күрә Динмөхәммәтов кебек, яраланып ялга китеп барган солдатларның күбесе өчен хәрби хезмәт үзләре яшәгән тирәдә генә дәвам итә. Шулай итеп, Гали берничә айга (1917 елның декабренә чаклы) Бодайбо җирле командасына җибәрелә. Бу исә асылда шәһәрчекнең хәрби полициясе дигән сүз. Биредә хезмәт итү сугышта катнашу түгел түгелен, әмма кулда гади генә булса да винтовка бар, армия тәртипләренә өйрәтәләр, азмы-күпме хәрби стратегия тәҗрибәсе дә туплана. Боларның барысының да, әлбәттә, киләчәктә Галигә кирәге чыгачак. Чөнки алда – Россиянең генә түгел, бөтен дөньяның астын-өскә китергән вакыйгалар: Октябрь инкыйлабы һәм гражданнар сугышы.

Ноябрь азагында «Коммунистлар Керенскийны куган. Ленин властьны алган» дигән хәбәрләр Себергә дә килеп җитә. Әлбәттә, җәмгыятьнең иң төбендәге иң түбән катламыннан чыккан һәм егерме дүрт яшьлек гомерендә әлегә кадәр мохтаҗлыктан башканы белмәгән, тормышның утында янып, суында батып чыныккан татар егете революцияне хуплап каршы ала. Үзгәрә бит дөньялар, дип уйлый ул, безнең урамда да кояш чыкты түгелме соң?! Атна саен вакыйга, көн саен яңалык...

Кышка кереп барган көннәрдә иске армия таратыла, Бодайбо җирле командасы да бетерелә. Феодосия приискында забойщик булып эшли башлаган Гали эшчеләрнең шахта комиссиясе әгъзасы итеп сайлана. Яшьтән моңлы татар җырына, гармун тавышына битараф булмаган, шахталарда эшләгән елларда да кышкы Себернең озын кичләрендә егетләр белән җыелышып күмәк җырлар сузып җанын бушатырга ияләнгән егет җаны-тәне белән шахта бистәсендәге татарлар арасында культура-агарту эшләренә бирелә.

1918 елның июне. Властьның кем кулында булуы да аңлашылып бетмәгән буталчык көннәр. Иркутскидан катгый таләп җиткезәләр: Советларыгызны таратыгыз, властьны земствога тапшырырга! Феодосия приискында моңа җавап урынына Кызыл гвардия оештырыла. Гали Динмөхәммәтов аңа беренчеләрдән булып языла. Кечкенә генә булса да хәрби тәҗрибә менә кайчан кирәгеп куя – бер-ике атна буена ул эшчеләрне корал белән эш итәргә, сугыш хәрәкәтләренә өйрәтә. Аннары взвод командиры була, тиз арада отряд начальнигы Одишария, оештыру сәләтен чамалап, Галине үзенең урынбасары итеп билгели. Бу хәл отряд Витим елгасы буйлап ак гвардияче Красильников отрядына каршы хәрәкәт иткәндә була. Бәрелеш август башында була һәм акларның җиңүе белән тәмамлана. Кызылгвардиячеләрнең күбесе, шул исәптән командирлары да, кулга алына. Ә бер төркем иптәше белән Гали урманга качып өлгерә. Бу тирәләрне алар, әлбәттә, бик яхшы беләләр, җәй көне рәхәтләнеп тыныч кына качып ятырга да мөмкин – шөкер, кораллы кешегә ите җитәрлек, гөмбәсе-җиләге дигәндәй барысы да бар... Әмма иректә озак йөрергә туры килми, барыбер Бодайбо төрмәсенә эләгәләр. Биредә 20-25 көн утырганнан соң, аларның барысын да Иркутскига алып китәләр. Озак та үтми, хөкем карары нигезендә, Бодайбога кире кайту хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә, иреккә чыгарылалар.

Себер һәм Ерак Көнчыгыш тулысынча аклар кулында кала. Совет власте юк. Мондый шартларда, төрмәдән чыгарылган Гали «Крестьяннар сәүдә йорты»нда товар төрүче булып эшли башлый. Әлбәттә, инде сәяси-иҗтимагый һәм кораллы көрәш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, ул большевикларның яшерен оешмалары эшчәнлегендә актив катнашуын дәвам итә. Башкаласы Омскида булган «Россия хөкүмәте» ничек кенә эзәрлекләмәсен, Советларның гади халык власте икәнлеген аңлап өлгергән шахтерлар катнашындагы партизаннар хәрәкәте тирә-яктагы барлык эшчеләрнең кораллы баш күтәрүенә һәм җиңүенә китереп җиткерә. Нәтиҗәдә 1919 елның азагында Иркутск акгвардиячеләрдән азат ителә. Гали Динмөхәммәтов шәһәр оборонасы революцион штабында элемтәче һәм тәрҗемәче булып эшли башлый. Шул вакыттан бирле ул башаяк җәмәгать эшләренә чума. Ә инде 1920 елның 6 гыйнваренда коммунистлар партиясенә кабул ителгәч, РКП(б)ның Иркутск губерния комитетында аның җаваплы урыннарда кайнап торган эшчәнлеге башлана. Баштан губкомның татар секциясе Гали Афзалетдин улын Көнчыгыш Себер армиясе штабына юллый. Губерниянең 3нче партия коференциясе, Врангель җитәкчелегендәге аклар армиясенең каршылыгын сындыру максатында, үзенең күп кенә делегатларын көньяк фронтка җибәрү турында карар кабул итә. Гали Динмөхәммәтов та шул исемлектә була. Ләкин аны фронтка җибәрмиләр, Иркутск хәрби комиссариатының сәяси бүлегендә калдыралар, һәм ул шунда татар сугышчылары белән эшләүче инструктор була. Апрель аенда, Врангель калдыклары губерния чикләреннән бөтенләй куылганнан соң, губкомның мөселман секциясе әгъзалары гомуми җыелышында 28 яшьлек Динмөхәммәтов әлеге секциянең рәисе итеп сайлана. Биредә эшләгән вакытта губерния гадәттән тыш комиссиясенең (Губчека) һәм РКПның Себер бюросының махсус йөкләмәләрен дә үти. Шуларның берсе – 1921 елны Якутскида милли азчылык халыклары арасында партия эшен оештыру, совет властен пропагандалу. Аннан кайтып, яңадан Иркутск губкомының идарә аппаратында эшләгән чорда татар клубы мөдире дә булып тора, татарлар арасында үзешчән сәнгать оештыра. Әлеге клубта бик күп кеше катнашында җанлы җыелышлар, әңгәмәләр һәм лекцияләр уздырыла, сәяси түгәрәкләр эшләп китә, театр төркемнәре оеша. Актив җәмәгать тормышы алып барган, сабыр холыклы, йөзгә матур, буйга таза, кыю егет, билгеле, шул түгәрәкләрдә катнашып йөрүче татар кызларының да игътибар үзәгендә була. Инде яше утыздан арткан булса да авыр эшләрдә эшләп, сугышларда булып, җәмәгать эшләрендә янып йөргән Гали моңарчы өйләнергә вакыт таба алмый. Ләкин сәламәтлеге ташып торган ир-атны табигать барыбер үз кануннарына буйсындыра – 1923 елда өйләндерә. Ирткутскидан ерак түгел урнашкан Зима станциясендә 30 ел эшләгән татар тимерченең Хөсния исемле кызы белән тормышын соңгы көннәренәчә бәйли ул.

СӘЛИМ КЫЗЫ ЗӘЙНӘП

(хикәя)

Халилның хәле начараеп, көңеле белән үзенең өстендә әзраил фәрештәнең канат күләгәсен сизә башлагач, бер дә бер көн, янына җыелган кардәшләренә барыгыз берең, Бикуларда торган эвакуированный Киев табибын чакырып китерегез, бәлки нәрсәдә ярдәм итә алыр, Халилдан ике яшкә олорак булган агасы Алюк, -Халил юк эш ул, Саламон Абрамовичның башы киткән, ни сүләгәнен үзе белми, нәрсәдә эшли алган булса, аны кара татар авылында тотмас иделәр, иң кимендә Дәргачка, я Саратовка алган булырлар иде.

Киевтан машинада чыгып киткәндә, аны патрульлар туктаткач, ул штапларына кәгазләр белән кереп киткәч, машинасына бомба төшә, хатыны, ике кызы, ике онокасы һәләк була, бомба шартлагач машинадан да, якыннарыннан да берни дә калмый, күмәргәдә берсендә табалмый, азмы—күпме бомба базында туфрак эчендә казынгач, онокасының аягын басаношкасы белән таба, шул вакигадан соң акылдан кузгалды ди, көчкә эшалонга утыртып алып киттек диеп, сүләгән иде аның белән авылга килгән теш табибы.

Теш табибын кайдадыр алдылар, авылда озак тормады. Ә Соломон беркемгәдә кирәкми, хәлсез ул.

-Мин соралам үзегездән кил зинһар барып чакырыгыз, бәлки тыңлап килер. Ни булсада салкынныгы тияр, түзәрлегем юк, аяк—кулымның, умырткамның сызлавына. Ни генә эшләмәдем инде, каянда мышаяк табып бирегез инаса, эчиемдә бу җазадан котолыем, ходаем кичерер бәлки колон.

Шул сүзләрне әйткәч Әдиясе, дүрт бала анасы булсада матурлыгын, терелеген югалтмаган, җылап җибәрде дә ярый әти мин барып чакырам, азгына катык итә барам үзенә, катык ярата ди. Китерәм үзен Саламон Абрамовичны, күтәреп булсада китерәм.

Әдия чыгып китте, ыру—кардәш, тирә—күрше таралдылар, Халил авыртуга карамый түшәктән торып, агач кадушкага ачы әремнән ясаган, тән түзәрлек кайнарлыктагы, төнтәмәгә кереп утырды.

Җылы су эчендә, авыртуы тәмам бетмәсәдә, ничектер ерагайган булып, андый кискен сулкнамый, тузәрлек дәрәҗәгә кими, тән йомшарып китә, йокыга тарткан була.

Берәр сәгать вахыт үттемедер—юкмыдыр?, Халил яңа, төнтәмәдән чыгып киенеп түшәккә утырган иде.

Әдия белән Соломон Абрамович килеп керделәр, -Әти вата китердем духтырны, катыкны ашамыча килмәде.

Шул арада Халилның түшәгенә Соломон агайда якынайды да, күзлеген кулы белән рәтли—рәтли салам алейкум добрым мусульманам диеп сәлям бирде. Халил сәлямны алгач—Проходи Соломон присять вот сюда, диеп тәбәнәк кенә урындыкка күрсәтте. —Присяду Халил, ноги совсем не держат, постарел я, как один остался, и говори сомной по татарский я ваш язык понимаю всё мое детство прошло в Болградском районе, среди гагаузов язык ваш похож, и молочные продукты одинакового вкуса. Ты давай расскажи Халил, что с тобой случилось всё по порядку, а потом я посмотрю, почупаю.

Халил ничек сырт астында, кышын төн уздырганын бәйнә—бәйнә сүләп бирде, иртәстөн генә чанага салып өйгә китергәннәре турында, бер җиредә туңмаган булсада үтәдән—үтә өшегәннеген әйтеп, шул вахыттан бирле бөтен буыннары эшешеп чыкканыгы турында, түзгесез авыртуы, сызлавы турында сөйләде.

Соломон Халилга тишенергә кушты, тишенгәч бөтен тәнен карап чыкты, капшап, төртеп. Буыннарын, аркасын суккалап чыктыда киенргә кушты. Халил киенгәч.

-Ни әйтием Халил, син акыллы кеше күренәсең, дөняның асты өскә килгәндәдә сау калгансың, балалар устергәнсең, онокалар күрергә ходай үзеңә нәсеп иткән, чынында кеше өчен бу иң зур байлык, алар өчен нәрсәдәндер баш тартырга, бик күп авырлыкларга түзәргә була. Тик мин сиңа бер якшы сүздә әйтәлмим, синең яшәргә калган көннәрең санаулы, бер ай, я ай ярым, бернинди даруда сине терелтми, ходайда сиңа ярдәм итми, ник дисәң, синең үз үзеңә булган, кимсетү бәясе өчен кичерми.

Соломон аз гына булсада бу авырту газабын җиңеләйтергә диеп, нәрсә белән дәваланырга кирәк икәнен өйрәтеп китте.

Далада булган тозлык уемнарының бәлчеген, агач кадушкага кайнар суга салып, каймак куелыгында тән түзәрлек итеп ясап, шул сеңгәлчек эченә төшеп утырырга кушып китте.

Аның әйтүе буенча, сезнең тозлыкларны дөрес файдалана белсәң, үле кешене терелтерлек көчләре бар имеш.

Соломон билгеләгән сеңгәлчеккә утырулар, бернинди дә җиңеллек бирмәделәр. Халил төннәр буе йоклый алмый, авыртуына түзми йортка чыгып, йорт эчендә арлы—бирле йөреп таңны җиткерергә мәҗбур була, бик аз вахытка гына таң шәүләсе беленер алдыннан әлсерәп йокыга талган булып ала.

Җәй аеның төннәре кыска булсада ни генә уйлап өлгерми, ни генә исенә төшми, аның уйлары аны кире яшлегенә алып кайта, алып кайтада бәйләп куйган кебек җибәрми, анда тотып калдырган була.

Үзе теләмәсәдә бар булган вакыгаларны исенә төшерергә мәҗбур итә.

Ай яктысында, йорт уртасында чүгәләгән килеш, шундый ук айлы җәй төне күз каршына килә, яңа гына әле мыегы чыга башлаган дәвердә, икәү әтисе белән, пар атта Яңа пәлдәнге авылына барганнары, әтисе өйдә, өй хуҗасы һәм каяндыр читтән килгән кешләр белән, нәрсә турындадыр, бәхәсләшә—бәхәсләшә сөйләгән арада, ул арбада ятып берчегә кибеп бетмәгән, үлән исе аңкып торган печән өстендә, йокыга киткәнен сизми калган, маңгае түзгесез кытыкланганга күзләрен ачарга маташып кулы белән башын, маңгаен сыпырып алып, күзләрен ачса, күзләренә бердә көтелмәгән, аны каушатып калдырган, күренеш ачылды, бу күренеш анарга уяндыммы әлә әлдә йокымда төш күрәмме диеп шикләндерде.

Арба янында ай яктысында кулына чилигә сабагы тоткан, чәчләрен иңенә тетеп җибәргән килеш, ак күлмәктән, кыткылдап көлеп торган кыз күрде. Көч хәл белән генә йокысын куып, мөмкин кадәр тыныч тавыш белән, көлеп торган кыздан, -Син кем?диеп сорады.

Кыз көлүеннән туктап. -Мин хур кызы, сезнең йокыгызны сакларга куелдым, әгәрдә ниндидә теләгегез бар икән әйтегез, мин үтәргә тырышырмын әфәндем диеп, арбага якынырак килеп, чилигә сабагы белән маңгаеннан тияр—тимәс кенә үткәрде.

Халил маңгае кытыклануның сәбәбен белде, кызның шаяртып сөйләвен йөпләп, арба читенә утырдыда, кызга, -Мин ялгыз йокларга куркам, әйдә яныма ят икебезгә җылыракта булыр, өскә ябарга юрган юк, күлмәк итәгең белән ябынырбыз, ул шулай диеп әйтептә бетермәде кыз чилигә сабагын җиргә ташлап, күз ачып йомганчы арбага сикереп мендедә, печән өстенә чалкан килеш сузылып ятты.

-Кара син ай нинди ярык, йолдызлар ничек җемелди, син җигет исмеңне әйтергә идең, әгәр мин яныңа ятканга шатлыка түзми үлә калсаң, чыназа намазы укыганда, исмеңне әйтү кирәгер диеп кыз кыткылдавын дәвам итте.

Халил үләргә җыенмасада, үзеннән мондый якынныкта ятып торган кызга кулы белән тияргә төгел, ничек ян алырга кирәклегендә оныткан кебек булды.

Кыз үзе аның сакал астыннан тотып, бармакларын аның иреннәренә тигереп, я ни мыек иясе, телеңне йоттыңмы диеп үз йөзен аның йозенә якын китереп, сулышы белән Халилның битенә кагылып, нидер сүләгәннәрен төшендә кебек кенә ишетте.

Таң ата башлагач кына өйдән Халилның атасы белән өй хуҗасы чыгып, болдырга баскан килеш кызга дәште.

-Зәйнәп кер үгә, аз гына оятың булсын, бердә күрмәгән җигет белән, төн уртасында сөйләп утырасың.

-Мин әти керер идем дә шул ул ялгыз калдырма мине куркам диеп сүли, әлә инде чында шүрли, әлә шаяра, исемендә әйткәне юк, син сора бәлки сиңа әйтер диеп, бусагада борылып тагын бер кыткылдап көлдедә, өйгә керде.

Атлар тынган, тиз генә җиктеләрдә яктырткинча үк авылдан чыгып киттеләр. Халилның атасы юл буе нидер сүләп килде, тик Халил аның сүләгәнен ишетмәде. Күз алдында шул чая Пәлдәнге кызы Зәйнәп торса, колагында аның ис киткеч йогышлы көлүе ишетелеп торган кебек булды.

Өйгә җитеп, йортка кереп атларны туаргач, атасы белән алачыкка кереп, алар килешкә әнисе аныклап куйган чәйне эчтеләр, чәйдән соң атасы белән арткы йортка уздылар, анда атасы аны курмылык эченә чакырып керттедә, алар кемнәргә барган булганнарын Халилга сүләп бирде.

-Олом Яңа пәлдәнге авылына без Богданнарга барган идек, алар морзалар тохымыннан, минем күптәнге белешләр, мине әтием аларга иткән иде, ул гомере буе Сәлимнең атасы Мөбин белән эш иткән, ә без Сәлим белән аларның эшен дәвам иттек, хәзер сезнең чират.

Тора бара аларга килгән кешләр белән танышырсың аларның берсе Ураз ямәк җигете, икесе аталы оллы ногайлар атасы Нәби оло Закир синең яшләрдә генә булыр, мин атлап сорамадым, аларның тагын бер итәшләре бар Мөшәрәф ул кара калпак.

Тик бу юлы Мөшәрәф алар белән килмәгән, ниндидер сәбәп чыгып утарларында калган.

Син Халил күрәсең безнең атлар абзарында бәләгән колоннар, мин аларны ел тәвлегендә Пәлдәнгегә барып, Богданнардан алып китерәм, алар исәйгәч үзебезнең тавраны куеп Балакуга итеп сатам.

Бу Пәлдәнгедә минең белән очрашкан җигетләр ат караклары, тик алар берәр ат урламы, табуны белән куып алып китәләр, кайдан урласаларда Богданнарга китерәләр, мин Богдан Сәлимнән тавра салмаган колоннарны сатып алам, ә атларны ул Балаку аша Пенза ягына куа, Пенза татарлары

Мәскәв базарына итә. Кечкенә колоннар белән андый ерак юлда, төрле хәл булырга мөмкин, шуңа күрә аларны юн хакка саталар, ә мин алам.

Бик ук дөрес эш төгел—төгелгә дә, нишлисең тайлар жәл, атларны куганда юлда янып үлеп кенә бетәләр, аерып калдырмасаң.

Без торган далада ат урлаудан бер кайчанда туктамаячаклар, шуңа күрә мин картайсамда, атлар белән сәүдә итүне сезгә дәвам итәргә кирәк.

Базар көн атлар китерегә тиешләр, икәү барып алар китергән атларны каршы алырбыз, ничә тай булыр, алып кайтырбыз.

Ә Зәйнәпкә күзеңне кыздырма, ул килешкән кыз, алар бала чакта ук, аларның аталары кода булырбыз диеп килешкәннәр, Зәйнәп Закирның булачак хатыны. Без тәртипне бозалмыбыз, мин сиңа алар турында юл буе сүләсәмдә син ишетмәдең.

Син Зәйнәпнең анардан бер яшкә оло агасы Салих белән таныш, ул кичә юк иде, йомыш белән Балакуга киткән, урсатна* көн Пәндәлгегә баргач танышырсың, ул атта синнән ким йөреми, корык беләндә, мылтык беләндә эш итә белә.

Әгәр якшы гына җәйне, көзне үткәрсәк, кышка, , алла кушса”өйләнерсең, авылдан теләгән кызыңны сайлап алырсың.

Халилны атасының сүзләре кайгыга салды, ул борыннан килгән гадәтләрне ихтирам итә, аларны тик торганнан, эч пошканнан бозаргада ашыкмый, тик бу юлы түгел. Зәйнәп аның җаннашы булырга тиеш.

Ничек түзгәндер инде базар көнгә тике? Пәлдәнгегә бармынча, үзедә әйтәлми.

Мөнә бара торган көндә килеп җитте, алар өчәү, өч җайдак, Халил, аның атасы, Халилның әнисе Зөбәйдәнең энесе Хафиз, караңгы төшкәч арткы кабактан чыгып Яңа пәлдәнге авылына юнәлделәр.

Төн караңгы, ай кимегән чирегегенә калган, ул да болытлар арасыннан сирәк—сирәк кенә күренеп ала, ай юлны яктыртып алганда, юл өстеннән түбән генә очкан ябалакның, юлга тукланырга яраклы нидер табарга диеп чыккан, кыр тычканын ауларга дип, юл өстенә кискен генә кунып—кунып алганы куренә.

Җилдерештән барган атларның тоякларыннан күтәрелгән юлдагы тузанны, әкерен генә искән җил, атлар артыннан куып итсәдә, атларны җитәлми бара.

Ара ерак булмаганга, барып җиткәннәрен дә тоймадылар, алар җитешкә йөз башка якын ат табунын, даладан ногайлар куып китерделәр, Халиллардан башка Богданның йортында ногайларны көтеп торучы тагын ике төркем җайдак, төркемнәре бер бересенә якын килмичә уз чиратларын көтеп торалар.

Иң башта колоннарны аналарыннан аердылар, Халилның бу хәлне беренче күрүе булганга, тайларны аналарыннан айру көңеленә бик ук якшы булып күренмәде, бияләрнең колоннарның аларны аерганда кешнәүләре, бияләрнең колонны ничектә булса яклап калдырырга тырышуы, колоннарны уртага калдырып, үзләре читтә торып табун эченә кешләрне җибәрмәскә тырышулары, аның ихтиярын какшатты, күзләренә яш китерде.

Тик өлкәннәр эшне туктатмадылар, тиз генә бияләрне махсус ясаган аерма калдыга кертеп, колоннарын аердылар, колоннарны калдыдан абзарга кертеп пар—пар итеп бәйләделәр.

Башка төркемнәр бияләрне бүлеп алып, куып алып киттеләр, һәр төркем үз юлы белән китте, ике сәгаттан соң Богданның йортында тояк эзләре генә калды.

Тояк тавышлары тынып алар күтәргән тузан утыргач кына, Халиллар колоннар белән юлга кузгалды.

Халил күзләре белән Зәйнәпне эзләсәдә кыз беркайдада күренмәде, атасы Халилның тик тормаганныгын күреп, син малай тик кенә тор, бер ике көннән килербез кире, күрерсең карым дигәнеңне.

Төн уртасында өйгә килеп җиттеләр, Халилның ике агасы колоннарга урын аныклап, аерым калды ясап куйганнар арткы йорт эчендә, колоннарны керткәч әтисе йортта калсада Халил өйгә керде, тик өйдәдә уйлары аны калдырмады.

Яраса ат ярләп Пәлдәнгегә барыр идедә, алай эшләргә ярамаганныгын аңгара торып түзде. Ниһаят атасы әйткән көн килеп җитте, алар караңгы төшәр— төшмәс өйдән чыгып киттеләр, атасы дилбегәләрне Халилга биреп, син әле кая барырга кирәкне беләсең, әйдә куала атларны.

Соңрак ул бәлки үкегәндердә, дилбегәләрне Халилга биргәнгә, тик баребер бер нидә әйтмәде, атлар очып баргандай чаптылар Пәлдәнгегә тике.

Килеп җиттеләр, аларны күптән көтеп торганнар, алар килеп тукталышка кабаклар ачылдыда, кабак янында фанар тотып баскан җигет Халилга йортка узарга кушты, Халил Салихны үзе күрмәгәнгә ул бу фанар тоткан җигет Зәйнәпнең агасы Салих булырга тиеш диеп уйлады.

Ул шулай булыпта чыкты. Йортта арбадан төшкәч, саулыклаштылар, Салих белән Халил таныштылар, җигетләр икеседә бер буйлы, гәүдәләредә бик аерылып тормый. Ике җигеттә зур, таза ирләр булачак икәннекләре күренеп тора.

Сәлим кунакларны өйгә дәште, яш җигетләр арткарак калып түргә уздылар, анда идәндәге кашма өстеннә, түр уртасында ашяулык җәйгән, кырыларында тәкәмәтләр өстенә кунаклар утырышкан. Һәр бер кунак дәрәҗәсенә карата урын алган.

Халил Салих белән читкә, ишек ягалы диярлек, янәшә утырдылар, Салих табын артындагыларны якшы белгәнгә, Халилны пышылдап кына кунаклар белән таныштырды.

-Табын башында утырганнардан әтиең янында Нәби ул бөтен эшнең башы, аның янында кара мыеклы Мөшәрәф ул арада иң картлары, Мөшәрәф янында Ураз ул аның сул ягында утырган Закирдан өч—дүрт яшкә генә оло, аны аның агасын Сәрсәнне, , Глинянный кордон” тирәсендә калмыклар куып тотып үтергәч агасы урнына алдылар, ул ике ел чамасы Нәби белән йөри, минем әтине танысың диеп, сүзен тямамлады.

Салих сүзен бетерүгә аның әнисе Мәйсәрә зур агач шавада пешкән кайнар ит алып керде, аның артыннан яшел кытай җефәгеннән теккән кулмәктән, башына кызыл атлас яулык бәйләгән, яулык астыннан чәч толымнары салынып төшкән, кара кашлы, кара күзле Зәйнәп урта зурлыктагы агач шава һәм комган белән, кунакларның кулларын юдырырга диеп, Салих алдына китереп куйды. -Мә абыем юдыр кулларын, әни хәзер сөлге китерер.

Кулларны югач, яшләргә итне турарга кушып, өлкәннәр өч көн алда үткән эшнең, акчалата исәбен килешергә тотындылар.

Итне турап бетерешкә Зәйнәп яңа пешкән җәймеш һәм пары чыгып тораторган кайнар бәрәңге керте. Җигетләр тозлаган бер яшлек тай итен тураган килеш, җәймеш һәм бәрәңге белән катнаштырдылар, өстөнә тозлык салдылар. Ололарның сүзләре ахырына җитмәсәдә, аштан оло бернидә юк диеп, агач кашыклар алып бишбармак ашарга керештеләр. Нәби хуҗага йөзен борып, -Якшы рызык татар бишбармагы бәрәңге белән булганга, кабатланмас тәм үзендә, мөмкин булса көндә ашар идем татар бишбармагын, бәлки Зәйнәбең минем малайга Закирга кияүгә чыккач, миңа ешрак татар бишбармагы ашарга ходай нәсеп итәр. Сәлим син туйны боелга калдырган идең, хәзер буш вахыт, әйдә туй уйнап алыек, кодалар булыек, егерме елдан артык бер—беребезне беләбез, балалар усте.

-Мин каршы төгел Нәби, тик безнең яклардагы татар халкы, туйны көзен, я кыш башында бөтен кыр эшләре беткәч уйны, бездә кешләрдән аерылып тормыек.

-Әйдә алдан кайсы айда туебызны уйныбыз, килешеп алыек Сәлим.

-Миңа калса ноябер ае ярап куяр иде, син каршы булмасаң.

-Без каршы төгел, Закирда миндә рыза, тик бу сүз соңгысы булсын, артык күчермиек туй вахытын.

Бу сүзләрне ишетеп торган Халил утта янган кебек янды, тамагына аш бармады, тик ник болай үзен хис иткәнен аңгармады.

Гомерендә бары ике тапкыр гына күргән чая кыз өченме, әллә инде шул кыска арада гайшик булдымы.

Атасы ачыктан—ачык әйтте, җигете бар диеп, ә ник алай булса Зәйнәп аның белән үзен шулай иркен тота, күрәсең ул җигет буларак Зәйнәпнең көңеленә хуш килгән. Битараф булса тик томалга үртәп йөремәс иде диеп, бөтенләй чуалып беткән уйларын рәткә салырга маташты, ә Зәйнәп белән тагын бер очрашып, үзенең анарга булган тойгылары турында әйтергә булды.

Ашап—эчкәч өч җигеттә йортка чыкты, бер бересе белән якынырак таныштылар, Халил Закирдан моңа кадәр очрашканы булмаганга, төпченеп, аның кайда торганын, кемнәре барын, Пәлдәнгегә тагын кайчан килергә ниятләгәнен, Салихларга килгәч икү безгәдә килегез диеп, икесендә кунакка чакырды.

Тик Закир анарга, юк бу араларда киләлмәбез, эш күп диеп килергә шандырмады.

Шулай итеп Халил кечкенә генә хәйлә файдаланып тиз арада аның көндәше Пәлдәнгедә булмаячагын ачыклады.

Салих белән Закир өйгә керделәр Халил бәлки Зәйнәпне бергә—бер күрермен диеп тышта калды, Зәйнәптә ахрысы Халилны ялгызын очратырга тырышкан, өйдән бер мизгелгә генә күренеп алдыда, кара кашларын җыерып, тавышын калынайта төшеп, син җигет караңгыдан куркмасаң, иртәгә шул вахытка безнең артка су буена кил, тик әниеңә кая барганыңны әйтмә, синең белән килүе ихтимал, дидедә кире ишектән кереп югалды.

Халилның йөрәге авызыннан чыгардай булды, нәрсәгә шатланганын үзедә төшенмәде.

Өйгә кайткачта Зәйнәп белән күрешү турында гына уйлады, башка бернидә бу дөняда аны борчымады.

Көн үттедә, кич җитте, атасы аңа атап бу синең атың булсын диеп биргән җирән айгырын, Ядрунны ярләде, ял иткән, тук ат, күз ачып йомгынча Халилны Пәлдәнгегә җиткерде, Зәйнәпләр артына су буена туктады, атын тезгененнән су буендагы талга бәйләп куйды.

Зәйнәп дигәне дә көттермәде, килептә җитте әйтептә салды, я ник бер ат белән генә килдең, миңа дигән атың кайда, әллә бүген мине урламысыңмы, бәлки мин сиңа ярамым, көңелеңә охшамадым, әллә син мине яратмысыңда, син әйт, мин йөрәгемне яндырып, төн йокыларымны сине уйлап йокламы тороп җазаланмыемда, син бәлки башка кызны сөясең, аның өчен янасыңда көясең, ә мине жәлләп кенә, бу сабы бала җигет күреп юансын диеп кенә йөрисеңдер.

Халилга бер сүз кушаргада бирмичә, сөйләде дә сөйләде, якын ук килеп, бармак очлары белән, аның сыек кына ускән мыегыннан уңнан сулга, сулдан уңга тияр—тимәскенә сыпады, ул шул хәтле Халилга якынайды, хәттә аның алнылары Халилның күкрәгенә килеп терәлделәр.

Ул артык түзмәде, куллары белән Зәйнәпне кочаклап алды да, иреннәре белән кызның иреннәрен табып суырып үпте.

-Я раббым, ярый әле мине үбәргә кыйдың, синең янга йөгереп килгәндә үбәрме юкмы икән диеп, уйлап килдем, үпмәс, үземә үбәргә туры килер диеп, ярый ир җигетлегеңне күрсәттең, әле әйт ни эшлибез.

-Мин сине беренче күргәннән, үлеп яратам Зәйнәп, синең хисләреңне белмим, син дә эчең пошканга гына , мине борчымысыңны аңгарам, тик синең җигетең бар, җигеттә төгел киявең диеп әйтергә була. Мин сине кияүгә сорасамда, сине миңа бирмәячәкләре алдан билгеле.

Әтиең сиңа булада, миңа булада сүзен бозмый, Закирда аның әтиседә вәгдәдән кайтмаганныгы көн кебек ачык.

Мин безнең якның гадәтләрен беләм, вәгдәләнгән кыз урласаң дөньяда тере калуың икеле.

Таңга тике сөйләшеп, бер—берсен иркәләп, бер—бересен яратканныкларын аңлашып, иртәгә шул ук җирдә күрешергә килешеп аерылдылар.

Ядрунның тояклары җиргә тимәде, авылга тике ук көбек очты.

Халилны арткы кабак янында анардан ике яшкә кече энесе Мостафа каршы алды.

-Әти ачуланган бу малай ахтыгы шул Пәлдәнгедәге Сәлимнең ут кызына кызыгып башын җуймагае диеп, кургашлы камчы белән төн азагында йортта йөреп торды, хәзер чәйгә керде, кара аны.

Халил атасы белән очрашмый булмаганны аңгарды һәм үзе атасы чәй эчеп торган алачыкка керде.

Өстәл артында атасы белән анасы гына, башка беркем дә юк, ул аларга саулармысыз сау кундыгызмы диеп эндәшкән иде, атасы-Кунарсың синең белән сау сәләмәт. Син зур җигет инде, әйтеп китәргә кирәк атаң белән анаңа, аннары мин сиңа сүләдем, якшылык белән алныдан әйтеп куйдым, ул кызга нәфсеңне сузма диеп, син әле үзең беләсең, кемгә атаган Зәйнәп, каршыңда сүз куйдылар.

Ул чынында кеше хатыны, Закирның хатыны була, даладагы гадәтләр буенча, аны урласаңда хатынын урлаган буласың, ә болай сорап, сиңа Сәлим кызын бирми, бер кызны ике кияүгә бер юлы бирмиләр. Анасыда, атасының сүзләренә өстәп, -Балам авыл тулы кыз, Бурмис Исмаилның кызын димләгез диеп миңа әйттең, сабантуйдан соң, мин Мөршидә тәтәмне җибәргән идем, сораштырырга каршы төгелләр ди, яучы җибәрсәгез.

Әйдә көзен, башкода җибәриек үзләренә, Хәернисә кызларын сорап, үзеңнең сүзең, син ир җигет, җигетләр ике сүләми.

Мин Сәлимнең кызын күргәнем юк, ә Хәернисәне беләм эшкәдә уңган, йөзгәдә күркәм, кулгада чибәр, сокланып туймаслык кыз, тагы сиңа ни кирәк.

Халилның дәшми утырганын күреп, атасы, -Я ни телеңне йоттыңмы, бер юнле сүз анаң белән атаңа әйт.

-Ни әйтием үземдә белмим, сез бик дөрес сүлисез, үземдә акылым белән аңгарып торам, тик ялгыз каламда күз алдымнан китми, көлгән тавышы колагымда гайны, ни эшләргәдә белмим, шул хәтле көчле көңелем анарга тартыла.

Балам йөремә, бөтен тохомыбызны бәляга тартасың, якшыга булмый бу карышуың диеп әйтте анасы, яш тулы күзләрен аляпкычы белән сөртә—сөртә.

Ярый бармым артык, Зәйнәп белән очрашмым, борчылмагыз, кил зинһар.

Тик әйтергә генә җиңел булды, бармым диеп, кич җиткәч кая басар урынын тапмый арлы бирле йөрегәнен, Мостафа энесе күрдедә, абыем син барып әйт Зәйнәбеңә, ул көтеп торыр, белми синең ник килмәгәнеңне.

Дөрес сүлисең Мостафа, барып әйтәм артык йөремим диеп, бу очрашулар якшыга китермәс икебезнедә, син кичер мине Зәйнәп, ачуланма.

Зәйнәпне күргәч бөтен сүзләре башыннан чыкты, телгә бердә кулланмаган сүзләр килде, яратам сине Зәйнәп, торалмым синнән башка, тик ни эшләргә икәннеген белмим.

-Карале җигетебез бер көн эчендә сөйләргә өйрәнгән, мин башта син төгел диеп белдем, синдә сүли беләсең икән. Ни әйтсәдә Зәйнәпне кочагыннан җибәрмәде, ата—анасының сүзләрен анарга җиткеде.

-Әти бирми мине сиңа, сиңа гына төгел, авыл мулласы олона сорасада бирми, беренчедән сүз куйган, икенчедән Закирның атасы мәгер диеп илле бия бирә, әти мине яратсада, мин аның бердән бер кызы булсамда, ат җене тигән атама, илле ат бирсә ата җенгәдә биреп җибәрергә анык, ә Закирга бирәдә бирә, монда шикләнеп торуыда юк.

Иртәгә кичен мин үземнең атым белән, әниемнең сеңеленә китәм, алар Турмак елгасы Сафарка елгасы белән кушылган җирдә, чагыр белән сугарып бакча устерәләр, мин аларда үткән җәйдә, әнием белән бер—өч көн кунак булдым, ә хәзер яңгыз бер кемгәдә әйтми китәм, син кил озата барырсың ахрын дөнья күрсәтер, ә хәзергә сау бул диеп Халилны ике кулы белән кочаклап иреннәреннән үптедә, артык берни әйтми, арткы капкадан йортларына кереп китте.

Халил өйгә кайткач, таң атып көн үткәнен көтеп, йөзгәләнде.

Акылы белән барырга кирәкмәгәнен аңгарсада, мәхәббәте аны Зәйнәпкә кире барыга мәҗбур итте, ә Халил Зәйнәпкә гайшик булуын, башкалардан таналсада үз—үзеннән берничектә таналмый, ул бөтен җаны—тәне белән Зәйнәпне ярата, анардан башка киләчәген күз алдына китерәлми, тик тормышта ул теләгәнчә генә булмый. Бер кемдә аның яш күңелендә туган, Зәйнәпкә булган мәхәббәте белән санашкысы келәми, барлык кардәшләре анасы—атасыда ул сиңа лаек төгел диеп, бер авыздан, Зәйнәптән баш тартырга киңәш итәләр. Бәлки алар бер кайчанда сөймәгәннәрдер, сөю хисе алар өчен таныш төгелдер?

Шундый көңелсез уйларга батып Халил Пәлдәнгегә, су буена, Зәйнәпләр артына барып җиткәнен сизмидә калды.

Зәйнәпнең я батыр җигет сәфәргә аныкмы син, дигән сүзләрен ишеткәч кенә кайда булганныгын аңгарды. Зәйнәпнең әйткән сүзләрен дәвам итеп боерыгыз ханым, сезнең боерык минем өчен яшәү мәгнәсе.

Зәйнәп артык бер сүздә әйтмәде, Халилга якын ук килеп, аның артыннан барырга кирәклеген аңгартып кулы белән ишарәләде.

Җәйге төн кыска, шуңа күрә бердә туктамыча барганга, бер сәгать—сәгать ярым вахыт үткәч күзләренә бер ялгыз янган ут яктылыгы күренде, Зәйнәп Халилга боролып. - Бу аларның бакчадагы алачыкларының уты, алар ишек алдында һәр вахыт диярлек, фонарь ягалар, чөнки чагырда чагырны әйләндергән мал куалаучы йокламый, бакчаны төннедә койдыралар.

Шулай дидедә Зәйнәп атын юлдан, әллә ни ерак булмаган, зәгиф кенә болотлар арасыннан яктырткан ай яктылыгында, суы ялтырап торган елгага табан борды, елга ярына җиткәч, атын туктаттыда, аттан сикереп төште, төште дә үлән эчендә суга чумган кебек югалды, чалгы күрмәгән үлән елга ярында шул хәтле куе һәм биек ускән, урны—урны атның башы гына күренә.

Халил Зәйнәпнең кил бире дигән тавышына барып, аны кочагына алды, Халилның башында атларны тышаулап җибәрегә кирәк дигән уй кузгалсада, Зәйнәпнең кайнар кочагы, татлы иреннәре, аны бу дөняның барлык мәшәкатларын оноттырды.

Икесенең дә бернинди тәҗрибәсе булмасада, адәм яратылганны бирле, бер нинди дә үзгәреш күрмәгән, хәрәкәтләрне аларда кабатлады, бер бересенә монды рәхәт бирәлгәннекләре, аларның көңелләрен нечкәртте, хисләрен кеше күкрәгенә сымас иттереп, бер бересе белән бүлешергә мөмкиннек бирде, аларны үзләрен бу дөньяда иң бәхетле кешләр итеп сиздерде. Вахыт алар өчен туктасада, табигать үз эшен дәвам итте, кояш таң китерде.

Җәннәттән җиргә иң беренче Зәйнәп кайтты, Халил син бар елганың аргы ягына күч, ә мин апаларыма җитәм, монда ара ерак төгел, бер сүздә әйтмә, таң аткач ни күрсәңдә, теге ярда ускән таллар эченнән чыкма, эзләп килмәсәләр кичен күрешербез.

Әгәр эзләп тапсалар, сау бул димәк шулай алла язган, тик чыга күрмә, мине харап итәсең, ялгыз булсам килдем кунакка, соралмый киттем, аеп зур түгел.

Шулай диде дә бер суырып үптедә, атка сикереп менеп, таң шәүләсендә тоныгая барган утка таба, ялгызы китте.

Халил да ярның яптым җирен табып аргы якка, ат йөздереп чыкты да, таллар арасыннан иплерәк урны табып, бакчага таба китеп барган җайдакны карап калды.

Нинди сак булсада таң алдыннан Халил нывыган, йокыдан аны атының пошкырган тавышы уятты, торып таллар арасыннан атын тапты, тик анда аның атыгына төгел, агасы Алюкның кара биясе, Ядрун янында көтелә, агасы аркасына мылтык аскан килеш, бер сүз әйтми Халилның янына килеп, анарга пышылдап кына. - Әйдә карыек юлны, кем киләме юкмы. Алюк Халилның усал күз карашы белән очрашкач, -Син миңа акаеп бакма, әти кичә кичен үк синнән калырга кушмады, мин калмадым, авылдан Пәлдәнгегә, Пәлдәнгедән бире артыгыздан килдем.

-Без Нәбиләрнең кем икәннеген беләбез, ачыктан—ачык алар белән талашырга кирәкми, дөреслек алар ягында, тик бездә сине ялгызыңны, язмыш кулына ташламыбыз. Дөресен әйткәндә Зәйнәп барыбыздан да акыллырак, тапкырырак булып чыкты андый кыз өчен көрәшеп карарга була идедә шул, тик үзе кушмагач, тыгылмыек тик торыек.

Кояш шакты ук күтәрелгәч, юлдан өч җайдак, яшелчә бакчасына табан узды. Ара ерак булмаганга җайдакларны җиңел таныдылар.

Салих белән Закир аз гына арттарак калып сөйләшеп баралар, ә алда юлдагы эзләрне күзәтеп Мөшәрәф җилдерә.

Алюк Халилны елга ярыннан эчкәрәк алып керде. -Әйдә капкалап алыек, без бу җайдаклар кире юлга чыкмый, моннан кузгалмыбыз, ни булганын карыек.

Ашагач ярләрен баш астына куеп, таянсаларда йокы алмады, яткан җирләреннән торып, кире яр читенә барып, таллар ышыгыннан юлны һәм яшелчә бакчасын, күзәтергә алындылар.

Салихлар озак тормадылар, тик алачык яныннан кире юлга, дүрт җайдак чыкканныгы күренде. Аларның атлары адым белән генә аптырамыйча Пәлдәнге юлына төшеп, ни турындадыр сөйләшә—сөйләшә, Халиллар каршыннан үттеләр, Зәйнәп тик бер тапкыр гына Халил качып торган якка карады.

Халилның йөрәге йөзелеп төшкәндәй булды, дөня караңгыланды, үзен бернигә ярамаган мескен итеп күрде, кемнәрдер аның тәүге мәхәббәтен таптап, аның киләчәктә була диеп ниятләгән, якты тормышын аяк аска баскалап, яраткан кешесен каршында алып киттеләр.

Кайчанда булса Зәйнәбен кочагына алырга ходай нәсеп итәрме икән?

Алюк, энесенең көңелендә нинди хисләр булганныгын төшенеп, анарга берничектә ярдәм итәлмәгәнгә, бер сүздә әйтми атларны ярләде дә.

-Әйдә Халил кайттык, анайлар көтә безне, сау кайтканыбызны.

Күптә үтмәде Закир белән Зәйнәпнең туе булды, туйга Халилның атасы белән Алюк бардылар, туйдан кайткач аерым Халилга бернидә сөйләмәделәр.

Туй ул туй инде, үттедә китте. Ә туйдан соң булган вакигалар шатландырмадылар.

Нәби белән Мөшәрәф, урал казакларының төнгегә чыгарган ат табуннарын, исерек табунчы йоклаган арада, алып китәләр, Чижа елгалары тирәсендә, таң атышына аларны Ураз белән Закир каршылый. Аларның атларыда үзләредә арымаган, алар табунны куа китәләр, ә Мөшәрәф белән Нәби арткарак кала, казаклар куа чыксаларда, куып җитсәләрдә, алар ат караклары түгел, кунактан кайтучылар гына.

Тик куып җиткән казаклар башкача уйлаган, икесендә кылычлар белән чапкалап үтерәләр, атларын җибәрәләр, атлар казакларны Нәбиләрнең утарларына китерә, утарның табунчысы ят кешләр килгәнен ерактан күреп, утар халкына хәбәр итә, мондый хәлләргә коныккан кешләр тиз арада кача, тик мал кала, казаклар ни булган малны үзләре белән куып алып китәләр, Нәби белән Мөшәрәфнең уле гәүдәләрен утарда калдырып, башларын кылыч белән чабып, үзләре белән алалар.

Закир Зәйнәп белән Пәлдәнгедә торып кала, тик булган акча бетә, ат урлаудан башка һөнәре булмаган Закир кыш җиткәч ат урлап булмаганныгын истә тотып, ерак утарларны йөреп чыккач, бер байның зур табунын куып алып китәргә була.

Тик атасыда Мөшәрәфтә вафат, Ураз белән икәү табунны куалмаганнарын белә торып, Салихны алар белән барыга күндерәләр, каракларга Зәйнәптә иярә.

Закир белән Салих күпме әйтсәләрдә тыңнамый, үз сүзен итә, алар белән бара.

Көпә—көндез табунны куып алып китәләр, табунчы башта алардан куркып, үз утарына табан кача, тик бераз киткәч табунны куган юнәлештән ерак булмаган, авылга атын бора, каракларның күз алдында авылга барып керә, авыл күздәндә югалып өлгерми, авылдан җайдаклар, табун артыннан куа чыгалар.

Ни әйтсәңдә табунның чабуы, аерым җайдакныкыннан әкренерәк, кугын якынайганнан якыная бара, Салих Зәйнәпнең янын килеп, әйдә Зәйнәп ташлыбыз табунны, үзебез котолыек дисәдә, юк мин иремне ташлап китмим диеп җавап бирә. Салих Закиргада табунны ташларга тәгдим итә, тик аны тыңнаучы булмый, шуннан соң ул атын борада читкә чаба, аның артыннан бер кемдә кумый, ул кугыннан аерылып китә.

Куа килгән җайдаклар табунның артыннан әйдәп барган Уразны беренче җитәләрдә, сәнәк белән аркасына кадылар, ул авланып төшкәч, Закир белән Зәйнәп табунны ташлылар, тик кугын туктамый, алар артына төшә. Зәйнәп үзедә, атыда арыган булганга Закирдан кала башлый, Закир Зәйнәпнең атының югәненән тота, Закирның аты зур таза айгыр, бушка гына , , Кара шаукын” исмен йөретмәгән, Зәйнәпнең атынада ярдәм итә һәм алар кугыннан аерыла башлылар тик атның көче озакка җитми, куып килгән җайдаклар арасыннан берсе алныга чыга һәм Закир белән Зәйнәпкә якыная, куучының аты Зәнәпнең атының койрогына башы белән терәлә яза, куып килгән җайдак кулындагы сәнәген, качып баручыларга ыргый, сәнәк бер аеры белән Зәйнәпне үтәдән—үтә, кугын туктый, Закир Зәйнәпнең атын югәненнән тоткан килеш, куучылар күздән югалгынча чаба, сырттан кугынны карап торган Салих, кугын куркынычы беткәч Закир белән Зәйнәп янына килә, икәүләп Зәйнәпне аттан тышерәләр, Зәйнәпнең көче, - Абыем үгә ит, монда калдырма мине диеп әйтергә генә җитә, авызыннан кан китә, шондук җан бирә.

Бу булган аяныч хәлне Зәйнәпнең атасы, Халилның атасына елый—елый сүләгәнен, Халил да, елый—елый тыңлады.

Шул үткәннәрне теләсәң—теләмәсәң дә искә алырга мәҗбур иткән авруы, Халилдан воҗдан имтиханы алган кебек, йөрәген кабат—кабат әрнетә.

Искәрмә—урсатна* көн-базар көн—урыс ана көне.

Верхазовка 11. 11. 11. ел



ЖИР ШУЛАЙ ДӘВАЛАНА

(публицистика)

Кешелек дөньясында элек-электән афәтләр булган. Әле табигый бәла-казалар (вулкан ату, җир тетрәү, су басу, цунами, көчле өермәләр, җил-давыл һ.б.), әле кешеләрнең күпләп үлүенә китерә торган төрле авырулар (чума, ваба, тиф, СПИД һ.б.) чыгып кына торган. Кешеләр авызыннан: «Каян килеп чыга икән шундый чир? Ни өчен Алла шундый газаплар бирә икән?» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә (шулай түгелмени?). Ә чынлыкта, боларның барысына да кешеләр үзләре, аларның дөрес булмаган яшәешләре, технократик эшчәнлек нәтиҗәләре гаепле. Үзгә карашлы кешеләр (экстрасенс, күрәзәче һ.б.) һәм әлегә кешелек өчен таныш булмаган һәм гадәти фәннәр рәтенә кертелми торган кайбер үсеш юнәлешләре (хәзергә аларның тәгълиматларын кабул итүче юк) инде моңа чынлап борчыла башласалар да, рәсми фән галимнәре әлегә бу хакта уйланмыйлар яисә бөтенләй кире кагалар. Ләкин чынбарлык чынбарлык булып кала. Аны кире кагып кына афәтләрдән котылу мөмкин түгел.

Җирнең генә түгел, бөтен галәмнең яшәешен, кешеләрнең физиологик һәм рухи мөмкинлекләрен өйрәнә торган, әлегә күпләргә билгеле булмаган һәм рәсми төстә кабул ителмәгән эзотерика дип аталучы фән (әгәр шулай әйтергә яраса) буенча, Җир (планета) һәм, гомумән, галәм — җанлы, бер бөтен система. Беләм, бу сүзләр гаҗәп тоелыр. Чөнки күпләребез кешеләргә яки җәнлекләргә охшаган, йөри, сикерә яки шуыша ала торган, аяклары, куллары, авызы, гомумән, яшәү өчен кирәкле бөтен органнары да булган затларны гына җанлы, тере дип уйларга күнеккәнбез. Әйтик, үсемлек хәрәкәтләнмәгәч, безнең өчен ул җансыз дип кабул ителгән. Шунлыктан, без аларны гел жәлләмичә өзәбез, төбе-тамырлары белән йолкыйбыз, кисәбез, турыйбыз — кыскасы, нәрсә теләсәк, шуны кыланабыз. Ә үсемлекләр безнең шикелле үк тере һәм акыллы, дисәм?.. Бармагыгызны чигәгез тирәсендә бөтерергә ашыкмагыз. Сүзләремнең хаклыгын раслар өчен менә шундый бер мисал да китерәм: Америкадагы бер галим үсемлекләрнең тынычсызлауга карата тәэсирен белү өчен шундый эксперимент үткәреп караган. Ул чүлмәктә үсеп утыручы гөлгә биоэлектр үзгәрешләрне кәгазьгә язып баручы махсус җайланма тоташтыра. Һәм гөлнең бер тармагындагы яфракның очын гына кисеп ала. Моны язу җайланмасы шунда ук зур амплитудалар (сикерешләр) ясап кәгазьгә күчерә. Бу, димәк, гөлнең тышкы тынычсызлауга (безнеңчә авырту буладыр инде) карата җавабы, дигән сүз. Кешеләр шикелле авызы, теле булса, аннан «Ах!» дигән аваз чыгар иде. Андый мөмкинлеге булмагач, ул авыртуын башкача белдергән. Ничек, ни рәвешле — без анысын күрмибез дә, ишетмибез дә. Ә менә сизгер прибор аз гына электр бушануларын да сизеп алган. Галим тәҗрибәне бераз катлауландыра төшеп, янәшәдә үсеп утыручы икенче шундый ук гөлнең яфрагын кисә. Һәм нәрсә булган дип уйлыйсыз? Нәкъ шул вакытта беренче гөлгә тоташтырылган язгыч җайланма, кабат зур амплитудалы дулкынсыман сызыклар сыза. Болардан чыгып, галим: үсемлекләр үзләрендәге «авырту»га да, төрдәшләренең «кайгы»сына да битараф түгел, алар аны «авыр кичерәләр» дип нәтиҗә ясый. Тик гөлләр моны каян «сизәләр» һәм ничек «күрәләр» икәнлеге билгесез. Галим, тәҗрибәне тагын үзгәртә. Ул икенче гөлне стена белән аерылган янәшә бүлмәгә кертә, дә тагын бер яфрагын кисә (рәхимсез!). Һәм, иң гаҗәбе, бу ике гөлне стена аерып торса да, беренче гөлгә тоташтырылган үзязгыч механизм сызган туры сызык кабат дулкынсыман хәрәкәт ясап ала. Димәк, үсемлекләр, төрдәшләренә нинди дә булса авырлык яки кайгы килсә, аны шунда ук сизәләр һәм моның өчен күзләре, колаклары, борыннары булу да мөһим түгел. Инде тәҗрибә шуның белән тәмамланган да булыр иде. Галим әбәтләп алырга уйлый һәм күрше бүлмәгә чыгып, тиз генә йомырка тәбәсе куыра. Ләкин, ашыгычлык белән, гөлгә тоташтырылган үзязгыч механизмны өзмәгән була. Чыкса, каләм тагын кәкре сызыклар ясаган. Әллә соң прибор үзе ялгышамы? Тик барысы да тәртиптә кебек. Шуннан соң аның башына гаҗәп бер уй килә: үзязгычка тоташтырылган гөл йомырка сытканны сизмәде микән? Ул тагын бер чи йомырка алып керә дә, аны кызган табага сыта. Чыннан да, гөлгә беркетелгән үзязгыч тагын хәрәкәткә килә. Гөл үзенең төрдәшләренә генә түгел, теләсә кайсы тере организмның (йомырка шулай ук тере организм, чөнки анда тавык яралгысы үсеп килә) «кичерешләрен» тоя ала икән бит. Димәк, үсемлекләр башкалар кайгысына битараф түгел, кешеләрдән аермалы буларак, аларда «жәлләү хисе» дә бар. Ул бары тик бездән үзгәрәк, икенче төрле генә чагылыш таба. Гөлләр тискәре хисләрне генә түгел, уңайларын да сизәләр, әлбәттә. Борын заманнардан ук калган өйдә гөл үстерү кебек күркәм гадәт өйнең эчен ямьләү өчен генә кирәк түгел. Әбиләребез гөлләрнең гаиләгә килгән шатлыкларны да, кайгыларны да «уртаклашуын» һәм безгә уңай хиссиятләр бирүен инде күптән белгәннәр, күрәсең.

Язмамның башына куйган максаттан аз гына читкә киттем. Җир планетасының җанлы булуы турында иде фикерем. Дөрес, югарыда сүрәтләнгән гөл белән уздырылган әлеге эксперимент ярдәмендә, организмнарның җанлы булулары чынбарлыкта төрлечә чагылыш табарга мөмкин икәнлеген белдек. Шулай булгач, Җирнең җанлы булуы өчен аның аяклары, куллары, күзләре һәм башка органнары булу мөһим дә түгел икән бит. Планетага аяк нәрсәгә, ул бит галәм киңлекләрендә очып йөри. Канатлар да кирәк түгел, гравитация көче аңа Кояшка егылып төшмәскә мөмкинлек бирә. Колаклар да кирәк түгел, чөнки башка планеталар сөйләшмиләр дә, ә сөйләшмәгәч, авыз нәрсәгә? Ашау өчен дисәк?.. Планетаның ашаганын кемнең күргәне бар? Ә күзләр?.. Бәлки аның күзләре бардыр? Бары тик ул икенчерәк төрледер. Кешеләр һәм хайваннар өчен генә күз алмасы кирәк. Ә башка тереклек ияләрендә тою, сиземләү, капшау һ.б. органнар икенче төрле дә булырга мөмкин...

Оча торган билгесез объектлар (НЛО) турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Кайчак аларны «оча торган тәлинкәләр» дип тә әйткәлиләр. Ничек булса да, матбугатта бу турыда күп язылды. Һәм, гадәттә, фантаст язучылар һәм аномаль (гайре табигый) күренешләрне тикшерүче энтузиастлар да аны чит планетадан килган гуманоидларның очу аппаратлары дип раслыйлар. Дөрес, сирәк кенә булса да, үзенчәлекле фикерләр дә очраштыргалый. Кайчандыр, мәсәлән, бер китаптан шундый юрама турында укыганым истә калган. Анда НЛО бөтенләй дә чит планетадан килгән очкыч түгел, ә Җирнең тикшерүче капшавычлар хезмәтен үти торган механизмы, дип расламакчы булганнар. Әйтик, без тәнебезнең күзгә күренми торган өлешен карау өчен нәрсә эшлибез? Әйе, я көзгедән файдаланабыз, я лупа кулланабыз, кайчак микроскоптан да карыйбыз. Ә ни өчен Җир шуларга охшаш техник мөмкинлекләрдән файдаланмаска тиеш ди? Әгәр ул кешегә караганда югарырак акылга ия икән, материяләшү һәм дематерияләшү (материянең әлегә фәнгә мәгълүм булмаган үзлекләре) үзенчәлекләрен дә «беләдер». Шулай булганда, теләсә кайсы уйны (ә уй энергия булып тора) материяләштерү артык мәшәкать сорамый. Яисә ул (Җир) бу максатларда тагын да югарырак үсешкә ия булган башка цивилизация вәкилләрен җәлеп итә ала... Һәм Җир үзенең өслегендәге кеше дигән җан ияләренең нишләп ятуын белү өчен материальләштерелгән шундый очкычларны күпме кирәк шуның кадәр җибәреп, үзенең өслеген читтән күзәтә ала. Ә күзәтер нәрсәләр күп...

Укучыга аңлаешлырак булсын өчен, мин тагын бер чигенеш ясап, түбәндәгеләрне бәян итәм. Кеше тән тиресендә тимрәү, экзема дигән авырулар белән зарарланган урыннарны күпләрнең күргәне бардыр? Бу вакытта, микроорганизмнарның күпләп үрчүе (эшчәнлеге) нәтиҗәсендә, тән тиресе кабырчыклар (үле күзәнәкләр) белән каплана, аның структурасы бозыла, тәннең зарарланган әлеге өлеше кычыта, әчетә — кыскасы, кеше өчен күп уңайсызлыклар тудыра. Ә бит бу микроорганизмнар табигатьтә бүген генә барлыкка килмәгән. Алар булганнар, бар һәм киләчәктә дә булачаклар. Ә ни өчен алар моңа кадәр безгә комачаулык ясамаганнар соң? Чөнки әлегә кадәр организм белән ярашып яшәгәннәр, аларның эшчәнлеге, безгә зарар китермәгән. Ә менә вакыт үтү белән алар тәндә күпләп үрчегәннәр, кирәгеннән артык «кылана» башлаганнар. Нәтиҗәдә, организмга куркыныч яный. Ә ул, нишләсен, авырткан урынны башта яхшылап өйрәнә, аннан соң кирәгеннән артык «әрсезләнгән» микробларны юк итү җаен карый. Дару куллана, операциягә ята яки нурланыш ала. Кыскасы, мөмкинлекләреннән чыгып дәвалана.

Җир дә шулай. Без артык зыян китермичә, табигать белән ярашып яшәгәндә, ул тынычсызланмый. Әйтик, гади генә авылда йөзләгән кеше яшәп ята ди. Алар, нигездә, авыл хуҗалыгы белән көн күрәләр, мал-туар асрыйлар, игенчелек белән шөгыльләнәләр. Ел саен җирнең өске уңдырышлы катлавын сука белән эшкәртеп, иген чәчеп үстерүдән җиргә бернинди зарар да килми. Сука төрәне белән генә җирнең өслеген ерту, көпшәкләндерү, киресенчә, туфракка сулыш алу өчен файдалы гына (әгәр үз тәнебез белән чагыштырсак, ул массаж кебегрәк рәхәт процедурадыр бәлки). Ә менә гигант заводлар, олы-олы шәһәрләр һ.б. төзелү Җир өслеген «үле күзәнәкләр» (кеше кулы белән ясалган бөтен тимер-бетон-асфальт эшләнмәләрне Җирнең үле күзәнәкләре, дип әйтергә була) белән каплануга китерә. Икенче төрле әйтсәк, Җирнең тәнендә «тимрәү» тарала башлый. Өстәвенә, эре промышленность үзәкләре, химия гигантлары, атом-төш сынаулары, сугышлар вакытындагы төрле шартлаулар һ.б. Җирнең «тәнен бик кычыттырадыр». Кешеләр үз тәннәрендәге кычыткан урыннарын шатор-шотыр кашырлар иде дә бит. Тик Җирнең куллары да, бармаклары да, тырнаклары да юк (мескен, кашына да алмый!). Авылдан чыккан кешеләр, кигәвеннәр тешләп бимазалаганда атның нишләгәнен күз алдына китерәләрдер? Әйе, әйе, аяклары белән тибенә, койрыклары белән уңлы-суллы селтәнә, койрык һәм аяклары җитмәгән урыннарда тән өслекләрен калтыратып, дерелдәтеп әрсез бөҗәкләрне куа. Ә Җир янында без шундый ук бөҗәкләр түгелмени? Җирнең масштабы белән чагыштырсаң, әле алардан да кечерәктер. Мәсәлән, микроблар шикелле. Андый гына «микроорганизмнар», әгәр тыныч кына яшәп ятсалар, Җиргә әлләни комачаулык ясамаслар иде. Ләкин кешеләр «нәнүс» кенә булсалар да, хәзерге техника үсеше белән аңа күп тынычсызлыклар китерәләр. Мескен Җир безне тибенеп кенә куркытыр иде дә, тик аның аяклары да, бимазалаганыбыз өчен өстебезгә ләчкелдәтеп китереп бәрергә койрыгы да юк. Кашыну өчен бармаклар турында әйтеп тә торасы түгел. Инде нишләргә генә кала? Әлбәттә, тәнен калтыратып куркыту кала. Ә монысын ул булдыра. Җир тетрәүләр шуның шаукымы түгелмени? Ә ул тәненең кешеләр «кычыттырган» урынын, ягъни безнең техноген үсешкә ия булган зоналарны калтырата башлый. Нәтиҗәдә, безнең зур-зур заводлар, күккә ашкан биек йортлар җимерелә. Харәбәләр астында калып меңәрләгән кешеләр һәлак була. Шул рәвешле, кешелек дөньясында техноген үсешләр беразга тоткарлана, күпмедер вакытка туктап тора. Җир өстендә тимер-бетон корылмалар төзелми башлый. Шулардан арынган туфрак өслегенә яшел хәтфә үлән үсеп чыга. Тагын дистә елларга (кайчак йөзләрчә елга) Җирнең табигый тереклеге яңара. Икенче төрле әйтсәк, нинди дә булса авыруга каршы дару кулланганнан соң кешеләрнең хәлләре җиңеләйгән кебек, Җир дә савыга башлый...

Гомумән, Җирнең үзен тынычсызлаган әрсез адәми затларга каршы көрәш алымнары күп төрле. Бөтен дөньяны су басулар (туфан) турында җирдә булган барлык диннәрдә дә искә алына. Безгә кадәр яшәгән Лемурия һәм Атлантида цивилизацияләре дә су басу афәте аркасында җир йөзенән юкка чыгарылган. Сәбәп һаман шул, бу җирдә кунак кына һәм анда тыйнак яшәргә икәнлекне онытып җибәрү. Нәтиҗәдә, бик алга киткән цивилизация булса да, санаулы минутлар эчендә Атлантида дулкыннар астында калып һәлак булган. Бу Җирнең шушындый зарарлы «микроблар»дан дәвалануының бер ысулы.

Әле тегендә, әле монда атып торучы вулканнар да, Җиргә үзенә күрә дәвалау ысулы булып тора. Үзенең йөз меңнәрчә кешеләре белән вулкан көле астында калып, җир белән тигезләнгән шәһәрләрне тарих аз беләмени?

Кешеләр, бу афәтләре белән Алла безне газапларга дучар итә, диләр. Чынлыкта, Җир бүленмәс, бербөтен Алланың кисәкчеге (кеше дә шулай ук) буларак, ул кешеләрне газапларга да җыенмый. Киресенчә, бу аның саклану йөзеннән эшләгән гамәле. Кешеләрнең үзенә карата мәрхәмәтсезлегеннән ул әнә шулай саклана (һәрбер тере зат кебек).

Мондый табигый бәла-казалардан тыш, кешеләрнең үз өстендә күпләп үрчүләренә, «сәламәтлегенә» куркыныч тудыруларына каршы Җирнең тагын бер даруы бар. Ул — кешеләр арасында авырулар китереп чыгару. Авырулар (бигрәк тә йогышлылары) аркасында да дистә меңнәрчә кеше кырыла. Шулай итеп, кеше сабынлап кулын юган шикелле, Җир дә үзенең «тәнен» кешелек эшчәнлегеннән барлыкка килгән шакшыдан арындыра, чистарына. Без дә бит-кулларны чистартып югач, күпләп үрчегән зарарлы микроорганизмнар саны кимеп, безнең организм өчен куркыныч булмаган күләмдә генә калалар (андый санда гына микроорганизмнар һәрбер тирәлектә яши).

Дөрес, монда бик табигый сорау туа. Ә ни өчен соң Җир кешеләр химик заводлар төзүгә шунда ук аларны юк итү омтылышы ясамый, нишләп суза?.. Монда Җирнең күләмен генә түгел, аның вакытны ничек кабул итүен дә истән чыгармаска кирәк. Яше миллион еллар белән исәпләнүче Җир өчен вакыт төшенчәсе кешеләрнеке кебек түгелдер, билгеле. Әйтик, безнең өчен ярты сәгать кенә дә бик озак тоелса (бигрәк тә көткәндә), Җир өчен меңнәрчә еллар да, бәлки, минутлар дәрәҗәсендә генә тоеладыр. Без дә бит авырый башлауга шунда ук авырткан урынга мазь сылап куймыйбыз. Башта нинди авыру икәнлеген һәм ничек таралуын өйрәнәбез, аннан соң бу чирне нинди дару белән җиңәргә була икәнлеген ачыклыйбыз, шуннан соң гына дәвалана башлыйбыз: моның өчен сәгатьләр, көннәр үтә. Ә Җир өчен ул сәгатьләр, көннәр дистәләрчә еллар булып исәпләнсә?..

Соңгы елларда Җир йөзендә иске, инде күптән юкка чыкты дип исәпләнүче куркыныч йогышлы авырулар белән рәттән, яңа авырулар да килеп чыгып, бик зур тизлектә тарала башлады. Медицина хәзерге кебек үскән заманда, андый авырулар килеп чыгуга ук туктатылырга тиеш тә кебек. Ләкин, ни аяныч, җирнең төрле почмакларында алардан күпләп үлүчеләр турында ишетелгәләп тора. Инде бер авыруга каршы көрәш чарасын (вакцина) уйлап табарга өлгермиләр, икенчесе — тагын да яманрагы — баш калкыта. Хикмәт нидә? Кешеләр чарасыз.Тик берәр ил агасының яисә авыруларга каршы нәтиҗәле дару табу турында уйлап чәчләре агарган галим-голәмәнең башына: «Ә кешелек үзе дөрес яшиме?» – дигән сорау килгәне бармы икән? Узыша-узыша химия гигантлары төзеп, атом-төш сынаулары үткәреп, экологиягә, Җирнең табигый яшәешенә зыян китерүнең ачы җимешләре түгелме бу? Җир үзен бимазалаучы кешеләрдән (микроблардан) шулай арынырга теләмиме икән?..


ЧИЧӘН ХАЛИЛ

(хикәя)

СХТЗ-НАТЕ буран эченнән, ертышып килеп торган җиреннән, ыңгырашып пошкырдыда сүнде.

Халил зыбынына төренгән килеш СТЗ артына эләктергән бер тәртәле, пар ат җигә торган чанада, ике тимер бучка керосинга терәлеп утырган килеш, Дәргачтан бирле урныннан кузгалганы юк.

Январ ахтыклары суык, мөмкин кадәр җылы киенгән булсада, җиденче дистәгә киткәннеге сизелә, яшрәк булса чанадан төшеп чабармиде, чанада сикергәләнер идеме, нинди дә булса хәрәкәт ясап, канын тетеп, җылыныр иде. Ә картлык, картлык инде, көчтә юк, солда югала.

Әлдә суыгы аз булса, батракны узгач куз ачкысыз буран купты. Трактор сүнеп туктагач, торып чанадан төшәргә туры килде, трактор янына барса, тракторчы үзедә ни булганын белми, җилкәләрен сикертеп, ни әйтием агай, чаткысы югалды, шул әлегедә—баягы чаткы төкерә торган, чакма ташы—магниты киреләнеп эштән чыккан, күрәсең чаткы йөри торган аергычлар капкачы, лыпым ябылмаган булып, кар кергәндер, ебенгәч алар эшләми.

Монда авылгада әллә ни ерак төгел, без хәзер курайлы елгасында, авылдан бер сырт, иң күбе чакрым ярым ара.

Мин бу буран эчендә, караңгыда тракторны ясый алмым, суны трактордан агызамда китәм, ә син үзең уйла, мин авылга җиткәч колхоз рәисенә әйтермен, бәлки ниндидә олау синең артан җибәрерләр, я әйдә икәү кайтабыз, үзең атларда килеп алырсың керосиныңны, аның өчен син җаваплы. Бу сүзләрдән соң16-17 яшләрендә булган тракторчы Шәкүр, телеграф баганаларын маяк урнын кулланып, авылга табан юнәлеп китте, ун—унбиш адымнан соң, караңгыда буран эченә кереп югалды.

Шулай итеп Халил төнне, буран астында, ачык далада, ике иске солдат шинеленнән хамыт инәсе белән теккән зыбыннан, январ суыгы белән бергә—бер калды, әлдә зыбынны сырыганда да , иске юрган тетеп, мәлият заманыннан калган йон түшәде, яңа йон юк, куйлар*калдырмадылар 30 елларны үк колхозга тапшырттылар, я салым диеп тартып алдылар. Якасын да, иске, кевә кисеп бетергән, кәҗә тиресеннән генә кәлмәштерде.

Халил тракторчыдан калмаган булыр иде, тик анарга бу авылга тике булган, ерак булмаган арада, аның өчен 64 яшендә, кышкы буранда кар ишеп бару үлемгә тиң, әгәрдә бу январ 1942 елның январы булмаса, илдә фашист илбасарларына каршы сугыш бармаса, Халил кыш көнендә, чанага утырып, Дәргачка керосин артыннан йөрегән булырмы иде, билгеле юк. Аны идарәгә , , Башкарма”**чакырткач үк, эх карчык якшыга булмас бу диеп әбисенә зарланган булсада, сугыш вахыты икәнен аңгара торып, барды. Башкарма Дәргачка барыга кеше табалмый кыйналганын сөйләгәч, барырга булды.

Аны гомере буе кулак калдыгы диеп колхозга алмадылар, малларын алдылар, эш коралларын, сабаннарын, тырмаларын, пар ат йөретә торган чәчкечендә алдылар, өйдәге җиһазларга кадәр килеп таладылар, тик кулак диеп озаталмадылар.

Аның үзедә көтмәгән җирдән яклавычысы чыкты.

Ул яклавычы дигәннән, граҗданнар сугышы дәверендә, 1919 елның көзендә 17 яшлек кызына, Әдиягә яучы килде, якшы кешләр, ул белгәннәр, чәркә Сәляхының уртанчы малаена Бәширгә сорадылар. Яучыларда, егеттә өйдә, түргә утырганнар, Халил хәләл җефетенә, я анасы минем каршылгым юк, бер—беребезне күптән беләбез, ерак булсакта кардәш тиябез, син ни әйтәсең әгәрдә син дә рыза икән, чакыр кызны анардан сорыек. Кияүгә барырга теләге бармикән.

Хатын дигәне, яулык чите белән авызын каплап, җылап җибәрде-Мин рыза атасы, монды якшы кешләр белән кодалашырга, ходаем язсын гына инде, диде дә җылавының тавышын арттыра төшеп, күз яшләрен сөртә—сөртә, тик ни атасы, - Әдия өйдә юк, арыда чаптым биредә чаптым, ни уйларгада белмим, кайда киткәндер, әмән суга сеңде, табалмадым.

Халил кашма өстеннән, утырган җиреннән сикереп тордыда, -Ничек инде юк, ник кыз артыннан карамадың.

Үзеңнеке булса баккан булыр идең, диеп тавыш күтәрде.

Чыннанда, Әдия Халилның беренче хатыныннан туган кыз, анасыннан 7 яшеннән калган, Әдиянең анасы Сәйра колтамакка сабып дөня куйды.

Әсма Халилның икенче хатыны, беренче хатынының тумадан—тума сеңеле. Хатыны вафат булгач кардәшләре Әсманы димләделәр.

Борыннан борын килгән гадәт буенча, балаларга ят кеше булмасын диеп, Халил Әсмага өйләнде.

Күпме шаунасада, яучылардан бер кадәр сабыр итүләрен соралып, үзем хәбәрләрмен сезгә шул арада, бу хәлне ачыклыек, өй эчендә, сүз куелмаган калсада, булган сүз, ике якның рызалыгына, торарак тәмамларбыз сүзебезне диеп, кода булачакларны озатты.

Кешләр киткәч, хатынының кем икәннеген белгән Халил, тавышын кадимгыдан күтәрә төшеберәк, -Кил бире, яныма якынырак, сөйлә әле дөресен. -И атасы аеп миндә, яучылар килгәнен белгәч Әдияң җыларга тотынды, бирмәгез мине читкә, бармым мин, авылда ир миңа табылмас диеп уйлысызмы. Шулай әйтеп—әйтеп җылагач жәлләдем ятимемне, ярый мәйтәм, ваня безгә әллә ни ерак булмаган кардәш Садык, аның хатыны яз башын боздан инеш аша чыкканда батып үлде, ике бала белән җазалана, әгәр теләгең булса Садыкка барыга, боз ашагына гына чыгып, анарга итәм. Мин рыза ди, кемгә булсада, тик авылда гына булсын, читкә генә бирмәгез.

Сәляхлар үзең беләсең Баймит утарында ялчы булып эшлиләр, тораларда анда, авылдан җәһәннәм ераклыгы. Яман көндә кошта очмый, ул якка.

Мине телә нишлә, иттем Садыкка, куштым үзләрен, әнә Җәләл малаен җибәргәннәр, безне чәйгә дәшкәннәр. Барыек атасы, якшы төгел, муллада анда ди, безне генә көтәләр ди.

Халил тамагын гына кыргалады да, барыбер эш эшләнгәнен аңгарып, ярый әйдә, алай булса Садыкларга киттек.

Садыкны күргәләгәне бар иде Халилның, яше утыздан арткан булсада, күрер күзгә 22—23 тирәләре генә бирерсең, сельсоветта сәркәтип булып эшли, читтә йөреп урысча язаргада, укыргада өйрәнгән, үзе укый- яза белмәгәнгә, хәреф таныган кешләргә Халил ихтирам белән карый иде.

Садыкларга барып кергәч үк, Әдия атасы янына килеп, әти ачуланма инде, әни мине Садык абыга күптән димләп йөри иде, Садык абый үзе бик соралган булган, Әдияне миңа димлә зинһар диеп, җәен печән өстендә күргәннән бирле, көңелемнән чыкмый, анардан башка күземә бер кем күренми. Яратам мин Әдиягезне, үлеп яратам, аның сүзләрен әни миңа җиткергән булсада, җавап биргәнем юк иде.

Яучылар килгәч курктым, читкә кияүгә бирерсез диеп, әни әйдә Садыкка итәм дигәч килештем, әйдә ит дидем.

Әгәр фатихаңны бирмәсәң чыкмым, әлдә никах укыганнары юк, мулла абзый сине көттерде. Атасыннан башка укымым ди, -Савыт власты төгел, хет шайтан власты булсын. Халил Әдияне бер кулы белән кочаклады да, ярый кызым, шулай булсын, чык Садыкка кияүгә мин каршы төгел, анаң мәрхумым, сау булса каршы булмас иде синең бәхетеңә, саугына, татугына торыгыз, ир булачагың тирес кеше төгел.

Никах мәҗелесе озакка сузылмады, төн булуга карамастан, ыру—кардәш тиз арада җыелып, чәйләделәр, яшләргә бәхет, мул тормыш теләп таралдылар.

Халил үгә кайтканда, ни генә уйлап алмады, тик кызының кияүгә чыгуын якшы тапты, үз өеннән ерак төгел, кирәк вахытта ярдәм итә алырлыгына охшанып, бу вакиганың уң икәнен белеп, көңелен тынычландырды.

Никахтан соң атна—ун көн үткәнмедер, Халилны сельсоветка чакырып, совет власте аны җаваплы граҗданин икәнлеген белеп, анарга торакка, кыш буена ярты эскадрон, хәрби җайдак куячагын әйтеп, сельсовет рәисе Халилны киңәндерде, Халилның чырае каралганныгын күреп, -Ник мондый яхшы хәбәргә шат төгелме үзең? диюенә, Халил, -Я мин аларны кая сыйгырам, алар ничә кеше, аларны ашатырга кирәк. Атларга харюмна кирәк, соло кирәк.

-Син миңа антисоветский разговорлар сүләмә, печәнең дә бар, җимең дә бар, гаскәриләрне ашатыргада байлыгың җитә, хәрби җайдакларны үз өеңә керт, үзең язга тике ялчылар ызбасында торырсың, хатының аларга ашарга пешерер, шул сүзләр белән, фланка Шакиры, сельсовет рәисе буларак, сүзен тәмамлады.

Халил фатир тотмаган кеше төгел, төгелгә, анарга кышларга ел саен диярлек Алаш урдадан, таныш ямәкләр килә иделәр, тик алар белеш—таныш кешләр, аның белән бер диндә, бер телдә дигәндәй. Ә бу гаскәриләрне кем белә, ил буеннан мәҗбури җыелган ,иле ата’.

Язмыштан узмыш юк диеп, өенә кайтып китте. Өйгә килгәч хатынына зшнең ничек икәннеген сөйләп бирде.

Икәү утырып, ахтык мәртәбә үз өйләрендә чәй эчтеләр, бу кышларга куела торган хәрби җайдаклар, аларның хуҗалыкларының әҗәле икәнен икесе дә, ире—хатынны бик якшы аңгардылар.

Караңгы төшкәч Әсмасы, Әдияләргә барып белешием дигән генә иде, ишек ачылып Садык белән Әдия килеп керде. Саулыклашкач Садык, -Әти озын—озак сүләп торырга вахыт юк, тик бел, мин ул хәрбиләрне үзем сиңа куярга тәкдим иттем, ник дисәң байлардан берни дә калдырмаячаклар, бар малларын, җиһазларын тартып алачаклар, баре бер, ахыр чиктә. Син төшен, кәгазларда син советлар яклы булып калырга тиеш, малыңны, печәнеңне, игенеңне алар ашап бетерә, сүз дә юк, тик тора бара син аңгарырсың, бу заманда ярлы булу якшырак, келәнче заманы килә. Кем ярлырак шул якшырак, совет властына якынырак, большевиклар өчен иң якшы кеше.

Халил Садык сүләгәннең бер сүзенәдә охшанмады, ничек инде тырышып эшләгән кеше хәлләнмәсен, ходай кешегә эшләп яшәргә мөмкиннек биргән, уз көче белән эшләп мал тапкан, ихтирамга лаек, ә арка өстенә ятып, дөняда торырга авыр диеп, корсагын кашып зарланып яткан ялкауга, хурлык булырга тиеш. Тик каршы бер сүздә әйтмәде.

Ярый балам, ярый, ничек тиеш таптың шулай булсын, тик он, ит, май, башка ашамлыкларны, кышлык үзегезгә, бөген төнне ат җигеп ташыем, каршы булмасагыз.

-Я ташыгыз, Әдиядә булышырга калсын, мин өйдә урын аныклыем диеп, Садык өйгә китте. Өлгергән кадәр төн эчендә азык—төлекне Әдияләргә ташыдылар, нинди авыр хәл булсада, Халилны бер нәрсә шатландырды, кызының көңеле ачык, кияүдә яшәвеннән рыза икәннеге күренеп тора.

Таң алдында гына, аллага тапшырып йокларга яттылар.

Икенче көнне төш алдыннан, хәрби җайдаклар, өй алдына килеп туктадылар. Халил йортка чыгып урыс капканы ачып, хәрбиләрне каршы алды.

Кайсы аттан төшеп, атының югәненнән тотып йортка узды, ә кай бере йәрдән төшми, ат остендә килеш йортка керделәр, алны йорт зур булсада Халил командирларына, атларны арткы йортка ябарга кирәклеген әйтте. Командирлары аз гына булсада, Халилга таныш булып чыкты, балшавыклар фетнәсенә тике, Куриловкада тимерче ярдәмчесе булып, тимерче Макарычта эшли иде, исемедә ядендә калган Стяпан, тик хәзер бөтенесе товариш Солдатов диеп аңа эндәшәләр.

Иптәш Солдатов буйга Халил белән бер тигез булсада, җилкәләре киңрәк, кәсеп тамгасы, сарык башы тике чүкеч белән, тимер кыйнаганның нәтиҗәсе. Степан Халилга бераз карап тордыда-Ну, что татарин, куриловский ход у тебя еще живой, диеп сүз башлады. Халил исе китеп, Стяпан син мине чыннапта ядеңдә тотасыңмы дигәч, тотам, ник тотмыем, син минем үз кулым белән ясаган беренче тәгәрмәчләремне сатып алучы идең, кулың җиңел булды, сатып алучы туктамады, әгәр алманнар белән сугыш башлангач, мине солдатка алмаган булсалар, үземнең тимерчелегемне ачкан булыр идем дә шул булмады, ничәнче ел инде эшләү урнына, сугышып йөрим.

Куриловка тәгәрмәчләре тимердән генә эшләнә, аны ясаганда агач матдәсе кулланылмый, тәгәрмәчнең тышкы кыршауы, агач тәгәрмәчнекеннән икели диярлек тар, тимере бер ярым мәртәбә калын, сататын хакы агач тәгәрмәчтән икеләтә кыйбат булсада, эш дәверендә чыгымын каплый, Идел арты далаларының эссе табигате, көзге яңгырларда бәлчеккә әверелә торган туфрагы, әйтәбер кырыс шартлары, тимер тәгәрмәчне ышанычлырак ясый.

-Я, димәк без синдә тора булабыз?, Халил башы белән ымлагач, -Йә күрсәт безгә кая нәрсә?һәм таныш, менә бу егет минем урынбасарым иптәш Тараканов, диеп карсак кына гәүдәле, җирән чәчле, төссез генә бер адәмгә күрсәтте. Тараканов дигәне кара күн тужурка кигән, анарга диеп тегелмәгән икәнлеге күренеп тора, тужурканың җилкәләре ике якка салынып төшкән, җиңнәре бөгеп—бөгеп сыгандырган булсада, кул битләрен япкан, ашка—суга туймы ускән адәм булганныгы күренеп тора.

Халил белән саулыклашырга авызын ачкач, авызында ярты теше юк икәннеге күренде, булганнарыда тешкә охшамаган, каралып череп беткән, аның здравствуй диеп кул бирүе яшүсмернеке кебек булсада, Халилны аның күзләре һәм күз багышы каушатты.

Сусыл, исерек кешенеке көбек айныган, каядыр читкә төбәлгән, мәгнәсез караш, үз дәрәҗәсен дөресеннән артык күтәргән, бик явыз, акылга сай кешләргә хас икәнлеген Халил белә. Бер карауда ук көңеленнән җирәнеп, ни булган яманныкларны шул Таракановтан көтәргә икәннеген сизенде.

Солдатов белән өйгә кереп кемгә кая урнашырга күрсәтте, Степан дигән командир, син Халил борчылма, мин сине кыерсытырга бирмәм, егетләрнең кайсыда аза башласа миңа әйт, мин аларны бик тиз тәртипкә тартырмын дигәч, Халилның көңеле бераз тынычланды, тик командир берне сүләсә, вакыгалар башкачарак китте.

Иң беренче атлар абзарына кереп унике атының унысын алыштырдылар, ике карт бияләргә генә тиюче булмады, Тараканов дигәне син барыбер кышын атларда йөремисең алар симергән тик торалар, ә безнең атлар арык, арыган, без синекеләрдә йөрегинче, безнекеләрне симертеп бир диеп черегән кара тешләрен күрсәтеп, ыржаеп көлде.

Хәрби җайдакларның торуына ике—өч көн үткәч, кичке аштан соң, гаскәриләр арасында иң яш булган Сергей исемле, Новоузенски малае, Халилны ялчылар өеннән, командир чакыра диеп зур ызбага алып китте.

Өйгә керерлек төгел, күм—күмгәк тәмәке төтене, каршы ызбада өстәл, ашаган арты ештырылмаган, савыт—саба җыелмаган. Солдатов өйдә бердән—бер булган урындыкка түрдә өстәл артына утырган килеш, лампа яктысында нидер язган була.

Саулыклашмый нитми, бүленгән сүзен дәвам иткән көбек, синең Халил безгә көңелең калмасын, без хәрбиләр, бөген бар, иртәгә юк, илдә сугыш бара, без сезне дошманнардан яклыбыз, син безнең өчен бернидә кызганырга тиеш төгел, атларың турында кайгырма, киткәндә калдырып китәрбез, ә ашатырга син безне яман ашатасың, иртәгәдән сиңа ярдәмгә Тараканов иптәшне бирәбез, көненә өч тапкыр итле аш булсын, шәкәр, май, чәй, ипи Һәр вахыт өстәлдә булып торсын, без синең өчен якты тормош тозергә омтылабыз, ә син безне ачтан үтермәк буласың, Халил нәрсәдер әйтмәкче булган иде дә, Тараканов аны бүлдереп, мин иртәгәдән, ашамлыклар белән тәкмин итүне үз өстемә алам, мин революциядән бер нидә кызганмаячакмын, ни кирәк барысы өстәлдә булыр, диеп авызын ыржайтты, да Халил син мунчаны безгә көн саен як, мондый авыр шартларда торып, мунчага кермәсәк безнең бетләнүбез ихтимал.

Ярый бар йокла, калганын иртәгә сүләрбез диеп Халилга китәргә рөхсәт биргән генә иде, Тараканов Салдатовның колагына нидер пышылдады, командир башын Халилга таба борып, син хуҗа безгә бер ничә шешә я аракы, я көмешкә, табып китер, егетләр өшеп кайтканнар, Халил аптырап калды, мин аны каян алыем, авылда беркемдә дә юк, авылда бер кемдә аракы эчми, кибеттә беркемдә сатмый. -Ну ладно тогда, иди спи диеп җибәрсәдә, Халил төн ката йокламады.

Икенче көнне иртән, атларны ярләп, унике хәрби җайдак каядыр киттеләр, өйдә Тараканов белән ике яш кавалерист кына калды.

Иртә йортта эшләрен бетереп, Таракановка бер ни дә кирәкмиме диеп, зур өйгә керсә, хатыны үзе белән алып килгән сандык ачык, аның эченнән селкеп—селкеп төрле кием салым, тастымал—яулык, чыгарып карап торучы Тараканов, рызасызлыгын белдереп, - Ну, ни чего мужского нет диеп, ефәк шәлләрне сайлап алып, үз биштәренә тияп маташа, Халилның кергәнен күрсәдә, күрмәмешкә салынып талавын дәвам итте. Халил кыюлана төшеберәк, -Товариш Тараканов это жены моей приданное дисәдә, командир урынбасары, -Зачем вам столько добра, всеравно скоро богатых не будет, диеп затлы әйберләрне биштәренә тии бирде.

Халил монда булган чынбарлыкны үзгәртәлмәгәннеген аңгарып чыгып китте.

Әсмасына барып сүләде, анарга авызыңны ачма диеп, кисәтеп куйды. Әсма иренә, әтием хаҗга баргач, алтын алкалар миңа китергән иде, алар кул яулыгына бәйләгән сандык почмагында, бәлки табалмас, ул киткәч кереп карармын.

Бак сак бул анасы, алсын, башына катсын, без тагын эшләп алырбыз, беренче генә талаулары төгел. Баш сау булсын, мал табылыр.

Бу хәрби җайдаклар, Новоузенский өязендә нәрсә эшләп йөриләрдер Халил белми, ә ашарга өч тапкыр утыралар, кайчан—кайчан дүртенче мәртәбәдә ашылар.

Январ уртасына Халилның хуҗалыгыннан ике карт бия, өч сарык бәрәне, бер бозау һәм биш тавык кына калды, әтәчнедә шул каһәр суккыры товариш Тараканов кылыч белән башын йөзеп ташлады, -Всю ночь орет, спать не дает диеп. Халил гомерендә төрлесен күрде, тик бер кайчанда монды хәерчелеккә калмады.

Ул январ иртәсендә командирга сүз кушарга диеп ниятләп керде, башыннан бүреген салып, -Товариш Стяпан ашарга өйдә берни калмады, онда, игендә, малда калмады, орлоклык игеннедә атларга ашатып бетердек.

Үзләренә ашаргада, аларны ашатыргада, бер ни юклыгын Солдатовка сүләде, Солдатов Халилны бүлдермичә тыңлады, нәрсәдә төшенгәнмедер юкмыдыр, исерек баштан, кичә ярты төнгә тике аракы эчтеләр, кай берләре әлдә таң алдында да, йорт буенда җырлап йөределәр.

Степан кулын селтәп, бар әле Халил торарак килерсең, йокым туймады, кичә күберәк эшләнелгән диде дә, кире түшәккә ятып гырларга тотынды.

Халил тышка чыкты, ничек бу гаскәриләр өйдә йоклылар икән, анда шул хәтле, көчле тончу, кеше карынында сасыган кәмешкә исе, тәмәке төтененең иске исе, кеше тиренең исе, алар гына аз булса, каршы ызбага куйган ярләр һәм кашмалар исе, сулагач үпкәләрдән кире чыкмый, анда ягылып кала кебек тоела.

Халилның биш минут эчендә көңеле буталды, башы авырта башлады.

Төшкә тике зур өйдән чыгучы булмады, көн кичкә таба авышкач командир урынбасары Тараканов чыгып, йортта йөрегән Халилга, -Ник син безне ашатмысың диеп соравына, мин сезгә нәрсә ашатыем, өйдә рызык калмады, мин иртән иптәш Солдатовка әйттем, -Син үзең тыгынгансыңдыр эксплуататор диеп, Халилга якын үк килеп, мәгнәсез карашын анарга төбәп, нидер әйтергә авызын ачкан иде, ишектән Солдатов чыгып, Тараканов кил бире, кешенең мыен сасытма, анарда ашытын рызык чында юк. Утарларга барыга кирәк, аларны бераз селкеткәлиек.

Таң шәүләсе беленә башлагач үк, Солдатов хәрби җайдакларны торгозып атларны ярләтте, Халилга чанага пар ат җигәргә кушып, аның алар белән барасын әйтте, өйдә ни бары өч гаскәри генә калдырды, хәрбиләр китәргә дип урамга чыксаларда, сельсоветтан салымнар түләгәнен тикшерүче вәкилне көттеләр, ниһаят ул да килеп җитте.

Халил күзләренә охшаныргамы, әллә охшанмаскамы диеп, шак катты, салымнар түләгәнен тикшерүче мөртәт Камиле булып чыкты, аның урысча укый—яза белмәгәннеген, Халил бик якшы белә, ул татарчада укыйда, язада белми, урысча сүлидә белми, биш—алты сүздән артык гомере буена өйрәнәлмәгән.

Култык астында амбар кенәгәсе, өстендә яшел хәтфә белән тышлаган, ыркауча байның толыбы, ул толыпны бай юрга биягә алыштырып Казан сәвдәгәре, Канафиядән алганныгын бөтен Идел арты белә, толып бия хакы тормасада, Канафиядән ыркауча бай сат миңа өстеңдәге толобыңны, нинди бәя билгелисең шуны бирәм дигәч, песи тавышы кебек ягымлы тавыш белән, эх ахирәт бу толобым үземәдә бик охшый, тик соралуыңны кире какмыем, дөня булгач бәрелергә туры килер, алышам шул кара бияңә диеп әйткәнди, сәүдәгәр сүзе, сәүдәгәр даны, бияне туарып биргән, толыпны алган.

Камилга толыпны билгеле сельсовет биргәндер, эшкә барыр өчен.

Халилның чанасы турысына җиткәч мөртәт Камиль, -Тәк, син значится мине йөретәсең, син бел мин, бөтенегез өстеннән нәчәлнек, Халил ярый—ярый диеп башын иде. Ахрысы чыннанда ахырзаман алнысы, чи надан кеше нәчәлнек. Ул надан гына төгел, көл типкән тиле диеп әйтергә була, сигез ел Вәлшен мулла мәчете каршындагы мәктәпкә йөресәдә, әлхам белән көлһу алланы өйрәнәлмәгән.

Ахырда хәзрәт Камилның атасы Абкадирга , син малаеңны өйләндер, укырга артык җибәрмә, ул болайда күп белә, анарга артык укырга кирәге юк, диеп әткәнди имеш.

Кузгалып киттеләр, авылны чыккач кала юлына төштеләр, юл якшы тапталган, чана табаны эзләре ялтырап тора. Хәрби җайдаклар алда, Халил мөртәт Камиль белән алар артыннан калышмаска тырышып пар атны куа.

Тирән елганы үткәч, бераз бара төшкәч, кала юлыннан суңга борылдылар, Халил Ерофей Карпычның утарына барганны аңлады.

Солдатов үзе белән өч җайдак алып Новоузенскига китте, ә калган хәрбиләр Тараканов җитәкчелегендә, Ерофей Карпычның утарына таба юл тотылар.

Утар сырт битенә урнашкан, сырттан астарак шактый зурлыктагы бума, арткы йорт бер ягы белән бума суы белән чикләнә.

Өйләр , амбарлар, абзарлар барысы тоташ булып, йорт эченә, алны яки арткы кабактан гына, кереп була. Халил Карпычның, яшелчә бакчасы һәм җимеш агачлары бакчасы барлыгын белә, ә өйләр, хуҗаның үз өедә, ялчылар өедә, төрле—төрле таллардан торган тал бакчасында урнашкан.

Барып җиттеләр утарга, кабаклар япкан, кабаклар алдында кош кунган эздә юк. Тараканов кабакка якын килеп, камчы сабы белән шакаган булды, нидер, кемгәдер, кычкырганы ишетелде, Халил яңа килеп туктаганга, атларны юлдан читкәрәк алып маташканга, аның ни кычкырганын ишетмәде.

Озак көттермәделәр, кабакны ачтылар, Карпыч үзе, күлмәк өстенә тун кигән килеш кенә, сәдәфләрендә эләктермәгән, мондый кунаклар күргәч әллә ни шатланмады, шулайда йортка узыгыз, атларны тышта калдырмагыз, бүре йөри, атларны куркытыр диеп бөтенесе йортка үткинчә кабак янында басып торды.

Хәрби җайдаклар һәм пар ат белән Халилда йортка узгач кабакны ябып, бастырып куйды.

-Заходите в дом диеп, атап бер кемгәдә әйтминчә, бу сүз бөтенесе өчен әйтелгән булганга, үзе беренче өйгә үзды. Тараканов ике хәрбине йортта калдырып, мөртәт Камилне үзе белән ияртеп, калган җайдаклар белән өйгә керде. Йортта Халил һәм ике кызыл кавалерис кына калды.

Бер никадәр вахыт үткәч өйдән Фидул дигән хәрби чыгып Халилны өйгә керергә чакырды, Фидул араларында иң картлары, каяндыр удмурт ягыннан, 1914 елны сугышка алынган булган, әлдәдә өенә кайталмый сугышып йөри. Күпне күргән кешегә охшый. Өй җылы итеп ягылган, барысыда, килгән кешләрдә, хуҗалар үзләредә күлмәкчән йөриләр. Өйдә кунаклардан башка Карпычның хатыны, Елезовета Петровна мич ягалый баскан, аның янында Тараканов нидер аңгартырга тырышып кычкырына, Тараканов Елизавета Петрованың култык астыннан гына булыр, Халилга Петровнаның күк күкрәгән тавш белән, ахтык әйткән сүзләре генә ишетелде, -Сказала нет, мы все выполнили 70% от урожая сдали в Новоузенск, все документы имеются. (продразверстка шартлары, 70%уңыш дәүләткә) Карпыч хатынын бераз сабыр итәргә соралып, үзе сүз башлады.

Иптәш командир, безгә нинди тәләпләрегез бар, сүләп бирегез, без тиз аңгара торган кешләр, мөмкин була икән, ике якның рызалыгына килешербез, Карпыч мәсәләне тынычкына чишәргә теләгәне тоела, чөнки ул хезмәттән калган хәрби була торып, бер ызба тулы кызыл гаскәрле бушка килмәгәннәрен аңгара.

Тараканов Халил кергәч бөтен ачуын анарга чәпчергә тырышып, ник син безгә бу салым инспекторы урысча белмәгәнен әйтмәдең.

Халил эшнең кайда барганын бик тиз аңгарып алды, иптәш командирга аеплы кеше кирәк, ул аеплы булырга ашыкмады. Товариш Тараканов мин Камиль белән беркайчанда урысча сүләгәнем юк , без аның белән гел татарча гына сүлибез, урысча аның белән сүләмәгәч кайдан белием сүлиме ул урысча юкмы. Таракановка Халилның җавабы ошап бетмәсәдә, җавап бик аңлаешлы булганга сүзне башкага борды.

-Әнә ал амбар кенәгәсен, чагыштыр квитанцияләр белән, барлык йөкләмәнедә үтәгәннәрме, утар хуҗалары, Карпычка бәләнергә сәбәп эзләгәннәре ачыкланды.

-Мин иптәш командир урысча да, татарча да, укый да, яза да белмим, кыскасы хуҗалардан башка укый-яза белүче, юк булып чыкты.

Өйдә шомлы тынлык урнашты, арадан бер акыллы кеше табылып, бу тынлыкны бозды.

Хозяин, безнең командир килер дә, аның белән аңлашырсыз, ул бездә грамотный. Безне, әгәр мөмкиннегең бар икән, ашат, кичәдән бирле ашаганыбыз юк диеп, Фидул Карпычтан соралды.

Карпыч, шул ашату белән котолырга ният итеп , хатынына боролып, солдатларны ач җибәрергә ярамый диеп, төшке аш хәстәрләргә кушты.

Каршы ызбадагы өстәлгә Халил белән мөртәт Камильны санасаң, ун кеше утырды, хуҗа үзе, аның хатыны, әлегә кадәр күренмәгән, Саратовта тора торган олоның 14 яшләр тирәсендә булган малае өстәл төзергә керештеләр, табынга ни генә куймадылар, күбесе дуңгыз итеннән хәзерләнгән ашамлыклар, чи килеш тозлаган чүчкәнең сырт мае, каклаган чил дуңгыз боты, дуңгыз аякларыннан тары ярмасы кушып әзерләгән холодец, өстәл башына мичтә нарвап пешкән чама белән 10—15 кадак авырлыгында булган чүчкә баласы, зур бакыр табакта, бороны табактан салынып торганга, бу хайван йокыга гына талган диярсең.

Чиләклек чуен белән мичтән чыгарып кәбестә шурбасы китереп куйдылар. Өстәл күрке итеп Карпыч ике зур шешә көмешкә утыртты.

Халил өстәл читенә утырды, аның алдына Карпыч үзе ясмык боткасы китереп куйды, -Извини знаком, все остальное на свинине, аннары колагына ятыбырак -Ты паренка моего, как нибудь отправ, на заднем дворе с боку калитка есть, дай ему лошадь, он хорошый наездник, сам уйдет диеп ялварган тавыш белән Халилдан соралды.

Ботканы ашагач, ниндидер сәбәп табып Халил тышка чыкты, йортта калдырган , , каравыл”суыкта туңган—Ну, что там, меня кто заменит.

-Я не знаю, все там самогон пьют, мясо кушают диеп әйткәне җитте, часовой өйгә кереп китте. Колька дигән Карпычның Саратов оныкасы тунын кия—кия тышка чыкты, читтә торган, кара ак кашкалы Халилдан хәрбиләр вахытлыча алган айгырын, ярләгән килеш йорта бәйләп куйган җиреннән, тишеп алып югәненнән тотып, арткы йортка чыгарып, урыс малайга яргә менәргә ярдәм итеп, капкадан чыгарып җибәрде.

Кара аны Новоузенски юлы белән барма, кызыллар кайтарга тиешләр, каршы булулары мөмкин диеп, Коляны кисәтеп куйды.

Үзе капкаларны ябып өйгә кереп утырды, Карпыч шул ук минутта янына килеп, -Ну что Халил?Халил башы белән ымлап күзен кысты.

Ерофей Карпыч җаннанып китткән булды, , , кунаклар”үз эшләрен тырышып—тырышып дәвам иттеләр, Тараканов стаканнарны тутырып, революция өчендә, бөтен пролетариятнең юл башчысы булган Ленин өчендә, командирлары Солдатов өчендә бетереп эчте.

Шешәләр бушады, үз гомерендә аракы эчмәгән мөртәт Камильда эчте, бер—ике өлеш алгач, башын дуңгыз башы гына калган, бакыр табак янына куеп йокыга китте, эчкән көмешкәдән мөртәтнең бите кызарып, бүрселеп чыккан, чучка башына охшап киткән, әйтерсең ике туган агай—эне янәшә йоклылар.

Вахыт кичкә авышты, кызыллар урыннарыннан торып, тышка чыга башладылар, чыгалганнары, Федул кай арадыр сандык өстенә барып яткан, сандык ягалый Федулдан бердә аерылмый торган Новоузенский малае Сергей йоклый, каравылда торорга тиеш кизүче, мичкә терәлеп утырган килеш, үз төшенә нидер сүли.

Калганнары аяк өстә йөрерлек хәлдә, шаунаша-шаунаша йортка чыктылар, исерек булсада Тараканов үзенең аты юк икәнен күреп алды.

Каравылда торган хәрбине тартып чыгарсаларда, кеше көбек, бер рәтле сүздә авызыннан чыгаралмады.

Тараканов, Ерофей Карпычка бәйләнде, кая минем атым, бу синең шәһәрдән кайткан оныкаң урлап качты атымны, хәзер атып утерәм үзеңне диеп, наганын чыгарып Карпычның битенә көпшәсен төбәп яный башлады, Карпыч анарга, командир нинди ат кирәк үзеңә, атлар абзарыннан сайлада ал, диеп әйтсәдә, Тараканов аны тыңламады , бәйләгез үзен диеп бойрык бирде, Карпычны җиргә егып бәйләгәч, әнә теге абзарга итеп ябыгыз үзен, теге абзар дигәне сарыклар абзары булып чыкты.

Хуҗаны абзарга кертеп салам өстенә бәргән генә иделәр, хатыны килеп чыкты, -Что вы делаете ироды? диеп Таракановның күкрәгеннән тотып селкте, кайсыдыр кавалерист хатынны башына сугып егытты, хатын торырга маташсада торырга бирмәделәр, кулларын бәйләп, ире янына ташладылар, абзарда сарыклар күп булганга абзар эче әллә ни салкын төгел, таңга тике өшемсләр диеп чамалады Халил.

Кич җитте, караңгылатты, лампы кабыздылар, каршы ызбадагы тавышка, әлгә кадәр күренмәгән, кайсыдыр арткы бүлмәдән, алсу атлас күлмәктән, ялан баш, буйга Елизавета Петровнадан бер дә калмаган, чибәр генә, 17—18 яшләр тирәсе булыр, бер кыз, килеп чыкты, ул әкерен генә, саулыклашсада анарга каршы дәшүче булмады, мәҗелес халкы шешәдә аз гына калган комешкәне бүлеп маташа, Тараканов утырган җиреннән тороп басып, башкаларга кулы белән селтәп бу безгә җитми, бу контраныкын эзләп карарга кирәк, булырга тиеш диеп ишеккә таба башын борды, күзенә ишек ягалый басып торган матур кыз күренгәч, күзенә генә күренә диеп, уңга—сулга башын селкедедә -Ты кто такая? диеп кызга эндәште, кыз—Я Софья, дочь Ерофея Карпыча и Елезаветы Петровны дигәч, Тараканов һәм аяк өстә калган өч кавалерис, кыз янына килделәр.

Кыз тирә якка баккаланып, -А где папа и мама? Тараканов, кызга якын ук килеп-Мы их аристовали, как бандитов, белогвардейсов. Софья кузләрен кыса төшеп, уң кулын бөеренә куеп, -Какое вы имели право их трогат?, они у себя дома и вы уних обжираетес и пьянствуете, а не они у вас, и ведете вы себя, как бандиты.

Бу сүзләрдән соң, Таракановның әз почык булган акылыда юкка чыкты кебек, баскан урныннан ынтылып, килеп Софяне күкрәгеннән тибәреп, мич зывытына терәдедә, дуңгыз ите ашаган пычырак кулларын, кызның күлмәк изүенә тыгып, -А мы сейчас посмотрим, кто из нас бандит диеп, күлмәген биленә тике ертып төшерде.

Кеше күзе төгел, кояш нурыда төшмәгән ап—пак тәне, күлмәк астында бернидә булмаганга, ике якка тырпаеп калган алнылары, исерек хәрбиләрне тәмам кеше рәтеннән чыгарды, өерләре белән, шәрә калган кызга ташландылар, кайсы каян тотып, өстерәп башка бүлмәгә алып киттеләр, кыз –Не трогайте меня, отпустите диеп кычкырсада, аның сүзенә колак салучы булмады.

Халил бу мәсхәрәдән, оятыннан, бу вәхшилекне туктаталмаганыгының гарлегеннән, өйдән йортка чабып чыкты. Софянең ирелгән тавышы йорттада иштелә, анарга калса бу Софья кычкырмый, аның кызы кычкыра, кызы гына төгел, кабәхәт җанны, шакшы күңелле адәмнәр көчләгәнгә , , ил ана” ирелә көбек тоелды.

Халилның туган илендә, мондый кара эшләр эшләнгәненә кем гаепле?, кем мондый кабахәтлекне туктатырга тиеш?. Җавабы бер, халык үзе, тик кайчан булыр ул изге эш?

Часовой ярым исерек, арлы бирле нидер мыгырдап йорт буенда йөри. Халил караңгыда булсада, мунчаны табып алып, ишек алдысына кереп таянды, йоклы алмасада бире Софьянең йөрәк әрнеткеч кычкырулары ишетелми. Азмы күпме вахыт узгач, салкын, тун астынада керә башлагач, Халил торып тышка чыкты, авыргына булсада яктырта, өйгә керде, бөтенесе өстәл артына утырган, баш төзәтәләр, бер чокыр квас кына эчтедә, берседә күрмәгәндә арткы бүлмәнең ишеген ачып бер ике адым узгач, караватта юрган астында, кучаланып яткан Софьянең ынчыган тавышын иштедә кире чыкты.

Халил урынына узгач, Тараканов анарга-, Будешь час нам барана резать, свежего мяса хочу. Халил анарга-Да мяса готового полный амбар, дигәч, это мы домой заберем, а барана здесь зажарим.

Давай часовой иди, пусть эти два татарина барана зарежут, открой овчарню, потом мы посмотрим, что с хозяином и с хозяйкой делать диеп, Халилны мөртәт Камиль белән, сарык суярга җибәрде.

Часовой ишекне ачтыда, какой надо такой реште дидедә чыкты.

Бер яш ярымнык кучкарны тотып алдыларда, аны бугазлагач, мөртәтнең башы авыртканлыгын белеп, бар Кәмыл мин аякларын ебәргинчә, башыңны төзәтеп кил, аннан килерсең дигән генә иде, Камил сикертештән чабып өйгә китте.

Часавой күренмәгән арада, Халил анарга якынырак яткан Екатерина Петрованың, артка каерып бәләгән кулларының җебен, бөгелеп, кулындагы пычагы белән кисте, ятып торыгыз, без итне алып киткәч торып китәрсез, хәзәйка башын селкеп ымлады, хатынның көчле өшегәнлеге күренә, шулайда торып качарлык көче калган булырга тиеш диеп чамалады Халил.

Мөртәт Камил, куйны тунап бетергәч кенә, Тараканов белән килде, -Ну, что закончил резать, давай несите домой диеп бойрык бирде.

Үзе, салам өстенә чалкан яткан Елизовета Петровна янына килеп, ну кызыңны үзебезчә ярлыларча сыладык, әле синең чират җитте, башта үзем сине татып карыем дигәч, хатын өстенә бөгелеп күлмәк итәген күтәргәнен, итне алып китеп барганда, Халил күреп алды.

Мөртәт Кәмыл адя—адя тизерәк, камандирлары килгинчә, пешереп ашыек, нинди симез сарык, бөтенебезгә җитәрлек, үгәдә берәр кисәк алсаң, якшы булыр иде дә, бирмәсләр. Халил өйгә кереп утырды да, артык чыкмады. Барысыда уянган, өстәлне ештыручы юк, кем ни тели, шуны эшли, ни тели шуны ашый, көмешкә өстәлдә, кыскасы, кызыл хәрбиләр бәйрәме.

Төш алдыннан иптәш Солдатов килеп җитте, ул килгәнче мичне яктылар, куй ите пеште, йәгни бәйрәм дәвам итте.

Солдатов ишектән кергәчүк монда ни булганныгын аңгарды, кая минем урынбасарым, иптәш Тараканов, диеп сорады, чында Тараканов өйдә юк булып чыкты, мөртәт Камиль, -Мәнә знает кая иптәш Тараканов, диеп әйтте, Степан кулы белән ишарәләп барып күрсәтергә кирәклеген аңгартты. Камиль камандирны сарыклар абзарына алып китте, алар артыннан башкаларда иярде, иң арттан Халил да аларга кушылды.

Ишекне ачып керсәләр анда кот очкыч күренеш, Тараканов арка өстендә яткан, чалбары тезенә тике төшергән, муйнының бугаз базыннан, сарыклар кырка торган кайчы сабы пултаеп тора, тирә як, канга баткан, дөя бугазлаганнар диярсең.

Солдатов башыннан тәвәккәл бүреген салып, эх Мирон, Мирон исмен кабатлап, башын селкте дә, кулын изәп, нәрсәгәдә чыргап чанага куегыз үзен диеп бойрык бирде.

Федулны янына чакырып, син бөгеннән минем урынбасарым, кара ни кушканны эшләсеннәр. Үзе өйгә керде.

Бөтенесе тиз генә җыенып, ни бар ашамлыкны тияп китәргә тырышып, Ерофей Карпычның бер пар атын, аның чанасына үк җигеп, ни барны амбардан тияделәр.

Халилның чанасынада сыйгынча итен, онын, ярмасын тияделәр, хәттә грамофонда куйдылар.

Тараканов үлеген итәргә аерым чанага, бер ат җиктеләр. Съәгат эчендә җыелып кузгалдылар, кайтканда Ново—Ивановка яныннан үзганда Солдатов ике кавалерист белән авылга Таракановның үлеген чана белән алып керде, сельсовет рәисен табып, анарга кызыл кавалеристны җирләргә кушып киткәннәр.

Озак еллар буена Баймит белән Ивановка арасында, кызыл йолдызлы граҗданнар сугышы герое, кызыл кавалерист кабере торды, ник аны Ивановка халкы үз зиратларына күммәгәннәрдер улсы билгесез.

Өйгә кайткач барлык ашамлыкларны Халилның келәтенә*** бушаттылар, мөртәт Камиль, кенәгәсен тотып мин нәчәлнек диеп йөресәдә, аны Федул, этне куган кебек куып җибәрде.

Федул белән Халил уртак тел тиз тапты, язга тике тормош тыныч үтте. Март ахырында хәрби җайдаклар, Новоузенскига китте, киткәндә Федул Халилга син бер—ике атны каяда вахытлыча яшер, эскадрон командиры. синдәге безнең атларны алдыра, ул шулай булыпта чыкты, атларны килеп алдылар, Халилның атларын кайтаручы булмады. Ул заманда кызыллар кемгә нәрсә кайтарды, тере калганына да мең рыза. Дөняның асты- өскә килгән заман.

Еллар үтү белән, хәрби җайдакларда, Карпычның утарында булган вакигаларда, еллар пәрдәсе артына калып, онытыла башлаган булсада.

Колхозлар төзи башлагач, кулакларны авылдан озатырга тотынгач, февралның ахырында, бердә—бер төнне, Халилның тәрәзәсен шакадылар, елы түшәктән торгысы келәмәсәдә, кат-кат шакыгач торып тирәзәгә барды, бер генә кат пыяла булганга, Халил кем диеп сорагач, -Открывай дядя Халил диеп кемдер дәште, -Кто там стучит дигәч—Это я Николай, внук Карпыча открывай дядя Халил, Халил ишекне барып ачты.

Өйдә лампа кабызды, Николай хәрби киемнән, гәүдәгә Карпычтанда зур, Кольканы атка атландырып җибәргәненә ун ел утте, шул вакигадан соң аны күргәне юк иде, аны гына төгел, ул тохымнан беркемнедә күргәне юк иде.

Николай сүзен кыска гына сүләргә тырышты, дядя Халил урамыңда чанага җиккән ат, хатыныңны алда бар Новоузенскига, анда милициягә барырсың, менә сиңа конверт анда кемгә икәне язган, сиңа ярдәм итәрләр.

Мин сезнең Дәргач районына Саратовтан, кулакларны, антисоветски элементларны озатуларын тикшереп карап торырга җибәрелдем, кичә караңгы төшкәч, сезнең авылдан озатырга тиешле кешләрнең списогын, нарочный китерде, анда син гаиләң белән беренчеләрдән озатырга язылган.

Бар Новоузенскига милициядә сиңа документ ясап бирерләр, атка да документ бирерләр, калада танышларың бар, ун көн анда тор, авылга кайтма, ун көннән соң ясаган кәгазләр белән авылга кайтырга ярый.

Син ун көннән соң кайткач мин булмам, бабам сиңа рәхмәт әйтергә кушты, Саратовта булсаң, , Крытый рыноктан”ерак төгел артельда завхоз булып эшли, тик фамильябызның баш хәрефе әле үзгә, кара ялгышып әйтә күрмә.

Халил өен бикләп, бер кемгә әйтми чанага утырып хатыны белән чыгып китте. Барыда Николай әйткәнчә булды, нинди кәгаз биргәннәрдер каладан, кәгазне карагач анарга тиюче булмады.

Халил ат тире исеннән, атлар пошкыруыннан исенә килде, төне буе йокламаска тырышып башыннан үткәннәрне исенә төшерде, тик ач карынга, зәләмә зыбыннан, январ салкынында, үз—үзеңне уяу тотарга кыен, таң аткан, тракторны да, чананы да кар тулаем диярлек баскан, трактор кабинасына терәлгән Халилда күкрәгенә тике кар астында калган, үзенең селкенерлек хәле дә юк, кул—аяклары тыңламый, көрәк белән карны арчып, тракторчы белән атчы, үз ара сүли—сүли Халилны чанага салдылар. Хәзер үлмәсәдә, озак тормас, авыл чичәнсес калыр ахрысы, яшләрдән моның кебек тарихны, бәетләрне, әкиятләрне белүчедә, сүли белүчедә юк.

Халилга алар сүләгән, каяндыр ерактан ишетелгән булды, сүзләрнең мәгнәсенә төшенеп бетмәсәдә, сүз аның турында булуын аңлады.


Искәрмә.

1. куй*-сарыкның дала токымы, күбендә кара төстә, бәтисеннән каракуль(кара куй)җитештерәләр.

2. Башкарма**-совет председательенә әйтә иделәр(головгада шулай әйтәләр).

3. Келәт—саманнан салган амбар, иген орлыгы саклау өчен төзелә

АВЫЛДА САБАНТУЙ

(хикәя)

Атнарас* көн, июннең 11 дә, Илминдә(Верхазовкада) сабантуе булып узды, ун елга якын авылда гына төгел, районда да сабан туе булганы юк иде.

Ә быел үткәрделәр, әлдә гади авыл сабантуе төгел, Сарытау өлкәсенең авыл сабан туе.

Мәктәп янындагы стадионда үтте сабантуй.

Тик мин башланышына өлгермәдем, аз гына кичегеберәк килдем, шуңа күрә түрәләрдән кемнәр булгандыр әйтәлмим.

Сабантуйларның ул өлеше бар җирдәдә бер, түрәләр бер бересен мактылар, бер беренә бүләкләр бирәләр, аннары чәй эчәргә каяда керәләр.

Халык әйтмешли, каян белер идек түрәнең якшы кеше икәнен, башка түрә аны безгә әйтмәсә.

Килеп туктагач стадионга кермәс борон үк, боронга пәрәмәчә, коймак исләре килеп бәрелде. Нәрсә, нәрсә, Илмин хатын—кызы, аш-суга уңган.

Итле күзле пәрәмәчәләре генә ни тора. Хатын-кыз аны бик кадерле кунакка гына Илминчә пешерә, ә сере пәрәмәчәнең итендә, аны иттарткычтан җибәрмиләр, түндәк өстендә балта белән тапылар, аннары тапаган итне балтаның түтәсе белән изәләр, суганныда, сарымсагында шул рәвешчә әзерлиләр. Шәрәф мулла әйтмешли, - Оҗмах ачкычлары кулымда булса, бирер идем, мондый тәмле пәрәмәчә пешерә белгән хатынга.

Әминә апаның пәрәмәчәләрен ашагач шулай әйткәнди. Шәрәф мулланың нәселе Хвалынский ягыннан, аның атасын Ибрагим мулланы авылга Менгазетдин Хасанович Ямашев, урта мәчетне салгач китерә, Казан мәдрәсәсен тәмамлаган, көчле укымышлы кеше була.

Әминә апада юк, Шәрәф муллада күптән мәрхум, ә пәрәмәчәләр бар, исе бөтен сабантуйны япкан.

Шундый тәмле уйларга чумып сәхнә ягына барып тора идем, аю тике бер адәм кочаклап туктаты.

- И яштәш ничә ел үзеңне күргәнем юк, ярый әле бу сабантуйга килдең, каян күрер идем үзеңне. Башымны кочагыннан көчкә чыгарып йөзенә карасам, чында яштәшем, сыныфташем Марс, мыҗук Марысы.

- Адя, ни-вата, яшел чатырга шәрик кериек, анда минем урыннар алган, Тәскирә кызым пәрәмәчәләр пешерә, сатарга, безгәдә өлеш чыгарыр.

Мин берни уйламый пәрәмәчәгә нәфсемне сузыпмыдыр, әлә инде яштәшемә чыннанда иреккәнмен, артыннан ул әйткән яшел чатырга кереп утырдым.

Чында бу чатырда безне бик яхшы каршы алдылар, Тәскирәсе Марысның хатынына охшаган, күк күзле, кара чәчле, бер карауда гына багып туймысың, буйга бөтен мыҗуклар озын. Тәскирәдә башы белән чатыр тубәсенә тиям—тиям йөри.

Алныбызга бер литыр чәй сыярлык чынаяк чәйнек китереп куйды, кук өстендә кара бизәк, узбәк осталарының эше. Һөнәрләрен югатмаганнар кардәшләр.

Мин чәй эчәргә аныклансам, кәсәгә азгына төсен кызарткан аракы салдылар, син Марыс нәрсә, сабантуйда бу әйберсездә көңелле, бездә андый аракы эчә торган гадәт юк дисәм.

- Ә син белмисең әйтергә онытканмын, кичә кичен кече кызым бәби алып кайтты, кыз бала Ләйсән диеп атадык үзен, чын әлдә ат куйганыбыз юк, аягын юмый булмый. Эчмәсәң гомерлек дошманым буласың.

Мин гомерлек дошман буласым килмәде.

Тәскирә пәрәмәчәләрне куя бирде өстәлгә, Марс кәсәгә чәйне коя бирде.

Чатыр сәхнәгә әлә ни ерак булмаганга, татарстаннан килгән артисларның җырлаган тавышлары күңелгә өстәмә ләззәт биреп торды, я раббым көндә булмасада, аена бергенә шулай көнем үтсә иде, дигән уйда килеп китте башка. Тик мин бу гоняхлы уйларны кире кудым.

Марысның миңа мондый кунакчыл булуы бик күптән үткән вакыгага бәйле.

Мин яңа гына колхозда электрик булып эшләргә тотынган идем, август аеның ахырлары, урып—җиюның иң кызу вахыты, мин МТМ га кичен сәгат бишләрдә дежурга барыга диеп урамга чыктым, урамнан артымнан ЗИЛ-555 машинасы җиттедә, минем яныма туктап, ишеге ачылып, сөрлегә—сөрлегә генә булсада татар телендә, ничек авылдан чыгарга диеп, руль артына утырган бер чибәр кыз эндәште.

Минем бу кызга шаккатып, авызымны ачкан килеш карап басып торуым анарга кызык булып күренгәндер, ул урысча

- Ну парен помоги выехать из аула, не получается у меня выехать, диеп әйткәч, мин пассажир ягына бара башлаган идем,

- Да садись за руль, если умеешь водить машину дигәч, мин кукырлана төшеп, еще бы диеп әйтеп куйдымда, руль артына менеп утырдым.

МТС бумасы аша чыгып бераз үткәч туктадымда, әле мәйтәм үзегездә бик якшы бараласыз. Кыз берни әйтеп өлгермәде, мин ишекне ачып төшүем булды, безгә каршы килгән яшел москвич туктадыда, аннан дүрт ир кеше чыгып машинаның ишекләрендә япмый минем яныма йөгреп килделәрдә, ни анаңны сатыем эләктең диеп, кая эләкте шунда сугып, мине кыйны башладылар. Мин берни аңгармасамда, ниндидер миңа хас булмаган егерлек белән, кире кабинага кереп утырдым, кыз дигәнем кабинадан төшкән, теге ирләргә нәрсәдер аңгарта.

Шул арада москвич артына, "Урал" мотоцыкылы килеп туктады, люлкысыннан ялан башлы, күркәмгенә бер хатын төштедә, ни турындадыр бәхәсләшеп торган ирләр янына килеп, мине көтмәгән бәляга тарткан кыз белән сүләргә тотынды.

Әйтмәсәләрдә бу хатын, кызның анасы икәннеге күренә. Чират миңада җитте, кыз шакап миннән ишекне ачтырды, мин куркып кына булсада буйсындым, ишекне ачтым.

- Сания, минем исмем Сания, диеп кыз миңа кулын сузды. - Бу ирләр әтием белән аның энеләре. Әтием Мөнир, әнием Роза, син мине бүлдермичә тыңла мин сиңа кыскача ни булганын сүләп бирәм. Бөген төштән соң без сеңелем белән велесопетта Зориннан Баяска килдек магазинга да, әбиләргә диептә, магазин ябык булганга сеңелем әбиләргә китте, ә мин кибетнең ачканын көтәргә калдым.

Магазин ачылышка менә шул ЗИЛ машинасы килеп туктады, аннан ике татар җигете төшеп минең белән сүз башладылар, мин аңгарыпта өлгермәдем икәү күтәреп машина кабинасына утыртып алыпта киттеләр. Авылдан кыр юлына чыккач, без сине урладык диеп миңа әйттеләр.

Мин ни әйтсәмдә тыңламадылар, шулай талаша—кыйнаша Илмингә җиттек.

Буйга озынырагы Марс, аның өенә килеп туктадык, Нязым—икенчесе Нязым атлы, ник сиңа туктадык, әйдә безгә, бу кыз миңа диеп, минем аша иелеп Марсны төртте, Марс үз ягындагы ишекне ачып чыктыда, пассажир ягыннан ишекне ачып, Нязымны тартып кабинадан төшерде. Алар тарткалашып бәхәсләшкән арада мин машинаны алып качтым, машина сүндермәгәндә иде. Юлда сине очраттым, калганын беләсең Әти белән әни, сеңелемдә, әбидә, Зоринга шалтраткач, куа чыкканнар машинаның нинди икәнен һәм номерын беләләр.

Тик торганнан сиңа эләкте, ачуланма зинһар диеп Сания кулымнан тотты. Мин бик каршы сүләр идемдә шул, сүләп булмый, иреннәр эшешкән авызны ачып булмый, җитмәсә әлдә сул күземдә елсенгән, берни күрми. Ирләр кызны алып кире китәргә уйлары булсада, Саниянең әнисе Илмин кызы буларак, юк әйдә җитиек өйләренә, көпә—көндез, килешми—сүләшми кыз урларга ни хаклары бар диеп, барысын үзе белән ияртеп мыҗук Марсларга киттек.

Кыз урлаганнарның берсе бу ЗИЛ да эшләвече мыҗук Марысы икәнлеген миндә аңгардым. Мин ЗИЛ да рульда кыз янымда, барып җиттек, урамнарына туктап, москвичтанда, мотоцыкылданда төшеп Марсның йортына керделәр, артларыннан миндә, Саниядә иярдек.

Йорт тулы кеше, бөтен тума—тумача, кода—кодача, егетләрне аерганнар, икесе ике якта утырып тора. Саниянең әнисен арадагы хатын кыз Роза кодача диеп каршы алдылар, башта кызу гына башланган бәхәс, әкерен генә тихара барып, чәй өстәле артына күчте.

Марыста, янымда басып торган Саниянең янына килеп, вахытына туры килгән сүзләр табып, гафу үтенеп, сүли—сүли кияүгә чакырды.

Мин үземне бу йортта, артык кеше күреп, мыштым гына арт капкадан чыгып киттем. Икенче көннедә, өченче көннедә, өйдән чыкмадым, кеше күзенә күренергә оялып.

Ничек килешкәннәрдер мин белмим, Марс Сания белән өйләнештеләр, Сания пединститутның өченче курсын бетергән булган, читтән торып укырга күчкән.

Мәктәпкә эшләргә кергән, мине туйгада чакыручы булмады.

Башка кеше булса үпкәләгәндә булыр идем, тик Марыс белән мәктәптә бер сыныфта, бер партада утырып укыдык. Беренчедән алып дүрт сыныфны бетергинчә кечкенә мәктәптә укыдык. Кечкенә мәктәп диеп аталган ике яташлы, Новоузенскиның икече гилдия сәүдәгәре булган Мингазетдин Хасанович Ямашевның өендә.

Бу өйдә татар халкының беренче политик эшлеклесе, халык азатлыгы өчен заманына карата көрәш юлын тапкан, үзе артыннан алдынгы фикерле яшләрне иярткән кеше, Казанның РСДРП комитетын җитәкләгән шәхес. 1905—1907 елгы революциянең актив җитәкчесе, урыс телендә язган өндәмәләрне, чакырышларны татар теленә тәрҗемә итеп халыкка җиткергән Хөсәен Ямашев ускән һәм тәрбияләнгән.

Безгә укытучылар сүләве буенча безнең авылга 1933 елның март аенда, Мәскәүдән командировкага килеп Муса Җәлил татар телендә газета чыгарган, наборчыгы Абдылла исемле булган. Җәлил авылда 111 көн тора, ул авылда вахытта Алимова Айни апа һәм аның сеңелесе Нәймә апа белән, алар укытучылар булып эшләгән, авылда Ямашевларда эшләгән кэшләр белән сөйләгән һәм язып алган, Ямашев Хөсәен белән дус булган Айнетдинов Шакирдан сорашкан.

Айнетдинов Шакир, Хөсәен биргән прокламасияләрне башка татар авылларында таратканда аны 1906 елны кулга алалар һәм каторгага озаталар, ул биш елдан артык каторгада утыра. 1917 елны РСДРП члены буларак авылда сельсовет оештыра. Гражданнар сугышында халыкны акларга каршы күтәрә.

Ямашевларда эшләгән кешләрдә, авыл картларыда, елын әтәлмәсәләрдә, бер елны Хөсәен Казаннан авылга кайткач, атасы Уральскидан бер шәкерт китерә.

Ул шәкерт Габдулла Тукай булуын бик күпләр белгән, алар Хөсәен белән мәчеткә җомга намазына йөрегәннәр. Тукайның Верхазовкага ник эләгүен туры гына әйтәлмәсәләрдә, Хөсәеннең( учительская школада) класста утырып калганы белән бәйлиләр, Тукай ул вахытта халык шагире төгел, ә якшы белемле шәкерт, акчага мохтач чагы була, Хөсәен белән Габдулла дуслашалар, кем өчен файдалырак булгандыр бу очрашу әйтүе кыен, Тукайның 31мең урыс торган Уралскида,

барлыгы өч мең ярым татар торган җирдә, тере татар сөйләшенә иреккәннеге көн кебек ачык, Илмин, Алтата, Сафарка, Узин авылларында 15 меңгә якын татар яшәгән, Тукай көзгә тике Ямашевларда торган. Күрәсең Хөсәен белән Габдулланың аралары йөзелмәгән.

Айни апа сүләгән буенча, Тукай чама белән 1906 елның май ахырында авылда булган сабантуйда катнаша, думбырада уйнап кара каршы җырлашта ота.

Халык хәтерендә калган шаян җыр, Тукай шул сабантуйда каршы җырлашта җырлаган диләр.

Алдыбызда җома мәчет, ялтырыдыр калайлары.

Эчәк турап, салма ашый, "кара чәркә" малайлары.

Шул ук сабантуенда, Агиш Сафасының, кече кызы Маһисәрвәр белән танышкан, кичке уенда гына төгел, икенче көннедә бергә сөйләшеп торганнар.

Тукайның Маһисәрвәргә өйләнгеседә келәгән, диеп сүлиләр, тик бай кеше, каяндыр килгән ярлы—ябагайга кызын бирмәгән.

Тукай бер иптәше белән, 1906 елның җәендә Сафаркадан әллә ни ерак төгел, бер утарда полиция эзерлекләвеннән качып тора. Авылга килеп йөрегәннәре, билгеле.

Бу вакигалар турында Җәлилдә белгән, халыктан сорашып язып алган булган, тик никтер файдаланмаган.

Мәктәпнең бинасын әллә кайчан тетеп бәрделәр, татарга кем торган булсада бары бер. Тик безгә ул мәктәптә укыганнарга, әлдә кемнең өе булганын белгәннәргә көңеләренә авыр. Мәктәпне тетсәләрдә, анда үткәргән еллар, бергә укыган сыныфташлар онотылмый.

Мыҗук Марс белән белән сүләшеп утыру ни тора, мин шулай уйларга батып торган җиремнән, кувалды тике Марысның йодрогы, өстәл өстенә дорс итеп төшкәне чын барлыкка алып кайтты. Чәйнектә беткән, Тәскирә кабатларга уе юк.

Барыгыз кеше күрегез, ярты чатырны алдыгыз кеше керегә урны юк диеп, безне озатты. Марс сукрана—сукрана, үстер үзләрен, аталарынан бер ортлам чәй кызганалар, диеп мине чатырдан алып чыкты.

Минем бәхеткә чатырдан чыгуга, "Бушлый" Халисә апа очрады, Марс аны кочагына алып абыстай кәбешем, йөрәгемнең мае, маем сүзен берничә кабатлап тәпәрләнгән иреннәре белән апай итәргә тотынган арада мин читкәрәк китеп өлгердем.

Халисә апан, әнисе Нәгимә тәтәй сугыш елларында туган, сугыш вахыты авылның валютасы булып тәмәке йөрегән, колхоз күп устергән, дәвләткә тапшырган, халык карап тормаган, алалганы колхоздан алган, алалмаганы үзе устергән. Ул тәмәкене тапаганнар, киптергәннәр, тимер юл вокзалында хәрби эшалоннарга чыгарып сатканнар, киемгә алыштырганнар, сабынга. Халисә апаның әниседә, бабасы белән бер өч көн вокзалда тәмәке саткан, вокзалда фронтка китә торган авыл җигетен очраткан, көз булуына карамастан, араларында нидер булып алган.

Яз башына табан Нәгимә апаның эштән авыр йөреп кайтканын күреп, күрше хатыны, Нәгимә йөкле төгелме үзең, бик авыр йөрисең дигәч, кем миңа йөк бирсен бушлый киләм. Вахыты җиткәч, дөняга Халисә апа килгәч, аны бушлый Халисә диеп йөретә башлылар.

Стадион халык белән тулы сәхнәдә җырлылар, бииләр, күп халык ат чабышына табан тартылган, бәйге башы стадион кырыенда, кайсы колгага менгән, кайсы баганага менәргә маташа, кем капчык белән бер бересен дөмпесли, тик торучы кеше юк, минем ишлеләр генә авызын ачып башкаларга акыл биреп тора.

Әйе мондый сабантуйны мин Шамюьнов Равыл абый районның главасы булгач кына күргән идем. Равыл абый ул вахытта пенсиягә чыккан булсада, тавыклар

Фабрикасында директор вәзифәсен үти иде. Район берчегә күтәрәмгә калгач, юнне кеше главага яшләр арасыннан тапмагач, губернатор Аяцков Д. Ф. үзе

Шамюьновка Дәргачка килеп районны кеше рәденә керткинчек кенә булсада, җитәкләвен соралган. Равыл абый губернаторның сүзен аяк аска басмаган, глава булып эшләргә килешкән.

Аяцков ялгышмаган, тотырыксыз главалар урнына Шамюьнов килгәч, халык ян алды. Хуҗалыклар шыгырдап—шыгырдап булсада оеп торудан кузгалды.

Тик кызганыч бу хәл озакка бармады, Аяцков губернатордан киткәч, Равыл абыйда китте, сабантуйларда бетте.

Анарга алмашка килгән главалар, аның кебек ук сәләтле җитәкчеләр булып чыкмадылар.

Ни эшлисең ходайның әмере. Менә тагын авылдашлар бик яхшы сабантуй оештырганнар, татарстаннанда килгәннәр.

Картлар янына барып саулыклашып кына өлгергән идем, мыҗук мине яңадан эзләп тапты, тик ул бу юлы авызыклаган килеш, янында Сания.

Сания өчен вахыт читтән узган, еллар матурлыгын, сылулыгын киметмәгәндә көбек, гомер буе сокланып йөредем үзенә.

Алныдарак заманда, мин үләнәлми йөрегән чакта, Сания миннән ник өйләнмисең диеп сорагач, син башкага кияүгә чыктың, кемгә миңа өйләнергә дигәч, җигет мин машина белән яныңа туктадым, рулга утыртым, үзең бәхетеңне күрмәдең, әле үкенмә диеп ярым шаярып ярым чынната әйтте.

Марс үзен ташлап киткән өчен бераз ачулансада, Сания каршында бер ни әйтмәде.

Мыҗук үзен бәхетлегә санасада, баребер, көңелендә бер рызасызлык бар, Сания аңа биш кыз бала тапты, бөгенгә Саниянең кызларыда, дөняга малай китергәннәре юк, тик кызлар туалар. Мин аны якшыга диеп юрым.

Кич якынайды мин китәргә җыендым, халык көңел ача, бәйрәм итә. Тукайның бәйрәм бөген дигән сузләре искә төште, кайчандыр дистә еллар борын, Хөсәендә, Габдуллада сабантуйдагы халыкка карап, халыкның киләчәге турында уйланганнардыр, алар ишмәсәдә әйтәсе килә, бар халкыгыз, яши, сез безнең арада, без сезне онытмадык, иң оло васятегезне үтәп торабыз, кайда булсакта татарлыгыбызны саклыбыз бер халык икәнебезне онотмыбыз.

*Искәрмә. Атнарас көн - атна арасы көн, җомга белән базар көн арасы.

Уральск - Верхазовка. июнь 2011


МАЙ КИЛДЕ

(шигырьләр)

Әкрен генә майда килеп җитте,
Киткән кошлар кире кайттылар.
Ак каеннар,урман көязләре,
Алкаларын кире тактылар.
Шәһәр урамнарын күпкә, күркләп,
Урамнарга кызлар тулганнар.
Исем китә, мондый матур кызлар!
Әлгә кадәр кайда булганнар.?
Гөлләр әле чәчәк атмаганнар,
Чәчәк атып, өрек котора.
Өрек чәчәгенең хушбуй исе,
Күкрәгемне кереп тутыра.
Тик кызларга карым ирексездән,
Артык гүзәл нәрсә табалмым.
Шәһәр тулы чиксез матур кызлар,
Шул кызлардан күзем алалмым.
1.05.11.


Уңыш.

Тары үсә,кыр тутырып,сибенке баш,
Булыр безгә кыш көнендә,ярмалы аш.
Чуен тулы ботка пешәр,тарыныкы,
Нәсеп итсен безгә ходай,бу туклыкны.
Ни үссәдә җәен кырда,игенчедә,
Берни үсми тик торганнан,үз төшенә.
Тир түгәргә көч куярга башта кирәк,
Ялкаулансаң ,уңыш синнән торыр ирәк.
Эшләсәдә билгесезлек җанын кыйны,
Табигат ул эшеңнедә,эшкә куймы,
Кирәк чакта яумый яңгыр,таммый тамчы,
Кем торала табигаткә,капма—каршы.
Тик шулайда, тырышканга,ходай бирер,
Тир түккәнен,көч куйганын,үзе күрер.
20.05.10.


Иске рәсем.

Иске китапларны актарганда,
Килеп чыкты дәфтәр битләре.
Вахыт үтү белән картайгандай,
Саргайганнар битләр читләре.
Арасыннан синең рәсем чыкты,
Син яш килеш анда калгансың.
Күзләреңне кысып елмайгансың,
Әсирлеккә мине алгансың.
Көзге көндә кояш чыккан кебек,
Яктыртсада юктыр җылысы.
Искә төшү, күңел юанычы,
Сәйлямыңның синең соңгысы.
15.01.11.


Кыш китү.

Килгән кышлар,кире китми,
Вахытын уздырмыча.
Ил тутырып ап—пак кардан,
Бураннар туздырмыча.
Боз белән ябык елгалар,
Бар юлда кар көртләре.
Энҗедән киенгән көбек,
Ялтырый көрт сыртлары.
Җил уйны сыбызгысында,
Сыкрана сузып—сузып.
Җиргә ятып ябышсада,
Баребер китә узып.
Җил киткәндәй, кышта китә,
Күз яшләрен агызып.
Керфекләр кебек салынган,
Боз очыннан тамызып.
14.03.11.


Көтмим сине.

Көтмим сине - килә күрмә,
Биздердең - кәбеш кенәм.
Сүләмә кирәкмәгәнне,
Кем икәнеңне беләм.
Шандырдың ничә мәртәбә,
Хатының булам диеп.
Качтыңда киттең ЗАГыстан,
Башыңа фата киеп.
Бел башта нәрсә кирәкне,
Зәләмә воҗданыңа.
Синнән соң йөрим үкенеп,
Дөняга туганыма.
Ник миңа мондый бәляны,
Ходаем нәсепләгән.
Җирәнгә гашык булдырган,
Бәхетемне чикләгән.
02.01.11.


Сяпай кода.

Сяпай кода кәвеш киеп,куңгырауга,
Куян атып алам диеп,киткән ауга.
Ау коралы, бабасыннан калган мылтык,
Биштәредә урын—урын гына ертык.
Чыгып китеп, таң шәүләсе беленгәндә,
Сырттан баксаң Мәрәкән тау күренгәндә.
Кырга чыгып, яңгыз үзе, посып—качып,
Кайтам диеп, өйгә кире, куян атып.
Йөри—йөри куян күргән Сяпай кода,
Аны күргән ахырысы куяныда?.
Моны күргәч ни уйлаптыр куян качкан,
Качып китеп күл читенә барып баскан.
Якынакп Сяпай кода куян аткан,
Тик куяны авып төшеп, суга баткан.
10.10.10.


Сабантуйда.

Бозма безгә бәйрәм,чырай сытып,
Янап йөрмә монда,ил куркытып.
Узалмадың булгач - узалмадың,
Син беренче төгел—артка калдың.
Атың дөрес чапты, ул тырышты,
Ни бар көчен җыеп,ул узышты.
Аеп синдә генә,атта төгел,
Мөмкинлектән чыкмый—уйный көңел.
Һәр бер сабантуйда—тик бер батыр,
Калган көрәшчеләр—җиңми кайтыр.
Өмет дигән кала—җиңелгәнгә,
Башка сабантуйлар булыр әлдә.
10.05. 11.


Үз очкочлар.

Канат какмый оча торган үз очкочлар,
Әкияттән-- безгә килгән тимер кошлар.
Зур кошлардай канат җәеп, тимер томшык,
Чабышада канат какмый китә очып.
Колак ярып үкеренеп,утлы койрык,
Рөхсәт сорап—очар өчен—көтә бойрык.
Күз каршында менеп китә һаваларга,
Өстән карый,аста калган далаларга.
Тиз вахытта очып җитә кирәк җиргә,
Исе китми аңа каршы искән җилгә.
Әкияттән безгә киләгн тимер кошлар,
Яуыз төгел, безнең өчен алар дуслар
06.02.11.


Гөлсинә.

Башкыртның син кызы Гөлсинә,
Әле дә гайшыкмын мин сиңа.
Кара каш,кара күз Гөлсинәм,
Син төшкәч исемә көрсенәм.
Ник сине мин җаным югалттым,
Мин сине бит чыннап яраттым.
Юк бәхет тормошта, юк синсез,
Син юкка яшәргә күңелсез.
Башкыртның син кызы Гөлсинә,
Ни диеп ирегәм мин сиңа.
Барыбер табалмам,күрәлмәм,
Барыбер кочалмам,сөялмәм.
Төкердем бәхетем өстенә,
Мин сине югалттым Гөлсинә.
Гөлсинәм матурым җанашым,
Мин сине югалттым,адаштым
10.06.79.


Сине көтәм.

Чырай сытып торган май көнедә,
Марҗа кебек мине алдады.
Кибла яктан,күркәм болыт килде,
Болыт килде,яңгыр яумады.
Яңгыр яумый-- гөлләр сусагандай,
Миндә сусым синең иркәңә.
Сөям дисең телефоннан гына,
Киләм дисең җаным иртәгә.
Шулай сине, гомре буе көтәм,
Яңгыр көткән кебек табигат.
Сиңа гына серем диеп әйтәм,
Синең барлыгыңа мин бик шат.
Сине көтәм,сине генә көтәм,
Миңа шатлык,синең килүең.
Очрашканда кочып,сөям дигәч,
Синдә каршы - миндә диюең.
30.05.11.

МИНЕҢ УЙЛАР

(шигырьләр)

Кәгаз, каләм,артка кала бара,
Алар урнын,компьютерлар ала.
Минең язган,минең уйлар---сана,
(Пәрәвездән),әллә кая бара.
Минең уйлар,мин кичергән хисләр,
Мәңгелеккә кала,сызып эзләр.
Эзләр салып кала интернетта,
Бер карауга алар,барда—юкта.
Боронгылар ташка чукып язган,
Ата-баба кәгаз белән азган.
Безнең чорда алга таба китә,
Аңгарганны компьютерга этә.
Ә син һаман искечәләп диеп,
Аякларга чабаталар киеп.
Кулларыңа чалгы,бәлҗә тотып,
Киләчәккә үтәрсеңме отып. 


Кәкүк үсә.

Кәкүкне кем устерсәдә,кәкүк үсә,
Бар хологы анасының,аңа күчә.
Бала килеш башкаларның җанын йөзә,
Ят ояда бары үзе,ялгыз үсә.
Әллә каян очып килеп,ясап оя,
Үрчү өчен урман кошы, ни көч куя.
Тик ояга кәкүк дигән,сала күкәй,
Ят баласын үстерүдә, үтәдер җәй.
Ярый әле бер җәй генә, шулай үтсә,
Чил гомердән бер ел гына әрәм китсә.
Һәр ел саен оясында уссә кәкүк,
Киләчәге бу кошчыкның,бу җирдә юк.
Башка кошны үзе өчен,кәкүк били,
Бала асрау михнәтләрен,кәкүк белми.
Кем үстерә кәкүкләрне, үзе белми,
Андый бәля бер кемгәдә әйтеп килми.


Җыр.

Айша җаным,калфагыңның,
Ука алтын,читләре.
Сиңа гына,бары гайшык,
Авылның җигетләре.
Айша җаным,күлмәгеңнең,
Ефәге чәчәккенә.
Кемнең яары буласыңны,
Әйтер киләчәккенә.
Айша җаным,бел хәлемне,
Яныма килеп кенә.
Сөймим диеп әйтсәңдә—әйт,
Елмаеп—көлеп кенә.
Айша җаным,йөрәк маем,
Былбыл--сандугачкаем.
Исемеңне җырга кушам,
Айша җаным,юл саен.


Үзең. 

Басып торып яр буенда,булмы йөзеп,
Йөзәм дигән адәм йөзә,суга төшеп.
Синең өчен өйрәнәлми,бер адәмдә,
Һәр бересе үзе эшли,бу галәмдә.
Тел белгече булам дисәң,өйрән телләр,
Үсемлекче булам дисәң,үстер гөлләр.
Нинди һөнәр сайласаңда,үзең тырыш,
Шунда гына синең бакчаң,бирер уңыш


Сайлау.

Тиздән безгә олуг бәйрәм,сайлау килә,
Сайлауларда яңгал дигән,хөкем сөрә.
Ишегеңне япсаңда син,өйгә керә,
Телгә оста,безнең өстән торган түрә.
Сүз башыннан без иң якшы халык диеп,
Авызын ачып,сайлаучыга,сүли килеп.
Барсы эшли,халык өчен мин кушканга,
Хатам була,миндә кеше,анда—санда.
Киләчәктә ялгышмамын,ходай кушса,
Вәкил булып, сезнең өчен,эшлим бушка.
Төнем, көнем, сезнең өчен, бары бетә, 
Халык өчен эшли—эшли гомерем үтә.
Дөреслеккә мин тартылам, халкым кебек,
Хафаланам һәм кайгыртам хата күреп.
Йөрәгемә кан саркыла,килеп—килеп.
Нишләрсез сез,миннән башка,китсәм үлеп.
Сез белегез,тик мин генә сезгә кирәк,
Сезнең өчен мин дипутат,алтын терәк.
Сайлауларга һәр береңә,бару кирәк,
Һәм кәгазне минем өчен, салу кирәк.


Кем булса.

Бөгенге туган көнемдә,
Кем булса котлар микән.
Әллә инде мине сөйгән,
Кешеләр юклар микән.
Әллә ни булмас булуын,
Мин бөек—даһи төгел.
Бик гади татар булсамда,
Бары бер көтә күңел.
Мин көтеп дөня үзгәрмәс,
Яз алдан килә алмас.
Миңа дигән,миңа булыр,
Берседә,килми калмас.
Чу,тукта кемдер капканы,
Шакаган—суккан була.
Килгәннәр,дуслар кардәшләр,
Кайгырттым юкка гына.


Бәхет юлдашы.

Урам буйлап чаткы чәчә—чәчә,
Караңгыда сузыла трамвай.
Һәр бер зыңгылдавы йөрәгемә,
Шаукын кебек үтә, ник болай?
Син бит җаныем китеп трамвайда,
Хәзер киләм,диеп югалдың.
Ятим кебек ялгыз, тукталышта,
Сине көткән килеш мин калдым.
Киләм дидең, китмә бер кайдада,
Өйгә генә барып күренәм.
Синең янга кайтам, кире диеп,
Кичкә тике кайтып өлгерәм.
Трамвайларны куган әрсез кызлар,
Елмаялар үтеп барышлый.
Япа—ялгыз торам тукталышта,
Язмышыма һичтә карышмый.
Кайтар микән,әллә кайтмас микән,?
Миңа дигән бәхет юлдашы,
Мин охшанам,шушы тукталышта,
Тормошымның булыр юл башы.


Үтте.

Үтте дә китте сайлаулар,
Кышкы бураннар кебек.
Сайланып калган түрәләр,
Йөриләр әле көлеп.
Ник сайлап аны куйдык дип,
Уфтана безнең халык.
Ашка салган артык тоздай,
Булмый шул кире алып.
Ни пеште шуны ашарга,
Әлегә туры килә.
Я ничек агай хәлләр дип,
Елмая хәзер түрә.
Билгеле язмыш юллары,
Бик күптән язылганнар.
Бездә бер түрә булырбыз,
Кайгырмагыз туганнар.


Кайтмам кире.

Мин Вәлитең Ходай,вахыт кочагында,
Бер калдыксыз янам,тормыш учагында.
Утны үртәп тора,өлгер, заман җиле,
Бер кузгалып китсәм,инде кайтмам кире.
Әгәр вахытың булса,Кадир,боролып кара,
Син яраткан бәндәң,хәзер кая бара.
Атап биргәнеңне,миңа,азиз Тәңрем,
Сарыф иттем бушка,үзем,белми кадрен.

07.07.11.
Comments